Новости 273 0 3 года назад

«Безгә үз Казаныбызда ышанырга тиешләр»

Ригина Вəлиева

«Мəхəббəт. Шигъри хислəр өермəсе. Далалар иркенлегенə аваздаш күңел алгысуы. Ерак бабаларыбыз яшəгəн Ватанның барлыгын, аның күңелнең иң тирəн төпкелендə икəнлеген тою бəхете…

Төркиянең Самсун опера һəм балет театры сəхнəсендə шаулап узган «Бирҗан белəн Сара» операсыннан əнə шундый хислəр белəн чыкты тамашачы. Казах халкының атаклы композиторы Мүкəн Түлəбаевның бу легендар əсəре төрек телендə беренче тапкыр яңгырады һəм композиторның тууына100 ел тулуга атап куелды.«Төрексой» оешмасының генераль секретаре Дүсəн Касыйнов башлангычында тормышка ашырылган мондый проект бердəнбер түгел. Опера фестивале уздыру хакындагы карар Төрки иллəр Мəдəният министрларының Мармарис каласында узган киңəшмəсендə, 1994 елның февралендə үк кабул ителə. Иң беренче фестиваль Кипрда уза, соңрак ул Төрек Республикасы шəһəрлəрендə төплəнə.

2013 елгы фестивальнең беренче этабы Төркиянең Самсун, Орда, Гиресун, Трабзон, Анкара шəһəрлəрендə узды. Йомгаклау Кипрның сихри Беллапаис монастырендə булды. Быелгы фестивальдə сигез төрки дəүлəттəн килгəн опера осталары: Сабина Вахабзаде (Əзəрбəйҗан), Халид Нуралиев һəм Елена Филинкова (Казахстан), Барыш Янч (Төркия), Кондоз Карыппаева (Кыргызстан), Торгол Əнвəр Торе (Төньяк Кипр), Ригина Вəлиева (Татарстан), Закир Вəлиев һəм Любовь Буторина (Башкортстан), Дамирак Монгыш (Тыва) катнашты».

Төркия матбугатыннан алынган бу мəгълүматта безнең өчен бигрəк тə мөһим бер исем бар – Ригина Вəлиева. Фестиваль өчен əзерлəгəн программасы белəн төрки дусларны бер таң калдырса, «Бирҗан белəн Сара» операсында Сара партиясен башкарып тагын бер сихерли.

 

 

– Интервьюларыңның берсендə опера артисты булу фикеренə унберенче сыйныф азагында килүең хакында укыган идем. Мондый карарны төпле музыкаль белемсез кабул итеп булмыйдыр?

– Музыка белəн мин дүрт яшьтəн шөгыльлəндем. Тавышым көчле һəм яңгыравык, музыка мəктəбендə, пионерлар йортында концертларда гел чыгыш ясый идем. Ə академик вокалга осталык уналты яшьтə билгеле була, шунлыктан мəктəпне тəмамлаганда профессиональ музыка белəн җитди шөгыльлəнерлек мөмкинлегем барлыгы ачыкланган иде. Мəктəптə гел «биш»ле билгелəренə генə укыдым, төгəл фəннəрне бик яхшы белə идем. Җырлавымны югары бəялəсəлəр дə, укытучыларым һəм сыйныфташларым барыбер финанс өлкəсен сайлар дип уйладылар. Əти-əнинең дə фикере шундый иде. Барысы да җырны минем өчен хобби гына булып калыр дип санадылар. Унберенче сыйныфка күчəсе елны мин Иркутск музыка училищесына укырга кердем һəм мəктəпне тəмамлаганда анда беренче курсны тəмамладым. Шул елны җырчы сыйфатында Россия делегациясе белəн Барселонага бардым. Ул сəяхəт язмышымны хəл итте – чыгышларыбызны караган тамашачылар арасында яшьлəр шулкадəр күп һəм аларның музыкага мөнəсəбəте искиткеч иде. Алар концерт башланганчы ике сəгать алдан килеп тə безнең белəн аралаштылар, соңыннан безнең янга килеп бүлəклəр, чəчəклəр бирделəр. Бу кадəр игътибар сокландырды. Испаниядəн мин җырчы булырга карар кылып кайттым.

– Син Байкал күле буенда туып үскəнсең. Нəселегез тамырлары да шул яктанмы?

– Юк, əти-əнием – Башкортстан татарлары. Əнием Уфадан, əтием Балтач районыннан. Институт тəмамлап инженер белгечлеге алгач, аларны Байкал күле буена эшкə җибəргəннəр. Без, өч кыз, шунда туып үстек. Əти дə, əни дə – музыкага гашыйк кешелəр. Гармунда уйныйлар, җырлыйлар. Əти балачакта биюче булырга хыялланган, аны хəтта җыр һəм бию ансамбленə эшкə чакырган булганнар. Лəкин аның бу мавыгуына əти-əнисе җитди карамаган, ике кыздан соң туган бердəнбер малайларының җитди профессия кешесе булуын телəгəннəр. Əти сəнгать юлыннан китмəгəненə үкенə иде, шун-лыктан безнең иҗатка тартылуыбызны ул һəрчак сөенеп кабул итте. Һəммəбез музыка мəктəбендə укыдык, биюгə йөрдек.

– Россиядə консерваториялəр аз түгел. Шулар арасыннан нəкъ менə Казан консерваториясен сайлавың – татар тамырлары чакыруымы?

– Безнең гаилə хислəргə генə бирелеп яшəүче гаилə түгел. Бездə кабул ителгəн һəр карарда логик эзлеклелек бар. Югары музыкаль белем алу фикере тугач, без картада Россиянең иң көчле консерваториялəре урнашкан шəһəрлəрне билгелəп чыктык. Нəтиҗəдə сайлау дүрт-биш уку йорты арасында барды. Ə инде күз йомып алган флажокның Казан ноктасында булуы – бəхет эше. Моны исə мантыйк белəн генə аңлатып булмас иде, чынлап та татар каны тартуыдыр.

Казанга килгəч мин рəхəтлəнеп татар телен тыңладым, татар көйлəрен өйрəндем. Татар романсларына сокландым. Казан мине колач җəеп каршылады дияргə дə була. Мин иң көчле укытучыларның берсе – профессор Галина Ластовка классына укырга кердем. Консерваториядəн соң аспирантура тəмамладым.

– …һəм Татар дəүлəт филармониясенə əдəби-музыкаль лекторийга эшкə килдең. Лекторийны бик хөрмəт иткəн хəлдə, барыбер, «Нигə Опера театрына түгел?» дигəн сорау туа.

– Бу сорау бик озак ачык булыр əле, минемчə. Россиянең иң көчле музыка уку йорты булган Казан консерваториясен тəмамлаучылар ни өчен Татар опера театрын кызыксындырмый – бу сорау театр җитəкчелегенə бирелергə тиеш. Татар опералары аз куела. Куелганнарында күбрəк читтəн чакыртыл-ган артистлар.

– «Төрексой» оештырган фестивальдəге чыгышың – легендар казах композиторы Мүкəн Түлəбаев операсында син башкарган Сара партиясе хакында төрек матбугатында күп җылы сүзлəр язылган. «Төрексой»ның генераль секретаре Дүсəн Касыйнов синең осталыгыңны югары бəяли. Баш əйлəнгеч уңыш бит инде бу.

– Төркиядə, гомумəн, яшьлəргə ышану бар. Яшь иҗатчылар өчен махсус проектлар да күп. Мин катнашкан фестиваль «Төрексой»ның 20 еллык юбилеена багышланган иде һəм бу уңайдан Төркия буйлап 20 концерт куйдык. Ун төрки илдəн килгəн җырчылар өчен матур аралашу мөмкинлеге булды ул. Без бик күп һəм без бит якын кардəшлəр икəн. Моңа тагын бер кат инану шулкадəр рухи баета, үзеңə ышануың да бермə-бер арта. Төркиядə куйган концертлар вакытында мине «Бирҗан белəн Сара» операсын куячак режиссёр күреп: «Сез Сара роленə туры килəсез. Лəкин бу рольгə Сез бердəнбер кандидат түгел, шулай да телəгегез булса партияне өйрəнə торыгыз», – диде. Тəкъдим бераз куркытты. Төрек телен бөтенлəй белмичə, ничек төрек операсында җырларга? Телне бер ай өйрəндем, җырлаганда авазларны дөрес җиткерергə, сүзлəрнең басымнарын дөрес əйтергə төрек дусларым өйрəттелəр. Опера чынлап та уңышлы чыкты һəм Төркиядə зур резонанс алды. Сара образында мин үземне күрдем, героинямның язмышы белəн үз язмышым арасында охшашлыклар таптым. Ул роль минем күңелемдə гомергə калачак.

– Ул опера хəзер Төркия опера театры репертуарына алынган. Димəк, сине əле күп тапкырлар операда җырларга чакырачаклар.

– Белəсезме, төреклəр үзлəрендəге яшьлəргə ярдəм итү, аларны ачуга йөз тоталар. Сара партиясен башкарырлык осталары бар аларның һəм сайлау төрек җырчысы файдасына булса, мин аптырамаячакмын. Бу дөрес тə. Безгə үз Ка-заныбызда ышанырга, монда бəялəргə тиешлəр.

P.S. Татар дəүлəт филармониясенең əдəби-музыкаль лекторий бүлеге – бу концерт оешмасының аксакалы. Эстра-да бүлеге таралганда да таралмый кал-ды ул һəм анда һəрчак югары зəвыклы җырчылар эшлəде. Ригина бүген биредə солист. Филармониянең əлеге леген-дар бүлеге хакында алдагы саннарның берсендə сөйлəшү булыр əле. Лəкин барыбер һəр академик вокал иясенең хыялы – опера театры, минемчə. Мəгълүм əйтемдəге генерал булырга телəгəн солдатның хыялы кебек.

автор:Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>