Новости 367 0 3 года назад

Гөлназ Батталова

Гөлназ Батталова

Берьюлы өч югары уку йортында белем алучы, модель булып эшләүче җырчы турында ишеткәнегез бар идеме? Минем — юк. Гөлназ Батталованың исеме күпләргә яхшы таныш булса да, аның асыл сыйфатлары, уңганлыгы күләгәдә калган. Күрешеп гәп коргач аның белән якынрак таныштык.

 

-                 Кызу-кызу гына каян кайтып киләсең? Безгә дә сөйлә әле.

 

-                 Фотосессиядән килдем, матурлык бәйгесендә катнашырга әзерләнеп йөреш. Мәшәкате күп. Әлеге чарада беренче генә катнашуым түгел, өченче мәртәбә барырга җыенам.

“Мисс Корстон” дигәнендә җиңү яуладым, “Мисс Татарстан” бәйгесендә иң матур кызлар бишлегенә эләгеп, “Мисс Очарованье” дигән титулга ия булдым. Өченче таҗым булырмы, вакыт күрсәтер.

 

-                 Ягъни сине модель буларак та күрергә була?

 

-                  Әйе. Мисс Татарстан конкурсыннан соң контракт төзедем. Минем фотоларны хәзер каталогларда, төрле журналларда күреп булачак.

 

-                 Ничек җырчылыктан модель бизнесына кереп киттең?

 

-                 Миңа күптән модель бул дип тәкъдим иткәннәр иде, ул юлны сайламадым шул. Кирәге юк, диеп уйладым. Мин, беренче чиратта, җырчы, тик тора-бара матурлык конкурсларында катнашу  да миңа кызыклы була башлады. Шуңа да  модельлек бизнесына кереп китәргә уйладым.

 

-                 Шоу-бизнеста тәүге адымнарыңны ясарга тышкы кыяфәтең ярдәм иттеме соң?

 

-                 (Уйлап торганнан соң) Әйедер. Тамашачы бит беренче чиратта күрә, ә аннан соң гына ишетә.

 

-                 Ә җырлый башлавың ничек булды?

 

-        Әниемә рәхмәт, җиде яшемдә музыка мәктәбенә бирде. Менә шулай балачактан музыка белән бергә яшим. Мәктәпне тәмамлагач та исәбем — бары тик  җырчы булу иде. Мәскәүгә китәргә курыктым, шуңа да Казандагы уку йортын сайладым. Җырчы булу хыялым әкренләп тормышка ашты.

Бүгенге көндә Мәдәният һәм сәнгать университетында,  Икътисад һәм хокук институтында, Мәскәүдә ГИТИСта белем алам.

 

-                   Ә ник Мәскәүгә китәргә карар кылдың? Безнең Мәдәният һәм сәнгать университетында тиешле белемне бирмиләрмени?

 

-                 ГИТИС белән мин күптәннән янып йөрдем, минем зур хыялым иде. Башта анда бару куркытса, хәзер мин үстем, үзгәрдем, аякка бастым. Шәхес буларак формалаштым, дип уйлыйм. Шуңа да артык авыр түгел.

 

-                 3 җирдә укырга ничек өлгерәсең?

 

-                 Башта авыр булды, хәзер ияләштем. Яраткан эшләремне эшлим бит.  ГИТИСта һәм ИХИда читтән торып укыйм. Ике уку йортында дәресләр туры килгәләгән вакытлар була, укытучылар хәлемә керәләр — Мәскәүгә җибәрәләр.

 

 

-                 ГИТИС – бик танылган уку йорты. “Йонлы кул”сыз анда уку мөмкин түгел дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә…

 

-                  ГИТИСта бер урынга 500(!) кеше. Бик күп талантлы яшьләр килә. Алар бииләр дә, җырлыйлар да, сәнгатьте итеп сөйләшәләр дә. Миңа караганда талантлыраклары да бар.

 

-                 Татарстанда син танылган шәхес. Исемең булу укырга керергә ярдәм иттеме. Бәлкем жюри әгъзалары арасында танып-белгән кешеләр утыргандыр?

 

-                 Созвездие-Йолдызлык фестиваленең продюссеры Туманов Дмитрий Александровичка рәхмәт әйтәсем килә. Мине фестиваль вакытында күреп алып чакырдылар. Дмитрий Александрович имтиханга материаллар сайларга ярдәм итте, безнең белән Мәскәүгә дә барды. Аның ярдәме белән барысын да уңышлы тапшырып чыктым.

 

 

-                 Бик тә җаваплы эшләр башкарып йөрисең, сайлаган юлын сикәлтәсез, эшләрең дәвамлы булсын!

Гульназ Батталова

автор:Назлыгуль Сунгатова

 

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>