Новости 236 0 3 года назад

Гөлнара Фазылҗанова: «Үз-үзеңә һәрчак дөресен әйт»

Гөлнара Фазылҗанова

Гөлнара Фазылҗанова – Г.Кариев театры актрисасы. Тормыш агымына буйсынып яшәргә күнекмәгән ул. Бернинди киртәләрдән курыкмыйча куйган максатына ашкына.

Уйнаган героиняларында да шушы максатчанлыкка соклана. «Сәхнә» укучыларына кыю, тәвәккәл һәм үз дигәненә ирешә торган героиняларыннан үрнәк алырга киңәш итә.

Таңсылу кебек булыгыз

«Тормышың гел бер көйгә генә агып барса – туйдыра. Кайчак һәр яңа көн кичәгесенә охшый башлый. Мондый вакытта дөньяга башкача карарга кирәк. Мәсәлән, Таңсылу сыман. Таңсылу (Р.Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» әсәреннән) – хыялый кыз. Әйтерсең лә, ул безнең дөньядан түгел. Һәр сүзен рифмага салып, шигырь итеп сөйли. Тирә-юньдәгеләр нәрсә уйласа да, Таңсылуга артык мөһим түгел. Ул үзе теләгәнчә яши. Шушы үзенчәлеге белән башкаларны үзенә гашыйк иттерә. Әгәр бер генә көн тормышыгызга Таңсылуча карасагыз, һич таныш булмаган образга кереп «кылансагыз», башкалар нәрсә уйлар дип борчылмыйча берәр «юләрлек» майтарып ташласагыз, дөнья сезгә аның кадәр ук соры булып тоелмаячак».

Хәлимә кебек булыгыз

«Таңсылу белән чагыштырсаң, Хәлимә (Т.Гыйззәтнең «Башмагым» әсәреннән) бөтенләй икенче төрле – ул «җир кешесе». Аны хәтта бераз гади, дорфа дип тә әйтеп булыр иде. Ләкин кызыгырлык сыйфатлары да бар аның. Ул кыю һәм үз сүзен турыга бәреп әйтә торганнардан. Дусларыңа, танышларыңа һәрчакта да теләгән сүзне турыдан-туры әйтеп булмый, үпкәләтергә мөмкинсең. Ә менә үз-үзеңә һәрчак дөресен әйтергә кирәк. Баллы ялганга караганда, ачы дөреслек яхшырак диләр бит. Бастың икән үлчәүгә, тазаргансыңмы – әйт үзеңә дөресен! Мондый очракта Хәлимә икеләнеп, үзен алдап маташмас иде».

Дарина кебек булыгыз

«Балалар тәрбияләүдә Дарина (Ж.-Б.Мольерның «Тартюф» әсәреннән) образының сыйфатлары бик ярдәм итә. Дарина – сизгер һәм акыллы хатын-кыз. Ялганны бик тиз чистага чыгара ул. Без ирем Рөстәм белән ике бала үстерәбез. Кызыбыз Ләйләгә унике яшь, улыбыз Камилгә – алты. Берсе өлкән булганга үзен хаклы дип саный, икенчесе, бәләкәй булса да, ир-ат буларак дөреслек аның ягында дип уйлый. Балалар арасында килеп чыккан низагларны Дарина кебек хәл итәргә киңәш итәм. Турыдан-туры гаепләмичә, һәркайсына ситуацияне аңлатырга кирәк. Гаепләү һәм орышу белән генә эш пешми ул. Гаепле икән, бала моны үзе аңлап, нәтиҗә ясарга тиеш».

Нечкәбил кебек булыгыз

«Нечкәбил (Аманулланың «Борын-борын заманда» әсәреннән) – яраткан мәхәббәт героиняларымнан. Аның мәхәббәт тарихы минеке белән аваздаш дип әйтсәк тә була. Рөстәм белән безне дуслар дип кенә уйлый идем, аның мине яратып йөрүен баштарак сизмәдем дә. Ләкин булачак иремнең мәхәббәте шундый көчле иде, аның хисләре миндә дә сөю утын кабындыра алды. Һәм менә унөч ел без бергә, Аллага шөкер! Мөнәсәбәтләрдә хатын-кыз ир-ат сүзенә таянырга тиеш дип уйлыйм. Нечкәбил дә тормышын аны яраткан егет Озын Кендек тапшырды һәм бәхетен тапты. Янәшәгездәге олы мәхәббәтне күрми калмагыз!»

автор:Рания ЮНЫСОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>