Новости 536 0 3 года назад

«Бәрмәнчек» юлы

Бәрмәнчек

Татарстан Республикасының «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле Казанның, Татарстан Республикасының мәдәни тормышына ургып килеп керде һәм тамашачылар тарафыннан танылып та өлгерде.

Аны яраталар, аның үз фанатлары, тамашачылары бар. Ансамбль биш еллык юбилеен да гөрләтеп уздырды. «Бәрмәнчек» төрле халыкара, бөтенроссия фольклор фестивальләре, конкурслары җиңүчесе һәм дипломанты да булып танылды. Димәк, ансамбльнең үз тарихы бар.

Ансамбльнең эшчәнлеге Идел-Кама, Көньяк Урал буйларында яшәүче керәшеннәр һәм ногайбәк этник төркемнәренең этник сәнгатен тергезүгә һәм үстерүгә юнәлтелә һәм аны хәзерге заман гуманитар, мәдәни-информацион киңлеккә кертү, керәшен мәдәниятен актуальләштерү белән бәйле.

Яңа туган «Бәрмәнчек» эзләнүләр, табышлар аша фольклор ансамбле өчен репертуар әзерли башлый. «Бәрмәнчек» ансамбле тәүге чыгышларыннан башлап борынгы мәдәни мирасыбызның күркәм үрнәкләреннән Кама алды, Кама аръягы, Бакалы төбәге, Ногайбәк төбәкләренә хас йола-җырларын, төрле уен коралларында уйнау сәнгатен киңкүләм тамашачыларга җиткерә башлый. Ул музыкаль эшләнмәләр әле хәзер дә ансамбль репертуарының нигез өлешен тәшкил итә.

Музыка белән бәйле татар фольклор сәнгатен укытуда традицияләр салынмаган чор иде ул. Шуңа шактый күп каршылыклар белән очрашырга туры килде. Мәсәлән, татар халык музыкасы диалектларын укыту алымнары билгеләнмәгән, этник вокал башкару ысулларын укыту мөмкин булмас сыман иде. Этник вокалны кабул итмиләр һәм күнегелгән стереотипларга туры килмәгәнгә күрә студентлар укытучыларының академик вокал күрсәтмәләреннән чыга алмыйлар иде. Шундый катлаулы шартларда «Бәрмәнчек» ансамбле үзенең индивидуаль иҗади йөзен булдыра башлады. Аның репертуарына Г.Макаров тарафтан сәхнә өчен эшкәртелгән моңарчы тамашачыларга билгеле булмаган халык көйләре тупланды. Бу елларны ансамбль эшендә Милли сәнгать институты студентларыннан иң беренчеләрдән булып Оксана Дмитриева, Снежана Абрамова, Лиана Миронова, Сергей Гладков, Алексей Савельев, Римма Никитина, Педагогия унивеситетының музыка факультетыннан Людмила Степанова (Янеева), шулай ук Казан дәүләт консерваториясеннән Вера Васильева, Светлана Матвеева бик теләп һәм яратып катнаштылар. Ансамбль университетта үткәрелгән төрле чараларда, Казан шәһәренең милли-мәдәни җәмгыятьләре оештырган бәйрәмнәрдә даими рәвештә катнашып торды. Мәсәлән, ансамбльнең бик күркәм концертлары Халыклар дуслыгы йортында, Салих Сәйдәшев музеенда, Актёрлар йортында булды. Удмуртия башкаласы Ижау каласына Халыкара традицион музыка кораллары бәйрәме «Инву утчан гур» – «Күктән төшкән чык моңы» дип аталган фестивальдә дә катнашып кайттылар. Финляндия, Эстония, Мари Иле Республикаларыннан килгән коллективлар арасында «Бәрмәнчек» ансамбле Татарстан фольклор сәнгатен лаеклы итеп күрсәтә алды. Аның чыгышларын зал гөрләп алкышлады. Ансамбльдә катнашучылар башкаруында гөслә, думбыра, ногай, курай, сызгычлы кылкубыз кебек борынгы милли уен кораллары озатылышы белән башкарылган җырлар үзләренең кабатланмас аһәңнәре белән тамашачыларның күңелләрен яулады.

Ансамбль этник көй-җырлар гына түгел, керәшеннәрнең дини сәнгатьләренә хас җырлар да өйрәнеп башкарды, керәшеннәрнең дини җырулары кичәләре оештырды. Туым көне (Раштуа), Олы көн (Пасха) бәйрәмнәренә багышланган славутлар, мактау җыруларын башкару традициясе яңартылды.

2008 елда республика җәмәгатьчелеге керәшен фольклорын башкара торган профессиональ коллектив оештыру карарына бик шатланды һәм бу вакыйганы керәшеннәрнең сәхнә сәнгатен үстерү хокукын яңа-дан тергезү дип кабул итте. Яңа төзелгән коллективтан 1917 елдан соң бер дистә ел эшләп килгән керәшеннәрнең профессиональ күчмә театрында куелган әдәби-музыкаль традицияләрнең өзелгән җепләрен ялгау әмәлләрен көттеләр. Керәшен күчмә театры турында тарихи-архив материаллары бик аз сакланган, әмма халык хәтерендә ул һаман да яши. Ул елларны театр үз тамашачысын халык иҗатына нигезләнгән концерт, спектакльләр белән сөендереп торган.

Керәшен күчмә театры бетерелгәннән соң керәшен көйләре сәхнәдә Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, филармониядәге иҗади төркем артистлары тарафыннан җырланды. Әмма керәшен көйләре стиленең үзенчәлекләрен саклау шактый йомшара төште, татарча җырлау стиле өстенлек алган шартларда керәшен көйләре дә аларга яраклашып, адаптацияләнеп башкарыла башлады.

«Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле беренче адымнарыннан ук этник фольклор әсәрләрен беренчел халык стилендә башкару осталыгына ирешүне максат итеп куйды. Мондый юнәлеш авыр һәм катлаулы эзләнүләргә китерде, инструментларда уйнау, җырлау һәм биергә өйрәнүнең өр-яңа методикасын булдыру мәсьәләсен куйды. Башлыча сәнгать осталары ансамбльнең иҗади киләчәген үз күзлегеннән карап билгеләргә тырышты. Башка җыр һәм бию ансамбльләрендәге кебек Европа академик сәнгате методикасын куллану тәкъдимнәре булды. Керәшен көйләрен заманча эшкәртеп «баету» һәм эстрада аранжировкалары аша хәзерге заман яшьләренә якын яңгыраш бирү дигән тәкъдимнәр дә булды. Ансамбль җитәкчеләренең чын этник сәнгать әсәрләрен башкару теләге көчле булса да, башка «профессиональ» ысул юллары тәкъдим итүчеләр булса да, хыяллар күптөрле булса да, чынбарлыктагы гамәл ул бөтенләй башка нәрсә икәне аңлашылды, чөнки нәтиҗәдә этник көйләрне башкаручы иҗади кадрларларның профессиональ әзерлеге хәлиткеч роль уйнаганы ачыкланды.

2008 елның 8 сентябрендә «Бәрмәнчек» ансамбленә артистлар сайлау кастингына академик музыкаль белем системасында тәрбияләнгән яшь кешеләр килде. Әлбәттә, аларның араларында этник фольклор әсәрләрен башкару үзенчәлекләрен белүчеләр бик аз иде. Җыр, уен кораллары, бию төркемнәренең җитәкчеләрен сайлау да шактый катлаулы булып чыкты. Җитәкче буласы кешеләрнең фольклор коллективлары белән эшләү тәҗрибәсе, этник музыка буенча белем дәрәҗәсе компетентлы булулары искә алынды.

Ансамбльнең вокал буенча җитәкчесе булып Казан консерваториясенең этномузыкология кафедрасын тәмамлаган Анна Васильева башлап җибәргән иде, аннан соң бу эшне Эльза Шәмсетдинова дәвам итте, бүген төркемне Лиана Миронова җитәкли. Музыка кораллары төркемен беренче булып Казан консерваториясен тәмамлаган, төрле тынлы уен коралларында һәм гармуннарда оста уйнаучы Айдар Әхмәтҗанов җитәкләде, аннары Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтҗанов, Константин Владыкин, бүген бу эшне талантлы музыкант Эрдни Чавлинов алып бара. Бию төркемен Мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Оксана Степанова башлаган иде, соңыннан бу эшне Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә күп еллар эшләгән тәҗрибәле, күренекле биюче Григорий Сергеев һәм Камил Байбиков дәвам итте, бүген танылган хореограф, төрле этник төркемнәрнең халык биюләрен фәнни яктан өйрәнүче Дәүләт Умеров җитәкли.

Ансамбльнең репертуар сандыгы бай, анда моннан утыз-кырык ел элек магнитофон тасмасына Г.Макаров тарафыннан язылып алынган һәм ноталарга салынып эшкәртелгән йөздән артык йола җырлары, әйтмешле такмаклар, лирик көйләр бар. «Бәрмәнчек» оешкан көннәреннән башлап Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы белән даими элемтәдә булуы да хәлиткеч роль башкара, чөнки нәкъ менә бу кафедрада гына югары сыйфаттагы этномузыкология белгечләре әзерләнә.

Соңгы елларда ансамбль күренекле фольклор белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Питрәч керәшеннәре халык көйләре һәм Мәлки керәшеннәре халык көйләренә багышланган фәнни җыентыклар авторы Наилә Әлмиева белән иҗади дуслык урнаштырды һәм сизелерлек яңарышлар китерде. Әлбәттә, мондый иҗади элемтәләр, этно-музыкологик тикшеренүләр казанышларына таянып эшләү этник музыканы бозмыйча башкару өчен ныклы таяныч булып торалар. Ансамбльнең төп максаты да, иң катлаулы эше дә шул – беренчел чыганакларга таянып, башкарылган әсәрләрнең стиль эчтәлегенең этник сыйфатларын бозмый саклап җырлау, аның тәмен, нәфислеген тамашачыга җиткерү. Көйләрне ике-өч тавышка эшкәртеп «урысчалату», яисә мелизмнар белән бөдрәләтеп «тәфтиләүләштерү» теләге кызыктырса да, бу вәсвәсәгә бирелмичә аталардан килгән мирасны югалтмыйча, аларга тугры калу – иң изге максатларның берсе. Бу өлкәдә чишәсе мәсьәләләр инде чишелде дип әйтеп булмый, һаман да башкарасы планнар шактый күп әле.

Ансамбльдә этник киемнәр тегү мәсьәләсе аерым кызыксыну уята. Көмешчеләр эшләгән бизәкләр, костюм комплекслары тамашачыларны романтика белән сугарылган матурлык дөньясына алып керә. «Муйтомар», «касилә» исемле саклагыч-бөтиле тәңкәләр тегелгән орден лентасы кебек бизәнү эшләнмәсе, «тамакса» исемле тәңкәле күкрәкчә, «дәвәт» исемле эчне каплый торган тәңкәле чүпрәк каплау, беләзекләр һәм башка шундый бизәнү әйберләрен яңадан эшләү әле хәл ителмәгәннәрдән санала, чөнки бу әйберләрне ясый белүче көмешчеләр калмаган. Ательеларда бу бизәкләрне гадиләштерәләр һәм көмеш тәңкәләрне пластмасса ялтыравыклары белән алмаштырганга күрә бизәкләрнең борынгы колориты югала төшә.

Юандыра торган хәлләр дә бар. Ансамбль декоратив-гамәли сәнгать остасы, керәшен киемнәре белгече Валентина Максимова белән элемтәдә эшли. Аның эскизлары буенча тегелгән костюмнар кыйммәтле үрнәк булып торалар. Хәзерге вакытта ансамбльдә тегү цехы ачылып, үзененең эшен җайга салып бара һәм төрле этник төркемнәрнең кием комплектларын тегү серләрен ачыклау эше белән мәшгуль.

Ансамбльнең тавыш аурасы керәшеннәрнең борынгы музыка кораллары кулланылуы белән бәйле. Бу инструментларны ансамбльдә тергезелүе анда музыкаль остаханә итеп җиһазландырылган бүлмә булуы да мөмкинлек бирде. Анда тальян гармуннар ясаучы танылган оста Айрат Харисов илһамына бирелеп иҗат итә. Бу остаханәнең ишеге Геннадий Макаров өчен дә һәрвакыт ачык, чөнки ул фәнни тикшеренүләргә, практик экспериментларга таянып думбыра, гөслә, сызгычлы кылкубыз, нугай курай кебек уен коралларын да ясый. Бу уен коралларын ансамбльдә куллану бик мөһим тәрбия чарасы, аларның яңгырашын тыңлаганда тамашачылар керәшен көйләренең башка тугандаш төрки халыклардан чуваш, нугай, кыпчакларның, күрше фин-угор мәдәниятләре якынлыгын, борынгы Болгар дәвере моңнарын тоя башлыйлар. Бу исә тамашачыларның этник сәнгать мирасы белән кызыксынуларын уятырга көчле бер этәргеч була.

«Бәрмәнчек» ансамбле концертлары географиясе киң. Алар Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Түбән Новгород, Мәскәү, Петербург тамашачыларын керәшен, ногайбәкләрнең этник сәнгать үрнәкләре белән таныштыралар. Раштуа (Туым көне, Нардуган), Пасха (Олы көн), Торыйсын, Питрау, Изге Пыкрай бәйрәмнәренә багышланган йола күренешләре тамашачыларда зур кызыксыну уята. Ансамбль акрынлап халыкара сәхнә мәйданнарын да үзләштерә башлады. 2010 елда «Алтын Мәйдан» халыкара конкурс-фестивалендә ансамбльнең вокаль һәм инструменталь төркемнәре лауреат исемнәрен яулады. Шул ук елны Петербургның татар диаспорасының концерт сезонын ачылышына багышлап «Санкт-Петербург» гостиницасының кон-гресс-холлында ансамбль зур концерт оештырды. 2011 елны Россиядән егерме биш коллектив арасыннан Босния һәм Герцоговинада «Дукафест» IV Халыкара фольклор фестивалендә катнашу өчен сайланып алынган иде. Фестиваль барышында ансамбль Баня-Лука, Сараево һәм Модрич шәһәрләрендә концертлар бирде. «Чабата», «Ышкып бию», «Тыпырдык», «Чүпләмле» кебек биюләр, борынгы этник җырлар тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. «Бәрмәнчек» бик уңышлы итеп «Казачий стан. Москва-2011» фестивалендә чыгыш ясады. Фестиваль оештыручылары исеменнән Мәскәү консерваториясе профессоры Н.Гилярова, фольклорчы О.Никитенко ансамбльнең ногайбәк казачиларының борынгы җырларын оста итеп башкаруларын билгеләделәр һәм ансамбльга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. 2012 елда Истамбул шәһәрендә «Бөекчикмәҗә» фестивалендә катнашу ансамбль тарихының онытылмас сәхифәсе булып калды. Төркия һәм Татарстан бер-берсеннән бик ерак урнашса да, төрек тамашачысының керәшен көйләрен, биюләрен кызыксынып, җылы кабул итүләре, төрек-татар телләрен кушып кулланып бер-береңне аңлап аралашу, якын туганлык хисләрен тудырды. Бу фестиваль этник сәнгатьнең кыйммәт хәзинә булу фикерен, аны сакларга кирәклеген тагы да ныгытты.

2013 елда ансамбль Бөтендөнья җәйге Универсиаданың мәдәни чараларында актив катнашты. Махсус концерт программасы әзерләде һәм анда керәшен, ногайбәк көйләреннән тыш, рус, татар көйләре дә яңгырады. Бу хезмәт ансамбльнең репертуарын, иҗади офыкларын киңәйтүгә китерде.

автор:Геннадий Макаров; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>