Новости 259 0 3 года назад

Эльмир Низамов: «Без гаҗәеп заманда яшибез»

Эльмир Низамов

Эльмир Низамовны яшь композитор дип әйтү дөрес булмас кебек. Иҗади тәҗрибәсе яшенә караганда күбрәктер. Гаять эшлекле, һәртөрле яңалык-тәкъдимнәргә ачык, максатчан, өлгер һәм шул ук вакытта бик итәгатьле егет ул. Ульян шәһәрендә музыка көллиятен тәмамлаган пианист Казан консерваториясендә А.Луппов җитәкчелегендә композиция осталыгына төшенә. Бүген ул аспирант һәм педагог та әле.

– Консерваториядә укуыңны тәмамлаганда ук үзең турында көчле хәбәр салдың – чыгарылыш эшең «Алтын Казан» рок-операсы иде. Ничек туды бу идея?

– Әйе, «Алтын Казан» беренче зур эшем булды. Мин консерваториягә кергәндә үк аны опера белән тәмамлаячагымны белдем. Нинди булуы, ничек язылачагы билгеле булмаса да, опера булырга тиеш иде ул. Нәтиҗәдә, академик һәм популяр музыка – икесе дә миңа кызыклы булганга күрә, рок-опера жанрына тукталдым. Либретто авторы Ренат абый Харис та шушы жанрны сайлаганны хуп күрде.

– Белгәнемчә, Ренат ага белән соңгы эшегез булмый бу?

– Әйе, без Ренат абый белән иҗади дуслар, сәнгатьтә ул минем остазым, дип әйтергә була. Аның белән танышкач, шаккаткан идем: бу шагыйрь бит Җиһанов, Яхиннар белән эшләгән. Миңа шундый олпат шәхес белән иңгә-иң иҗат итәргә насыйп булды, дип шатланганым хәтердә. Ренат абый бик якын кешемә әйләнде, ул миңа бабам кебек дисәм дә була. Еш кына мин аларда кунакта булам, сәнгать кенә түгел, тормыш турында да сөйләшүләр күп була. Аның белән без чыннан да күп хезмәттәшлек итәбез. Ренат абый белән бик җиңел, аңа берәр идеямне әйтәм икән, ике-өч көн дигәндә шигырен язып та бирә. Бер яктан, текстларына карата ул бик таләпчән, икенче яктан, үзгәрешләр кертү кирәк булса, карышмый, көйгә туры килсен дип тырыша. Ул, гомумән, шундый актив кеше. Яшьләрдән дә җитезрәк тоела ул миңа. Аның гел ниндидер идеяләре туып тора. Иҗатташың белән бер дулкында булу мөһим ул.

– «Мин ана» моноспектаклендәге эшең турында сорамый булдыра алмыйм.

– Рамил (Р.Гәрәев – «Мин ана» спектакленең режиссёры – авт.) миңа тулысынча ышанды, «Ничек сизәсең, шулай яз, үз фикереңне әйт», – диде. Мондый карт-бланш – зур җаваплылык, димәк, син үз йөзеңне күрсәтәсең, режиссёр шулай кушты, дип аклана алмыйсың.

Инсценировканы укып чыккач, мине сюжеттан бигрәк Ана образы кызыксындырды. Ана җырласа, аның җыры нинди булыр икән, дип уйландым. Героиняның эчке тавышын ишетәсем килде. Музыкада шушы тавышны эзләдем. Ул музыка бик җиңел, үзеннән-үзе язылды. Кино өчен күп язган композитор София Гобәйдуллинаның шундый сүзләре бар: «Кинода композитор актёр белән бер. Ул алдына куелган бурычны үти, роль уйный». Чыннан да, бик еш нәкъ шулай була. Тик «Мин ана»да миңа роль уйнарга туры килмәде. Мин үз фикерләремне әйттем, бәлки шуңа да эш бик җиңел баргандыр.

– Син Россия һәм дөнья күләмендәге бәйгеләрдә җиңүче, лауреат исемнәрен алган кеше. Чит илгә яки шул ук Мәскәүгә китеп эшләү теләге тумый калмагандыр.

– Үземнең дә бу турыда уйланганым бар. Укырга кергәндә ике генә консерваторияне күз уңында тоттым – Мәскәүнекен һәм Казанныкын. Тегендә дә, монда да консультацияләргә барып кайттым, ләкин барыбер күңелдә икеләнү, шикләнү хисе калды. Мәскәүнең консерваториясе зурлыгы, бөеклеге, данлыклы тарихы белән җәлеп итте, ә Мәскәү үзе абсолют ошамады! Ә Казанның консерваториясе дә таң калдырды, үзе дә күңелемә бик хуш килде. Моңарчы минем Казанга килгәнем дә булмады диярлек. Ульянда училищеда укыган елларда ике-өч мәртәбә килеп-киткән идем – шул гына. Бәлки мин бик гади генә уйлаганмындыр, ләкин: «Юкка гына дөньяга татар булып тумаганмын бит инде мин», – дип, Казан консерваториясен сайладым. Ошамаса – китәрмен, бәйләп тотмаслар бит.
Вакыт узган саен, Казан тагын да матуррак тоела башлады. Аннары әти-әнием дә Казанга килеп урнаштылар. Ә Мәскәү ничек ошамады, хәзер дә шулай. Юк, ул бик кызыклы шәһәр. Анда минем дусларым, фикердәшләрем бик күп. Хәтта Казанда да аның хәтле әңгәмәдәшләрем юктыр. Ләкин Мәскәүдәге ыгы-зыгыны кабул итә алмыйм, анда иҗат итеп булмый да төсле. Ә башка илләргә килгәндә… Кайчан да булса берәр чит илгә китүем, күпмедер вакыт анда яшәп каравым бик мөмкин. Ләкин бөтенләйгә китү турында уйлап та караганым юк. Бәлки андый фикергә килер өчен чит җирдә бик озак яшәргә кирәктер. Әлегә чагыштырып карау теләгем генә бар. Мин рус шәһәрендә туып үстем. Казанда «Тукай урамы», «китап кибете», «даруханә» дигән татарча язуларны күрү шулхәтле кызык тоелды. Бу вак кына әйберләр шундый мөһим икән! Мин үземне өйдә дип хис итәм. Чит җирдә яшәп карау теләгем дә, бәлки, үз илемне сагынып кире кайту өчен кирәктер.

– «Юкка гына татар булып тумаганмындыр», – дидең. Гомумән, иҗатыңда да шушы сүзгә таянасыңмы?Милли композитор төшенчәсен ничек аңлыйсың?

– Ничек аңлыйсың – бик дөрес сорау. Бөтен нәрсә шушы төшенчәне ничек аңлавыңнан тора. Композиторның фамилиясе билгелиме милли музыканы, әллә музыкадагы халык көйләренә якын элементлармы? Минемчә, бу ике фикернең берсе дә дөреслеккә якын килми. Чын сәнгать – ясалма түгел, ул табигый, иҗатчының турыдантуры әйтелгән, бәйсез сүзе. Без чит телдә сөйләшкәндә сөйләмебездә туган тел акценты саклана. Музыкадагы миллилек шушындый акцентка тиң. Мәсәлән, композитор Арам Хачатурян беркайчан да халык музыкасы язмаган, ул бары тик академик жанрларда эшләгән. Ләкин симфония язсынмы ул, балетмы – һәрбер әсәре әрмән колориты белән сугарылган. Чөнки ул шулай ишеткән, бу аның акценты.

Әгәр кеше төгәл бер мохиттә үскән, аның фикере шушы мохиттә форма лашкан икән, киләчәктә дә, нинди генә чит өлкәгә кереп китмәсен, ул мохитнең йогынтысын югалмаячак. Миллилек белән дә шул ук хәл. Мин гаиләдә татар мохитенедә үстем, димәк музыкамда да татар рухы бар. Һәм ул көчәнеп эшләнгән әйбер түгел, ул табигый аһәң.

Шунысы кызык: музыкамны, мәсәлән, Мәскәү коллегаларым тыңласа, алар еш кына ниндидер шәрыкъ, төрки мотивлар сизәләр. Ул музыка шул ук Мәскәү композиторларыныкыннан аерылып тора, гәрчә без нигездә бер үк алымнар кулланып иҗат итсәк тә. Татар музыкасын ишетеп ияләнмәгән мәскәүләр анда татар рухын тоялар икән – мин бик шат. Казанда башкачарак. Милли музыка дип атар өчен безгә җете татар көйләрен ишетергә кирәк, ахрысы.

Үз иҗатым белән мин татар музыкасы пентатоникадан гына тормый дип әйтәсем килә. Татар музыкасы, мәдәнияте күпкә киңрәк, тирәнрәк. Һәм тышкы билгеләр аша гына тоемлап бетереп булмый аны. Музыкам дөньяга кызык булсын иде. Татарларның бай мәдәниятен танытасым килә. Була бит шулай: сиңа берәр музыкаль әсәр ошый икән, аның авторы турында кызыксына башлыйсың. Ә ул, мәсәлән, Перуда туып үскән. Ә син Перу турында берни белмисең. Шуннан бер композитор аша син тулы бер культура белән танышасың. Әгәр дөньяда бер генә кеше булса да минем музыка аша татар мәдәниятен ачса, мин бик бәхетле булыр идем.

– Мәскәү-Казан темасына кире әйләнеп кайтсак. Казанда яшәвең читтәге иҗатчылар белән аралашырга комачауламый дип беләм, син бит яшь композиторларның «МолОт» берләшмәсенең актив катнашучысы да. Бу берләшмәнең максатлары нинди?

– «МолОт» («Молодежное Отделение союза композиторов России»дан кыскартылып алынган – авт.) дигән берләшмә виолончелист, композитор Ярослав Судзиловский тәкъдиме белән Мәскәүдә барлыкка килә. Ул Россиянең композиторлар берлеге карамагында оеша. Берлек булдыра алганча безгә ярдәм итсә дә, эшебезгә кысылмый, юнәлешебезне билгеләми. 2007 елда мин Ярослав белән танышканда бу идеяләре әле туа гына башлаган иде, ә 2008дә «МолОт» инде эшен башлады. Без җыелышабыз, бер-беребезнең музыкасын тыңлыйбыз, фикер алышабыз, тәнкыйтьлибез. Аннан конференцияләр, концертлар да оештыра башладык. «МолОт» Берлек ярдәме белән «Россиянең 36 яшь композиторы» дигән китап чыгарды. Анда минем турында да мәгълүмат бар.

Яшь музыка, яшь композиторлар фестивальләре шактый, андый бәйгеләрдә ешрак катнашкан саен, әлбәттә, музыка өлкәсендә танышларың да арта. «МолОт» исә безне тагын да якынайтты. Төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, барыбыз да бер-беребезне беләбез. Безнең аралаша башлавыбыз зур сөенеч, дип саныйм. «МолОт»ның максаты да шуннан гыйбарәт – берләштерергә, ярдәм итәргә. Мәсәлән, яшь композитор әсәр яза һәм, билгеле, ул әсәрне халыкка җиткерәсе килә. Ә бу шактый кыен эш. Моның өчен музыкантлар, сәхнә, публика җыю кирәк. «МолОт» төрле шәһәрләрдә концертлар оештыра. Гадәттә, ул концертта җирле композиторлар музыкасы белән бергә, читтәге композиторларның әсәрләре дә яңгырый, әлеге шәһәр публикасы шулай башка шәһәрдә яшәп иҗат иткән композиторлар белән таныша. Яшь композитор өчен Петербург яки Мәскәү концертларында үз музыкасын ишеттерү зур дәрәҗә бит ул, үзеңне күрсәтү өчен гаҗәеп мөмкинлек! Кайчак мин берәр шәһәргә киләм, ә мине инде беләләр: «Сезнең музыкагызны шул-шул концертта ишеткән идек», – диләр. Ә мин бит бу шәһәргә беренче тапкыр киләм! Мондый сүзләрне ишетү, әлбәттә, бик куандыра.

Беләсеңме, без гаҗәеп заманда яшибез. София Гобәйдуллина, мәсәлән, үз вакытында Казаннан китмәсә, бәлки дөнья андый композиторны белмәс тә иде. Эш танылуда гына да түгел. Гобәйдуллина шундый булып формалашмас иде, анда укыган китапларны укый алмас иде, анда танышкан кешеләрне белмәс иде, анда тыңлаган музыкасын тыңлый алмас иде. Хәзер исә чикләр юкка чыга бара. Аралашыр өчен мөмкинлекләр зур. Яшьләр исә аралашуны, ниндидер берләшмәләргә җыелуны һәрчак хуп күрә. Барыбызга да таныш «Калеб» җыены да бит эш булмаганнан барлыкка килгән әйбер түгел, димәк, без, яшьләр, шундый бердәмләшүгә мохтаҗ. «МолОт» та шушындый омтылыштан барлыкка килә.

– София Гобәйдуллинаны еш телгә аласың...

– Әлеге вакытта «Тембровый мир Софии Губайдуллиной» дигән фәнни эш язам. София Гобәйдуллинаның музыкаль эзләнүләре нәкъ менә тембр өлкәсенә юнәлтелгән. Гобәйдуллина иҗатының бу юнәлеше миңа яшь галим буларак кына түгел, композитор буларак кызыклы тоела. Беренчедән, Гобәйдуллина – татар композиторы, ул монда үскән, монда укыган. Икенче яктан, аны, гомумән, ниндидер кысаларга кертү авыр, ул – дөнья музыканты. Аның музыкасын тыңлаучы булып түгел, тирәннән өйрәнәсем килә… Гомумән, мин кайчак үзем һәм София Гобәйдуллина арасында уртаклык сизәм.

– Ул ике ел элек Казанга килгәндә, аның белән күрешмәгән идеңме соң?

– Юк, ләкин аннан алда мин Мәскәүдә аның белән оештырылган иҗади очрашуда булган идем. Шунда танышып, үземнең Казан композиторы булуымны әйткән идем, «Без Сезне Казанда көтәбез», – дигән идем. Бәлки мин чакырганга килгәндер ул?! (көлә)

– Тарихи вакыйгалар музыкант өчен материал – сюжет бирә, ә бүгенге мохит музыкантка нәрсә тәкъдим итә ала?

– Мөмкинлекләр. Тагын бер кабатлыйсым килә, без уникаль заманда яшибез. Безнең белән бергә төрле музыка стильләре, юнәлешләре генә түгел, төрле музыка эпохалары да яши. Мондый хәл тарихта беренче тапкыр. Чөнки, гадәттә, телдән-телгә күчкән халык көйләрен санамаганда, бары тик замана музыкасын, бик күп булса 10-20 ел элек иҗат ителгән музыканы тыңлаганнар. Бүген тарих һәм мәдәният юлының горизонталь сызыгы вертикальгә күчте. Бах чоры музыкасы да, грегориан хораллары да, популяр музыка да, фольклор да берьюлы яңгырый. Бер яктан карасаң, бу кулланыш чоры галәмәтедер инде – син супермаркеттагы кебек үзең теләгәнне сайлап аласың. Нәтиҗәдә «культурный бульон» барлыкка килә, аңа ниләр кушылганын аңлап та булмый. Шунлыктан хәзер сәнгатьнең кайсы юнәлеше алга киткән, кайсы бераз сүрелгәнен төгәл әйтү мөмкин түгел. Бер магистраль юл юк, һәрнәрсә шәхси мәнфәгатьләргә бәйле. Икенче яктан, без моның барысын да үз иҗатыбызда кулына алабыз. Африка халык җыры белән татар озын көйләрен чагыштыра, ХХ гасыр авангард музыкасын рок белән катнаштыра алабыз. Шостаковичның моның хәтле стильләр белән эшләү мөмкинлеге булмаган. Киләчәк өчен, гомумән сәнгать үсеше өчен бу зур-зур перспективалар ача.

– Казанда яшь композиторларны кайда ишетеп була?

– Консерваториядә ел саен композиция кафедрасының хисап концертлары була. Композиторлар үз әсәрләрен тәкъдим итә. Мөстәкыйль концертлар, фольклорны эшкәртеп башкару концертлары була. Елына кимендә, өч концерт куела. Композиторлар берлеге оештырган концертлар да бар. Ике елга бер оештырылган «Европа-Азия» фестиваленең бер концерты яшь композиторлар музыкасын тәкъдим итүгә корылган. Автор концерты оештырырга да мөмкин. Мин консерваториядә укыганда ике тапкыр шундый кичә оештырган идем.

– Бүген нинди эшләр белән янып йөрисең?

– «Кара пулат» операсын яздым. Бу – Ренат абый Харис белән берлектәге чираттагы эшем. Әлегә шушы хезмәтебезне ничек сәхнәләштерү турында уйлашабыз.

автор:Рания ЮНЫСОВА;источник:http://sahne.ru/

 

 

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>