Новости 269 0 3 года назад

Гаиләдә хатын-кыз һәрчак юл куярга тиешме?

Кайчакта, дәшмәвең – алтын, диләрме әле?! Тыныч-тату гаиләдә яшәргә теләгән хатын-кыз иренә каршы әйтмәскә, йортны чисталыкта тотарга, акыллы, күндәм, сабыр булырга тиеш… Ислам дине буенча да, психологлар фикеренчә дә идеал хатын-кыз әнә шундый була.

Ә сабыр касәң тулса нишләргә, «әйе, әйе» дигәнеңне бәяләүче булмаса, читтә йөреп кайткан иреңне елмаеп каршы алырга көчең җитмәсә? Хатын-кыз гаиләдә үз фикерен кайчан белдерергә тиеш соң?

«Ирләргә ничек каршы әйтәсең ди?»

Мәликәнең улы белән безнең кызыбыз бер мәктәпкә әзерлек курсларына йөриләр. Балаларның дәресләрдән чыкканын көткәндә еш кына аның белән сөйләшеп утырабыз. Бу юлы бик моңсу иде танышым.. «Туйдым, Эльвира, чынлап… Чечняга – туган ягыма китәсем килә, бер-берсенә охшаган көннәр ардырды мине. Иртән торам: балалар бакчасы, мәктәп, ашарга пешерәм, җыям, юам, чистартам, балалар бакчасы, мәктәп, тагын юам, җыештырам, йокларга ятабыз, икенче көнне тагын шул ук эшләр… Хәтта урамга һава суларга чыгарга, телевизор карарга да вакытым юк», – ди Мәликә. Алар, Чечняда тынычсыз чор башлангач, гаиләләре белән Татарстанга качаклар булып кайтканнар. Әнисе, олы улы туган ягында калган. Монда шактый яшәсәләр дә, Мәликә Казанга ияләшеп бетә алмый, еш авырый, атмосфера килешеп бетми, салкын, дип зарлана. Әмма иренә берничә мәртәбә, кире күченик, дип әйтеп караса да, иренең шәһәрдән китәсе килми икән. «Соңгы арада әллә нишләде әле ул, әллә сөяркәсе бар, юктан да кызып китә, гел усал, кырыс», – ди Мәликә. Җитмәсә, ял көннәрендә өйләрендә гел ирләр кунак була икән. Чечнядан Казанга килгән иренең танышлары, кунарга урын булмагач, боларда тукталалар. «Безнең йорт кунакханә кебек, алар артыннан җыясы, юасы, аларны ашатасы, эчертәсе бар, үзебезнең өч бала, үләм инде мин…» – ди Мәликә. «Соң, алып кайтмасын, ник әйтмисең», – диюемә, танышым, гаҗәпләнеп: «Син нәрсә инде, әйтергә ярамый, ирләргә ничек каршы әйтәсең ди, безне балачактан ук ирләрне хөрмәтләргә, әйткән һәр сүзләрен тыңларга өйрәтеп үстерделәр, каршы килә алмыйм», – дип, үз чиратында мине шаккатырды. Мәликә 35 яшьләр тирәсендәдер. Тик ул шактый олы күренә. Төс-биткә матур үзе. Тик күзләре моңсу, беркайчан да бизәнми. Гел озын итәктән йөри, башыннан шарфын салмый.Ирен дә күргәнем бар. Анысы – хатынының киресе. Горур кыяфәтле, яшьләрчә киенгән: джинс чалбар, кыска куртка, кышын да яланбаш йөри. Кыскасы, үз-үзен ярата торган кеше. Бер мәлгә Мәликә миңа хатын-кыз түгел, ә хезмәтче булып тоелды. Ә бәлки гаиләдәге бәхет өчен үзеңне корбан итәргә буладыр? «Сезнең гаиләдә гел татулыктыр,хатын-кыз сүз әйтмәсә, нәрсәгә талашырга?» – дисәм, юк икән. «Минем дә йөрәк бар бит, барыбер бер чыга инде ул, әйтергә туры килә, талашсыз булмый, кул күтәргән очраклары да бар, түзәсең инде», – ди Мәликә.

Бер ай элек кенә иреннән аерылган танышым күз алдыма килеп басты. «Кыска итәк кимә, соңга калып кайтма, кияүгә чыктым да тоткынга әйләндем түгел бит инде, минем дә үз хокукларым бардыр, башка түзә алмыйм, аерылам», – дигән иде ул соңгы сөйләшүебездә. Менә аны Мәликәнең ире белән яшәтеп карыйсы иде ул, дип уйлап куйдым. Хәер, ерак китәсе түгел, ислам динендә хатын-кыз нәкъ менә Мәликә кебек булырга тиеш бит инде. Хатын-кыз ире рөхсәтеннән башка өйдән чыгарга тиеш түгел, кая барса да иренә әйтеп китәргә бурычлы, ире тиешенчә мал табып кайта алмаса да хатын-кыз сабыр итсен, урамга артык киенеп-ясанып, бизәнеп чыгарга ярамый… Элегрәк заманнарда күпчелек хатын-кыз шундый булгандыр ул. Дәү әни беркайчан да дәү әтигә кычкырмас, кырык эше кырык якка ярылып ятса ятсын, ире өчпочмак пешереп бирергә куша икән, ул шундук, бар эшен ташлап, камырын әзерләргә ябышыр иде… Җырак әбиемнең исә кияүгә чыгар алдыннан: «Мунчага барганда ишектән беренче ирең керсен, беркайчан да иреңә каршы әйтмә, киемнәрен гел чиста тот, теләкләренә каршы килмә», – дип үгет-нәсыйхәт биргәне истә. Дөрес, бездә күп очракта бу таләпләр сакланмый. Бәлки моңа җәмгыятьтәге үзгәрешләр дә сәбәпче булгандыр. Хатын-кызлар юллар сала, машина йөртә, ирләр белән беррәттән иң авыр эшләрне башкара… Бала тәрбияләп өйдә утырырга тиешле гүзәл затлар, акча табар өчен, урамнар себерә, чөнки кайбер сөекле ирләрнең акча алып кайтып биргәнен көтеп утырсаң, ачтан үлүең бар.

Хатын-кызга да ял кирәк

Америка психологы Джон Готтмэнн исә бәхетле гаиләдә хатын-кыз кайбер таләпләрне үтәргә тиеш дип саный: ниндидер карар кабул иткәнче, ир белән киңәшләшергә,шатлык-кайгыларыңны ирең белән бүлешергә, вак-төякләргә игътибар бирмәскә,бәхәсләр чыкканда иреңнең әти-әнисен телгә алмаска, аны башкалар белән чагыштырмаска, өйне һәрчак чиста тотарга, вакытында ашарга пешерергә, иреңә комплимент ясарга. Боларга өстәп, тагын иреңнең аяк киемнәрен салдырырга, гел кычкырып торса да, аны елмаеп каршы алырга, сукса-кыйнаса да сабыр итәргә, дигәннәрен дә өстим. Психологларның башка сыймаслык киңәшләре азмыни?! Ни хикмәт, шул киңәшләр буенча яшәүчеләр дә шактый бит. Моннан берничә ел элек язылган язмамның герое Кәримә апа инде 28 ел иренең эчеп кайтып кыйнауларына, мыскыл итүләренә түзеп яши. Киемнәренә керосин сибеп, өйдән куып чыгарып, башына таш тәлинкә белән сукса да, Кәримә апа аның яныннан китәргә ашыкмый. Янәсе, хатын-кыз сабыр булырга тиеш. Әмма, сәламәтлегең бетеп, зәгыйфь калганнан соң, кемгә кирәк инде син? Ир дигәнең дә карамаячак бит?

Ир-ат хатынын хөрмәтләп, яратып, игътибарын кызганмыйча, назлап, фикерләрен уртаклашып яшәгән гаиләләрдә психолог киңәшләре дә, ислам кануннары да үтәлә торгандыр ул. Тик менә ирең синең тырышлыкларыңны бәяләмәсә? Ул сөяркәсе яныннан кайтсын да, ә син аңа, елмаеп: «Әйдә, кадерлем, ашыйк», – дисеңме?! Ул, эчеп, сиңа юк-барга бәйләнсен дә, ә син: «Ярар, матурым, син хаклы!» – дияргәме? Ул сиңа фәлән җиргә барырга рөхсәт итмәсен, ә үзе дуслары белән төнге клубларда күңел ачсын, син шуңа риза булырга тиешсеңме? Бу үз-үзеңне хөрмәтләмәү, кол урынында яшәүгә тиң түгелме соң?! Хатын-кыз да матур сүзләргә, иркәләүләргә мохтаҗ бит. Кайчагында ир-атка да ашарга пешерергә ярыйдыр. Алайса, күп очракта, ир-ат бер көн бала белән утыра да, ардым, ди, ә хатын-кызның өч ел буе декрет ялында өйдә утыруын берни эшләмичә ял итәсең дип кенә бәялиләр.

Тату гаилә кору серләрен һәр пар үзе яхшы белә.Хатын-кызларны хәйләкәр, бер үк вакытта сөяркә, хатын, дус та булырга өйрәтә торган китаплар да җитәрлек хәзер, иң мөһиме – бер-береңә булган хөрмәт, яратуны саклап кала алсак иде. Хатын белән ирнең риза, бер-берләренә сабыр булып гомер итүләре үзе бер гыйбадәт бит!..

«Меңьеллык» мәчетеннән Сәетҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин:
– Иренә каршы чыккан хатын- кыз җәннәт исен тоймас. Еш кына хатын-кыз ирем миңа яратам дип әйтми, чәчәкләр бүләк итми, дип зарлана. Аллаһы Тәгаләдә мондый хатын-кызлар ачу уята. Чөнки син, иреңә рәхмәтле булмыйча, туганнарыңа, әти-әниеңә рәхмәтле булмыйсың дигән сүз. Булганына шөкер итеп, булганның кадерен белергә тиешбез. Никах укыганда яшьләргә гел әйтәм, ирең, җыен әйдә, Себергә китәбез, дисә, каршы килә алмыйсыз, дим. Ә бит элек декабрист хатыннары ирләренә тугры булып, чын хатын-кызларча тотканнар үзләрен. Хәзер генә әдәп, әхлак төшенчәләренең кыйммәте югала бара. Ир-атка да катгый таләпләр куела. Ул хатынына кул күтәрергә, аны кимсетергә тиеш түгел. Андый гаиләләр бар. Барысы да динне, гаиләдә үз хокукларыңны белеп бетермәүдән килә. Моны һәр ата-ана баласына кечкенәдән өйрәтеп үстерергә тиеш. Менә хатын-кызның, ир-атның гаиләдә тоткан урыны турында 10 мең китапчык әзерлибез әле. Алар укучыларга барып ирешер дип уйлыйм. Безгә еш кына, ярдәм сорап, авыр хәлдә калган хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Аларга киемнәр, ризык белән булышабыз. Хатын-кыз – бөек ана. Ул кимсетелгән булырга тиеш түгел.

Әхмәт Рәшит, шагыйрь:
– Һәрвакытта да хатын-кыз гына юл куеп булмый инде ул. Хатын-кыз да кеше бит, фикерен белдерә, бәхәс вакытында ничек дәшми калсын инде. Бары әйтәсе сүзен озынга сузмыйча, вакытында туктый белсеннәр иде ул хатын-кызлар.

Чулпан Гарипова, «Мәхәббәтле язмыш» тапшыруын алып баручы, тамада:
– Гаиләдә ир дә, хатын да бер-берсенең сүзенә колак салырга тиеш. Гел бер кеше генә юл куеп килсә, синең фикереңне беркайчан да санламыйлар дигән сүз бит. Хатын-кыз юл куеп, җайлап, соңрак үз фикерен өстен чыгара ала. Монысы хатын-кыз хәйләсе дип атала.

Әдилә Сафина, эшмәкәр:
– Иремә юл куяргамы? Әгәр фикере шәп икән, дөрес сөйли икән, ярар, тик менә бозау ирләр җитәрлек бит. Аның «мә-мә» килгәнен тыңлап утырырга җыенмыйм. Беренче ирем шундый иде, әмма рәхмәтле мин аңа. Ул бозау булмаса, үзем руль артына утырмаган, үз эшемне башламаган булыр идем. Бары үз көчемә генә ышанам. Төкердем иде әле ирләргә…

автор:Эльвира МОЗАФФАР; источник:  http://shahrikazan.com/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>