Новости 389 0 2 года назад

Азат Фазлыев: Мине «Яшьлек бит ул бер генә» җыры танытты

Азат Фазлыев

Азат Фазлыев тормышта бик гади, тырыш, гаилә җанлы, ярдәмчел кеше. Күпләр аны шушы сыйфатлары өчен хөрмәт итә, ә җырларын яшьләр дә, өлкәннәр дә яратып тыңлый. Азатның «Яшьлек бит ул бер генә» җыры яшен тизлегедәй зур популярлык казанды һәм аны тамашачыга тагын да якынайтты.

Татар эстрадасының популяр җырчысы, «Татар моңы» конкурсы лауреаты, Р.Ваһапов исемендәге фестиваль, «Йолдызлык», «Ватан», «Сандугач керде күңелгә» конкурслары лауреаты Азат Фазлыев белән без аның 6 ноябрьдә Казанда узачак концерты уңаеннан әңгәмә кордык.

- Азат, быелгы концертның «фишкасы» нидә? Нинди сюрпризлар әзерләдең?

- Быелгы концерт башка концертларымнан бик нык аерылып торачак. Концертның исеме — «Яшьлек бит ул бер генә», ә девизы — «Яшәрәсегез килмәсә, килмәгез…». Девиздан ук күренеп тора: концерт юморга бай булачак. «Фишкасын» әйтсәк кызыгы калмас, анысы сер булып калсын. Сюрпризлар бик күп булачак. Шуларның берсен генә әйтәм: бик үзенчәлекле бию төркемен чакырабыз… Концертта тормыш иптәшем Алсу Фазлыева катнаша. Махсус кунак та булачак, аның да исеме әлегә сер булсын. Концерт бик кызык булырга охшап тора, үземнең дә сәхнәдән халык белән аралашып җырлыйсым килә. Безнең концертка килгән һәр кеше 20 елга яшәреп кайтып китәчәк! Сценарий авторы — Замирә Гәрәева.

- «Сольный» концертка әзерлекне ничә ай алдан башлыйсың? Аны оештыруда матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр юкмы?

- «Сольный» концерт турында берәр ел алдан уйлана башлыйм. Башка кешедә булмаган яңа номерлар, кызыклы тамаша әзерлисе килә. Халык концерт карап кына түгел, рәхәтләнеп ял итеп тә китсен иде дим. Безгә «әйдә, булышыйк әле» дип ярдәм кулы сузучы спонсорлар юк, барысын да үз көчебез белән башкарабыз. Алла боерса, яңа программа белән Татарстанның барлык шәһәр-районнарын йөреп чыгарга уйлыйбыз.

- Тормыш иптәшең, җырчы Алсу Фазлыева нинди генә эшкә алынса да, бик оста башкарып чыга. Аның төрле идеяләр белән янып йөрүен ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм. Ә концерт оештыруда Алсуның роле нинди?

- Монда иң зур ярдәм — Алсуныкы. Ул үзенең киңәшләре белән булыша, концертка материал эзли, кызыклы, оригиналь номерлар карый. Кыскасы, бөтен концерт югары дәрәҗәдә узсын өчен зур көч куя, тырышлык күрсәтә.

- «Яшьлек бит ул бер генә» җыры сиңа зур уңыш китерде. Кая гына барсаң да, бу җырыңны кат-кат сорап җырлаталар. Үзеңә бу җырны башкару ошыймы?

- Бу җырым яратып башкарган җырларымның берсе. Аны Альфред абый Якшембетов иҗат итте. Альфред абыйның җырларын башкарырга күптәннән хыялландым. Иң элек телефон номерын табып үзенә шалтыраттым. Аннан соң өйләренә бардым. Бик гади кеше икән ул. Чәйләп алгач, кулына баянын алды да, «менә бу җырны тыңлап кара әле» диде һәм «Яшьлек бит ул бер генә» дип җырлап җибәрде. Шунда ук җырның минеке икәнен аңлап алдым. «Альфред абый, бу җыр минеке», — дидем. Шул ук көнне җырны аранжировкага бирдем. Халык аны бик җылы кабул итте, радиодан еш сорый башладылар. Шуннан соң җырга клип төшерергә уйладык. Аны бер авылда төшердек. Көндез төшерелә башласа да, безгә кичке йорт ясарга кирәк иде. Тәрәзәләрне каплап караңгылаттык. Клипны бер көн эчендә төшереп бетердек. Бу җыр мине танытты дисәм дә, ялгышмам. Аның аша мин халыкка тагын да якынайдым. Сабантуй чорларында зур абзыйлар килеп, «шушы җырың өчен» дип хәтта яңа клипка җитәрлек акча да биреп китте.

- Хәзерге вакытта яңа клип төшерү белән дә мәшгульсез. Ул нинди җырга төшерелә, сюжеты нинди?

- Әйе, ике клип төшерә башладык. Берсе минем башкаруда «Кунакларга йөрешик» (Фәрит Бариев муз., Гөлфия Шакирова сүз.) дип атала. Бу клип шулай ук бик кызыклы булыр. Монда танылган йөзләрне, кызыклы гаилә хәлләрен күреп булачак. Ә икенчесе Алсу белән минем башкаруда «Күгәрченем-гөлкәем» (Владимир Федоров муз., Гөлфия Шакирова суз.) исемле җырга булачак. Әлеге җырларны халык интернетта да, радиода да бик еш сорый.

- Сез Алсу белән даими рәвештә туй, юбилей, никах мәҗлесләре дә алып барасыз бит әле. Гаиләгә игътибар каламы? Улларыгыз ничек? Төпчеге нинди һөнәрләре белән сөендерә?

- Атна саен мәҗлесләр, төрле чаралар алып барабыз. Бу эшне бик яратып башкарабыз. Гаиләгә килгәндә, өйдә бик сирәк булам… Ипиебез шул булгач нишлисең?! Моңа хәзер балалар да, Алсу да күнекте инде. Шул ук вакытта бу эшемне, тормышымны башкасына алыштыра алмас идем. Мин хәзер артист тормышы белән агуландым инде. Олы улыбыз Аяз балалар бакчасына йөри, безне бик сагына. Кечкенәсе үз эшендә: кайдан, нәрсә алырга, ватырга дип йөри. Аны мин яратып, самолетларны атаган кебек, «ФИ-2013″ дип йөртәм. Ул безнең бик кызу холыклы.

- Белүемчә, күптән түгел социаль ипотекага өч бүлмәле фатир алдыгыз. Кайчан күченергә уйлыйсыз?

- Берничә ел элек социаль ипотекага бер бүлмәле фатир алган идек. Хәзер шунда яшәп ятабыз. Тик гаилә зурайгач киңәергэ кирәк дип, өч бүлмәле фатир алдык. Әлегә анда ремонт бара. Алла боерса, киләсе язларга күчербез дип уйлыйм.

- Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Азат! Зур уңышлар, гаилә бәхете телим!

- Рәхмәт!

автор:Эльвира ШАКИРОВА; источник:http://intertat.ru/tt/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>