Новости 289 0 3 года назад

БӘХЕТЛЕ БУЛУ ҮЗЕҢНӘН ГЕНӘ ТОРА

Венера Шәмиева

Габделфәт Сафин белән бергәләп “Хыянәт” җырын башкарган яшь кенә кызны күпләр хәтерлидер әле. Мәктәп укучысы чагыннан ук тамашачы мәхәббәтен яулап, халык күңеленә кереп калды ул Венера Шәмиева.

Берникадәр вакыт югалып торганнан соң, җырчы кызыбыз янәдән сәхнәдә. Ул кабат үз тамашачысын моңлы җырлары белән сөендерә. Бүген аның иҗатында башка төсмерләр, шәхси тормышында да үзгәрешләр күп.

– Венера, әйт әле, иҗат юлына кереп китәргә нәрсә этәргеч булды?

– Сүземне ерактан башлыйм. Мин үзем Балык Бистәсе авылыннан. 1992 елда безнең авылда яңа белем йорты төзелде. Тору урыныбыз яңасы янында ук. Укырга әлеге мәктәпкә күчәргә туры килде. Ачылу тантанасында чыгыш ясарга куштылар. Шунда Татарстанның элеккеге мәдәният министры җырлавымны бик ошатып калган. Шулай итеп телевидениедә минем җырларымнан торган 20 минутлык тапшыру әзерләделәр. Ул үзебезнең өйдә, бакчада төшерелгән материаллар белән үрелеп барды. Шушы тапшырудан күреп алып Габделфәт абый бергә җырларга тәкъдим ясады. Ләкин, бик яшь булуым сәбәпле, әти-әниләрем нык каршы торды. Ике-өч тапкыр килеп сорагач, кына риза булдылар. Анысы да хатыны Рузилә апа күрше авылдан булганлыктан гына. Шулай итеп минем җырчы карьерам башланып китте дисәң дә була. Аннан 1996 елда “Сандугач керде күңелгә” фестивалендә лауреат исемен яуладым. Җиңүчеләрне бернинди имтиханнарсыз мәдәният һәм сәнгать университетына кабул иттеләр. Ә мин, яшем җитмәү сәбәпле, музыка училищесына гына кердем. Уку йортын кызыл дипломга бетергәч, укытучым Венера Ганиева университетка чакырды.

– Ул чорда Габделфәт белән синең турында төрле сүзләр йөрде, арагызда мәхәббәт булмадымы?

– (Көлә) Юк инде, син нәрсә. Миңа бит әле ул вакытта 14 кенә яшь иде. Димәк, без кешене ышандыра алганбыз. Ә бу инде иҗат кешесе өчен бик зур уңыш. Габделфәт абыйның гаиләсе мине үзләренең кечкенә кызлары кебек кабул итте. Концертлар башлангач, мин алар өендә яшәргә килә идем. Әти-әниләр һәрвакыт күчтәнәчләр җибәреп торды. Габделфәт Сафин белән эшләү минем өчен тормыш мәктәбе булды. Зур-зур шәһәрләрдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирде. Күп нәрсәдә аннан үрнәк алдым.

– Берникадәр вакыт югалып тордың да, яңадан җиң сызганып эшкә тотындың. Бу чорда ниләр белән шөгыльләндең?

– Училищеда укыганда опера тавышына нигез салдылар. Университетка кергәч, мин авыр-авыр арияләр башкардым. Нәкъ менә шушы чорда инде гомер буе Габделфәт абый белән җырлап йөреп булмас, дигән фикер туа башлаган иде. Кош та бит баласын очыра. Вакыты җиткән күрәсең. Аннан соң, укытучым Венера апа Ганиева да бик тырышып укырга, гастрольләрдә йөреп дәрес калдырмаска кирәклеген искәртеп куйды. Шуңа да бары тик укуымны тәмамлагач кына яңадан җиң сызганып эшкә тотындым.

– Син инде кияүдәге кеше. Ирең дә иҗат белән шөгыльләнәме? Сине аңлыймы? Гомумән, ирдән уңдым дип әйтә аласыңмы?

– Рөстәм КАИ бетергән, үз эше бар. Музыкага катнашы булмаса да, иҗади кеше дип әйтер идем. Бу өлкә белән кызыксына, ярата. Артист булуымнан бер дә көнләшми. Чөнки ирем үз-үзенә ышанган, көчле, уңышка ирешкән кеше. Әгәр җырлавым гаиләгә комачауламаса, ул мине хуплый, материаль яктан да, мораль яктан да ярдәм итә. Тормышымда Рөстәмне очраткан өчен Ходайга рәхмәт укыйм.

– “Бала-чагалы кеше, җимешле агач кебек”, – дигән халык. Сезнең дә мәхәббәт җимешегез үсеп килә. Нинди һөнәрләр белә, ул да җырлыймы?

– Кызыбыз Зөләйха – безгә Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән зур бүләк. Шуңа да балага бик җитди карыйбыз. Һәр минутның, һәр мизгелнең рәхәтен татырга омтылабыз. Кызыбызга инде 4 яшь тула. Машинада йөргәндә җырларга ярата. Татарча да, русча да җырлый. Минем бөтен җырларымның сүзләрен яттан белә. Тик шулай да иң кызыксынганы – китап. Укытучы роленә кереп уенчыкларын да, иптәшләрен дә тәрбияләргә, өйрәтергә ярата.

Безне үскәндә катгый тәрбияләделәр. Кунаклар килгәч, өстәл янына да утырырга ярамый иде. Шуңа да бераз оялчанрак булып үстек. Ә кызыбызны бераз шуграк итеп тәрбиялибез. Актив һәм үз-үзенә ышанган бала булып үсүен телибез. Чөнки заман башка таләпләр куя.

– Балаң булуга карамастан, буй-сыннарың да бик матур, үзең дә бик яшь күренәсең. Моның сере нидә?

– Хатын-кыз өчен гаиләдәге мөнәсәбәтләр бик мөһим. Матур булыр һәм дә уңышка ирешер өчен өеңдәге рәхәт мохитне бусаганың икенче ягына алып чыгып китәргә кирәк. Бәхетле кеше нур чәчеп тора һәм аны өлешчә башкаларга да күчерә. Миңа, мәсәлән, өемдә рәхәт, шуңа эштә дә 100% эшли алам, үз-үземне карарга, матурланырга да өлгерәм.

– Венера, синеңчә, тигез тормыш, бәхетле гаилә кору өчен нишләргә кирәк?

– Бәхетле яшәү өчен бервакытта да кемнеңдер беренче адым ясавын көтеп торырга кирәк түгел. Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар булмый тормый. Кем ялгышлык эшләгәне мөһим түгел. Бәхетле булу сиңа кирәк икән, димәк, син актив булырга тиеш. Кешегә нәрсә бирсәң, шуны аласың. Кирәк чакта юл бир, сабыр булып кала бел. Бәхетле булу бары тик үзеңнән генә тора. Мәхәббәтеңне бүләк ит, тәмле аш, ямьле өең белән иреңә мөнәсәбәтеңне белдер. Һәр көнне бәйрәм итәргә тырыш. Бары тик шул вакытта гына көннәрең ямьле, гаиләң тотрыклы булыр.

– Аллаһы Тәгаләгә ышанасыңмы? Дин сезнең гаиләдә нинди урында тора?

– Беренчеләрнең дә беренчесе булып тора дисәм дә, ялгышмам мөгаен. Чөнки иптәшем биш вакыт намаз укый, уразалар тотабыз. Балабызга да шундый ук тәрбия бирергә тырышабыз. Иптәшемнең дуслары да – дини кешеләр. Һәрберсенең дөньяга үз карашы бар, аякларында нык басып торалар. Өлкәнрәк буыннар дингә картайгач кына килсә, бүгенге яшьләр үз ихтыяр көче белән дингә табынып яши. Елдан-ел Аллаһыга ышанып яшәүчеләрнең күбәюенә сөенәм, аларга карап хозурланам.

– Ирем дини кеше дисең, ә ул сиңа яулык бәйләргә, өйдә генә утырырга кушмыймы?

– Барыбыз да Аллаһы Тәгалә хозуры астында йөрибез. Минемчә, кеше беренче чиратта тышкы кыяфәте белән түгел, ә эчке дөньясы белән мөселман санала. Әлегә калебым камилләшеп бетү кирәк. Шуңа да вакыты җиткәч яулык та бәйләрмен дип уйлыйм. Ә гаиләдә без бер-беребезнең фикеренә колак салабыз. Ислам динендә мәҗбүриләү юк. Барысын да уйлап, үзең карар кыласың. Яулыкны бер кигәч, кире салып атып булмый. Начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

– Бер интервьюда аерым фатир аласыз дип укыган идем. Яңа өйгә күчтегезме әле?

– Әйе. “Кояшлы шәһәрдә” яңа фатирга күчтек. Өебез иркен, киң, үзебезгә бик ошый, рәхәтләнеп яшәп ятабыз.

– Бүгенге көндә күпчелек гүзәл затлар руль артында. Бигрәк тә иҗат белән шөгыльләнүчеләр моннан читтә калмый. Син дә машина йөртәсеңме?

– Әлегә машинам юк үзе. Шулай да кирәк чакта иремнекен алып торырга туры килә. Атнасына бер-ике тапкыр руль артына утырам. Бүгенге көндә бик кирәк нәрсә. Шуңа да машина бүләк итүләрен көтәм. (Көлә)

– Җырлап кына акча эшләп буламы.

– Минем өстә акча эшләү дигән максат юк. Алдымда бары тик тамашачымның мәхәббәтен яулау бурычы тора. Шулай ук укытучыларым, студентларым алдында үземне исбатлыйсым бар. Ә гаиләне ирем туендыра, безнең өчен уңай шартлар тудыра. Артыгын кыланмыйбыз, акчаны бәрәкәтле итеп тотарга тырышабыз.

– Син бүгенге көндә танылган җырчы да, өстәвенә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында студентлар да укытасың. Ничек бик яшьтән шул дәрәҗәгә ирешә алдың?

– Тәкъдиргә ышанам, язмышка шулай язылган, күрәсең. Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады дип әйтә алам. Иң зур адымнарымны ясауга, уңышка ирешүемә дә нәкъ менә алар сәбәпче. Үзенең киңәшләре белән ярдәм итеп торган Венера апа Ганиева, олы сәхнәгә алып чыккан Габделфәт Сафинга, “Барс-Медиа” группалар компаниясенә рәхмәтем зур. Иҗат юлымда бар нәрсәмне корбан итеп тырыштым дип әйтә алмыйм. Бөтен көчен эшенә багышлаган артистларны күреп сокланам. Әмма бар кеше дә бер төсле түгелдер мөгаен. Баламны, иремне калдырып айлар буе читтә йөри алмыйм. Минем өчен, мәсәлән, гаилә кыйммәтләре беренче урында тора.

– Беренче танылган җырың Габделфәт Сафин белән бергә җырлаган “Хыянәт” булса да, хәзергеләре гаилә, мәхәббәт, балалар турында. Син мондый җырларны махсус сайлап башкарасыңмы, әллә бу очраклы рәвештә туры килү генәме?

– Замана узган саен, яшәү рәвеше, тормыш та үзгәрә. “Хыянәт” җырының тематикасы ул чагында көн кадагында торучы мәсьәләләрнең берсе иде. Яңа татарлар, эшкуарлар барлыкка килү, рәхәт җиңел тормышка тартылу, гаиләң турында уйламыйча ялгыш адымнар ясау киң таралган чор. Ул вакыттан бирле 13 ел узган. Тормыш барыбер яхшы якка үзгәрде, тотрыклы кыйммәтләр, гаиләдәге гореф-гадәтләр кире кайта башлады. “Гаилә”, “Хәйрия” елларын игълан итүләр, дәүләтнең пропагандасы да тәэсир итми калмагандыр. Илдә үзгәрешләр бара. Шушы болгавыр заманнарда кешеләрнең күңелен нечкәртердәй, мәгънәле җырлар башкарасым килә. Бу нисбәттән, Гөлсәрвәргә рәхмәтем зур. Мин аңа үзем җырларга теләгән темаларны бирәм, ә ул сүзләрен яза.

– Бүгенге көндә син “Барс-Медиа” белән эшлисең. Әлеге компания бер-бер артлы яңа җырчыларны сәхнәгә мендерә. Алар арасында югалудан курыкмыйсыңмы?

– “Барс-Медиа” бүгенге көндә үз өлкәсендәге иң зур компанияләрнең берсе. Яңадан-яңа җырчыларның тууына уңай карыйм. Беренче сентябрьдә Мәдәният һәм сәнгать университетына президентыбыз Минтимер Шәймиев килгән иде. “Җырласыннар, бик әйбәт, татарча җырлыйлар бит, телебезне онытмыйлар”. – диде. Әлбәттә, җырласыннар, иҗатта үз көчләрен сынап карасыннар. Югалып калудан курыкмыйм. Һәрберсе үзен яраткан тамашачысын таба. Ә гади халык кабул итмәгәне, тора-бара барыбер төшеп калачак аның.

– Узган ел “Татар җыры” кысаларында узган “Җанлы концерт”та катнаштың. Синең өчен оркестрга кушылып җырлау авыр булмагандыр. Тик бу заманча эстрада өчен чит әйбер түгелме?

– Киресенчә, алга киткән илләрдә фонограммага җырлауны бөтенләй өнәмиләр. Хәзер без дә үз асылыбызга кайта башладык. Шуңа да мондый концертларны үткәрү бик кирәк дип саныйм. “Татар җырын”ың быелгы фестивалендә дә артистларыбыз уен коралларына кушылып җырлаячак. Болай итеп эстрадабыз бер башка югары күтәрелә. Һәрвакытта да шул кулыбызны җуймасак иде.

– Киләчәккә планнарың нинди? Үз концертыңны оештырырга җыенмыйсыңмы?

– Сольный концертымны булдырырга әле иртәрәк дип саныйм. Октябрь аенда “Барс-Медиа” компаниясендә “Яшәү шатлыклары” дип аталган тәүге альбомым дөнья күрәчәк. Җәен биш яңа җыр яздырдым. Анда “Бәхет булсын”, “Саклана күр”, “Әнкәйләр көчле кала” һәм башка шундый тормышчан җырлар урын алачак. Тиздән “Яшәү шатлыклары” исемле җырыма төшерелгән клипны күрә алырсыз. Әлеге җыр гаиләбезгә багышлап язылган. Ул чын мәгънәсендә гадәти һәм шул ук вакытта гореф-гадәтләрне саклап калган, итагатьле татар гаиләсен чагылдырган клип булачак. Әлегә шул мәшәкатьләр белән йөрим.

Әллә нинди зур үрләргә омтылмыйм. Минем өчен иң мөһиме – гади тамашачының, үз тамашачымның мәхәббәтен яулау. Гадилек һәм ихласлылыкны яратам. Эстрада да тотрыклы урын алып торасым, яңадан-яңа, уйландыра торган темаларга иҗат итәсем килә.

P.S. Мөлаем тавышлы гүзәл һәм нәфис Венера Шәмиеваның тәүге альбомы дөнья күрде. Тормышның бәхетен, шатлыгын, сагышын, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен һәм мәхәббәтен, гади кешеләр томышын чагылдырган җырлардан торган бу җыентык күпләрнең күңеленә үтеп керер. “Бәхет булсын”, “Яшәү шатлыклары”, “Ашыкмыйча ашык”, “Саклан күр”, “Гади кешеләр”, “Ир һәм хатын”, “Мәхәббәт җыры”, “Киңәшләшеп яшәү дөрес” һәм башка җырлар сезнең игътибарга.

автор:Фәния ЛОТФУЛЛИНА;http://www.bars-media.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>