Новости 260 0 3 года назад

Алмалары, хөрмәләре

Сөмбел Билалова

Хөрмәнең үскән җирләре Кытай һәм Япония булса да, бездә дә электән үз ителгән җимеш ул. Татар эстрадасының татлы тавышлы җырчысы Сөмбел Билалова да бу татлы җимешкә мөкиббән икән.

Сөмбел турында…

Исеме: Сөмбел Билалова, 1985 елның 13 июлендә Казан шәһәрендә туган;

Гаилә хәле: кияүдә, ире Рафаэль исемле;

Яраткан төсләре: ак, кызыл, кара;

Яраткан ризыгы: әнисе әзерләгән пилмән;

Яраткан фильмы: мелодрамалар;

Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультеты (эстрада актеры кафедрасы), КДУның юридик факультеты;

Хит җырлары: «Газаплыйсың нигә?», «Юк, юк», «Беренче мәхәббәтем», «Үтәлмәгән вәгъдә»;

Уңышлары: 2009 елда «яшьләр дулкыны» регионара фестивалендә Гран-при, 2010 елның 29 апрелендә Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә беренче концерт программасы, 2 музыкаль альбом, 2010-2011 елларда Мәскәүдә куелган беренче татар мюзиклында катнашу.

Сөмбел белгәннәр…

Күптән түгел бу татлы җимешнең бик файдалы да икәнен укып белдем. Ул, һичшиксез, кышкы рационда булырга тиеш. Чөнки хөрмә файдалы матдәләргә һәм витаминнарга виноград-инҗир ише җимешләрдән күпкә баерак икән. Cахароза, йод, магний, глюкоза, А, С, Р витаминнары, калий, тимер, кальций, марганец күп анда. яман шеш, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булыша, азканлылыкка каршы да нәтиҗәле чара, калкансыман биз эшчәнлеге өчен дә бик файдалы. Салкын тигәндә дә ярдәм итә ул – бер данә хөрмәне җылы суда тотып, тамакны шул сыекча белән чайкарга кирәк.

Хөрмә күпсанлы диеталарның «каһарманы», үзе тәмле дә, туклыклы да, фигура сакларга да булыша.

Хөрмә яфракларын чәйгә кушып эчсәң дә әйбәт. Өстәвенә, ул әле косметологиядә дә кулланыла. Аннан битлекләр, шампунь, кремнар ясыйлар. Хөрмә битлеген өй шартларында да әзерләргә була.

Матур булу өчен!

Битне дымга баета торган крем ясау өчен хөрмәне төшеннән һәм кабыгыннан арындырабыз һәм изеп, йомшак масса рәвешенә китерәбез. 1 аш кашыгы сыер маена шул ук күләмдә хөрмә, 1 йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы бал кушып катнашма ясыйбыз. Шуны биткә сылап, 20-30 минут тоткач, җылымса су белән юып төшерәбез.

Хөрмә түгел, түгелен, ләкин тәмле

«Алма һәм кура җиләге» кексы

Кирәк: 250 г он, 175 г сыер мае, 175 г шикәр комы, 0,5 чәй калагы дарчин (корица), 1 алма, 2 йомырка, 1 әфлисунның кабыгы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 200 г кура җиләге.

Савытка онны иләп, аңа бүлмә температурасында тотып йомшартылган сыер мае кушабыз. Камыр тәмам валчыкка әйләнеп беткәнче уабыз да, катнашманы 5 аш кашыгы микдарында аерып алып, шуңа дарчин өстибез. Икенче бер савытта йомырканың агын күпертәбез. Алманы чистартабыз да эре угычта уабыз, әфлисун кабыкларын ваклап турыйбыз. Шуларны күперткән йомыркага салабыз.

Майлы катнашмага камыр көпшәкләндергеч салабыз, аннары йомыркалы массаны кушабыз, кура җиләгенең ¾ өлешен өстибез. Сыер мае белән майланган табага махсус кәгазь түшәгәч, камырны тигезләп җәябез. Өстенә кура җиләген һәм дарчинлы камыр валчыкларын сибәбез. 180 градуска кадәр кыздырылган духовкага 1 сәгать 15 минутка куябыз. Өсте көя башласа, фольга белән каплыйбыз.

автор:  Рәйсә БОРҺАНИЕВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>