429 0 3 года назад

Битарафлык

unnamed (2)

- Кит аннан, юньсез!
- Нәрсә?!
- Кит аннан, юньсез! Нигә дип шоферның игътибарын җәлеп итәсең! Болай да көн саен юл һәлакәтләре булып тора!
- Алдыңа гына карап утыр! Телим икән басып торам, телим икән утырып торам!
- Кем тәрбияләде соң сине, мокыт! Ата-анаң кем? Сезнең кебекләр аркасында көн дә бәрелеш, көн дә һәлакәт!
- Кирәкмәскә тыкшынма, картлач! Бушка йөрисең, шуңа телең кычытадыр! Башкалар кебек акча чыгарып йөрсәң телен кыскарак булыр иде!
Тынлык.
- Кит, кит дидем мин сиңа шофер яныннан! Имансыз, тыңлаусыз! Синең урының салонда! Ник син анда тыгыласың? Утыр монда, билетларны тикшер! Салондагы тәртипне сакла!

Бабай тын гына урыныннан чыгып ишеккә юнәлә:

- Карт тәре, шайтаныма олак!

Казан автобусларының берсендә булып узган диалог. Бар пассажирлар тыныч кына барган урыннан кинәт кенә бабай ягына борылдылар. Әле яңа гына пассажирлардан юл өчен акча җыеп йөргән кондуктор кыз җәхәт кенә шофер янына узган. Ярты гәүдәсе белән йөртүче салонына кергән дә чыкылдый-чыкылдый аның белән сөйләшә. Йөртүче исә хезмәттәшенең килүенә шат кына, көн дәвамында ялгызы эшләве күңелсез, сөйләшәсе килә… Бабай әче тавышы белән бүлдермәсә, аларның күпме гөрләшәчәге билгесез иде. Карт кеше кычкыруы белән бөтен игътибарны үзенә юнәлтсә дә, автобустагы халык тын кала бирде. Мөган, һәркөн диярлек, автобуслар катнашында була торган  юл фаҗигаләренә кеше артык игътибар бирмидер.

Иртән, көндез, кич – юл һәлакәте. Аларның саны көннән көн үсә, статистикадагы саннар да куркыта.  Яңалыкларда күренгәнчә, һәлакәтләрнең төп геройларының берсе – кызыл автобуслар. Хәер төсләре зәңгәр булса да хәл үзгәрмәс иде. Белгечләр сүзләренчә, күпчелек юл транспорт фаҗигаләре автобус йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең игътибарсыз булулары һәм юл йөрү кагыйдәләрен белмәүләре аркасында килеп чыга. Казан юлларының күп өлешенә ремонт кирәк, төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле күп урамнар ябык. Болардан кала, машина күплеге дә юлда йөрүне кыенлаштыра.  Шуңа өстәп йөртүчеләрнең игътибарсызлыгын, тизлекне арттыруларын, кайбер очракта машинаның техник төзлексез булуын кертсәк, ярыйсы гына бәйләмә килеп чыга. Ни кызганыч, әлеге күренешләргә тап булсак та, яңалыклардан һәрдаем ишетеп торсак  та үзгәреш күренми. Бабайга кушылып,  дистәләгән пассажирны төягән автобус йөртүчесенең игътибарсыз йөрүенә   шелтә белгерүче дә табылмый.

Автор: admin

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>