Новости 297 0 3 года назад

ГӨЛНАРА АБАЕВА: «ҖЫРЧЫ ҮЗ ТАМАШАЧЫСЫН ТАПКАНДА ГЫНА ПОПУЛЯР»

Гульнара Абаева

Күпләр аның турында ишетмәгән дә, күрмәгән дә, ә шулай да аның хезмәтен уңай бәяли. Чөнки ул сайлап алган җырлар бүген хит-парадларда яңгырый, аның канаты астында эшләүче җырчыларны беләләр һәм яраталар. 

Татар эстрадасының үз йөзен булдыруда турыдан-туры катнашкан продюсер Гөлнара Абаева турында сүзебез. Раяз Фасыйхов, Эльвира Хамматова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Салават Миңнеханов, Ильвина, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев, Мөнир Рахмаев, бу исемлектә тагын дистәләгән татар эстрадасы “йолдызлары” – барысының да иҗатына Гөлнара аша нигез салына. Җыр сәнгатен сөючеләр һәм сүгүчеләр, бу әңгәмә Сезнең өчен.

– Гөлнара, Сезнең турында матбугатта мәгълүмат юк диярлек. Шуңа да үзегез турында сөйләп китегез әле. Продюсерлыкка кадәр нәрсә белән шөгыльләндегез?

– Аңа кадәр Арча педагогик көллиятендә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алдым. Беренчесендә музыка укытучысы, икенчесендә хор коллективының җитәкчесе белгечлеген үзләштердем.

Студент елларында ук Казан мәктәбендә 3 ел музыка түгәрәген җитәкләдем. Университетны тәмамлагач та, ТР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлегенә эшкә урнаштым. Республикакүләм чаралар оештыруга алындым. “Ел җитәкчесе”, “Яңа ел кичәләре” һәм башка шундый чаралар булды безнең карамакта. Минем вазыйфам: артистлар белән элемтәдә тору иде. Аларны концертларга чакыру, концерт программаларын төзү һ.б. Шуны әйтә алам: ул чакта алган тәҗрибәм бүген дә ярдәм итә.

Шуннан соң 2005 елда “Барс-Рекордс” продюсерлык үзәгенә килдем. Ике елдан мине башкаручы продюсер итеп билгеләделәр. Фәрит Роман улы Таишевның уң кулы булдым. Артистлар белән аралашу, репертуар булдыру, җырлар яздыру, альбом чыгару, клип төшерүне оештыру – шоу-бизнесның нигезен аннан өйрәндем.

2008 елда генераль продюсер вазыйфасына керештем.

– Соңгы елларда татарда да яңа һөнәрләр барлыкка килде. Шулар арасында продюсерлык та бар. Бу төшенчәгә аңлатма бирегезче. Эшегез нидән гыйбарәт?

– Продюсерның төп функциясе – җырчының репертуарын булдыру, иҗат стилен билгеләү һәм тамашачы үз итәрлек җыр тудыру. Продюсер – массакүләм тамашачыга үтемле булган җырны тудыручы. Кайчак продюсер җырны ничек башкарырга кирәклеген җырчыдан да яхшырак белә. Чөнки ул җырчының мөмкинлекләрен генә исәпкә алмый, ә тамашачыга ничегрәк җырларга кирәклеген аңлый. Шунысы кызык: бер продюсер берничә жанрда эшли алмый. Я поп-музыка, я рок-музыканы, я башкасын тоемлый продюсер.

– Җыр иҗат итү, альбом чыгару процессы ничек үтә, Гөлнара?

– Әйдәгез, мисалда карап үтик. Якын арада гына Салават Миңнехановның икенче җырлар җыентыгын чыгардык. Исеме “Онытма мине” дип атала. Альбомда 15 җыр тупланган. Бу җыентык ике ел дәвамында әзерләнде. Бик уңышлы альбом булды дип саныйм. Салаватның беренче альбомы дөнья күргәч үк, икенче альбомына җырлар яздыра башладык. Җырчы белән иң элек җырларның темасын, җырлау стилен билгелибез. Аннан соң, я көй, я сүзләр туа. Көйне, сүзләрне авторлар үзләре дә тәкъдим итәргә мөмкин. Кайчак без үзебез дә “менә шундый көй, менә шундый сүзләр булсын” дип сорыйбыз.

Көй яздырылгач, мин, гадәттә, аны бик озаклап тыңлыйм. Кайчак 2-3 көн дәвамында, хәтта атналар буе тыңлаган чаклар да була. Уңышлы җыр язылган очракта да, ул кайбер җырчыларга туры килмәскә мөмкин. Шуңа үз башкаручысын көтеп яткан җырлар бар.

– Хит тудыру формуласы бармы ул?

– Бар дип саныйм. Ләкин мин бу формуланы чишү осталыгына төшенеп кенә киләм. (Көлә).

– Хәзерге җырлар сыйфатсыз дигән сыман тәнкыйтьләүләргә ничек карыйсыз?

– Мин алай димәс идем. Сыйфатлы җырлар бүген дә җитәрлек. Күбрәк музыка коралларын куллана алу, аранжировка мөмкинлекләре сыйфат ягын, киресенчә, үстерә генә. Яңа яңгырашлы ретро җырларын гына карагыз. Бүген татар җырларын башка милләт вәкилләре дә тыңлый хәтта.

Минемчә, монда проблема халыкның яңа стильләрне кабул итмәвендә. Һәр замананың үз җыры, үз стиле бит. Татар халкының халыкчан җырчысы да, рэп җырлаучысы да, операсы да булырга тиеш. Һәр аудитория үзенә кирәген сайлап ала.

– Өлкән буын җырчылары белән мөнәсәбәтләрегез ничегрәк?

– Әйткәнемчә, мин бүгенге ретро җырларны тыңлап үстем. Шуңа да ул җырчылар бүгенге көндә миңа кумирлар дәрәҗәсендә. Иҗатларын яратам, яшь җырчылар белән алар репертуарындагы җырларны яңадан халыкка кайтарабыз.

Өлкән буын белән тыгыз эшләмәсәк тә, киңәш сорап аларга йомыш төшкән чаклар була.

Урта буынга килгәндә, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Зөфәр-Зәйнәп, Рәсим Низамовлар безнең концертларда катнашып торалар, үзләренекенә дә чакыралар.

– Популярлык казануның сере нәрсәдә?

– Сер сер булып калсын инде. (Көлә). Халык күңелен яуларга өйрәтеп булмый шул. Минемчә, җырчының көчле характерлы булуы кирәк. Үҗәтлек, максатчанлык үз дигәнеңә ирешү өчен нигез булып тора. Төрлелеккә омтылу булырга тиеш. Костюмнарда да, репертуарда да.

Барыннан да бигрәк, кем өчен җырлаганыңны белергә кирәк. Җырчы үз тамашачысын тапканда гына популяр була ала.

– “Йолдызлык чире”, чыннан да, бармы? Профилактикасы нинди һәм ничек дәвалап була?

– (Көлә). Бар. Кайбер җырчылар авырып алгалыйлар. Әмма вакытында сизеп, ул авыру белән көрәшүгә керешәбез. Җырчысына карап, төрле чаралар кулланыла. (Көлә).

Йолдызлык чире белән авырмаган җырчылар да бар. Кешесенә карап инде.

Кайбер җырчылар, чыннан да, мин йолдыз дип йөрергә мөмкиннәр. Аларга да каршы килеп булмый. “Йолдыз” булу – ул әле җаваплылык та. Һәркем дә күтәрә алмый аны.

“Йолдызлык авыруы” җырчыларда, танылган кешеләрдә генә булмый. Бу чирнең асылында уңышка ирешү ята. Һәрберебез үз эшендә уңышка ирешкәч, масая башласак, шул “йолдыз чире” була да инде ул.

– Продюсерлар гел җырчы күләгәсендә. Сез, хатын-кыз буларак, моңа үпкә сакламыйсызмы?

– Юк инде. Танылуга кызыксам, мин аңа продюсер буларак та ирешә алыр идем. Безнең хезмәтнең дә асылы шунда. Җырчының уңышына шатлану. Бу профессиянең психологик үзенчәлегедер.

Җыр яздыру, альбом чыгару, концертлар кую – ул зур команда тырышлыгы нәтиҗәсе. Җырчыларыбыз моны бик яхшы аңлый. Дизайнер, стилист, фотограф һәм башкалар – тамашачыга хезмәт итүчеләр. Аларның саны – берничә дистә. Бүгенге көндә татар җыр сөючесенә сыйфатлы продукт тәкъдим итә алуыбыз шатландыра.

– Үзегезнең сольный карьера турында уйлаганыгыз булдымы?

– Җырчы булу әлегәчә балачак хыялым булып кала. Алга таба, бәлки, үзгәрешләр булыр – кем белә. Әмма радиоларда минем башкаруымда берничә җыр яңгырый инде.

– Шоу-бизнес нәрсәсе белән кызыктыра яшьләрне? Алайса җырлый белгәне дә, белмәгәне дә җырчы булырга тели?

– Исеме үк кызык бит. Яңа сүз. Аңлашылмый, билгесезлек – кеше әнә шуңа кызыга. Тик шоу-бизнесның асылын белсәләр, күп кенә егет-кызлар монда ашыкмаслар иде. Чөнки артист тормышы әнә шулай җырлап кына үтә дип уйлыйлар алар. Артистлар һәрчак матур, игътибар үзәгендә. Аларның бернинди эшләре юк сыман тоела. Гәрчә артистларның тормышы бер дә кызыгырлык түгел. Популярлыкка кадәр юл үткәнче тир түгеп эшләргә кирәк. Популярлык килгәч, кеше булып калу мөһим. Гайбәт, тәнкыйть дигәнен дә бөтен кеше күтәрә алмый.

– Татар шоу-бизнесының русныкыннан, көнбатышныкыннан аермасы? Нинди проблемаларыбыз бар?

– Беренчедән, безнең мөмкинлекләребез чикләнгән. Икенчедән, татар менталитетына хас яңалыкны авыр кабул итү кебек сыйфат кайчак комачаулый. Бер дигән тавышка ия булган яшь җырчыларыбызны тәнкыйтьли башлыйлар. Өченчедән, бездә бизнес партнерлыгы мөмкин хәл түгел. Татарның бер-берсеннән көнләшүе күп каршылыклар тудыра.

– Продюсерның нинди проблемалары булырга мөмкин?

– Артистның ышанычын яулап алу – төп проблема. Моның өчен озак вакытлар кирәк. Җырчы сине санга сукмаска мөмкин. Син сайлаган текстлардан, җырлардан, аранжировкалардан баш тартырга мөмкин.

Җырчының уңышында продюсерның катнашы зур дип әйтәбез, продюсерныкында да шулай. Аның уңышы җырчыга бәйле

.

– Рус эстрада сәхнәсенә чыгарлык җырчыларыбыз бармы?

– Әлбәттә, бар. Мин үзем Алинә Шәрипҗанова, Ильвинаны шундыйлардан дип санар идем. Аларның тавыш мөмкинчелекләре киң. Репертуарларында инглиз һәм рус телендәге җырлар да бар. Ике кызыбыз да джаз стилендә эшли – рус эстрадасына ят әйбер түгел бу. Егетләрдән Салават Миңнехановны, Роберт Ямгуровны билгеләп үтәр идем.

– Шоу-бизнеска яңалык кертеп буламы? Яисә барысы да көнбатыштан күчерелеп кенә алынамы?

– Бөтен әйберне дә көнбатыштан күчереп булмый, чөнки бездәге менталитет аларга таныш түгел. Җырлау манерасын, музыканы, хәтта текстларны тәрҗемә итеп булса да, татарның үз моңы бар. Аны үзгәртеп булмый.

– Татар шоу-бизнесына “Барс-Медиа” компаниясе керткән яңалык?

– Татар шоу-бизнесын булдыручы компания ул – “Барс-Медиа”. Яңалыкларның, минемчә, иң эзлесе – яшь буынны барлау, яшьләргә зур сәхнәгә менү өчен мөмкинлекләр тудыру.

– Продюсер булырга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Һәр нәрсәгә үз фикерегезне булдырыгыз. Меңләгән кеше сезгә юк дигән вакытта да, үзегезнекендә торырга өйрәнегез.

автор:Наилә ХӘБИБУЛЛИНА; источник:http://www.bars-media.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>