Новости 552 0 3 года назад

Сатучы-консультант кына димә …

SONY DSC

Кибеттә беренче эш көнем. Минем максатым һәрбер киемнең кайда эленеп торуын истә калдырып, сатып алучыга тиз арада табып китереп бирү, кием сайларга булышу. Киенү бүлмәләрен тикшереп тору да минем жаваплылыкта. Беренче карашка авырлыгы да юк сыман.

Кибет зур. Киемнәр бик күп. Кеше килә дә китә, килә дә китә. Алар артыннан киеп караган  кием тавы үсә бара. Әйтик, бер итәкне табып урынына эләргә 3 минутлап вакыт китә. Шул арада икенче бер кеше килеп башка үлчәмдәге һәм  төстәге кием таптыра. Беренче эш көнем унда тәмамланды. Эш табу бәхете арганлыкны да сиздермәде.

Икенче көнне эшкә – сәгать сигезгә. Кибет унда ачыла. Килгәч тә һәрбер консультант үз бүлегендәге барлык киштәләрне, көзгеләрне сөртеп чыга. Миңа яңа кеше буларак иң озын бүлекне бирделәр. Аннан соң кечкенә генә җыелыш. Безгә кызларга быел нинди су коену костюмы модада икәнлеге турында лекция укыгач, без аларны үзебез дә киеп карарга тиеш икән. Шуннан эш планы, узган эш көненә нәтиҗә ясау. Гадәттә көненә коллектив өч йөз-биш йөз меңлек кием-салым сата. Бер сатучы-консультант көненә егерме меңнән дә азрак сатмаска тиеш, ял кәннәрендә  товар икеләтә сатыла.

Төшке аш ике мәртәбә, яртышар сәгать. Соңга калсаң, әйтик, сәгатең булмаса — ач каласың, аш вакытын хезмәттәшләрең белән алмаштырырга ярамый. Кибеткә туганнарың, танышларың килсә шундук сакта торучыны кисәтергә кирәк. Юкса берсүзсез эштән куыласың.

Ике көнлек ялдан соң янә эшкә керештем. Бу вакытта эшкә алынган идем һәм үземә күп яңалыклар ачтым. Эшкә кергәндә әйтелгән түләү белән чын түләүнең аермасы байтак.  Вәгъдә ителгән премияне ай саен диярлек берәр сәбәп табып тотып калалар, җитмәсә көн саен әйбер урланып тора. Синең бүлектә булса, үз кесәңнән түлисен. Башта кирәк булмаган медицина  китапчыгының да кирәк булуы ачыкланды. Ә иң мөһим пункт -бу кибеттә шәхси сату дигән әйбер бар. Күпме сатасын, шуның хәтле акча аласың дигән сүз. Бер яктан гадел. Үзем  ярдәм иткән һәр сатып алучының киеменә кәгазъ номер беркетәсен. Кассада торучы әлеге номерны компьютерга кертә.  Сатучы  үзе булышкан сатып алучының кием алырга ќыенганын күреп элгечкә тизрәк номерны беркетергә ашыга,  ләкин аның  синдә эше юк, чөнки ул – һәрвакыт хаклы.

Эштән китергә өч көн кала директорны кисәтергә кирәк. Минем эштән китәсен директор алдан белгәнгәме, соңгы көннәрдә икеләтә эш бирә башлады.  Беркөнне директор ярдәмчесе чакырып алды да, минем эш көннәрем бетүе турында әйтте. Ничек алай, минем бит әле тагын ике көнем бар диюемә исә “директор шулай хәл итте” дип җавап кайтарды. Имәндә икән чикләвек! Тулы айны эшләп бетерсәм  миңа премия тиеш, мин бит үземә йөкләнгән  планны арттырып үтәгәдем.

Автор: admin
Автор фото: rabota.ngs.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>