Новости 287 0 4 года назад

Габделфәт Сафин: «Әти турында кино төшерер идем»

Габделфәт Сафин

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин белән Земфира Гыйльметдинова әңгәмәсе

– Габделфәт әфәнде, һәр кешенең гомерендә, кемнеңдер иртәрәк, кемнең соңрак, артка борылып карар, нәтиҗәләр ясар, кылган гамәлләренә бәя бирер вакыты җитә. Сез бу халәтне уздыгызмы, әллә нәтиҗәләр ясар өчен әле бераз иртәрәк дип уйлыйсызмы?

– Минем хәзер нәкъ шундый чорым. Башымны тулысынча артка бормый гына, нәтиҗәләр ясыйм. Әйе, чыннан да күп хезмәт ителгән. Мин берәүдән дә курыкмыйм дип әйтер идем, мин курка торган, безне күзәтүче, гамәлләребезне язып торучы югары көч – Ходай бар. Мин аннан гына куркам дияр идем… Юк, әле мин тагын артка борылып карарга куркам икән. Карыйсың икән – андагы хаталар, ялгышлар… санап кына бетер. Бер гади авыл баласы шул «хаталары» белән ничек җан тырмашып алга үрмәләде икән, дим хәзер. Мин – Аллаһ колы. Шуңа да Ул мине төрле ялгышлар аша уздырып, чыныктырып эшләткәндер инде.

– Сез җырлаган бер җырда: «Яп-яшь чаклар,матур чаклар, җилле чаклар бар иде», дигән сүзләр бар. Кеше зур дәрәҗәләргә ирешеп балда-майда йөзгәндә дә, нигә һаман ачлы-туклы шул яшь чагын сагына икән?

– Яшьлегем, әгәр искә төшерсәм – үзе бер кино кебек. Дүртенче сыйныфтан алып унынчыга кадәр, иртәнге биштә торып, биш чакрым ераклыктагы Кырлай мәктәбенә йөреп укуларны, кышын чылбырлы тракторга тагылган чанага салам җәеп утырып, туңгач шул чана артыннан Кырлайга кадәр йөгереп баруларны, мәктәптән кайтканда тагын җәяү кайтуларны, Казан инженер-төзелеш институтында стипендиясез, ачлы-туклы укып чыгуларны саный башласаң, әлеге җырны бик җырлыйсы килми. Безгә кадәрге чор кешеләренең дә яшьлеге шулай узган. Авырлыкларны күрми, аларны җиңәргә өйрәнми генә кеше булып булмыйдыр ул.

– «Акчарлак» газетасын чыгара башлаганда аның халык арасында популярлык казаначагына, үзен финанс ягыннан да, мәгънәви яктан да аклаячагына ышанычыгыз ни дәрәҗәдә иде?

– Нинди эшкә алынсам да, сметалар төзеп, файдасы булырмы дип уйлап утырганым булмады. Ният кылып, максат куеп, чын күңелдән эшләгәнеңнең һәрчак әҗере була. «Акчарлак»ның халыкка кирәкле газета булачагына Рузилә (Рузилә Сафина – «Акчарлак газетасының баш мөхәррире. – ред) кебек сәнгатьне дә, журналистиканы да яхшы белүче кеше янымда булганда, бу эш безгә җиңел биреләчәгенә шигем булмады.

– Шәхси газетагыз Сезгә дуслар гына түгел, дошманнар да «табышты». Кайсылары күбрәк?

– Минем дошманнарым да, көндәшләрем дә юк. Теләктәш коллегаларым гына бар. Кешеләрне яратам, һәркемгә уңышлар телим.

– Берара «Габделфәт Сафин сәхнәдән китә», дигән сүзләр йөрде. Бу рус җырчыларыныкы кебек бер пиар адым булдымы, әллә…

– Шундый бер чорым булды. Җырлыйсы килми башлады. Ул чорым күптән үтте инде.

– Сәхнәнең беренче таләбе – артистның һәрчак формада булуы. Формада булу өчен Сез ниләр эшлисез?

– Үз өстемдә күпме эшләвемне үзем генә беләм. Яшь арткан саен ул эшләр күбәйгәннән күбәя. Менә хәзер мин тренажерлар залыннан килдем. Анда йөрергә вакыт җитмәгәндә, өйдәге «беговая дорожка»да шөгыльләнәм. Йортыбыз янындагы басуда ике сәгать җәяү йөрим. Көненә сигезәр чакрым атлаган чакларым да бар. Руль артында күпме вакытны үткәрсәм, җәяү дә шул хәтле үк йөрергә кирәк дигән ниятем бар. Уфага гастрольләр белән барсак та, андагы администраторым миңа аерым йорт алып куя. Чөнки шәһәрдәге кунакханәләр тирәсендә табигатьтә йөрергә мөмкинлек юк. Зәңгәр күл дә онытылмый. Көн саен 15-20 минут өйдәге бассейнда йөзәм. Аның суының җылылыгын 25 градустан арттырмыйм. Нагорный белән Дәрвишләр бистәсе арасында кышын чаңгы юлы ясыйлар, шунда кыш буе чаңгы шуам.

– Ир-атларны бизи торган иң төп сыйфат нинди ул?

– Ир-атларны бизи торган иң төп сыйфат – ир-ат була белү.

– Без теләк теләгәндә үзебезгә дә, якыннарыбызга да иң беренче саулык, бәхет, җан тынычлыгын телибез. Ләкин, барыбер, күбрәк байлык артыннан чабабыз кебек. Туктамый дөнья куган кешенең җаны тыныч була аламы икән?

– Ала. Аллаһы Тәгалә Үзе дә Китабында дөньяны куыгыз, булдырганча, хәлегездән килгәнчә эшләгез, ләкин Мин барын онытмагыз дигән.

– Сез, күп җырчылардан аермалы буларак, китап укый торган җырчы. Соңгы елларда психологиягә кагылышлы китаплар белән мавыгасыз, дип беләм.

– Луиза Хей, Поль Брэгг, Лиз Бурба, Валерий Синельников кебек авторлар белән таныш мин, алар белән интернет аша да аралашырга теләк бар. Коръән тәфсирен укыдым. Рамил Юныс китапларын укып барам. Миңа психология темасына китаплар кызым Әдилә аша килеп керде, ул алар белән бик кызыксына. Хәзер төрле психологик тренинглар да бик популяр, аларга йөрү дә зыянга булмас.

– Сез җырчы да, нәшер дә. Шактый саллы китап та чыгардыгыз. Эшләп карамаган эшләрегездән кино төшерү генә калды кебек. Әгәр башыгызга андый уй килсә, Сез төшергән кино ни турында булыр иде?

– Әти турында кино төшерер идем. Аның күргәннәрен яза башласаң – бер роман килеп чыгар иде. Муса Җәлил белән аралашкан. Ике тапкыр немец концлагерыннан качкан, репрессияләнгән… Татарстанда мондый фронтовик калмагандыр да инде. Әтигә хәзер 90 яшь.

– Сез эстрада өлкәсен дә, журналистлар дөньясын да яхшы беләсез. Бу ике өлкә арасында нинди охшашлыклар, аермалар бар һәм аларның кайсысында үзегезне комфортлырак хис итәсез?

– Бу ике өлкәдә эшләүче һәркем белән сак кыланырга кирәк. Алар бик нечкә күңелле кешеләр. Үзләре янында алар кебек булганны яраталар. Шул кагыйдәне үтәсәң, үзеңне комфортлы хис итү кыен түгел.

– Татар дөньясында нәрсәләрне үзгәртергә кирәк дип уйлыйсыз?

– Татар дөньясын үзгәртер өчен, һәрберебез үзгәрергә тиеш. Һәркем үзеннән башласа иде ул. Бердәм булып, бер-беребездән көнләшми генә, ярдәм итешеп яшәсәк иде. Кызганыч, боларны аңлау безгә олыгая барганда гына килә шул.

автор:Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>