Новости 379 0 3 года назад

«Без үскәндә Әлмәндәр һәр авылда бар иде»

Әлдермештә Әлмәндәрләр

Мин туган авылыма Әлдермеш аша кайтып йөрим. Мәктәп баласы чагында «Әл-дермештән Әлмәндәр»не карагач, ул карт чынлап та шул авылдан, минем туган ягым кешесе дип уйлый идем.

Моның белән искиткеч горурлана идем һәм Әлдермеш авылы минем өчен илаһи бер авыл, кешеләре исә гадәти булмаган шәхесләр кебек иде.

Хәзер, буй үстереп, эшнең нидә икәнлеген тәгаен ачыклагач та, минем кәеф төшмәде, чөнки Әлдермештә Әлмәндәрләр чынлап та булган икән. Шуларның берсе Әмир ага Сәгъдиев. Малайлары, кызлары хәзер билгеле шәхесләр.

Әлмәндәрне сәхнәгә Шәүкәт Биктимеров чыгарды һәм аны онытылмаслык булып халык күңеленә уйдырып калдырды. Әлдермеш, Әлмәндәр һәм актер Шәүкәт Биктимеров минем өчен һаман да изге төшенчә, исемнәр. Әлдермеше күрше авыл дидем, Әлмәндәр Әмир ага Сәгъдиев кебек Әлдермеш кешесе, Биктимеров исә халыкның тере символы!

Бер дә бер көнне миңа шул «тере символ» белән дүрт сәгать гәпләшеп утырырга туры килде.

Элеккеге салам түбәле Сабадан чыгып киткән Әлмәндәр – Биктимеров ул. Аның Сабадан булуы да юкка гына түгелдер. Көчле як, чын милли татар төбәге. Хәзер инде мин Миңнехановларның да нәкъ менә Сабадан чыгуларына һич гаҗәпләнмим. Чын, чиста, саф татар рухы белән тәрбияләнгән балалардан гына зур шәхесләр чыга икән! Бүген: «Баламны татар мәктәбендә укытасым килми!» – дигән ата-аналарны чын күңелдән кызганам, җәллим мин. Һәм наданлыкларына шаккатам. Ичмасам, әнә Нургали абый малайларыннан үрнәк алыгыз! Татар мәктәбен тәмамлаган егетләр бит!

– Әлмәндәр – көчле рухлы шәхес. Татар картына мондый көчле рух каян килә? Бу рольне иҗат иткәй чакта бу хакта уйлангансыздыр?

– Бу инде милләт хасил булган дәверләрдән башланып киткәндер, әле кабилә булып яшәгән вакыттан ук. Татар халкы бит ул күчмә xaлык түгел, элек-электән берләшеп, бер җирдә яшәгән. Шул вакытта теле, гореф-гадәтләре барлыкка килгән. Мәсәлән, башкортлар тирмәдән-тирмәгә күчеп йөреп, мул, туклыклы җирләрне генә эзләгәннәр, Безнең милләт бер җирдә төпләнеп, рухи азык эзләгән. Әлбәттә, татар халкы үзе генә яшәмәгән, ул Шәрык белән бәйләнешле булган. Монда инде икътисад, сәүдә мөнәсәбәтләрен дә әйтеп үтәргә кирәк.

– Без дәүләте җимерелгән, манаралары киселгән халык. Менә шул хакыйкатьне аңлаган Әлмәндәр ничек исән калды икән?

– Әлмәндәр – җыелма образ. Без үскәндә Әлмәндәрләр авыл тулы иде. Аннары бабаларыбыз динне бик чиста кабул иткән. Әхлак, олыларны хөрмәт итү, кечеләргә ярдәмчел булу, тормыш-көнкүрештә кешеләрне җәберләмәү – барысы да мөселман дине өчен төшенчәләр. Татар милләте шул сыйфатларны үзләштерә алган. Анда вахабчылык та, төрле агымнар да юк. Татар кешесенең аңына сеңгән бу сыйфатларны әллә каян эзләп йөрисе дә юк. Әлмәндәр шикелле картны Америкадан эзләп кара әле. Андагы татарлар Әлмәндәрне символ буларак кабул итәләр. Намуслылык, зиршклек, юмор хисе, оптимизм сыйфатларын туплаган карт ул. Әлмәндәр, уйлап карасаң, дөнья хуҗасы. Аның һәрбер мәсьәләгә объектив карашы бар. Туфан Миңнуллин образны иҗат иткәндә классик әсәрләрдән дә файдалангандыр. Шекспирның «Король Лир»ын алып карасак та, аның тирәсендә чуалучы, кирәкле вакытта зирәк, акыллы фикер әйтүче шутлар булган. Патша шутларсыз яши алмаган. Акыллы кешеләр шутларга әйләнәләр. Әлмәндәр шут түгел, әмма аңа татар халкына хас сыйфатлар тупланган, ул типаж дәрәҗәсенә күтәрелгән.

Шәһәр цивилизациясе милләтләрне йота. Әлмәндәр шикелле картлар бары тик авылларда гына саклана. Әле мин кечкенә чакларымны хәтерлим: мәчетләрне мәктәп иттеләр, авыл картлары мәчеткә йөри иде. Азан тавышы яңгырауга, урамда бер кеше калмый иде. Сәгать юк, вакытны кояшка, азан әйтүгә карап белә идек. Ул инде авылның теге башында картлар күренсә, без шунда ук шаулашудан туктый идек, чәчләребез җиткән булса, бүрекне батырып киябез. «Урыс малае булып йөрмә», – дип бабай алып кереп китә.

Сине бүкәнгә утыртып куя, башыңны кер сабыны белән уа да, кычкыртып, кыркып чыгарып җибәрә. Чәчтараш юк, ләкин авыл малайларының чәчләре алынган булыр иде. Мондый Әлмәндәр картлар авылда берәү генә дә түгел.

– Ә хәзерге авыл? Хәтта шәһәр яшьләре дә авылныкыннан тәртиплерәк…

– Шәһәрдә максатлар да икенче төрлерәк. Аннары яшьләр милиция, сактан куркалар. Элек авылда Алладан кур­калар иде, авыл кешесенең теленә керүдән куркалар иде.

– Авылда бер-береңә ярдәмләшү дигән әйбер бетте. Өмә үткәрү дә бик сирәк авылларда гына саклана.

– Хәзер яшеренеп эшлиләр. Элек күмәкләшеп, авыл агайлары җыелып бүрәнәләр, ташлар күтәрә иделәр. Хуҗабикә аш әзерли, болар барысы да бер тиенсезгә эшләнә.

– Әлмәндәр ничек шулай көчле булып калды икән дип уйлыйм да, аны кан саклап калгандыр дигән нәтиҗәгә киләм. Аның дәүләте, Алтын Урдасы булган. Бу вакытта әле урыс урманда гөмбә җыеп йөргән… Канны үзгәртеп булмый…

– Хәзер бит моннан миллион ел элек яшәгән кеше скелетын табып, ничәнче гасырда яшәгәнлеген, милләтен ачыклыйлар. Генетика шаккаткыч әйбер, кеше җир астында ятканда да геннары сакланып кала.

Авылда сөннәткә утыртылмаган кеше булмаган. Хәзерге пеницилинны, ул вакытта ярага сибә торган вакланган гөмбәчекнең кирәк булуын уйлап чыгарганнар. Халык ни дәрәҗәдә акыллы булган. Кияүгә биргәндә дә бит бөтен нәсел-нәсәбен тикшереп чыкканнар. Ярлы кешегә кыз бирмәгәннәр, әлбәттә. Ни өчен ярлы ул – чөнки ялкау булган. «Инстинкт самосохранения» дигән әйбер булган татар халкында. Әлмәндәрләр дә күп булмаса да, сакланган әле.

Бездә дини китаплар шулкадәр күп иде. Әти укытучы булгач, аны чормада гына саклый иде. Шуларны җыеп, күр­сәтмичә генә каберләр өстенә күмеп куйдык. Икенче кайтканда анда кырмыскалар оялаган иде инде.

Картая башлагач, шул кан барыбер үзенекен итә икән – әнә бит түргә шәмаилне, Коръән китабын менгереп куйдым әле.

Ата-бабалардан калган сыйфатлар күчә икән – үзеннән-үзе Әлмәндәргә әйләнә барасың…

Кан бутала бит хәзер. Элек урыслар белән аралашкан, йөрешкәннәр, аларның бәйрәмнәрен үткәргәннәр. Ләкин гореф-гадәткә зыян килмәгән, канны бутамаганнар.

Кан бит милләтне күрсәтми, ул инстинкт – табигать. Бүредән бүре баласы туган кебек, татардан татар туарга тиеш! Инстинкт дигәннән, адәм баласы олыгайгач, үз калыбына кайта икән. Минем җәмәгатем үзе гарәпчә бер хәреф, бер сүз белми иде, ләкин Коръән китабы гел янында иде. Шулкадәр дин тарта икән ул.

Авылда да бит беркем кушмый, акча бирми, ә өр-яңа мәчетләр калкып чыга. Кем ничек тырыша, кем ничек булды­ра ала. Акчалы кешеләр булса, туган авылларына кайтып мәчет салдырмыйча китмиләр. Кеше үзеннән-үзе шуңа килә…

Әлмәндәр – ул милләт. Ул бетсә, милләт югалачак. Берән-сәрән генә бар әле ул картлачлар…

Ислам бит ул көрәшми, беркемгә зыян салмый, ләкин үтеп керә. Кечерәк чакта аштан соң «дога кыл» дип миңа догасын әйтеп күрсәттеләр. Шунда ук отып алдым. Шул вакытта күбрәк өйрәнгән булсам икән, дим. Хәзер керми, картаелды.

Әтиемне хәтерлим әле. Мәктәптә озын тәнәфес булдымы – әти йөгереп чыга иде дә бер почмакка кереп бикләнә иде. «Анда барма!», – дип кисәтәләр иде. Мәктәптән укучылар йөгереп кереп, дәрескә чакыралар иде әтине. Намаз укыган әти, иң авыр вакытларда да аны ташламаган.

– 60 елларда драматурглар нинди иде?

– Ул вакытта партия иде. Союзга керү мәсьәләсе җитди иде. Хәтта иң талантлы кешеләр өчен дә бу проблема булган. Ә.Еники, Ш.Хөсәенов кебек шәхесләр өчен, мәсәлән. «Әни килде» әсәрендә наркотиклар бирү күренешен нинди бәхәсләр белән төшереп калдырдылар. «Әсәремне бозсагыз, кыскартсагыз, куймагыз!» – дип әйткән иде авторы. М.Сәлимҗанов аны көч-хәл белән килештереп, ризалатты.

Цензура бар иде. Идеология көчле иде. Хәзер ул йомшаргач, язучы да күбәйд «Мин – драматург», дип баш чөя башлыйлар. Күтәреп килә инде әсәрләрен, ләкин фикер юк, яңалык юк, тамашачыны дулкынландырмый.

– Премьерага барырга, куркам…

– «Спектакльне карап кайттым, бүтән килмим», – диюче тамашачылар бар. Алар артистка бәйләнә, драматургның бар икәнен белмиләр. Безнең өчен тамашачы – зур судья. Аңа нәрсә – ул баш-аягы белән каршы тора да килми, ә бит безгә спектакльгә киткән чыгымнарны акларга да кирәк. Плагиатлык күбәйде. Кеше аны сизә, күрә. Кеше бит акча түләп килә, «ник килдем инде» диярлек булмасын, акча әрәм булды дип зарланмасын. «Татар театры» дигәч, монда милли колорит сакланырга тиеш.

автор:Зиннур ХӨСНИЯР; источник:http://sahne.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>