Новости 405 0 3 года назад

МИРГАЯЗ ШӘРӘФИЕВ: “СОҢ БУЛСА ДА, УҢ БУЛСЫН”

МИРГАЯЗ ШӘРӘФИЕВ

Моңлы, халыкчан җырлары белән Татарстанның көнчыгыш районнарында зур популярлык яулаган МИРГАЯЗ ШӘРӘФИЕВ Кайчандыр аны “шофер-җырчы” да дип йөрттеләр. Ни өченме? Һәм, гомумән, 40 яшендә ташкын булып татар эстрадасына килеп кергән Миргаяз Шәрәфиев кем ул?

– Миргаяз абый, яңа клибыгыз чыккач, күпләр Сезне күреп сөенгәндер, ә кайберәүләр әле бик белеп тә бетермидер. Шушы вакытка кадәр кайда “яшеренеп” яттыгыз?

– Моңа кадәр Азнакайда яшәдем. Тормыш иптәшем әле дә шунда. Үзем Казан белән Азнакай арасында йөрим дияргә мөмкин. Башкалада фатир алдым инде, тиздән бөтенләем белән шушында күчәрмен дип торам. Зур эстрадага әле күптән түгел генә керә башласам да, җырламый тормадым. 20 ел элек телевизордан да еш күрсәтәләр иде. Ул чорда андый әйберләр план буенча барды бит. Хәзерге вакытта “Ватаным Татарстан”да эшләүче Риман Гыйлемханов телевидениега еш чакыра иде. Тик дөньялар үзгәрде, бөтен нәрсәне акча хәл итә башлады. Һәм мин бераз вакыт югалып тордым, ләкин җырлаудан туктамадым. Сабыр иткән морадына җиткән диләр, 2004 елда Алабуганның меңьеллыгында Татарстан президенты каршында җырлагач, “Татнефть” җәмгыятенең генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов: “Миргаяз, сез бик матур җырлыйсыз, нишләп зур сәхнәдә күренмисез?” – диде һәм үз ярдәмен тәкъдим итте. Шуннан башлап карьерам үргә менеп китте дияргә мөмкин. Бүгенге көндә “Барс-Медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек итәм, 7 җыр яздырдым, клибым чыкты, концертларда чыгыш ясыйм. Үземнең дә концерт белән районнарда йөрисем килә. Алда шундый планнар.

– Димәк, максат Казанны яулау?

– Үкенечкә калмасын дидем. Күптәнге хыялым иде ул минем. Яшем барса да, тәвәккәлләдем.

– Әлфинә Әзһәмова да татар эстрадасына кырыктан узгач килеп керде һәм күп кенә яшь җырчыларга караганда да, тизрәк популярлык яулый алды.

– Әйе, талант яшькә карамый. Халык та җырчының яшенә карамый. Иң мөһиме тавышың, талантың булсын. Күптән түгел радиода турыдан-туры эфирда булдым. Бик күп кеше шалтыратты. Барысы да “кайда югалдың”, “эстрадага килеп керүеңә бик шатбыз”, – диләр. Халык онытмаган. Бу иң зур этәргеч.

– Моңа кадәр клубта эшләгәнсез. “Шофер-җырчы” дигән исемегез дә бар. Бу каян чыкты?

– Армиядән кайткач, җырчыларга якын булыйм дип, мәдәният бүлегенә шофер булып эшкә кердем. Шулай үзем дә сәхнәләрдә җырлый башладым, районның данын яулап йөрдек. Аннан район мәдәният йортына директор итеп куйдылар.

– Күп җирдә клублар сүнеп бара. Шәһәрдә музыка белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр күбрәк. Ничек уйлыйсыз, берничә елдан авылдан чыккан җырчылар калыр микән?

– Авылда, чыннан да, мәдәният йортлары начар хәлдә. Шулай да чиста тел һәм моң бары тик авылда гына туа ала. Табигатькә якын кешедән генә чын моң чыга дип уйлыйм. Үзем Азнакай районы Курайлы Елга дигән кечкенә, ләкин бик матур табигатьле авылда туып-үстем.

– Авылыгызның исеме дә җисеменә туры килә икән.

– Әйе. Урманда җырлап йөрергә ярата идем. Шуңадырмы, мин киң диапазонлы мелизмнарга бай җырларны яратам. Табигатем, тавышым шуңа яткан. Халык концертыма килсә, такмак түгел, моң тыңларга килә.

– Бүген мәдәният йортында эшләмисез, димәк? Җыр белән генә шөгыльләнергә уйлыйсызмы?

– Мин җыр белән гомер буе шөгыльләндем. Бүген беркайда да эшләмим, кем әйтмешли, җырлап кына йөрим. Хезмәт кенәгәм сумкамда ята.

– Нинди шагыйрьләр, композиторлар белән хезмәттәшлек итәсез? Районнарда җырлаучылар өчен атап җыр язучылар булмый бит ул, гадәттә.

– Моңа кадәр үзем өчен генә дип җыр яздыртып караганым юк иде. Тәкъдим итүчеләр бар, ләкин үземә ошаганы килеп чыкмады. Күбесенчә радиодан эләктереп алып җырладым. Минем фикеремчә, яхшы җырны бер генә кеше башкарырга тиеш түгел. Халык җырларын кем башкарса да була бит. Хәзер инде “Барс-Медиа”да гел яңа җырлар бирделәр. Башта аптырап та киттем. Кайберләре үземә ошамаган да кебек иде. Өйрәнә-өйрәнә, җырлый-җырлый ошый башлады. Халык та яратып кабул итә. Ни дисәң дә, профессионаллар сайлаган җырлар шул инде. Зөфәр Хәйретдинов “Диярсең дә, мин булмам” җырын бирде. Киләчәктә тәкъдимнәр күп булыр дип уйлыйм. Алла бирсә, шагыйрьләр, композиторлар белән бергә иҗат итәрбез дип өметләнәм.

– Берничә җирдә “Барс-Медиа”ны телгә алдык. Бүген продюсерларны ялкау гына әрләми. Миргаяз абый, ничек уйлыйсыз, талант белән генә сәхнәгә күтәрелеп буламы?

– Хәзерге заманда үзең генә бернишләп булмый. Иң элек Ходай биргән талант кирәк, аннан – үзеңнең активлыгың, тырышлыгың. Һәм ярдәмче. Ансыз күтәрелү бик авыр.

– Ә конкуренциядән курыкмыйсызмы?

– Конкуренциядән куркыр яшем узган инде. Тавышым үзенчә, үз йөзем бар. Мин үзем кемгәдер конкуренттыр әле. Яшьләр үзләренчә, темалары да, ритмнары да икенче. Аларның тамашачысына мин тимим. Ә үземнең яшьтәге җырчылар белән без дуслар. Алар мине хөрмәт итә. Салават белән Чаллыда яшәгән вакытыннан ук яхшы мөнәсәбәттә. Азнакайда бервакыт татар халык җырын башкарды да, шаяртып та куйды: “Уф, мондый озын көйләрне Миргаяз җырласын инде”, – ди. Һәрбер җырчының тавышы үзенчә көйләнгән. Миңа титуллар да, исемнәр дә кирәк түгел. Концертыма халык йөрсә, шуңа күңелем була. Шулай иҗат итәргә исәп.

– Салават Миңнеханов та Азнакайдан. Аның белән аралашканыгыз бармы?

– Аны бик яхшы беләм. Әнисе белән бергә эшләгән чаклар да булды. Тырыш егет. Үз өстендә эшли. Кемгәдер ошамыйдыр да, бәлки. Ләкин һәркемнең үз юлы. Клипларын карагыз, һәрберсе югары дәрәҗәдә төшерелгән. Ул бөтен эшен җиренә җиткереп башкара. Мин андый кешеләрне хөрмәт итәм. Безнең яшьләребезнең барысы да шундый булса, илебезнең киләчәге ал да гөл булыр иде.

– Үзегез Казанда, гаиләгез Азнакайда. Тормыш иптәшегез зарланмыймы?

– Ул мине һәрвакыт аңлады, ирек куйды. Казанга күчәргә кирәк сиңа дип үзе әйтеп килде. Җырчы кеше өйдә утырмый һәм ул бер генә кешенеке дә була алмый. Үземне, гаиләмне тәрбияләрлек акча эшләп торам.

– Балаларыгыз сәнгатькә якынмы?

– Кызым кияүдә, ике бала үстерә. Мин инде 40 яшьлек бабай (көлә). Улым нефтьче. Алар минем белән горурлана, булдыра алсаң, җырла диләр. Икесе дә татарча тәрбия алдылар. Азнакай, гомумән, чиста татар районы ул. Килгән кешеләр дә гаҗәпләнеп китәләр. Хәтта бөтен җыелышлар да бездә татарча бара.

– Бүген Сезне кайларда күрергә була?

– Җыелма концертларда чыгыш ясыйм. Ноябрь ахырларында Әтнәдә чыгыш ясарга исәп бар. Бер дустым чакырды.

– Авылларга чыгудан курыкмыйсызмы?

– Юк. Моңарчы авылдан кайтып кергән дә булмады. Тик хәзер артистлар килеп җитә алсалар, район үзәкләреннән узмыйлар. Хәер, бүген бөтен кешенең машинасы бар, 20-30 километр ара яраткан җырчысын карарга килер өчен чүп кенә инде ул.

– Миргаяз абый, башлаган эшегез соң булса да, уң булсын. Уңышлар!

– Рәхмәт. Чынлап та, бер районда гына әрәм булып ятарга ярамый. Яшьләргә “Минем кебек булмагыз”, дип киңәш итәсем килә. Үз өстегездә эшләгез, укыгыз. Мин тыйнаграк булдым инде…

автор:Эльвира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА; источник:http://www.bars-media.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>