Новости 284 0 3 года назад

БОЛГАР КЫЗЫ

Бу җирләрдән яу узган. Гөлбакча кебек Болгар илен туздырып, кылыч уйнатып Туктамыш хан гаскәрләре үткән. Шанлы дәвернең ядкарьләре булып күл-әрәмә, тау-урман исемнәре, шәһәр урыннары, риваятьләр торып калган. Болгар нәселе, теге – күккә йолдыз булып атылган унике кыз белән бергә юкка чыгарга, яхшы дигәндә, җырга әйләнеп кенә калырга тиеш кебек иде.

Алар исән! Чукындыру дулкыны да урман куеннарында качып калган авылларда яңадан тернәкләнгән болгар кавемен җир йөзеннән юа алмый. Иманын саклап калган халык кай арада кабат куәт җыя! Мал таба белә торган сымбат буй-сынлы адәмнәр урыс-улак белән эш йөртүдән курыкмый.

«Әни ягыннан бабам кызыл мал белән сәүдә иткән. Торганы белән пәһлеван иде дип сөйлиләр. Казан юлыннан кайтканда, күпер астында качып яткан юлбасарлар юлына чыгып, үтерәләр аны. Залимнар судта үзләре дә, исләре китеп: мондый да гайрәтле кешене күргәнебез юк иде. Тугыз кешегә каршы озак бирешмәде», – дип сөйләгәннәр ди.

Кара син аны, Болгар ыруын кырып бетерүнең мондый ысуллары да булган икән. Юк, бетмәгән ыру, корымаган. Һидиятулла абзый да, Гитлер планнарын өзеп, Икенче Бөек ватан сугышыннан исән кайткан. Суы бөтен күрше-күләнгә җитешле мул сулы коелы нигездә тезелешеп балалар туа. Бу нигезнең татар сәхнәсе бәхетенә туган Исламиясе белән Рузиясен хәзер инде белмәгән кеше юктыр. Бабай хакындагы кыйссаны сөйләүчесе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Рузия Мотыйгуллина белән аның чираттагы гомер һәм иҗат бәйрәме алдыннан менә тагын очраштык.

Очрашуның берсе моннан ун ел элек булган икән. «Әтисенә охшап буйчан, әнисенә охшап сылу. Бу гәүдәгә һинд сарие да, грек тогасы да, ука чигүле озын күлмәк тә, хәтта ки солы капчыгы да бердәй килешер иде», – дип язып куйганмын ул чагында. Ашкынулы җанына биюдә, фәкать биюдә генә дәва таба белгән уналты яшьлек Рузия исә үзе испан кызларыныкы кебек уникешәр кат итәкле күлмәкләр тегеп «җенләнгән икән. «Әнинең чаршау-чыбылдыкларының саны кими бара, минем күлмәкләремнең саны арта бара иде», – ди ул яшьлек юләрлегеннән көлеп. Хәер, ул әле дә, мөмкин булса, ука чуклы атлас күлмәкләрдән, бәрхет камзуллардан, кама бүрекләрдән йөрер иде. Мин Рузияне хыялымда шулай киендереп карыйм. Күз алдыма Иван Крамскойның «Серле ханым» картинасы килеп баса. Рузия бит инде бу серле ханым! Үзәгеңне өзәрлек кыйгач кашлар астыннан караган кара күзләрдә никадәр хөрлек! Җиргә ору өчен түгел, бәлки ташны ярыр өчен яратылган текә маңгайда никадәр мәгърурлык!

Тик… минем карашымда утырган ханым кара свитердан. Утырганда да аның бөтен гәүдәсендә ихтыярый тыенкылык, бер ым кагуга, җәядән атылган ук кебек, иреккә очарга әзер тору, киеренкелек, җәнлек хөрлеге шәйләнә. Йомшак һәм җитез, көчле һәм иркә җәнлек бу! Көмеш тоягы белән чакматашка тибеп алып, тау кашына сикерергә әзер тау кәҗәсе яки җәйранмы ул? Әллә Америка прерияләренең дуамал баласы – ефәк яллы, уйнак мускуллы мустангмы?

Һы, мустанг! Үз авылының мустанглары – кырларда йөреп, арып-талып, сусап кайткан атлар аңа таныш. Әтисе әйтмешли, казакъ кызлары кебек, ат сыртында җилдерергә аңа куш! Малайлар белән бергә ат йөздерү кызлар белән яулыкка балык сөзүгә караганда күп кызыграк ла ул. Камытын салып, авызын яшел үләнгә төртүгә сыртына менеп атланган җайдакның кара чутыр кызчык кына икәнен күз чите белән күреп алган шундый бер «мустанг» аны җилпеп атмакчы. Ата алмагач, теш күрсәтмәкче дә булып карый әле.. Ярый бу. Язмыш дигән ярсу ат та чыгымчыламый тормас. Соңыннан режиссер ихтыярына буйсынырга тиешле холык әнә шулай тәрбияләнә торсын.

Кыз бала турындагы язмада курчаклы уйнаулар, чәчәк үстерүләр хакында язу килешә төшәр иде дә бит. Ни хәл итәсең, кешесе ул түгел. Утаган, ул да утаган инде кишер-помидор түтәлләрен. Һидиятулла абзый белән искиткеч уңган-булган Мәрвия апаның унберенче баласы Рузия барысына да өлгергән. Тирә-күрше авыл егетләренең йөрәген яндырып, өздереп-өздереп, сәхнәдә дә биегән. Смотрларда җиңә-җиңә Казанга кадәр үткән. «Югары Әлкәйдә бер кыз бар. Вәт бии, ичмасам!» Бала чактан балет белән хыялланган, иң олы сәнгать – балет ул дип шашынган, төшендә дә биегәнен күргән Рузиягә, авылдашларын әле һинд, әле чегән, әле молдаван биюләре белән сокландырган Рузиягә иң шәп бәя бу! Бүген дә гәүдә пластикасы зарур булган рольләрне өздереп уйнар иде ул. Чаршаудан бозып теккән күлмәкләренә чәй кургашыннан йолдызлар кисеп таккан кызның сыгылмалы буй-сыны күз алдымнан дәртле биюдә бөтерелеп үткәндәй була. Их, ник безнең Камал театрында биюле спектакльләр куелмый микән дип, сызланып куям. Театрда бит, югыйсә, җырчы артистларга махсус спектакльләр кую гадәте бар. Әмма биючегә, сыгылмалы буй-сынга исәп тотып, спектакльләр кую практикасын бер дә хәтерләмим. Мин үзем Рузияне мексиканнар кайнарлыгы, испаннар дәрте ташып торган рольләрдә – Гарсиа Лорка әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә күрәм. Менә балкыр, яшьнәр иде ул анда!

Ник соң әле без биюләр дип үкенеп утырабыз. Бар аның тормышында бию. Кызы Чулпан, әнә, бөтен барлыгын биюгә багышлап, әнисе хыялына җан өрде. Хәзер ул чын профессионал, «Казан» бию ансамблен җитәкли. Камал театрында узачак юбилей кичәсендә, ансамбльләре белән килеп, Рузия Мотыйгуллинаны тәбрикләп китәрләр әле алар.

Актрисаның театр сәхнәсендәге эзләре дә, ак кар өстенә төшеп калган эзләр кебек, аерымачык ярылып ята торган эзләр. Театр училищесының беренче курсында укыганда ук уйнаган Нәркәстән алып Ханумага кадәр бу «эзләрне» ача башласакмы?! «Әй ул Нәркәс! – дип сүзгә кушыла Рузиянең сабакташы Наилә Ибраһимова. – Без аның куш толымына, шөпшә биленә, аккош муенына, болан аякларына егетләрдән ким сокланмый идек. Андый Нәркәс бүтән булмас!» Ә бит алар биш ахирәт дус – Фирдәвес, Алсу, Фирая, Зөлфирә – барысы да чибәрләр.

Чибәргә чибәр бәясе дә кадерле. Ә бит әле артист өчен осталыкка бирелгән бәя бар. Менә анысы кыйммәт йөри. «Бирнәсез кыз» спектаклен Мәскәүдә МХАТ бинасында уйнаганнан соң Мәдәният министрлыгыннан килгән «иптәшләрнең» артистка уенына карата бәяләрен ишеткән Марсель Сәлимҗанов, гримын сөртеп утыручы Рузия Мотыйгуллина янына атылып килеп керә дә, артистканың гримлы битеннән чут-чут үбә-үбә, кабатлый: «МХАТта уйный торган артистка дип әйттеләр бит синең хакта!»

Әйе, шәп иде аның Ларисасы. Казанда да, Уфада да, Мәскәүдә дә шәп барды «Бирнәсез кыз». Үзе дә бик җентекләп әзерләгән иде ул Ларисаны. Спектакльдәге чегән җырларын, осталар тавышын магнитофон тасмасына яздырып алып, үз тавышын кабат тыңлый-тыңлый, җырлый-җырлый өйрәнде. Сатылырга, кадерен җуярга теләмәгән кызның күңеле аңлаешлы иде аңа. Тетрәндергеч хисләрдән күңеле нечкәргән Рузия-Ларисаны сәхнәдәге партнеры Шәүкәт Биктимеров кайвакыт чак-чак тыеп кала: «Чү-чү, кызым, елама. Күз яшеңне күрсәтмә», – ди торган була ул, аңа гына ишетелерлек итеп.

«МХАТ сәхнәсендәге уеным үзенә бер булды. Әллә сәхнә булыштымы? Күзләрем янды. Һәлакәтен сизгән җәнлек кебек идем мин ул сәхнәдә. Алда караеп торган оркестр чокыры да ничектер шомлы тәэсир итте миңа. – ди Рузия, үткәнгә кайтып. Ә мин аның, 36 ел дәвамында сәхнәдән төшмәгән артистканың, һәрбер спектакльне берәмтекләп хәтерләвенә хәйран калып утырам. – Ашкынулы холыклар аңлаешлы миңа. «Яшенле яңгыр»дагы Катерина, «Татар хатыны ниләр күрми» дәге Гөлбану кебек рольләрне уйныйсы килеп калды. Ә менә «Өч аршын җир»дәге Шәмсегаянны әй яратып уйнадым да соң! Шәмсегаян да минем кебек хисле, сагынучан. Менә бу күлмәкне киеп уйнадым мин ул садә күңелле авыл хатынын. – Рузия, күп санлы сәхнә күлмәкләре арасыннан аралап, түше чигүле күлмәкне ала да, киндерне битенә куеп, бер мәлгә сүзсез кала. Аннары тагын дәвам итә. – Әни күлмәге кебек… Әни үлгән елны уйнаган идем мин Шәмсегаянны».

Рузия-Шәмсегаян, күзләрен йомып рольгә кереп югала. Сизеп торам, күңеле Югары Әлкәй урамнарында йөри. Бормалы тыкрыкларны, су буйларын, кыяр-кавын бакчаларын йөгереп урап йөри дә таныш зирекләргә барып сөялә, аннары газиз йортның капка төбенә килеп туктый. Йә, ярый, әтисе утырткан таллар исән икән әле. Каеннар менә ауган. Шуңа күрә өй урыны каберлекне хәтерләтә кебек. Иң матур урын зират шул хәзер – әтисе-әнисе, энесе яткан урын. Өч кабер очында өч чыршы, чалмабаш чәчәкләре. Тәбәнәк чардуганнар. Ире – Ренаты бөтенесен үзе эшләде. Хәтернең әле тагын, зираттан чыгып, елга аръягыннан – тургайлар иленнән урап кайтасы бар. Кая соң тургайлар? Алар да юк мыни?

Менә ул кабат минем әңгәмәдәшемә әйләнде. «Тургайсыз калган кырлар, туган йортсыз калган авыл ямьсез икән. Элек өйләр ямьсез, авыл матур иде. Хәзер өйләр матур, авыл – ямьсез. Мин үзем генә калганда гел Сезнең «Авылым хәтирәсе» дигән җырыгызны җырлап йөрим. Үз юбилеемда авылга кайтып, авылдашларыма бәйрәм оештырырга ниятлим. Һәммәсен дә чакырачакмын. Шушы җырны җырлаячакмын аларга. Мин беренче мәртәбә сәхнәгә баскан авыл клубында концерт куярбыз. Зиратларны карап торганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә авылдашларыма».

Менә ни өчен Шәмсегаянны тыштан күз яшен күрсәтмичә, эчтән үксеп уйный икән ул. Сагыну хисе олы хис. Хәер, хисләрнең үзгә төрләре дә таныш Рузиягә. Иҗат иткән образ белән күңел тәңгәллекләре дә була торган хәл. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәре буенча куелган спектакльдә режиссер Празат Исәнбәт аңа төп рольне – Зөләйханы биргәч, әй сөенгән иде. Театрда Зөләйхалар бер ул гына түгел иде. Ләкин аның Зөләйхасы үзенә бер – буйсынмас, горур булып чыкты. Рус өенә урлап китерелгән, балаларыннан, иреннән, иленнән аерылган, үзе корган оясы туздырылган мөселман хатыны, урыс өендә тешен кысып яши-яши дә, бер мәлне эчтәге давылын, диварларны җимерерлек итеп, дөньяга чыгара. Урыс белән бүлешкән түшәген – кара ятагын идәнгә ташлап, тибә-тибә елый Зөләйха, дивардагы изге сурәтләрне бәреп ата, тәресен йолкып ташлый.

«Килешми, син бит татар хатыны, мөслимә, тыенкырак бул», – дип киңәш итүчеләр дә, «нәкъ шулай кирәк, дала җилендә оетылган татар каны аккан хатынның холкы буйсынмас булырга тиеш», – дип хуплаучылар да табыла. Чыны да шул. Әсәрнең финалында кулына пычак алырга кыюлыгы җиткән хатын нәкъ Рузия аңлаганча булырга тиеш тә.

Рольләрнең барысы да болай җанны суыра, хәлне ала торган булмый ла ул. Арада уйнап-көлеп, рәхәтләнеп, тамашачыны ял иттереп уйналганнары да бар. Әйтик менә, кабат сәхнәгә әйләнеп кайткан «Диләфрүзгә дүрт кияү» дәге Диләфрүз ул үзе бит инде. «Әлдермештән Әлмәндәр» дәге Гөлйөзем тагын – авылның беренче кызы Рузия булмый, тагын кем булсын!

Әнә шулай – рольләрнең берсендә газапланып, икенчесендә ял итеп яши ул. Рольләрдән бушаган арада үзенең «Форд»ында җилдерә. Балачак чаптарларын алыштырмый инде «иномарка», әмма җан ярсуын басарга ярап куя. Хәер, күңел кадәресе дә гел ярсып кына тормый. Оныгы Ясминне кулга алып сөйгән сәгадәтле мизгелләр – дөньяга кеше булып туганыңа сөендерә торган мизгелләр бар бит әле.

Ә кем әйтә әле аны язмышыннан зарлана дип! «Мин бәхетле бала булып тудым. Мин туган елны әтиләр заем акчасы отканнар. Шул акчага өй салып кергәннәр. Абыйга гармун сатып алганнар. Өй арты бакчасына ундүрт төп алмагач утыртканнар. Алмагачлар төбендә чигү чигеп утырулар рәхәт иде», – ди ул хозур яшьлеген сагынып. Алмагачлы бакчасы аның хәзер дә бар. Алмагач кынамы! Гөлләр дуены анда җәен. «Гөлләр өйдә дә күп. Йорт җиһазы урынына гөлләр минем. Әле дә гөлләр ышыгында кул эше белән утырырга яки рольләр ятлап утырырга яратам».

Рольләр исә, шөкер, булып тора. Яраткан тамашачысы, сәхнәдәге һәр эшен хуплап торучы, кирәгендә җилкәсен куярга һәрвакыт әзер газиз ире, фикердәше бар аның. Күңел сөенечләре – кызы белән оныгы бар! Ләкин нечкә күңелдә моң качып яткан почмаклар, барыбер, кала икән. «Әни күзләре, әни сүзләре җитми миңа», – ди ул. Ләкин бит алар хәтердә бар! Югары Әлкәйдәге теге коеның да суы һаман мул икән!

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина Камал театры сәхнәсендә иҗат иткән рольләр.

Марийка – «Солдат хатыны» (Н. Анпилов)

Айсылу – «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт)

Афродита – «Ташлама утны, Прометей» (М.Кәрим)

Анжела – «Болан-Патша» (К. Гоцци)

Лариса – «Бирнәсез кыз» (Н. Островский)

Наталья – «Илгизәр+Вера»(Т.Миңнуллин)

Шәмсегаян – «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев)

Беатриче – «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони)

Зөләйха – «Зәләйха» (Г.Исхакый)

Ханума – «Ханума» (А.Цагарели)

Шәмсия – «Күрәзәче» (З.Хәким)

Расиха – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов)

Бибинур – «GО! Баламашкин» (Ф.Бүләков)

Татарстанның халык артисты – 1991ел

Россиянең атказанган артисты – 2001 ел.

автор:Асия ЮНЫСОВА; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>