Новости 316 0 3 года назад

Эльнар Сабирҗанов: «Сәхнә – ул үзе бер дөнья»

Эльнар Сабирҗанов

Эльнар Сабирҗанов – татар эстрадасында балкып килүче яшь җырчы.

Ул Татарстан Республикасының Биектау районының гүзəл табигатьле, моңлы Ашыт елгасы ярларына урнашкан Казаклар авылында туган.

Эльнарның сəнгатькə һəм иҗатка гашыйк булып үсүендə, əлбəттə, əтисе Ринат əфəнде һəм əнисе Галия ханымның зур тырышлыгы ята. Əтисе Эльнарны кечкенəдəн үк җырлар өйрəтеп, нəселдəн күчеп килə торган татар моңын йөрəгенə, күңеленə сеңдереп калдырырга тырышкан. Дөрес, бу тырышлыклар бушка китмəгəн. Эльнар бүген эстрада җырларын гына түгел, ə татар халкының борынгы җырларын да җиренə җиткереп башкара. Ул кечкенəдəн үк төрле җыр бəйгелəрендə катнашкан. «Сандугач керде күңелгə», «Маленькие звездочки», «Ягымлы яз» һəм «Созвездие-Йолдызлык» фестивальлəрендə югары урыннар яулап лауреат булган.

Ə инде зур сəхнəдə беренче тапкыр Эльнар «Җиде йолдыз» бəйгесендə үзенең туган авылына багышланган «Казаклар» җыры белəн балкый. Урта белем алып музыка мəктəбен тəмамлаганнан соң ук, ул Татар дəүлəт гуманитар педагогика университетының музыка факультетында Лидия Əхмəтова сыйныфында белем ала.

Студент елларында Мəдəният министрлыгы тарафыннан оештырылган Бөтендөнья татарларының милли «Сабантуй» бəйрəмен үзенең җырлары белəн бизəп Төркиядə, Владивосток, Хабаровск өлкəлəрендə чыгышлар ясый. Ə бүген ул социаль-гуманитар фəннəр институтында читтəн торып икенче югары белем ала.

Эльнар Сабирҗанов үз тормышын иҗат белəн эшкə бүлə. Бер яктан карасаң, ул төзү оешмасында үз эшен башкарса, икенче яктан, рухи иҗат кешесе. Ул җырларының сүзлəрен һəм көен үзе иҗат итеп, үзе башкара. Шулай ук, иҗатташ дусларына да җырлар язып бүлəк итəргə өлгерə.

– «Ничек барысына да өлгерəсең?» – дигəн сорауга, Эльнар көлеп җавап бирə: – «Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ə ялкау сəбəбен табар! Үз вакытыңны дөрес бəялəп, аны төгəл бүлə белсəң, барысына да өлгереп була» – ди ул. – Ə сəхнəгə килгəндə… Сəхнə – ул үзе бер тормыш, үзе бер дөнья. Əгəр дə үз өстеңдə эшлəмəсəң, син зур үрлəргə ирешə алмыйсың. Шуңа күрə, һəр туган көнне тормышка һəм иҗатка багышларга кирəк. Барысын да үз вакытында эшлəргə кирəк, дип белəм мин. «Уйладыңмы – эшлə!» дигəн девиз миңа əтиемнəн күчте, шуңа да, калышырга ярамый! Аллага шөкер, уйланганнар тормышка аша бара… Менə дигəн эшем, яраткан шөгылем бар. Минем горурлыгым – яраткан гаилəм, тормыш иптəшем һəм мəхəббəт җимешем – кызым Эльза бар! Тагын ни кирəк? Исəнлек-саулык булсын! Булганын сакларбыз, җитмəгəнен табарбыз!» – ди Эльнар.

Бу язда Эльнар үзенең туган көненə зур бүлəк ясарга җыена, аның «Оҗмах кошы» дигəн беренче дискы дөнья күрəчəк. Бу җыентыкта төрле яшьтəге моң сөючелəр дə яратып тыңларлык җырлар тупланган.

Озын сүзнең кыскасы, зур иҗади уңышлар сиңа, Эльнар Сабирҗанов! Шулай матур җырлар иҗат итеп, аларны башкарып барлык кешелəргə дə күтəренке кəеф бүлəк ит!

автор:Зиннур ХӨСНЕТДИНОВ; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>