Новости 291 0 4 года назад

Дөньялыкта яшик, әйдә, тыйнак кына, Без бит монда барыбыз да кунак кына…

Бер йөкле хатынның карынында ике бала ята. Берсе – туганнан соңгы тормышка ышанган сабый, икенчесе – ышанмаучы. Икенчесе беренчесеннән: «Син туганнан соңгы тормышка ышанасыңмы?» – дип сорый. Иманлы бала: «Әлбәттә, туганнан соң без әле дөньяда озак яшәячәкбез. Ә аңа кадәр без монда үсәбез, ныгыйбыз», – дип җавап бирә. «Син дөрес сөйләмисең. Туганнан соң яшәү юк. Син күз алдыңа гына китерәсеңме, безне анда нинди тормыш көтә. Белмисең, чөнки аннан әле беркемнең дә кайтканы юк…» – ди беренчесе.

Бу кечкенә генә хикәяттәге соңгы фразаны бик күп кешеләрдән ишеткәнем бар. Ахирәт дөньясы, үлгәннән соң да тормыш дәвам итәчәге турында сөйләгәндә, моңа ышанмаучылар, гадәттә, саллы гына бер дәлилләрен китерә: аннан әле беркемнең дә кире кайтканы юк. Дөрес, аннан кайткан кешеләр юк анысы, әмма бу, кайтучысы булмагач, теге дөньяда чыннан да тормыш юк дигән сүз түгел бит әле. Димәк, безгә, ахирәткә баргач үкенечле булмасын өчен, хәзердән үк анда ничек барасыбызны кайгырта башларга кирәк. Теге дөньяда безне ниләр көтә, мөселман булып китүчеләргә анда нинди өстенлекләр вәгъдә ителә – болар турында без Зөфәр хәзрәт Тәхавиевтән сораштык.

– Ахирәт дөньясы турында төрле кешедә төрле фикер: аңа ышанучылар, ышанмаучылар бар. Күпме кеше – шуның кадәр фикер, диләр. Дөрес бу, әмма синең фикерең дәлилле дә булырга тиеш бит әле. Атеизм белән тәрбияләнгән кешегә нинди генә дәлилләр китерсәң дә, ул аны барыбер кабул итми. Ислам галиме Габденнасыйр Курсави, ул кешегә Коръәннән йөз дәлил китер, ул барыбер ышанмый. Ә менә кеше сүзен китер, ул аны кабул итә, эт кебек кеше сүзенә иярә, ди.

Иманның җиде баскычы бар: Аллаһны тану, фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә, китапларга, ахирәт дөньясына, тәкъдирнең яхшысы-яманына һәм үлеп кабердән терелмәккә ышану. Намаз укып та, ураза тотып та иманның җиде баганасының берсенә генә ышанмаса да, калган бөтен баскычлары юкка чыга. Үлгәннән соң кабат терелеп, Кыямәт көнендә Аллаһ хозурына басканнан соң, дөньядагы эшләре, бар кылган гамәлләре өчен җавап бирәсенә ышанмаса, аны инкарь кылса, аның намаз укуының бер генә савабы да юк. Адәм баласы үлгәннән соң ук җавап тота башлый. Ул кабергә иңдерелгәч тә, соңгы кеше аның кабере яныннан кырык адым атлап китүгә үк, билгеле риваять буенча, Нөнкир һәм Мөнкир дигән ике фәрештә килеп сорау алыр. «Раббың кем? Пәйгамбәрең кем? Динең нинди, китабың нинди, кыйблаң нәрсә, син намаз әһеленнәнме? Кайчаннан бирле мөэмин-мөселман?» – дип сорарлар.

– Зөфәр хәзрәт, Кыямәт көнендә бу дөньядан мөселман булып китүчеләр белән китмәүчеләр бер-берләреннән аерылып торачакмы?

– Риваятьләрдә, кешеләр каберләреннән купкач ук, мөэмин ирләр һәм хатыннарны шунда ук танырсыз, диелә. Алар алдан да, арттан да, ян-яктан да нурланып басып торыр. Намаз уку сәбәпле, кешенең йөзе нурлы булыр ди. Мөхәммәд (с.г.в.) нең хатыны Гайшә разыйаллаһу, Кыямәт көнне кабердән торгызылучылар күп булыр, аларны ничек танырсыз, дигәч, миңа аларны тануы авыр булмас, кяферләрнең йөзләре мичтәге күмер кебек кап-кара булыр, ә мөэмин-мөселманнарның битләре айның ундүртенче кичәсе кебек балкып торыр, ди. Күкнең иң югары ноктасы – җиденче кат күк өстендә гарше күләгәсе бар. Мөселманнар менә шушы күләгәгә ия булырлар, дип тә әйтелә. Эссе көннәрдә без күләгә эзлибез. Җәйнең кызу көннәрендә бу дөньядагы эсселеккә түзүе авыр. Ә ахирәттә булачак эссене аның белән чагыштырып та булмый. Ул мең мәртәбә эссерәк булачак. Кабердән кубарылган кешеләр ышыкланырга күләгәле урын эзләрләр, тик ул, әйткәнемчә, Аллаһ тыйганнардан тыелып, Ул кушканны үтәүчеләр өчен генә. Кемнәр рамазан аенда ураза тоткан, аларга Раян дигән җәннәт капк
аларын үтү насыйп булыр. Бу дәрәҗә ураза тотучыларга гына бирелә. Алар каберләреннән купкач күренер: ураза тоту сәбәпле, авызларыннан хуш исләр килеп торыр ди. Ураза тотканда, ашказанында ризык булмау сәбәпле, кешенең авызы исләнә. Фәрештәләр менә шушы исне яратыр, ул хуш исле мускусны хәтерләтер ди. Шунысы да бар: иманлы бәндә җәннәттә үзе генә түгел, гаиләсе белән булачак, билгеле, әгәр дә инде алар барысы да шуңа лаек булса. Коръәндә әйтелә: ий, мөэминнәр, үзегезне һәм өй әһелләрегезне ут газабыннан саклагыз. Гаилә башлыгы хатыны һәм балаларын да динле, иманлы итәргә тиеш.

Адәм баласы үлемнән курка. Юк, үлемнән куркырга кирәкми. Үлгәннән соң безне нәрсә көтә – менә шуны уйлап куркырга кирәк. Кыямәт көнендә бездән сорау алып ятмыйлар, менә китабың – укы, диячәкләр. Һәр адәм баласы үзенең тормыш китабы белән килә. Аның уң һәм сул ягында бөтен гамәлләрен язып баручы тәкъдир фәрештәләре булачак. Уң ягындагысы – изгелекләрен, сул ягындагысы начар гамәлләрен язар. Уң ягындагысы сул ягындагысына баш булыр. Кеше хата кылса, уң яктагысы, җиде сәгать көтеп тор, дияр. Бәлки тәүбәгә килер, ди ул. Изге һәм начар гамәлләрең үлчәүгә куелыр. Фани дөньяның гомере бик кыска, үтә дә китә. Кул учыбызга төшкән кар бөртекләре эреп юкка чыккан кебек, ике көнлек фани дөньябыз күз ачып йомганчы үтәчәк. Ә ахирәт дөньясы бакый һәм мәңгелек, ахирәт бар, җәһәннәм бар, хисап бар, сорау бар. Гомумән, дөньяда кылган гамәлләребез өчен җавап тотасыбыз бар. Аллаһы Тәгалә тәүфыйк-инсаф биреп, гыйлем аша, хикмәт белән, ислам динендә булганыбыз хәлендә Аның хозурына җәннәт әһелләре булып кайтуны һәммәбезгә дә насыйп кылса иде.

автор: Дилбәр ГАРИФ;источник:http://shahrikazan.com/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>