Новости 489 0 4 года назад

Битеннән дә үпкән юк…

Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА

Шагыйрә Ләйлә ДӘҮЛӘТОВАга битараф кеше юк. Аның турында чыш-пыш та, шау-шу да тынып тормый.

Салават шагыйрәсе дигән исемеме, концертларын әле Айдар Галимов, әле Фидан Гаффаров кебек сәхнә йолдызлары белән үткәрүме, бөтен җырчының да диярлек репертуарында аның җыры булумы, «Адәм белән Һава» тапшыруының тәэсиреме ул – белмәссең. Әмма Ләйлә һәрвакыт зур күпчелек кызыксынуын уятып кына тора.

Аның Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән Жуковский урамындагы фатирына барганда да мине әнә шул кызыксыну этәрде. Менә хәзер инде бөтенесен дә беләчәкмен…

Хатын-кыз белән эшли алмыйм

Мин иртән-иртүк кунакка килеп кергәндә, Ләйлә эшкә – телевидениегә җыенып ята иде. Бер бүлмәле, төрле-төрле төсләргә өстенлек биргән, балаларча самимилек бөркелгән фатирында идеаль чисталык. «Аш бүлмәсе генә «чишенгән» әле, – ди Ләйлә. – Әнигә өй салдык та, минем гарнитурны бик ошаткан иде, төяп аңа кайтарып җибәрдем».

– Ләйлә, үгезне мөгезеннән дигәндәй, әңгәмәне синең яныңда һәрвакыт була торган шау-шудан башлыйсым килә. Нилектән шулай ул – табигый килеп чыгамы, уйланылган пиар-компанияме?

– Моны аңлатыр өчен иң башыннан башларга кирәктер инде. Беренчедән, кайчандыр мин уздырылган концертыма алып баручы буларак Айдар Галимов белән Фидан Гаффаровны чакырдым. Мәхәббәт турында язучы шагыйрә буларак, концерт сценарие да мәхәббәт темасына корылган иде. Икенче елга Фидан абый белән икебез генә концерт куйдык. Менә шуннан купты да инде ул шау-шу – имеш, безнең Фидан абый белән арада нидер бар. Нәрсә булсын – без сәхнәдә артистлар буларак уйныйбыз. Фидан абыйга мөрәҗәгать итүем аның әти-әниемнең яраткан җырчысы булудан килеп чыкты. Ә халыкның әллә нәрсәләр уйлавы… Фидан абый үзе дә берчак банкетта әйтеп салган иде: «Минем Ләйләне битеннән дә үпкән юк».

– Әмма бүгенге кебек танылганчы, Актанышның Богады авылыннан килеп, журналистика факультетына укырга кергән кызның студент елларына әйләнеп кайтсак, язмышыңа кемнәр тәэсир итте дип саныйсың?

– Мин бүгенге дөньяма Фирзәр Мортазин җырларына гашыйк булу тәэсирендә килдем. Аның һәрбер җырын кассетадан кассетага яздырып, ятлап, гашыйк булып йөргән идем. Казанга килгәч, мин үз гомеремдә беренче тапкыр икенче рәткә билет сатып алып, Айдар Галимов концертына бардым. Икенче рәтне тулаем Салават алган иде. Шунда ук Альфред Якшимбетов, Фирзәр Мортазиннар. Шулай таныштык. Шунда Фирзәр Мортазин миңа: «Монда Альфред түгел, мин композитор, нишләп миңа шигырьләр бирмисең?» – димәсенме! Мин аңа – Буага хат белән шигырьләр җибәрдем. Ул бер утыруда «Ходай сине миңа яраткан», «Синсез дә яшәп булмый», «Гашыйклар җыры»н язып ташлаган.

– Салават язмышыңда аерым шәхес дисәк тә буладыр. Ләйлә Дәүләтованы «Салават шагыйрәсе» диделәр бит берчак.

– Мин Салаватны татар җыр сәнгатендә беренче дип саныйм. Бүгенге яшьләр арасында мин Салаватка җитәрдәй җырчы күрмим. Аның кебек җырның эчтәлеген бирә алучы башка җырчы юк. Бәлки, минем шигырьләрнең ирләрчә булуыннан безнең арада тандем тугандыр. Мин бит дүрт абый белән үскән кеше – шигырьләремдә егетләр холкы чагыла. Аннан, 25 яшькә кадәр мин «супер карт» кеше идем – язган шигырьләрем дә үз яшемнән күпкә олы булды. Салават шагыйрәсе дигән исемгә мин бөтенләй борчылмыйм – «номер бер җырчы»ның шагыйрәсе булу шәп бит инде!

– Язмышыңа тәэсире булган ир-атларга сыйфатнамә дә ишетәсе килә.

– Фирзәр аркасында сәнгатькә кереп киттем, Салават аркасында шигырь яза башладым. Гәрчә минем хыялым җырчы булу иде. Сыйфатнамәгә килсәк: Фирзәр Мортазин – композитор, Фидан Гаффаров – артист, Салават – җырчы, Айдар Галимов – яхшы кеше.

Мин бик көчле!

– Син бит әле үзең дә журналист.

– Университетта укыган вакытта мин «Татарстан яшьләре»ндә эшләп йөрдем. Иң зур тиражлы газетада эшләргә теләгән идем. Әмма шулай берчак «Ягымлы яз»ны алып барырга туры килде, анда мине күреп алып, телевидениегә эшкә чакырдылар. «Җомга көн кич белән» тапшыруы белән мин телевидениегә кереп киттем. Берара һава торышын әйтеп тордым, параллель рәвештә «Адәм белән Һава» проекты өстендә эшли башладым.

– Ничек туды ул проект?

– Минем ир-егетләр турында тапшыру эшлисем килгән иде. Алар белән эшләү миңа рәхәт. Әйткәнемчә, үземдә дә ир-ат холкы. Аларга ышанып та, таянып та була дигәндәй. Ә миңа, ир-ат белән хатын-кыз турында булсын, дип киңәш бирделәр. Шулай итеп, ул парлылар тапшыруына әверелде. Иҗат минем биографиягә дә әйләнде – бүгенгесе көндә өч йөзләп гаилә турында тапшыру әзерләнгән. Тапшыруны халык яратып каравын тоеп яшим.

– Син беркемгә аркаланмыйча күтәрелгән кеше. Иң авыры нәрсә булды?

– Татарда көнчелек артык көчле. Аннан мин хатын-кыз белән эшләргә яратмыйм. Миңа телевидениедә эшләүче бер ханым: «Мин исән вакытта телевидениегә якын килмисең», – дигән иде. Хәзер күптән инде үзе эшләми. Кешегә начарлык эшләп кенә, үз язмышыңны яхшырта алсаң иде ул… Аннан, миңа начарлык эшләп булмый – мине Ходай Тәгалә үзе саклый бугай.

– Син көчле кешеме?

– Бик көчле. Бәлки, бик тырыш дип әйтү дөресрәктер. Куркып яшәмим – күп дигәндә, миннән нәрсәдер тартып алырга мөмкиннәр. Ә бит минем холкым, нәрсәдер эшли алуым үзем белән бергә кала. Гайбәттән дә курыкмыйм – кемдер минем турында яхшы уйласын дип кенә бүгенге тормышымнан качып китә алмыйм. Сәхнә – мин сайлаган язмыш. Курыкканым – кеше рәнҗетү. Минем аркада кемдер еларга тиеш түгел. Начарлык эшләмәгән кешегә кеше начарлыгы да тими ул, андыйлардан Ходай үзе аралый. Аннан, минем өчен башта якыннарымның рәхәт яшәве мөһим. Минем кеше кебек диңгезгә барып, сырт кыздырып ятканым юк. Әни бәрәңге бакчасында чүп утап ятканда ниткән диңгез ди ул? Мин башта әнине җибәрергә тиеш диңгезгә, аннан үзем барырга.

Мәхәббәт дуслаштыра

– Синең инде концертларның чуты-чамасына чыгып булмый. Сине сәхнә бөтереп алды бугай?

– Мин беренче концертымны 23 яшемдә «25 яшьлек юбилей уңаеннан» дип куйдым. Аннан, мин сәхнәгә җырлар өчен түгел, шигырьләремне укыр өчен чыктым. Бер ай элек очрашуда миңа Минтимер Шәрипович та: «Син шигырьне сәхнәгә күтәрдең», – дигән иде. Беренче Президентыбызның әлеге сүзләренә мин сабый бала кебек шатландым да тагын концерт куярга булдым. Бу көннәрдә Фидан абый белән Татарстан район-шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөрибез. Концертларда Илмир Габитов исемле егет тә чыгыш ясаячак. Без аның белән бергәләп туйлар, юбилейлар да алып барабыз. Бик талантлы, бик чибәр егет ул. Хәзер яңа гайбәт таралыр инде…

– Ә нинди ир-ат сине карата алыр иде?

– Каратып була, мине тотып торуы бик авыр. Мине элек тә, хәзер дә егетләрдәге матурлык-чибәрлек кенә карата алмый. Иң матуры – ир-егетнең үз көче белән күтәрелә алган булуы, аның акылы. Моңа Салават та керәдер…

Мин шагыйрә иң элек

– Ләйлә, син инде шоу-бизнеста да үз кеше. Кайсысы мөһимрәк соң – җырчылыкмы, шигъриятме?

– Беренче урында – шигырь. Җырчылык – хобби. Минем бит иҗатымның 80 проценты мәхәббәт турында, шуңа да алар җиңел генә җырларга кереп китә бугай. Җыр текстлары сораучылар күп.

– Нишләп сиңа битараф кеше юк дип уйлыйсың?

– Миңа якын кешем дә: «Син өйдә кечкенә бала кебек, кеше арасында стервага әйләнәсең», – ди. Минем махсус нәрсәдер эшләгәнем юк, мин ничек бар – шулай. Бары яраткан кешем белән мин шаян, көчсез, эчкерсез. Мин аз кеше белән аралашам, дусларым да санаулы. Аннан миңа тәүлекнең ничәдер сәгатен булса да бары тик үзем генә, ялгызым гына уздыру мөһим.

– Ләйлә Дәүләтова нинди ул?

– Яратам,

дип бар дөньяга

Кычкыра алам

шашып…

автор:Гөлнара ҖӘЛИЛОВА; источник:http://shahrikazan.com/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>