Новости 371 0 2 года назад

Балаларча хыялый умартачы

2

Дистә еллар буена Ринат абый районында иң алдынгы умартачылардан санала. Татарстан күләмендә дә танылган Ринат абый бала чагыннан әтисе янәшәсендә умарталар арасында кайнаша башлый. Тыныч холыклы, нечкә күңелле уратачының җаны табигатькә, матурлыкка тартыла. Кояш белән бергә эшенә чыгып киткән Ринат абый көне буе чәчәкле аланда, бал кортлары белән гөҗләп торган кечкенә йортчыклар янында кайнаша, җаны-тәне белән эшенә бирелә. Туганнары, дуслары умартачының күп төрле газета-журналлар яздырып, дөнья хәлләре белән танышып баруын беләләр, тик 65 яшен тутырса да балаларча хыялыйлык бар диләр. Ул үзен бабайларча тотмый, киресенчә яшь егетләрдәй очып кына йөри.
Умартачылык белән шөгелъләнү Хисмәтуллинарның нәселеннән килә. Беренчеләрдән булып умартачылык белән Ринатның әтисе шөгыльләнә башлый. Ул Волоколамская юнәлешендә барган иң каты сугышларның берсендә авыр яралана, бер аягы гомергә кыска кала. Ләкин яраткан шөгыленә тугры кала, башлаган эшен дәвам итә. Нинди генә “кара” көннәр булмасын умартачылыкны бер мәлгә дә туктатып тормый. Бал аерткан көннәрдә ул бөтен бала-чаганы җыеп зур-зур “сары алтын” кисәкләре белән чәй эчерә торган булган. Ринатның әтисе Авыл халкын да игътибарсыз калдырмый, татлы балдан авыз иттерә. Эчкерсез гамәлләре белән, авыл халкы өчен сугышның авыр елларында чын бәйрәм ясый. Шуңадыр да халык арасында Хисмәтуллиннарның зур абруйлары бүгенге көнгә кадәр сакланып килә.
Күпләр умартачылыкны сезонлы эш дип уйлап ялгыша. Ел дәвамында Ринат абый таңнан аланга чыгып китеп, төнгә генә кайтып ава. “Кыш көннәрендә эше икеләтә күп әле, кар көрисе, киләсе ел өчен рамнар ясыйсы,бал кортларына җылы оя турында кайгыртасы бар” – ди Ринат абый. Ул үзенең белемен һәрдаим арттырып тора. Умартачылыкка караган махсус китаплар, газеталар алдырып укый, һөнәрнең яңа серләрен ача бара.
Үз тормышын умартачылыктан, гүзәл табигатьтән башка күз алдына да китермәгән Ринат абый туганда ук умартачы буласын белеп тугандыр. Әтисе авыр сугыш елларында гаиләсен тукландырган, яшәткән “алтынның” никадәр кыйммәтле зиннәт икәнен бала чакта ук аңлаган, күргәндер.

Автор: admin

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>