Новости 358 0 3 года назад

Артур Поляков: «Без керәшеннәрне танытыр өчен кирәк»

Артур Поляков

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков белән әңгәмә

– «Бәрмәнчек»кә Татарстан Республикасы дәүләт фольклор ансамбле статусы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 11 февралендә кабул иткән карары нигезендә бирелә. Ә карар кабул ителгәнче бу эш өчен янып йөрүче, керәшен ансамблен булдыру хакында беренче сүзне әйтүче энтузиастлар булган. Керәшен карендәшләрнең беренче рәхмәте алар адресына булырга тиештер.

– «Бәрмәнчек» ансамблен ачу Керәшеннәр оешмасы һәм аның рәисе, «Ак Барс Холдинг» компаниясенең генераль директоры Иван Михайлович Егоровның инициативасы. Гомумән алганда, ул сүз туксанынчы елларда ук барган инде. Керәшен оешмасы төзелгәннән соң фольклорчы-этнограф Геннадий Макаров тарафыннан студия оештырылган. Студиянең эшләре бик үк уңышлы бармаган, ул берара таркалган да. Бәхеткә каршы, заманалар һәм мөмкинлекләр үзгәргәч, студия кабат оешкан һәм күргәнебезчә, бүгенге көндә керәшеннәрнең инде профессиональ фольклор ансамбльләре бар.

– Керәшеннәрнең йолалары аерым, җырлары, биюләре үзгә икәнлеген белсәк тә, моңарчы без аларны татарлардан аерып карамадык. Керәшеннәр, мишәрләр, типтәрләр – барыбыз бер татар идек кебек.

– Керәшеннәр алар бик күптәннән булганнар. Иске керәшеннәр турында тарихи китапларда да мәгълүмат күп. Иван Грозный тарафыннан көчләп чукындырылган керәшен татарлары бар. Минем авылымда яшәүче керәшеннәр дә шул икенче төркемгә керә. Телебез татар теле булса да, йолаларыбыз, җыруларыбыз аерыла. Һәр халык үзенең тарихын белергә, телен, диалектын, йолаларын сакларга, үзенә генә хас төсмерен югалтмаска тиеш. Без бит аерылу хакында сөйләмибез. Бары үзебезнең гореф-гадәтләребезне саклыйсыбыз килә.

– «Бәрмәнчек»тә ничә кеше эшли?

– Әлегә без утыз биш кеше, шуларның егерме бише артистлар. Оркестр, биючеләр, вокалистлар, сәнгать җитәкчесе, хормейстер, хореограф, фольклорчы-этнограф – иҗат төркеме тупланган дисәң дә була. Шулай да без һәрчак яңа кадрлар әзерлибез, ансамбльне талантлы егетләр һәм кызлар белән тулыландырып торабыз. Репертуар өчен материалларны фольклорчы-этнограф Геннадий Макаров әзерли. Соңгы программабыз «Тройсын күренеше» дә аның материаллары буенча эшләнгән. Гомумән ул үз эшенең остасы, фанат. Экспедицияләргә йөреп гаҗәеп бай мәгълүмат туплаган. Ансамбльне ким дигәндә 50 ел яшәтергә җитәр әле ул багаж.

– Керәшеннәр төрле төбәкләрдә чәчелеп яши. Аларның гадәт, йолалары, бию, җырлау алымнары аерыладыр. «Бәрмәнчек» концертларын карагач, «бу җыруны дөрес җырламыйсыз», дип килүчеләр юкмы?

– Төрле төбәктә төрле җырлау ысулы бар, сәхнәдә гел халыкчан гына итеп җырлап та булмый. Әйе, кайбер төбәкләрдә үз якларының берәр җырын ишетәләр, биюен күрәләр дә, дөрес түгел, болай җырланмый, биелми ул дип әйткәлиләр. Без инде башка төбәкләргә дә яраклы итеп сәхнәләштерәбез. Сүлпән башкарыла торган кайбер җырлар кызулана, биюләр дә үзгәрми калмый. Сәхнәнең үзенең дә законнары бар бит.

– Керәшеннәрдә борынгы киемнәр, тәңкәләр сакланган. Мамадышта эшләгән елларымда күп кенә керәшенннәр белән аралашып, аларның кайбер җырларын да җырлап йөрдем. Керәшен апаларының тәңкәләрен күреп шакката идек. Ул күкрәкчәләр, ул бала итәге киң итеп тагылган, сандык исе килеп торган күлмәкләр, баш киемнәре. Без татарлардан кадерләбрәк саклыйсыз сез аларны. Чыгыш ясаганда шундый борынгы киемнәрдән булсагыз, чыгышларыгызның кадере бермә бер артыр иде.

– Кая гына барсак та, керәшен киемнәренең оригиналларын табарга, аларның күчермәсен булса да алып кайтырга тырышабыз. Киемнәрне безгә беркем дә биреп җибәрми, әлбәттә, тәңкәләрне дә бирмиләр. Сандыктан алып күрсәтәләр дә, кире салып куялар. Безнең керәшен халкының киемнәрен, кулланышта йөргән әйберләрен, кул эшләрен туплап музей ачу хыялыбыз да бар. Кечкенә авыл ларда музейлар бар, андый музейны Казанда да булдырасы иде.

– Ансамбль өчен костюмнарның эскизларын кем ясый?

– Чаллы шәһәрендә яшәүче Валентина Максимова. Ул керәшен халкының киемнәрен тирәнтен өйрәнүче бердәнбер белгеч. Курчаклар да ясый. Безгә бик ярдәм итә ул. Калфаклар ясап, альяпкычлар тегеп һәм чигеп бирде.

– Гастрольләр күбрәк керәшеннәр күпләп яшәгән якларда оештырыладыр?

– Мамадыш районында бик еш булабыз. Питрау бәйрәмендә чыгыш ясамый калмыйбыз, аерым концертлар белән барганда да бу төбәк безне бик матур каршылый. Татарстанда керәшен авыллары аз түгел. Чакыручылар, ансамбль белән кызыксынучылар күп. Әле менә яңа гына Башкортстанның Бакалы районына чакырдылар, анда да керәшеннәр күп яши. Чиләбедән, нагайбәк керәшеннәреннән яңадан чакыру алдык. Без анда бер булган идек инде. Карендәшләребез концертны ул чакта елый-елый караганнар иде.

– Татар сәхнәсендә керәшен җырчылары да аз түгел. Алар белән уртак концертлар оештыру да кызык булыр иде.

– Безнең андый уйларыбыз бар. Шулай да фольклор юнәлешеннән китмәскә иде. Җырчылар бит алар күбрәк эстрада юнәлешендә эшлиләр.

– «Бәрмәнчек» – дәүләт статусы алып эшләүче бердәнбер профессиональ керәшен ансамблеме?

– Әйе, башка андый ансамбль юк. Безнең йолаларыбызга, тарихын белеп яшәргә теләгән карендәшләребезгә мондый зур игътибарлары өчен җитәкчеләргә зур рәхмәттән башка сүз юк. Дәүләт статусы алып эшләү бик зур нәрсә ул, бүген үзешчән дәрәҗәдә, дәүләт ярдәменнән башка яшәү, эшләү җиңел түгел.

– Сез фестивальләргә дә бик актив йөрисез. Узган ел Босния һәм Герцеговинага «Дукат Фест» фестиваленә барган идегез. Быел җәй уртасында гына Төркиядә, Истанбулда фестивальдә булып кайттыгыз. Илдән чыккач кына түгел, Россиядә дә «Кемнәр соң алар керәшеннәр?» диючеләр бардыр. Фестивальләрдә керәшен фольклорын гына күрсәтәсезме, әллә фестивальләр өчен аерым программа әзерлисезме?

– Үз программабызны күрсәтәбез. Россиядә күп төрле милләт вәкилләре яши, алар барысы да үзенчәлекле һәм игътибарга лаек. Без бит керәшеннәрнең барлыгын белгертер, аларның матур йолаларын оныттырмас һәм дөньяга күрсәтер өчен кирәк. Төркиядә узган фестивальгә килгәндә, анда без Россиядән бердәнбер коллектив идек. Россия дигән сүз чыккач, әлбәттә, русларның «Калинка-малинка»сын көткәннәрдер. Төрекләрдәге фестиваль фольклор форматта түгел, заманча шоу итеп оештырылган иде. Анда без бердәнбер фольклор коллективы идек дисәң дә була. Киемнәребез белән бик кызыксындылар, тәңкәләребезне тотып-тотып карадылар. Анда милли костюмнар күргәзмәсе дә оештырылган иде. Без керәшен милли киемнәре дә, татар киемнәре дә алып бардык. Алар фестиваль музеенда истәлек булып калдылар.

– Сез бер концерт оешмасына да беркетелмәгән, бинасы, залы булмаган ансамбль. Дөрес, җыр һәм бию ансамбле дә залы белән мактана алмый, ләкин аларның кечкенә булса да репетиция заллары бар. Сезнең репетицияләр кайда уза?

– Безнең Иван Михайлович Егоров ярдәме белән табылган бинабыз бар. Репетиция залы бар, ләкин егерме биш артист өчен кечкенә ул. Ансамбльнең материаль базасы да әлегә бик мактанырлык түгел. Унсигез урынлы бер автобусыбыз бар. Аңа егерме биш артистны, костюмнарны ничек сыйдырырга белмибез. Авырлыклар бар, әлбәттә. Аерым бинабыз булса, керәшеннәрнең бөтен тарихын туплап булыр иде анда. Без шул хакта хыялланабыз. Ә «Бәрмәнчек»нең гомере озын булыр дим мин. Җыру әйтүче, идән тактасын сындырырлык итеп тыпырдап биюче керәшеннәр яшәгәндә – яшәр ул.

* 2003 елның 11 апреле – Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев һәм керәшеннәрнең иҗтимагый оешма вәкилләре очрашуы нәтиҗәсендә төзелгән протокол карары нигезендә «Бәрмәнчек» ансамбле оешкан көн. Шул ук елның көзендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Милли сәнгать институтына ансамбльгә иҗади кадрлар әзерләү өчен укырга керәшен студентлары кабул ителә һәм иҗади төркем туплана. Ансамбльнең җитәкчесе итеп музыка белгече Геннадий Макаров билгеләнә.

* Бәрмәнчек – яз көне иң беренче булып бөреләрен чыгарган тал һәм язгы яңарыш символы

автор:Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА; источник: http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>