409 0 3 года назад

Гаилә бәйрәме

7e8706d1ce33 (1)

РТның ЗАГС идарәсе хәбәр иткәнчә, 2015елның 17гыйнвар көнендә  “Казан” гаилә үзәгенең алтын залында  гаилә бәйрәме узган. Зарипов Ильяс белән Заһидуллина Роза алтмыш ел бергә торуларын билгеләп үткәннәр.  Ильяс  Сәфи улы  Бөек Ватан Сугышы ветераны, тормыш иптәше Роза гомер буе мәктәптә көч куйган.  Бүгенге көндә балалары, оныклары белән аралашып матур гомер кичерәләр.  Гаилә булгач табак-савыт та чылтырамый тормагандыр, үпкәләшләр дә булгалагандыр. Тик бу нык гаилә барысында җиңеп чыккан, үз дөньясын саклый алган.

Зарипов Ильс белән Заһидуллина Розаның тормыш юлларын  күпләргә үрнәк итеп куеп була. Яшь гаиләләр дә бер-берсен хөрмәт итәргә, түзем булырга һәм көндәлек тормыш мәшәкатьләрен дә бизәргә өйрәнсеннәр иде.

Автор: admin
Автор фото: stihipro.com

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>