Новости 384 0 3 года назад

Авызыңны ачып йөрсән

unnamed

Безнең тормышта кызыклы хәлләр еш була. Кайсын әллә ничә еллар үткәч тә мәзәк итеп сөйлисең, көлә-көлә күздән яшьләр килә. Биш-алты яшьлек вакытта әбинең кызыклы хәл сөйләп туганнарны көлдергәне истә калган.

Авылыннан берничә дистә ераклытка урнашкан районга җир җиләге сатарга дип чыгып китә. Барып җитеп тәмле витаминнарны сатып бетергәнче кич җитә, әбием шул районда кунып калырга уйлый. Ни хикмәт, районда яшәгән туганнары өйдә булмый, күршеләренә кереп төн чыгарга була. Күрше йортның хуҗабикәсе марҗа булып чыга. Һәлне аңлатып биргәч, якын туганыдай әбиемне кабул итә, шундук чәй әзерли башлый. Өстәл сыгылырлык итеп  сый-нигъмәтләр тезә, зур гына ит кисәге дә куя. Тамак хайран ачкан булганлыктан күз шундук иткә төшә, аш казаны тамак ялгап алыр вакыт җиткәнен сиздерә. Мөселманнарга дуңгыз ите ашарга ярамый, шуңа да әбием нинди ит икәнен белмичә аңа үрелми. Ничек үзара аңлашырга инде дип, пошманга төшә башлаган әбинең иткә аптырап карап торганын хуҗабикә сизгәнме, “кош ите, кош ите” дия башлаган! Шуны гына көткән әби “эх” дигәнче итне сыпыртып та куйган. Соңыннан гына аңлашыла, марҗаның “кош ите, кош ите” дию “кушайте, кушайте” дию була икән.

Әби сөйләп бетерүгә үк туганнар шыркылдап көлеп җибәрә. Мин сабый аңлап бетермәгәнмен күрәсең, кем ит ашый диеп соравыма, әби: “мин!” — диеп җавап кайтара да янә барысы көлә башлый.

Үсә төшкәч әби белән булган кызыклы вакыйганы дусларыма, сыйныфташларга һәм укытучыларга туры килгән саен сөйләп йөрдем. Туганнар белән янә бергә җыелгач, сүз аша сүз китеп кенә әби сөйләгән хәл күптәнге мәзәк булуы ачыкланды. Мине сабыйны котыртып кына “мин кош ите ашадым” дип әйткән икән ул!

Автор: admin

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>