Новости 473 0 3 года назад

Фирдүс Тямаев: Сәхнәдә егылгач, кеше мине исерек дип уйлагандыр

Фирдус Тямаев

– Фирдүс балаңа ни булды?

– Мин киткәндә хатыным бала белән Нурлатта калган иде. Ике көн буе бала елаган. Мин Башкортстанның Туймазы шәһәрендә концерт белән йөрим. Концерт алдыннан хатыным шалтыратып әйтте: “Безне срочно Казанга алып киттеләр, Казанга килеп җиттек, баланы операциягә алып кереп киттеләр”, – диде. Шул концертта үләм дип торам, бик авыр булды.

– Балаңа нәрсә булган соң?

– Нәзек җирендә салкыннан үлек сыман нәрсә җыелган. Ике айлык бала бит ул, бик курыккан идек.

– Балаң кая соң әле?

– Хатыным белән кибеткә китте.

– Балаңны үзең белән йөртәсеңме?

– Якын җиргә барганда үзебез белән алабыз. Калдырып китәсем килми, безнең белән йөрсен.

– Сәхнәдә егылганың бармы?

– Октябрьский шәһәрендә чабып та чыктым, абынып та егылдым. Адәм мәсхәрәсе, кеше мине исерек дип уйлагандыр. Идәнне юып чыкканнар да, таеп китеп ике теземә егылдым.

– Нәрсәдән куркасың?

– Тамашачы килерме, ошатырлармы икән – башта гел шул уй. Мамадышка дусларга бардым, карыйм, туй бара, башта минем дүрт-биш җырга биеделәр. Күзләремә яшьләр тулды, шатландым. Бу минем өчен бик зур уңыш дип уйлыйм.

– Яңа әти белән мөнәсәбәтең ничек? Әниеңнең янәдән кияүгә чыгуына каршы килмәдеңме?

– Юк. Үзем: “Әни, болай яшәп булмый, тормышка чык”, – дидем. Ниндидер гайбәт сүзләр ишетеп ятканчы… Ялгыз кеше ятим, чирле кеше ул. Ялгыз яшәү бик авыр нәрсәдер ул, ялгызлыктан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын. Газинур абый белән бик әйбәт мөнәсәбәттәбез.

– Газинур абый дисеңме?

– Әйе. Иң мөһиме – ул минем иҗатымны бик нык ярата. Шәп яшибез.

автор:ГАБДРӘХИМ; источник:http://акчарлак-газета.рф/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>