Новости 293 0 3 года назад

Азат Зарипов:«Мин — консерватор»

Азат Зарипов

Мəктəп, университетларны ничə ел элек тəмамласак та, кызгылт-сары яфраклы көз айлары уку елларын кабат хəтердə яңарта.

«Сəхнə» журналы да, шул хатирəлəргə бирелеп, белем аенда чып-чын укытучы киңəшлəрен тəкъдим итəргə булды. Чып-чын укытучы дигəнем – күп еллар Казан дəүлəт мəдəният һəм сəнгать институтында театр педагогикасы һəм режиссура курсларын укыткан актёр һəм режиссёр Азат Зарипов. Ни өчен мин аны чып-чын дип атадыммы? Чөнки əңгəмə вакытында да укутучы гадəтлəрен онытып тормады ул: минем бер сорауга үзенең биш соравын кайтарып, белемемне тикшереп торды. Имтиханны яхшы тоттым шикелле анысы, бəлки «автомат» куяр?.. Ярый, киңəшлəргə күчик, алар бигрəк тə сəнгати белем алырга телəүче яшьлəр өчен кулай булыр.

«1991 елны Казан мəдəният һəм сəнгать институтын уңышлы гына тəмамладым да… армиягə киттем. Аннан кайткач, ВГИКка керү телəге белəн Мəскəүгə юл тоттым. Ахыр чиктə ВГИК урынына мин Щукин исемендəге училищега кердем. Аны тəмамлап Казанга кайтуга, үзебезнең институтта укытырга тəкъдим иттелəр. 1999 елдан бирле укытучылык итəм инде мин. Беренче елларда «Щука» методик кулланмалары бик булышты. Казан институтында Мəскəү программасы белəн укыттым дисəк тə була».

«Укыту мəсьəлəсендə мин – консерватор. Башка педагоглардан аермалы буларак «экспериментлар» ясарга яратмыйм. Беренче семестрда студентлар хайваннар булып уйнап күрсəтə, икенчесендə – сурəтлəр булып һ.б. Мондый очракта студентның иҗади үсешен күзəтеп була. Югыйсə, беренче көннəрдəн мəтəлчек аттыра башласаң, уку азагына студент «сүнəргə» мөмкин. Һəр нəрсə үз вакытында эшлəнергə тиеш. Кияүгə чыкканнан соң, «Ничек кияүгə чыгарга?» дигəн китап инде кызык булмаган төсле, спектакль куеп караган кешегə дə осталык өйрəтү дөрес түгел».

«Беренче курска кергəндə үзеңə шундый сорау бирергə кирəк: «Бүген диплом кулымда булса, эшкə кая барыр идем?» Үз студентларыма мин хəтта шундый «хат» та яздыртам. Ул язмалар миндə биш ел саклана, аннан бергəлəп укыйбыз. Фикерне кузгатып җибəрер өчен кирəк бу. Ə кем өчендер беренче курста язган сүзлəре максатка əверелə. Гомумəн, хыял-телəклəрне язып кую бик булыша, чөнки бу телəклəр кешенең аңына сеңə һəм ул үзе дə сизмəстəн шушы максатларына таба юнəлə».

«Спектакль кую – җөмлəгə тыныш билгелəре куеп чыгу белəн бер. Өтер – шул ук интерпретация. Бер шигырьне алып, аны, мəсəлəн, комедия һəм трагедия рухында укып карарга киңəш итəм. Мондый алым актёрлык осталыгын да чарлый, фантазияне дə эшкə җигə».

«Скрипкада уйнарга өйрəнəсең килсə – скрипкада уйна! Теория белəн генə ерак китеп булмый».

«Театрда беренче урында – драматургия. Классиканы яхшы белүдəн тыш, яңа пьесалар белəн дə һəрдаим танышып торыгыз».

«Режиссёр булу телəге белəн янган яшьлəргə «немое кино» карарга киңəш итəм. Бигрəк тə мизансценалар төзүдə бик зур ярдəме булачак. Бер генə мисал китерəм: гадəти фильмда, кирəк икəн, актёр чаршау артына керə дə кача, ə телсез фильмда актёрның башмагы чаршау астыннан күренеп калырга тиеш. Режиссура өчен мөһим булган шушындый вак кына детальлəрне куллана белергə бары тик телсез кино сəнгате өйрəтə ала».

«Нəтиҗə яхшы булсын өчен һəркем үз эшен башкарырга тиеш. Биюче – биергə, җырчы – җырларга, актёр – уйнарга, режиссёр – спектакль куярга. Бездə никтер барысы буталып беткəн…»

БЛИЦ-КИҢƏШЛƏР

Укырга: К.Станиславскийның «Работа актёра над собой», «Этика», Б.Захаваның «Мастерство актёра и режиссёра», Ю.Альшицның «Тренинг forever» китапларын.

Карарга: А.Сокуров, Ч.Чаплин фильмнарын.

Тыңларга: Итальян операсын, медитация ясау өчен язылган көйлəрне.

автор:Рания ЮНЫСОВА; источник:  http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>