Новости 287 0 4 года назад

АЛИНӘ БӘШИРОВА: «МИНЕМ ӘЛЕ БАРЫСЫ ДА АЛДА»

АЛИНӘ БӘШИРОВА

“Син, син, син диеп, сиңа тартыла күңел” дип җырлаучы кызны радиодан бик күп ишеттек. Инде үзе белән дә танышырга вакыт җиткәндер.

Ул Казан сәхнәсенә әле беренче адымнарын гына ясый. Кайдан ул, татар эстрадасына нинди яңалыклар алып килергә уйлый – әңгәмәбез яшь җырчы Алинә Бәширова белән.

– Музыка белән кайчаннан кызыксынасың?

– 5 яшьтән. Бертуган сеңлем белән гармунга кушылып җырларга ярата идек. Ике бабабыз да моңлы итеп җырлыйлар иде. Икенчесе әле скрипкада да уйнады. Шуңа күрә музыкага сәләт геннардан киләдер дип беләм.

Музыка белән чынлап торып танышу бала чактан башланды – өйдә фортепиано дәресләре алдым. Чаллыда “Тамчылар” ансамбленә йөри башладым. Анда солист итеп куйдылар. Берничә ел эшләгәннән соң, ансамблебез таркалды. “Тамчылар” таралгач, мин башка ансамбльгә язылып тормадым. Мәктәптәге кичәләрдә чыгыш ясадым, шул гына. Югары сыйныфларда Чаллы мэриясе үткәргән чараларда катнаша идем.

Хәтерлим әле, берсендә туганнар икетуган абыемның туенда да җырлавымны сорадылар. Шунда туйның тамадасы минем чыгышымны бик ошатты. Үзе белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясады. Ул вакытта мин инде 2 нче курс студенты идем. Аның белән эшли генә башлаган чорда мәхәббәтемне очраттым да җырлаудан туктадым. Егетем минем җырлавымны хуплап бетерми иде. Сөйгән кешемнең сүзенә каршы килмәдем. Әмма 4 ел очрашканнан соң аерылыштык. Бергә булырга насыйп булмагандыр, күрәсең. Аннан соң, минем җырлыйсы килү теләге зур булуын ул күреп тора иде. “Барыбер бер сәхнәгә менәсең инде син”, – дип, үзенең моның белән килешмәвен белдерде. Себер егете иде ул. Аралар ераклыгы да безне ерагайткандыр дип уйлыйм. Шуннан соң мин үземнең яраткан шөгылемә алындым.

– Продюсерлар үзләре таптылармы сине, әллә аларга үзең чыктыңмы?

– “Соңга калган сөю” дигән җырны яздырдым да аны “Барс-Медиа” компаниясе продюсерлык үзәгенә тәкъдим иттем. Минем тембрны ошаттылар. Шулай эшли башладык. Бүгенге көндә 4 җырымны радиодан тыңлап була. Концертларда да чыгыш ясыйм. Бүгенге көндә музыка – төп шөгылем.

– Шулай да икътисад белгечлеген үзләштерәсең, ни өчен бу юлны сайладың, Алинә?

– Бу факультетта укуымның сәбәбе – әти-әниләремнең теләге. Әмма мин моңа үкенмим. Киресенчә, хәзер сөенәм генә. Икътисадны белергә кирәк.

Әмма бүгенге көндә җыр сәнгате миңа кызыграк. Мин үземне сәхнәдә күбрәк кирәк дип саныйм.

– Казандагы беренче чыгышыңны хәтерлисеңме?

– 2009 нчы елның көзендә татарча дискотекада катнаштым. Беренче концерт чыгышым февральдә “Татарча солянка”да булды. Сәхнәгә чыкканчы дулкынландым, ә менә инде чыккач, керәсем килмәде. (Көлә).Тамашачы белән сәхнә аша аралашу бик ошый икән миңа.

– “Татар радио”сында җырларыңны ишеткәч, нинди кичерешләр булды?

– Үземне ишетим дип, махсус радионы тыңлап утырмадым инде анысы. Ялгыш килеп чыкты ул. Әлбәттә, шатлыклы яңалык булды. Бер дустым шаяртып та алды әле. Ничә тыңласам да, Бәширова җырлый, ди. (Көлә).

– Синең иҗатың башкаларныкыннан нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсың?

– Тавышның тембры белән. Мондый тавыш татар эстрадасында башка юк. Җырларымның эчтәлеге дә башкаларныкына охшамаган. Мин бары тик күңелле җырлар гына җырлыйм. Тышкы кыяфәтем белән дә кемнедер хәтерләтәм дип уйламыйм.

– Иҗатыңның максаты нәрсәдә, Алинә?

– Үземнең җырларым белә халык күңеленә кереп каласым килә. Халык мине яратып тыңлавын телим. Максатым да шул: минем җырларны тыңлап, чыгышларны карап, тамашачылар ял итсеннәр иде. Тормышта авырлыклар, проблемалар болай да җитәрлек. Концертта булса да алар турында онытып торырга кирәк.

– Концертларда чыгыш ясаган костюмнарың татар сәхнәсе өчен ачык дип әйтер идем. Болай чыгарга ничек курыкмадың?

– Курыкмадым. Нәрсәгә мин үземнең матурлыгымны күрсәтергә куркырга тиеш. Кыяфәтемдә яшерерлек кимчелекләр юк бит әле.

– Әти-әниең нәрсә ди соң?

– Әнием мине хатын-кыз буларак аңлый. Әтием каршы. Психология буенча, әтиләр кызларын башка ир-атларга көнләшәләр бит инде. Шуңа күрәдер, әтием ризалыгын бирмәде.

– Журналистлардан, тәнкыйтьчеләрдән дә курыкмыйсыңмы?

– Курыкмыйм. Сөйләсеннәр. Димәк, аларга мин барыбер түгел икән бит.

– Стилистлар белән эшлисеңме соң?

– Әлбәттә инде. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Мин җырлыйм, стилистым миңа образ уйлап таба. Сәхнә өчен затлы киемнәр әзерлибез. Тамашачым бу тырышлыкны бәяләр дип ышанам.

– Көндәлектә ничек киенәсең?

– Өйдә, урамда уңайлы киемне үз итәм. Шәһәр буйлап купшы киемдә йөрү ардыра.

– Җырларыңның эчтәлеге дөньяны ничек бар, шулай сурәтли. Мәсәлән, “министр малаедай” дип көләсең, ялганчыларны җавапка тартасың. Әле яңа җырыңда егетләргә “әниең сиңа хуҗа” дип җырларга торасың. Син тормышта да шундый туры сүзлеме?

– Әйе. Ялганчыларны да яратмыйм. Әниләренең сүзләреннән чыкмаган егетләрне дә өнәмим. Нәрсә уйлыйм, шуны әйтәм, шуны эшлим. Җырларымда тормышның чынбарлыгын чагылдырасым килә. Бу дөньяда: “Яратам, без бәхетле”, – дип кенә яшәп булмый һәм алай яшәмиләр дә. Бөтен кеше дә әрләшә, кем кемнедер гаепли һәм башкасы – тормыш бу.

– Үзең кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсың?

– Мадонна, София Ротару, Николай Басковны хөрмәт итәм. Салават Фәтхетдиновның кайбер җырларын тыңлыйм. Айдар Галимовны үз итәм. Резидә Шәрәфиеваны. Тавышы искиткеч үзенчәлекле аның. Хатын-кызларда бик сирәк була торган калын тавыш. Бик кызыклы. Һәм үз-үзен тотышы белән дә. Купшы дигәннәре нәкъ менә аның турында.

– Алинә, “Кәеф ничек?” хит-парадында синең клибыңны да күрергә була...

– Әйе, “Син диеп” җырына клип төшердек. Минем үземә ошады ул. Гади һәм җиңел килеп чыкты. Сюжет линиясен махсус булдырмадык. Клип караганда, нәрсә әйтергә теләгәннәр икән дип баш ватып утырасы юк. (Көлә).

– Фигураң бик матур. Матурлык серең нәрсәдә?

– Спорт белән шөгыльләнәм, биюгә йөрим.. Натураль продукт кына кулланам. Кафе, рестораннарда ашамаска тырышам.

– Ниләр белән мавыгасың?

– Элек баскетбол, йөгерү белән шөгыльләндем. Хәзер бассейнга йөрим, инглиз телен өйрәнәм, йөгерүне дә ташламадым.

– Тагын нәрсәләр белән шөгыльләнергә теләр идең?

– Киләчәктә продюсер булырга хыялланам. 50-60 яшькә кадәр сәхнәдә йөрисем килми. Тамашачы мине яшь итеп истә калдыруын телим. Кешеләр белән бик теләп эшләр идем. Оештыру эшләре дә якын миңа.

– Әлеге вакытта яраткан кешең бармы?

– Хатын-кыз һәрчак яратылырга тиеш. Мәхәббәтсез, назсыз без сүреләбез.

– Егетләрнең ниндиләре ошый?

– Белемле, тәртипле, әдәпле, русча әйткәндәй “мужественный” булганнары. Минем өчен идеал ир-ат – мине аңлаган яисә мине аңларга теләгән ир-ат ул. Ир-ат белән хатын-кыз арасында рухи якынлык булырга тиеш. Тышкы матурлыкка кызыкканым булмады.

– Гаилә хакына уңышлы карьерасыннан баш тарткан хатын-кызларга ничек карыйсың? Үзеңнең дә шундый очрак булган иде түгелме?

– Аңлыйм мин андый хатын-кызларны. Иң мөһиме: соңыннан үкенерлек булмасын. Минемчә, мондый карар кабул иткәнче, яраткан кешеңә ышанычың ныклы булырга тиеш. Кызганыч, бүгенге көндә синең бу гамәлеңне бәяләрлек ир-атлар бик аз.

– Алинә, бүгенге көндә нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

– “Музыкаль десант» проектында катнашу теләге белән янам. Бәлки әле, кайбер җырларыма REMIX яздырасы булыр. Репертуарымда яшьләр биерлек җырлар булуын телим.

Студиядән чыкмыйча, яңа җырлар яздырам. Яңа образлар, костюмнар турында уйлый башладым. Якын арада клип төшерергә ниятлибез.

Нәтиҗә итеп әйткәндә, яңа концерт сезонына тырышып әзерләнәбез. Минем әле барысы да алда.

1(50)

автор: Наилә ХӘБИБУЛЛИНА;источник:http://www.bars-media.ru/

 

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>