Новости 234 0 3 года назад

Гөлнара Әхмәтова: «Максатым – үземне табу»

Гөлнара Әхмәтова

Яшь кинорежиссер Гөлнара Әхмәтова белән әңгәмә.

Чаллы кызы Гөлнара Әхмәтова үз иҗаты белән режиссура – ирләр профессиясе генә түгеллеген дәлилләүче яшь талант. 2010 елда аның «Ачкыч» исемле кыска метражлы фильмы II «Дан» яшь һәм үзешчән режиссерлар фестивалендә гран-прига лаек булды. Быел КДМСУның режиссура факультеты студенты Гөлнара ВГИК җәйге киномәктәбендә катнашты. Аның кысаларында төшергән документаль фильмы III яшь һәм үзешчән режиссерлар фестивалендә махсус бүләккә ия булды. Бу кыз кечкенәдән үк кулына камера тотып үскән, шуңа да югары нәтиҗәләргә ирешә ала, дип уйлар идең дә, юк икән…

– Кино төшерү белән мин укырга кергәч кенә кызыксына башладым. Аңынчы режиссер булырмын, дип башыма да китерә алмый идем. Ләкин бу мохиткә кереп киткәч, миңа бик тә кызык тоелды.

– Фильм төшерүдә синең өчен иң катлаулысы нәрсә?

– Сценарийны ахырына кадәр әзерләп бетерү. Бу кызыклы да, авыр да. Сценарийны әзерләп бетереп, төшерү өчен урыннар табып, сайлап куйганнан соң, команда туплау бик авыр эш. Төшерү үзе авыр түгел. Бер тотынгач, ничек тә төшерәсең. Авырлыклар – үзенә күрә адреналин. Каршылыклар турында уйламыйсың.

– Синең өчен фильмны төшерү процессы кызыкмы, әллә аны тамашачыга күрсәтүме?

– Төшерү, әлбәттә. Бәлки бу минем үз-үземне түбән бәяләвемдер, ләкин фильмны тамашачыга күрсәтү – минем өчен зур стресс. Төшергән фильнарым еш кына үземә ошамый.

– Шулай да былтыр синең «Ачкыч» фильмың гран-прига лаек булды…

– Бу фильмны төшергәндә бик күп кызык хәлләр булды. Ул Тонино Гуэрро сюжетына нигезләнеп язылган. Мин Гуэрро иҗатын бик яратам. Гаилә турында җылы фильм төшерәсем килде. Укытучы белән киңәшеп, тикшертеп, сценарийның унлап вариантын язганмындыр. Ә ахыргысын – бер утыруда яздым да куйдым. Төшерү өчен урын табу бик авыр булды. Музейда төшердек бит. Моның өчен миңа фильмны төшерәчәк музейда Яңа елда Кар кызы булып эшләргә туры килде. Яңа ел бәйрәмнәре шулай үтте… Актерлар белән дә кыенлыклар туды. Беренче состав бөтенләй башка иде. Алар төшерү көнендә авариягә юлыктылар. Ярый, сәламәтлекләренә зыян килмәде. Ә музейны ике көнгә генә бирделәр. Шуңа күрә тиз генә яңа актерлар табарга туры килде.

– ВГИК киномәктәбенә ничек килеп эләктең?

– Минем кино белән бәйле күп вакыйгалар кинәттән килеп чыга. Әлеге кино мәктәбенә эләгү өчен ярты ел алдан заявка җибәрергә, булачак фильмыңның синопсисын әзерләргә кирәк. Катнашуым өчен мастерыбыз рәхмәт. Бик катнашырга да теләмәгән идем. Башта мине командага да алмадылар. Ахыр чиктә, Мәскәү продюсерын бирделәр, ләкин оператор җитмәде. Оператор үзебезнеке иде. Киномәктәптән соң кинорежиссер, ВГИК профессоры Владимир Фокин мине Мәскәүгә укырга чакырды. Ошаткан, күрәсең. Шулай да кайберәүләр фильмның идеясен аңлап бетермәде шикелле.

– Киномәктәп кысаларында төшергән документаль фильм турында да әйтеп китсәң иде.

– ВГИК киномәктәбе кысаларында без язучы, сценарист Денис Осокин күзлегеннән Казанны күрсәтергә теләдек. Киномәктәп программасы тыгыз. Төшерү өчен вакыт аз. Ләкин бу кеше белән аралашу миңа бик кызык тоелды. Читтән килгән кеше буларак, мин Казанны белми идем, бик яратмый да идем. Ә Денис миңа шәһәрнең җанын ачты. Шуның өчен генә дә мин аңа бик рәхмәтле.

– Фильмнар төшерәсең, төшергәннәре белән фестивальләрдә катнашасың, җиңүләр яулыйсың. Киләчәктә үсешеңне ничек күрәсең?

– Әйтә алмыйм. Кемнәрдер үз алдына конкрет максат куя да – шуңа ирешә. Ә минем күп нәрсә көтмәгәндә килеп чыга. Бу җәйдә дә башта Селигерга киносменага бардым, аннары – ВГИК киномәктәбендә катнаштым. Шул ук вакытта һәрвакыт уйлап йөрим: кирәкме бу миңа, юкмы?

автор:Ильмир ХӘБИБУЛЛИН; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>