Новости 375 0 3 года назад

БАТУЛЛА МӘЗӘКЛӘРЕ

рабит батулла

ХИКМӘТ КӘҖӘДӘМЕНИ?

ХИКМӘТ КӘҖӘДӘМЕНИ?

Драматург Таҗи Гыйззәтне ата балыкчы булган, дип сөйлиләр. Ул кәефе начар булса да, кәефе шәп булса да балыкка китә икән. Берәр иптәше белән барса, Таҗи ага беркайчан да янәшә утырмаган. Бергә утыргач, янәсе, сөйләшәсе була, сөйләшкәч, янәсе, балыклар курка. Хикмәт балык качыруда түгел, «балык-сюжет» качыруда икән.

Шулай бер тапкыр Югары Осланда ял иткәндә, Таҗи Гыйззәт режиссер Ширияздан Сарымсаковны төнлә балыкка алып китә. Ширияздан Казакъстанда туып үскән кеше, балык тотарга өйрәнмәгән, ә Таҗи ага ничек утырган, шулай бер сүз сөйләшмичә төне буе «балык тота». Куе томан төшеп, калкавычлар күренмәс булса да, Таҗи Гыйззәт таң атканчы, томан таралганчы урыныннан кузгалмый.

Көн ачылып, кояш кыздыра башлагач, кайтырга чыга болар. Төне буе утырып та Таҗи ага балыкны күп каптыра алмый. Шулай да ул әйтеп куя:

– Әйбәт булды төне, көне дә шәп булыр төсле, – дип канәгать елмая. Чөнки Таҗи Гыйззәтнең башына һәйбәт пьеса сюжеты килгән була.

БАЛЫГЫ БАШЫНДА ИКӘН

Буш вакыты чыктымы, Таҗи Гыйззәт балыкка йөгергән. Ләкин һәрвакыт буш кул белән кайта икән, дип сөйлиләр. Бервакыт ул театрда бутафор-рәссам булып эшләүче Сөләйман Мортазин белән кармак салырга китә.

– Таҗи абзый, чиертә бит калкавычыгыз, батты бит! – дип кычкыра Сөләйман.

Таҗи Гыйззәт, сискәнеп уянгандай:

– Ә-ә, шулаймыни, – дип, кармакны тартып ала, кармакта балык та, җим дә булмый. Челине балыклар ашап киткән була.

«Таҗи абый ул кармак салырга йөрми, ахрысы, – дип сөйли соңыннан Сөләйман Мортазин. – Кармак салганда ул пьеса язып утыра бугай».

Шулай буш кул белән кайтып килгәндә, Таҗи Гыйззәттән сорыйлар:

– Кая бардың, Таҗи абзый?

– Балыкка! – дип җавап бирә драматург.

– Эләктеме соң?

– Эләкте!

– Балыгың кая соң, Таҗи абзый?

– Менә монда! – дип башына күрсәткән ул.

ҖҮЛӘР БАЛЫК

Таҗи Гыйззәт гаиләсе белән Юхмачыга – Әлки ягына кунакка кайта, ял арасында пьеса өчен материал да җыймакчы була. Шушы эшләр арасында ул һәрвакыт Кече Чирмешән елгасына балыкка йөри. Болар кунак булып төшкән йортка Заһидулла исемле тагын бер кеше ялга кайткан була.

Заһидулла абзый гомере буе кармак салып карамаган, хәтта балыкка йөргән кешене эшлексезгә саный торган адәм икән. Таҗи Гыйззәт Заһидулла абзыйны балыкка барырга тәки күндерә бит.

Су буена килеп җиткәч, бер чыбык табып, җеп-кармак тагып, Заһидулла абзыйга тоттыра да:

– Син, Заһидулла, миңа бик якын утырма, һава бик тыныч, икәү утырсак, балыкларны куркытырсың, – ди.

Заһидулла абзый йөз адымнар читкә китеп кармагын суга ташлый да исе китмичә генә Таҗи Гыйззәтнең «юк эш» белән шөгыльләнгәнен күзәтә башлый. Таҗи булыр-булмас кечкенә алабуга, кызылканатлар, чабаклар каптыра да савытына салып куя. Заһидулла абзыйны күзәтеп тору шөгыле дә ялкыта. Ул иренеп кенә үз кармагын тартып карый, кармак чыкмый. Төпкә эләккән, ахрысы, дип уйлый Заһидулла абзый, ныграк тартып карый – зур гына балык капкан.

– Та-җи! – дип җир селкетеп кычкыра башлый Заһидулла абзый. – К-апты-ы!

Куркуыннан, каушавыннан Заһидулла абзый зур гына корбан балыгын ярга сөйрәп чыгара. Таҗи атылып килеп тә җитә. Кеше тоткан шулкадәр зур балыкны күреп кайсы балыкчының гына күзе кызмас икән? Кайсы балыкчының гына күңеле кымырҗымас икән?

– Ничек капты бу сиңа? Ничек ала алдың син мондый зур балыкны? – дип хәйран кала Таҗи Гыйззәт.

Юлда кайтканда да Таҗи Гыйззәт корбан балыгына карап-карап ала да:

– Ничек капты бу сиңа, ә? Ничек ала алдың син моны, ә? – дип куя. – Җүләр балык булгандыр ул. Жүләр булмаса, беренче тапкыр кармак салучыга килеп капмас иде…

Шул көннән соң әлеге Заһидулла абзый ата балыкчы булып киткән, дип сөйлиләр.

КУРКЫТЫРЛЫК УЙНАМА

Уфадагы уңышлы концерттан соң, бер төркем татар артистлары белән Сәйдәшев Абдул дигән бер авылга унике көнлек ялга китә. Дим елгасы буендагы куе таллыкларга кереп, Сәйдәшев тыныч кына кармак салып утыра икән. Уеннарга, җырларга катнашмый, сөйләшми – ял итә.

Чытлыкай Сара ханым Садыйкова Салих Сәйдәшев янына килә икән дә акыртып гармун уйный башлый икән.

– Нишләвең инде бу, Сара? Балыкларны куркытып бетерәсең бит! – дип, Сәйдәшев үпкәли икән.

– Бу бит синең көең! – ди Сара. – Балыклар куркытырлык көй язма!

– Син аны балыклар курыкмаслык итеп кенә уйна! – ди Сәйдәшев.

БАЛЫК ШУЛПАСЫ ҺӘМ БОРЧАК

Азнакайга баргач, Сибгат Хәким белән Хәсән Туфанны Мәхмүт Хәсәнов, кара таңнан уятып, балыкка алып китә. Вакытында ашап, вакытында йокларга күнеккән бу ике аксакал теләр-теләмәс кенә Мәхмүткә иярә.

– Сибгат абый! Хәсән ага! Мин сезне бүген бик тә тәмле балык шулпасы белән сыйлыйм әле. Үтергеч тәмле була ул мин пешергән шулпа, телегезне йотачаксыз, валлаһи, – дип, Мәхмүт алып килгән бер күтәрәм борчакны суга сибеп чыга.

Таңнар ата, чиертми. Җилләр чыга, көн суыта – чиертми. Балык эләгү түгел, дистәләгән кармакның ник берсендә калкавыч селкенеп карасын! Ике шагыйрь сабыр гына зарлана башлыйлар.

– Төш авышкач чиертә ул, – ди Мәхмүт, кадерле кунакларын юатырга тырышып.

Төш авыша, кич җитеп, шәфәкъ баеса да, сукыр шыртлака да каптыра алмыйлар болар. Кайтырга чыгалар. Сибгат абый белән Хәсән абый салмак кына авылга таба атлый. Мәхмүт, балык шулпасы пешерергә дип алган ике буш чиләкне, егерме кармакны, борчактан бушаган капчыкны күтәргән килеш, ике шагыйрь арасында чабып йөри, үзе аклана, юатырга тырыша:

– Эләгә иде, менә мондый-мондый кызылканатлар каба торган иде. Балык шулпасын шәп пешерәм мин, мин пешергән балык шулпасын ашасаң, телеңне йотасың, валлаһи! Эләкмәде генә!

Хәсән абый дәшми, ач карынга тәмәке тартып кайта, Сибгат абый кайта торгач әйтеп куя: – Мәхмүт… син борчакны күбрәк сиптең бугай ла!

автор:Рабит БАТУЛЛА; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>