Новости 391 0 3 года назад

Актрисада нинди байлык бар?

Нəҗибə Ихсанова

Әнием актриса Нəҗибə Ихсановада сəхнə өчен җыелган капчык-капчык, тартма-тартма төрле муенса, белəзек, алка, йөзек һəм төймəлəр саклана

Мин бала чакта алар əле бик күп түгел иде. Яңа спектакльлəр, яңа рольлəр уйналган саен булган «тəтилəр» янына яңалары өстəлə торды. Кызым Дилəрə кечкенə вакытта алар шактый ишəйде. Инде оныгым Саидəгə бу ялтыравык «байлык» тау кебек күренəдер. Сер түгел, һəр кыз бала «принцесса» булып уйнарга ярата, шуңа күрə без əнинең «тəти»лəренə тынгы бирмəдек, кайберлəренə зыян да салгаладык: өздек, сындырдык. Шуңа да карамастан, əни аларны кадерлəп тота, чөнки һəркайсының хатирəсе бар.

Менə бу гəрəбəгə охшап торган сары ташлы төймə – «Əлдермештəн Əлмəндəр»дəге (Туфан Миңнуллин) Өммия карчыкныкы, чулпылары да…

Ə болары – матур гына колак алкалары белəн ак ташлы муенса – «Тормыш җыры»ндагы (Мирсəй Əмир) Фатыйманыкы. Фатыйма дигəннəн, бу ялтыравык ташлар белəн бизəлгəн белəзек – легендар Фатыйма апа Ильская бүлəге…

Энҗе чигүле калфак – беребезгə дə уйнарга рөхсəт ителмəгəн əйбер. Чөнки шушы калфакны киеп яшь артистка Нəҗибə Ихсанова диплом спектакле «Тукай»да (Əхмəт Фəйзи) Əминə ролендə сəхнəгə чыккан…

Ə бу берничə катлы, сəхнəдəн үтə дə затлы күренгəн төймəлəр графиня Розина («Фигароның өйлəнүе», Пьер Бомарше) муенын бизəп торды. Ялтыр-йолтыр килүе əле дə шул матур спектакль турында хатирəлəрне уята…

Кызыл эре ташлы муенса исə һаман да «эшли». «Гөргөри кияүлəре» (Туфан Миңнуллин) куелган көнне «сəхнəгə чыга».

Уйлап карасаң, шушы чуар байлык актриса Нəҗибə Ихсанова уйнаган рольлəрнең санын һəм төрлелеген күрсəтə.

Күптəн түгел барлап караган идек – Галиəсгар Камал исемендəге Татар дəүлəт академия театрында хезмəт куйган 52 ел дəвамында Татарстанның һəм Россиянең халык артисткасы, республикабызның Габдулла Тукай исемендəге Дəүлəт бүлəге иясе Нəҗибə Ихсанова йөздəн артык роль башкарган. Сезонга – ике-өч, кайчакта хəтта биш-алты яңа образ…

Бу рольлəрнең берсе дə ярты көчкə уйналмаган. Бүген дə сəхнəгə, əйтик, эпизод уйнарга чыкса да, актриса Нəҗибə Ихсанова үзенең башка эш-мəшəкатьлəрен, авыруларын онытып тора. Бөтен энергиясен, көчен сәхнәгә бирә. Моннан 15 еллар элек әни турында язган мәкаләмдә мин аның спектакльдән соң сусап кайтуын телгә алган идем. Ул бүген дә шулай. Көндез: «Ничек уйнармын инде, хәлем юк», – дип борчылып йөри дә, кичкә могҗиза була! Спектакль вакытында аннан энергия ташый… Инде өйгә кайтып керүенә без әнигә катык белән су әзерләп торабыз, чөнки ул шулкадәр сусаган, хәлсезләнгән була…

Минем беренче булып әнинең Риза Ишморат әсәре буенча куелган «Шаулыйлар дулкыннар» спектаклендәге Айсылуы истә калгандыр. Ләкин ул хатирәләр бик ачык түгел. Ә менә Кәрим Тинчуринның «Американ»ындагы Мәйсәрәсен бик яхшы хәтерлим. Чөнки ул миңа бер дә ошамый иде. Үзе тиле, аңгыра, киеме дә сәер, матур түгел. Хәзерге акылым белән аңлыйм, әни бу ролен искиткеч башкарган, әнә, биш-алты яшьлек бала да персонажны аңлап, тоеп алган бит. Гомумән, ул спектакль шәп иде: Марсель Сәлимҗановның куелышы, артистларның һәркайсының уены да, күмәк иҗаты да. Кызганыч, ул вакытта спектакльләрне кинога төшерү сирәк оештырыла иде, кинотасмада сакланган булса, бүген дә аны рәхәтләнеп карарлар иде. Күтәрелгән темасы искерә торганнардан түгел.

Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» әсәре – әни белән икәүләп «уйнаган» спектакль. Аның Гөлчирәсе шундый дулкынланып, ихлас сөйли иде, мин аның барлык сүзләрен яттан белә идем. Бервакыт хәтта әнине уңайсыз хәлгә калдырганым истә: сәхнә кырыена басып әни белән беррәттән Гөлчирә монологын укыганым бар.

Шәриф Камал әсәре буенча «Акчарлаклар» спектаклендәге Нәҗибә Ихсанованың Газизәсе – иң якты һәм гүзәл татар кызы образларыннан берсе. Тыйнак, мөлаем, ләкин кайнар йөрәкле. Әсәрдә сүз Каспий диңгезе ярларына килеп урнашып бик авыр шартларда көн күргән татар балыкчылары турында бара, спектакльнең сәхнә бизәлеше дә кырыс, көзге диңгезне хәтерләткән соры төсләрдә, әнинең Газизәсе болытлар арасыннан юл тапкан кояш нуры кебек якты һәм җылы иде.

Искә тагын бер спектакль төшә. Бу инде романтик хисләргә әллә ни бирелмәүче Рокыя. Гариф абый Ахуновның «Чикләвек төше» әсәре буенча куелган бу спектакль тулысынча диярлек Нәҗибә Ихсановага төбәп төзелгән иде. Ул төп героиня, сүз аның исеменнән алып барыла. Хәзер дә күз алдымда: Гариф абый әлеге спектакльне искә төшергәндә күз яшьләрен сөртә-сөртә әнигә рәхмәт укый иде. Тамашачы ханымнардан «минем язмышымны күрсәттегез», дигән хатлар да күп килде.

Ә менә Галиәсгар Камалның «Банкрот»ындагы Гөлҗиһан-Ихсановага үзен охшатучы табылмас, мөгаен. Празат абый Исәнбәт бу классик пьесаны мюзикл рәвешендә куйган иде. Шулай итеп, чынында бер уңай персонажы да булмаган спектакль көлкеле һәм күңелле килеп чыкты, бик тә сөйкемле артистлар ансамбле тупланды. Һәм бу спектакльдә, Галиябануны уйнарга хыялланган Нәҗибә Ихсанованың (моны әтиебез Туфан Миңнуллин да гел куәтләп торды, чөнки әнинең җырлаганын бик ярата иде), теләге әз генә булса да чынга ашты – ул сәхнәдә Илдар Хәйруллин белән үзенчәлекле куплетлар җырлый иде.

Әзербайҗан драматургы Анарның «Шәһәрдә җәй көннәре» спектаклендәге Диләрә дә – кадерле рольләр рәтендә. Аны Бакудан килгән режиссёр сәхнәләштерде. Фамилиясе истә калмаган, исеме – Әфләтун иде. Бигрәк тә репетицияләр барышы хәтердә. Әни бит ярты көчкә эшли белми – берсендә, режиссёр кушуы белән хисләнеп китеп (сүз героиняның бердәнбер малае язмышы турында бара иде), башы белән декорациягә бәрелде. Маңгаена йодрык кадәр «мөгез» үсеп чыкты. Озак төзәлмәде ул. Режиссёр әнинең маңгаена төртеп күрсәтеп: «Моны Әфләтун дип атап йөртербез», – дип шаяртты.

Әнинең Мариясы (Валентин Распутин «Авылдашлар, акча кирәк!») миңа нык тәэсир иткән роль булды. Әни бик борчылды: Себерләрдә яшәүче урыс хатынын ничек уйнарга, ул табигый һәм татар тамашачысына аңлаешлы булырга тиеш бит. Киңәшеп, бер урыс җырын сайладык, әни аны спектакль режиссёры Ришат Хаҗиәхмәтовка тәкъдим итте. Җыр ошады, спектакльгә «ятты». Татар тамашачысы да Марияны чит итмәде, халык спектакльгә яратып йөрде.

Зифаны да искә алмый мөмкин түгел. Бу инде үзе дә авыл кызы булган Нәҗибә Ихсановага яхшы таныш гади авыл хатыны түгел. Галия Булатова данын күтәргән Зифа. Нәкый Исәнбәт әлеге әсәрен («Зифа») язганда һәр персонажны кайсы артист уйнаячагын күзаллаган. Мондый образны тудыру җаваплы да, авыр да. Әни яратып һәм яраттырып уйнады, аның Зифасы ихлас һəм нəфис иде.

Тагын бер кызыклы спектакль турында əйтеп үтəсем килə: Аманулланың «Əлепле əртислəре». Нəҗибə Ихсанова монда Сабира ролендə чыкты. Гротеск рəвешендə куелган бу спектакльдə əнинең характерлы актриса сəлəте ачык күренде. Ул үзе дə бу ролен, спектакльне «үзенеке» итеп кабул итте. Соңрак студентлар укыткан чакта да шушы əсəргə мөрəҗəгать итте.

Нəҗибə Ихсанованың характерлы актриса буларак ачылган рольлəренең иң уңышлыларыннан – Мансур Гыйлəҗевның «Баскетболист»ындагы Хəнифəсе. Шарж, гротеск формаларында əни рəхəтлəнеп йөзə, үзе əйтмешли «котыра» башлый, тамашачы аның бу котыруын рəхəтлəнеп кабул итə.

Нəҗибə Ихсанова рольлəре турында язганда, мин əтием Туфан Миңнуллин əсəрлəре буенча куелган спектакльлəрдəге рольлəрен язмамның ахырына махсус калдырдым. Чөнки əлеге персонажлар еш кына язылу вакытында əнине күздə тотып иҗат ителде дип əйтə алам. Мəсəлəн, «Əнилəр һəм бəбилəр» спектаклендəге Гөлфинə үзенең кыяфəтен аңлатканда, əнинең йөз-битенə ишарəли. «Кылыч борын, олы авыз…» Əти белəн əнинең бу хакта үзара сөйлəшкəнен, ничегрəк итеп əйтергə дип килешкəнен хəтерлим. Лəкин язылган вакытта əни уйнарга хыялланган рольлəрнең барысы да аңа бирелде дип əйтмəс идем.

Тамашачы актриса Нəҗибə Ихсанованы Туфан Миңнуллин əсəрлəрендə уйнаган рольлəре буенча яхшы белə. Иң танылганы, əлбəттə, Өммия карчык. Югыйсə əни Хəмдебануга нык кызыккан иде. Тик Марсель Сəлимҗанов аны характерлы актриса итеп күргəнгə ахрысы, əни тамашачы күңеленə Өммия булып кереп калды. «Моңлы бер җыр»да əни Муса Җəлилнең əнисе ролен көткəн иде. Тик ул да насыйп булмады.

Аның каравы, «Гөргөри кияүлəре»ндəге Əүдəки – əни темпераментын күздə тотып язылган, һəм ничə еллар инде Нəҗибə Ихсанова бу спектакльнең «йолдыз»ларыннан берсе.

Туфан Миңнуллин, Нəҗибə Ихсанова һəм Фəрит Бикчəнтəев турында да аерым əйтеп китəргə кирəктер. «Хушыгыз», «Шəҗəрə», «Шулай булды шул», «Галиябану, сылуым иркəм», «Дивана» – боларның барысында Фəрит Бикчəнтəевкə хас ярымтоннар һəм нюанслар белəн уйнау кебек режиссёрлык алымын төгəл тойган Нəҗибə Ихсанова үзенчəлекле, истə калырлык образлар иҗат итте. «Хушыгыз» спектакле өчен республикабызның мəртəбəле бүлəгенə – Тукай исемендəге премиягə лаек булды.

Менə шундый əнинең байлыклары. «Тəтилəр» тулы тартма-капчыклары һəм бер-берсенə һич охшамаган кыз, хатын, карчыклары…

автор:Әлфия ЮНЫСОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>