Новости 456 0 3 года назад

АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ: «ҖЫРНЫ ВАКЛАМЫЙ САКЛЫЙСЫ ИДЕ…»

АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белән Фәйрүзә Мөслимова әңгәмәсе.

Рәхәтләнеп җыр тыңларга, үзе дә җырларга, концертларга йөрергә яратмаган татар сирәктер ул. Җитмәсә, соңгы елларда җырлары да, җырчылары да аеруча күбәеп китте. Кайчагында кайсын сайларга белми югалып та каласың. Ә шулай да тамашачы күңелендә онытылмас җырлар белән гомерлеккә уелып калган җырчылар була. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов – әнә шундый кабатланмас иҗади шәхесләребезнең берсе.

– Айдар әфәнде, тамашачы Сезне музыка дөньясында шактый күпкырлы шәхес итеп күрә: Сез опера һәм эстрада җырчысы да, фольклор ансамбле җитәкчесе дә, «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы да…

– Барысы турында да берьюлы сөйләп булмас. Татар дәүләт опера һәм балет театрында 27 ел эшләп, узган ел аннан пенсиягә чыктым инде мин. Анда консерватория тәмамлаганнан соң эшкә билгеләнгән идем. Татар опера җырчыларының актив эшләгән, театрның чәчәк аткан чорына туры килдем. Режиссерыбыз атаклы Нияз Даутов иҗат иткән, өлкән буын артистлардан Азат Аббасов, Фәхри Насретдинов, Камил Якупов җырлаган чор. Аларга без – Хәйдәр Бигичев, Сәет Рәенбәков, Руслан Дәминов, Зилә Сөнгатуллина, Галина Казанцева, Венера Ганиева, шул исәптән, мин дә килеп кушылдык. Музыкаль яктан гына түгел, театр безнең шәхес буларак үсүебезгә дә зур йогынты ясады.

Театрыбызга Мәскәүдән – Зур театрдан, Ленинградтан – хәзерге Мария театрыннан дөньякүләм танылган режиссерлар килеп эшли иде. Шаляпин фестивале дә шул елларда башланып китте. Спектакльләребез белән бик күп Европа илләрендә гастрольләрдә булдык. «Борис Годунов», «Риголетто», «Тоска» кебек операларда җырлавым минем өчен эзсез югалмады.

– Шулай да Сезне татар тамашачысы эстрада җырчысы буларак ныграк якын итә, ярата дип беләм. «Туган җиреңнән китмә», «Гомерләр узып бара», «Бездән әле яшьлек узмады», «Ай-һай, дөнья, чал башың» кебек җырларыгыз, чыннан да, һәркемне уйландырырлык, гомергә истә калырлык.

– Әйе, мин эстрада җырларына да һәрвакыт җитди карадым. «Татарстан» радиосына (ә ул кайчандыр безнең бердәнбер радиобыз иде) елына ике җыр яздырсам, мин аны зур уңышым дип исәпләдем. Һәм алар гомерле дә булды. Җырның сүзләре дә, көе дә мәгънәле булырга, кешедә якты хисләр тудырырга тиеш. Әле сез әйтеп үткән җырларның сүзләрен Гамил Афзал, Гәрәй Рәхим, Харрас Әюп кебек зур шагыйрьләр язган. Көйләре дә сүзләренә тәңгәл. Соңгы вакытта эстрада сәхнәсен мәгънәсе дә, көе дә булмаган зәвыксыз җырлар биләп алды. Бу мине бик борчый. Мондый зәвыксызлыкка каршы үземчә көрәшәм дә әле. 2002 елдан бирле Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының җыр кафедрасына җитәкчелек итәм. Студентларыма үземнең барлык иҗат тәҗрибәмне тапшырырга тырышам. Аларның уңышларына шатланам. Күптән түгел шәкертем Гүзәл Уразовага Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Остаз өчен сөенеч түгелме бу?

Шулай ук 2002 елдан башлап мин – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе дә. Ансамбль – үзе бер дөнья. Профессиональ юнәлештә эшләүче бердәнбер милли фольклор ансамбле бит ул. Бөтен дөнья буенча таралган халкыбызның нинди генә көй-моңнары юк! Аларны эзләп табып яңадан халыкка кайтару – бик тә саваплы эш. Фәннәр Академиясе, Фольклор үзәге белән даими элемтәдә торабыз. Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Нәркиз Мөштәри, Котдус Хөснуллин эзләп тапкан көйләр-җырлар бихисап. Аларны сәнгатьләштереп халыкка тапшыру – монысы икенче мәсьәлә. Ул заманча да, милли яңгырашта да булырга тиеш. Үз программаларыбыз белән байтак чит илләрне дә урадык. Башка халыклар алдында чыгыш ясаганда, без: «Менә татар халкы шушындый була, менә татар халкының киемнәре, җырлары, биюләре шушындый була», дигән фикерләрдән чыгып эш итәргә тиеш.

Фольклорыбыз искиткеч бай. Мин моны Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укыган чагымда, фольклор экспедицияләре белән Курган, Омск, Томск якларында йөргәндә үк аңлаган идем инде.

Ә сез беләсезме, 1916 елда Германиядә әсирлектә булган татарларның 100 гә якын җыры Лейпцигта әле дә саклана! Алар арасында «Кара урман» җыры бар. Көе – Илһам Шакиров җырлаганча түгел, бөтенләй башка. «Ай-ли, замана»ның сүзләре бүтән, ул татар халкын башка милләтләрдән калышмаска, алга барырга өнди…

– Айдар әфәнде, педагогия институтының музыка факультетын тәмамлагач консерваториядә дә уку Сезгә нигә кирәк булды?

– Татар җырын җырлау өчен шулкадәр белем кирәкмени, димәкче буласызмы? Ә бит консерватория биргән кадәр профессиональ музыка белемен башка бер генә уку йорты да бирә алмый. Анда – опера җыры да, камера җырлары да, ансамбль дә. Кыскасы, тулысынча музыка казанында кайныйсың. Иртәдән кичкә хәтле җыр яңгырап тора бу уку йортында. Мин үзем Зөләйха Хисмәтуллина классында укыдым. Шунысы да мөһим: консерватория кешене вокаль яктан гына түгел, музыкаль шәхес буларак үстерә. Шәхеснең эчке дөньясын тәрбияләү мәктәбе дә ул. Консерватория тәмамлаган җырчылар, музыкантлар сәхнәдә генә түгел, көнкүрештә дә үз-үзен тотышлары белән аерылып торалар. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиеваны күз алдына китерегез.

Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп үтим әле. Соңгы елларда җәмгыятебездә җыр сәнгатенең дәрәҗәсен төшерә торган күренешләрнең шаһиты булып торабыз. Профессиональ белеме булмаган артистларга еш кына мактаулы исемнәр бирелә. Күпсенүем түгел, һич юк, әмма җырчыларны шулай ук профессиональ югарылыктагы кешеләр бәяләргә тиеш дип саныйм. Югыйсә, бүгенге көндә җыр сәнгате ваклана, башбаштаклана һәм, әлбәттә инде, артистларның дәрәҗәсе төшә. Уйлап карасаң, яраткан җырчыбыз Габдулла Рәхимкуловка, музыкаль белеме булмау сәбәпле, 70 яшенә җиткәч кенә «Атказанган артист» исеме бирелде (!).

– Ләкин җәмгыятебездә җырга булган игътибарны һәм шулай ук ихтыяҗны да инкарь итеп булмый бит. Без Сезнең белән әңгәмә корып утырган филармония концертлар залы да халыкка кирәк булган өчен ачылгандыр.

– Әйе, ул күптән кирәк иде инде безгә. Аны ачарга турындан-туры ярдәм иткән Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиевка, Премьер-министр Рөстәм Миңнехановка мең рәхмәт. Бу бина ачылу белән татар артистларының иҗат йорты барлыкка килде. Дөньякүләм танылган артистлар алдында да сынатырлык түгел.

– Җырга ихтыяҗ, дигәннән, халкыбыз җыр тыңлап кына түгел, җырлап та яши бит. Сез телевидениедә алып барган «Җырлыйк әле» тапшыруы да бер дә юктан оештырылмагандыр.

– Әлбәттә. Проектның авторы Нәҗип Бәдретдинов һәр тапшыруны оештыру, катнашучыларны табу өчен күп көч куя. Инде анда катнашмаган, җырламаган тамашачы калмагандыр, дисәң, күпертү булыр инде. Күпертсәң дә урынлыдыр, программаның оешуына быел 10 ел булды! Әлеге тапшыру яхшы җырларны саклап калуга хезмәт итә, халык сайлаган җырларны сыйфатсыз ташкынга каршы куя. Игътибар итсәгез, анда катнашучылар бер дә хәзерге җырларны сайламыйлар.

Тапшыруга Президент та битараф түгел, бүләкләрне Президент каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды бирә. Ләкин чыгыш ясаучылар өчен популярлык та, бүләкләр дә әллә ни мөһим роль уйнамый, иң мөһиме катнашу дип беләм. Төрле һөнәр ияләренең, төрле төбәк кешеләренең җырлау үзенчәлекләре дә төрлечә. Ә инде балалар җырлавына карап, кайсы районда музыкаль тәрбия эшләре ничек куелуын чамаларга мөмкин.

– Шушы урында, Айдар әфәнде, үзегез үскән гаилә турында да әйтеп үтегез инде.

– Мин Арча районының Кече Бирәзә авылында Фәтхрахман һәм Бибинур исемле укытучылар гаиләсендә алтынчы бала идем. Әти гармунда уйный, әни җырлый. Һәммәбез дә уйнарга, җырларга өйрәнеп үстек. Шулай да олы абыебыз Марсель белән мин генә үзебезне тулаем музыкага багышладык. Марсель абый Арча педагогика колледжында укыта, үзе оештырган «Егетләр» ансамбленә җитәкчелек итә. Укыту сәләте миңа да әти-әнидән күчкән, күрәсең. Юкса, язмышым үзем укып чыккан педагогика университетының музыка факультетына кабат кайтармаган булыр иде. Студентларга мөмкин кадәр тирән белем бирергә тырышам, үз халәтемнән, теләгемнән чыккан нәтиҗәләрне җиткерәм, яратып укытам.

Айдар Фәйзрахманов фикерләре:

* Кош – җыры белән генә кош. Сандугачның җыры булмаса, без аны белмәс идек.

* Җырчы гомере буе җырларга тиеш. Ул – халкына мәдхия җырлаучы.

* Классик җырларның көен, сүзен бозып җырлаучыларга үртәләм. Мәсәлән, «Заманалар авыр, еллар ябык», – диясе урында «…юллар ябык», – диләр.

* Безнең җырлар башка халык җырларыннан аерылып торырга тиеш. «Милли моң», «милли аһәң» дигән төшенчәләр бар.

* Сәхнә – яшьләрнеке. Эстрада үсте – техник чаралар, бизәлеш зур мөмкинлекләр бирә. Югарылыкка омтылырга кирәк.

* Аллаһы Тәгалә җырымнан аермасын.

автор:Фөйрүзә МӨСЛИМОВА; источник:  http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>