Новости 395 0 3 года назад

Гүзәл Сәгыйтова

Гүзәл Сәгыйтова

Ул чибəр һəм акыллы, мөлаем һəм тыйнак. Бер карасаң – эчендəге тышында, кайчак исə үтə дə сак, үз эченə биклəнгəн ул. Чын хатын-кыз – үзгəрүчəн һəм серле.

Үзенə күплəрнең сокланып каравын белсə дə, əллə нинди бер үз-үзенə ышанмау да, кирəгеннəн артык чəүчəлəклек тə бар Гүзəлдə. Аны һəр атнаны телевизор экранында «Мəдəният дөньясында» тапшыруында күреп була. Лəкин экранда күренгəнче театрларның сəхнə артларында, премьераларда, юбилей кичəлəрендə йөреп күпме материал туплыйсы, күпме кешене сөйлəштерəсе, аннан төннəр буе утырып ул сөйлəшүлəрне анализлыйсы, монтажкада бер чылбырга тезəсе бар əле аның.

«Əнием бу фотоны яратмаса да (гомумəн, сабый чакта ул мине таза һəм ямьсез кыз булып үсəр дип курыккан), миңа ул бик ошый. Чөнки биредə бүген миңа җитеп бетмəгəн ниндидер үземə ышану һəм яшəү дəрте күрəм».

«Балачакта мине күрше-күлəн, туган-тумача «Герман курчагы» дип йөрткəн. Əниемнең Германиядəге дус кызы даими рəвештə посылкалар белəн безгə матур киемнəр җибəреп сөендерə иде. Шул киемнəр белəн без башка балалардан аерылып торганбыз, ахрысы. Абыем Илдар белəн төшкəн əлеге фотода да минем өстемдə Хельга ханым җибəргəн костюм».

«Энекəш кирəк миңа!» Айдар туганга кадəр бу безнең өйдə иң еш яңгыраган сүзлəр булгандыр. Максатыма ирешү өчен балалар бакчасыннан кечкенə чит малайкызларны өйгə ияртеп кайткан вакытлар да аз булмады… Энекəшне үзем сорап алдым, үзем исем куштым, тəрбия бирүнең дə күп өлеше үз җилкəмə төште!»

«Балалар бакчасында ике ел рəттəн миңа зур вазыйфа – Кар Сылу ролен йөклəгəн булганнар. Мəктəпкə килгəч беренче Яңа ел бəйрəме алдыннан: «Кар кызы булып арыдым, минем принцесса буласым килə», – дип белдергəнмен. Һəм менə мин – Принцесса!»

«Укытучылар баласы булу мəктəптə укыганда миңа икелəтə җаваплылык өсти иде. Һəр əйткəн сүземне, һəр адымымны үлчəргə туры килде. Кыскасы, катлаулы чор булды ул минем өчен».

«Студент елларында мин «Шаян» халык бию ансамбленә йөрдем. Нефтьчеләр сараена атнасына өч тапкыр эшкә барган кебек бара идем. Уфа бәйрәмнәренең берсендә ансамбльнең кайбер кызлары белән».

«Кояштан күзлəр камаша! Башкорт дəүлəт университеты янəшəсендə группадашларым белəн. Шаулы студент еллары тəмам, кулда – диплом, ə уйда – аспирантура имтиханнары».

«Уфадагы «Болгар» радиосы. Журналист тормышым нəкъ шуннан башланды. Дүртенче курста укыган вакыт».

«Нəкыя Гыйлəҗева – Казандагы иң якын кешелəремнең берсе. Диссертация темасы Аяз Гыйлəҗевка багышланмаган булса, аның белəн аралашыр идемме икəн? Хəзер исə Нəкыя апаны бер атна күрми торсам да юксына башлыйм».

«Уфада яшəгəндə эстрада концертлары алып бару тəҗрибəм булса да, Габдулла Рəхимкуловны искə алу кичəсендə мин үземне сəхнəгə тəүге тапкыр чыккан кебек хис иттем. Əллə янəшəмдə Ринат Таҗетдинов булганга, бу кичне дулкынлануымның игечиге булмады».

«1945 елның язы дип уйлый күрмəгез! Данил Гыйниятов белəн Җиңү көне уңаеннан видеоролик эшлəгəндə төшкəн фотосурəт».

«2011 елның Яңа ел съемкалары. Мин кабат Кар Сылу».

«Мəдəният дөньясында» тапшыруының чираттагы чыгарылышын төшергəннəн соң».

«Туфан абый белəн төшкəн барлык фотолар арасында монысы иң кадерлесе, чөнки – соңгысы. Күпме сөйлəшер сүзлəр, аның белəн бергəлəп башкарырга ниятлəнгəн эшлəр калды. Үкенеч…»

«Сезгə нинди җыр кирəк?» Əнə шундый сорау белəн 3 ел рəттəн мин «Хəерле иртə» тапшыруы тамашачыларына мөрəҗəгать иттем. Телевидениедə тəүге турыдан-туры эфирлар, иртəнге 4тə йокыдан уянулар, йолдызлы кунаклар, җыр сəнгате турында əңгəмəлəр… Эх, сагындыра! Фольклорчы Геннадий Макаров белəн төшкəн фото».

Тəнкыйть тə күп элəгə Гүзəлгə, мактаучылар да җитəрлек. Эшлəгəн кешене сүкми кемне сүксеннəр дə, эшли белгəннəрне мактамый кемне мактасыннар соң? Үз эшен белгəннəрнең генə кеше сүгəргə вакыты калмый ул, үз эшен белгəннəр генə башкалар эшен күрə белə.

автор:Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>