Новости 219 0 3 года назад

Быел кабат корылык булачак, диләр

Быел күп кенә илләрнең кайбер төбәкләрендә көчле корылык булу ихтимал икән. Галимнәр безне шулай куркыта. Җир шарында беренче тапкыр мондый көчле корылык – 977-981, икенчесе – 1146-1151 елларда булган. Белгечләр бу хактагы мәгълүматны кулъязмалардан һәм агачларның боҗраларыннан укып белгән.

Әлеге хәл безне дә шомландыра. Чөнки соңгы елларда Россия дә корылыктан тәмам интегә. 2010 елда булган үзәк өзгеч эссе көннәр турында халык әле дә куркып искә ала. Метеорология өлкәсен өйрәнүче Россия галимнәре, бу елдагы аномаль эссе көннәрнең ни сәбәптән булуы турында уртак фикергә килә алмый. Күпчелек галимнәр фикеренчә, корылык көчле антициклон нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга мөмкин.

Мәгълүматларга күз салсак, Россиядә корылык йөз елга биш мәртәбә була икән. Әмма кайберсе аеруча нык зыян китерә. Һава температурасы тиешле нормадан артып китә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә зарар сала. Галимнәр, 1890 елдан алып 2010 елга кадәр булган аралыкны өйрәнеп, 40 тапкыр корылык булуын ачык­лаган. Быел да халыкны сөендерерлек яңалык җиткермиләр. Россиянең кайбер төбәкләре игенчеләренә кабат коры һава шартларында иген үстерергә туры килмәгәе.

Белгәнебезчә, Татарстан да инде менә ничә еллар корылыктан иза чигә. 2009 елдан бирле иң кирәк вакытта яңгыр яумый тилмертә. Бары 2011 елда гына бераз җиңел сулап яши алдык. Тик 2010 елда булган эссе җәй күп кенә югалтуларга китерде. Ул елда чәчелгән бөртеклеләрнең яртысы диярлек юкка чыкты. Шушы вакытта игенчеләр 30 млрд сумлык зыян күрде. Федераль үзәктән бирелергә тиешле ярдәмне берничә айлап көтәргә туры килде. 2012, 2013 елларда да хәлебез мактанырлык булмады. Инде менә кабат бөртеклеләргә иң кирәк вакытта җиргә бер тамчы яңгыр төшми. Белгечләр аңлатуынча, игеннәр тишелеп чыккан чорда 10 көн дәвамында явым-төшемнәр булмаса, уңышка зыян килә икән. Тик, кызганыч, яңгыр яумаганга да ике атнадан артык вакыт узып бара. Синоптиклар да күңелне юатырлык яңалык әйтми. Бары атна ахырында кайбер урыннарда гына яңгыр вәгъдә итәләр.

Республика игенчеләре корылыктан ничек саклана? Татарстанда алдагы елларда да корылык булырмы? Бу хакта алдагы саннарда тулырак яктыртачакбыз.

автор:Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА; источник:http://vatantat.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>