Новости 320 0 3 года назад

Алмаз Нургалиев: «Ашарга пешерү — минем чир!»

Алмаз Нургалиев

Сәхифәбез кунагы Алмаз Нургалиевның йолдызы «Татар моңы» бәйгесендә кабынды.

Мәктәптән соң консерваториядә вокал буенча белем алса да, укуын тәмамлагач, җырчы булып китми Алмаз, видеомонтаж, режиссура белән шөгыльләнә, клипмейкер булып эшли. «Татар моңы»нда беренчелекне яулагач исә, сәхнә аны үзенә тарта башлый, һәм Алмаз эстрадага юл ала. Бүген үз җырларына да клиплар төшерә ул. Камера артына басса да, объектив каршына чыкса да – үз урынында булган Алмазның киңәшләренә колак салыйк.

«Консерваторияне тәмамлагач, төрле өлкәләрдә эшләп карадым. хәзер шуны әйтә алам: эзләнүгә вакыт әрәм китә, дип курыкмаска кирәк. Тормышта үз һөнәреңне, үз юлыңны табу авыр, ләкин нәрсә белән генә шөгыльләнеп карасаң да, ул һөнәрне онытырга ярамый, бу тәҗрибәнең барыбер кайчан да булса кирәге чыгачак! Эзләнү дигәч тә, ул берсен башлап, берсен ташлап эш итү түгел: бер эшкә тотынгансың икән, аны җиренә җиткерергә кирәк, аннары инде икенчесенә тотынырга була».

«Күптән түгел «Древо жизни» дигән кино карадым. Кызыклы фильм, үзәктә – бер гаилә тарихы. үземне көзгедән күргәндәй булдым. Ике ул үстерүче әти буларак барлык плюсларым-минусларымны аңладым! Миңа калса, малайларны тәрбияләгәндә бигрәк тә зур таләпчәнлек кирәк. улларымның берсе тәртип бозып берәр нәрсә майтарса яки, киресенчә, ниндидер яхшылык эшләсә, берсен генә орышып яки мактап калмыйм, икесенә дә өлеш чыгарам. яхшы әти булырга тырышам инде, нәтиҗәсен бер ун елдан улларым әйтерләр».

«Хатын-кызлар хыялыйрак була, шуңа да хуҗалыкта кирәкле үтүк бүләк иткәнче, берәр романтик бүләк ясау дөрестер. өйләнгәндә, кыз алырга баргач, мин алсу янына җырлап кергән идем. Тормыш корганыбызга алты елдан артты, ә Алсу ул вакытта җырлаган җырны гел искә ала. Ноябрьдә Алсуның туган көне, бәйрәмгә шул җырга аранжировка ясатып, аңа бүләк итәргә телим».

«Кумирларым юк, ләкин хөрмәт иткән кешеләрем күп. үрнәк алырдай кешеләрем, беренче чиратта – әти-әни һәм укытучыларым (вокал буенча – Зилә Сөнгатуллина, хәзерге эшемдә Наилә Сабитованы остазым дип саныйм). дөресен әйткәндә, һәр кешедән үрнәк яки гыйбрәт алырга кирәктер. Мин, мәсәлән, кемнеңдер тормышта дәрәҗәләргә ирешүен, дөрес гамәлләр кылуын күрәм икән – аның сыйфатларын үземдә булдырасым килә. Ә инде чит кешедә ниндидер җитешсезлекләр күрсәм (читтән яхшырак күренә бит), андый сыйфатларны үземдә сызып ташларга тырышам».

«Ашарга пешерү минем өчен хобби гына түгел, ул – минем чир! Әле дә хәтерлим: кечкенә чакта, мәктәптән кайтып керәсең – өйдә ашарга пешереп куелган, ә минем үземнең «пычранасым» килә. әти-әни бу гадәтемне бик яратып бетерми иде. Студент чакта бүлмәдәш егетләр исә, киресенчә, бик канәгать булдылар, чөнки ашарга күбесенчә мин пешерә идем. Хатыным Алсу бу сәләтемә бер яктан сөенсә, икенче яктан көенәдер, чөнки Алсу пешергән ризык никадәр тәмле булмасын, «монысы җитмәгән, тегесе артык киткән», дип бәйләнәм (көлә). Өченче көн генә әле ниндидер үзенчәлекле әйбер ашыйсым килде дә, тиз генә тәбикмәк пешердем».

Тәбикмәк

Әзерләү: 1 литр сөткә 1 кашык чүпрә салырга, аннан тоз, шикәр комы, 2-3 кашык он салып болгатырга һәм берәр сәгатькә җылы урынга куярга. Тәбикмәкне пешерер алдыннан 2-3 кашык май салырга. Эчлек өчен мичтә тәгәрәтеп бәрәңге пешерергә. Каймак, сөт, бераз тоз һәм тәмләткечләр кушып табада соус ясарга. Бәрәңгене ваклап турап, соус белән катнаштырып тагын берәр минут утта тотырга да, тәбикмәккә төрергә.

автор: Рания ЮНЫСОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>