Новости 479 0 3 года назад

ГЛАМУР ТАТАР ЕГЕТЕ НИНДИ БУЛА?

Руслан Сафин

Күпчелек яшьләр аны “Яланаяклы кыз” кинофильмыннан соң таный башлады. Аңа кадәр Казанның төрле клубларында биюче була. Хәзер ул татарча дискәтүкләре дә оештыра башлады, шул ук вакытта башкаланың кәттә клубларында гламур егетләрнең берсе. “Кызган таба” ның кунагы – биюче, шоумен, гламур татар егете – Руслан Сафин.

– Руслан син кайсы як егете, кыскача тормышың белән таныштыр әле?

– Мин үзем Казан егете, башкалада туып үстем, 10 нчы татар гимназиясен бетердем. Аннан соң Казан дәүләт химия технология университетын тәмамладым, икътисад буенча да белемем бар. Уку белән беррәттән студент вакытта биеп тә йөрдем.

– “Яланаяклы кыз” кинофильмына ничек эләктең, берәрсе тәкъдим иттеме? Татар җырчыларының клипларында да күренгәләдең…

– Биегәндә кайбер җырчылар белән иҗади элемтәләр булдырдык, алар еш кына үзләренең клипларына төшергә чакырды, шулай ук мине рекламнарда да күрергә була. Биюдән тыш баскетбол белән дә шөгыльләндем. Шунда миңа бер дустым “Яланаяклы кыз” фильмында уйнарга кастинг оештырылуын әйтте. Башта аның сүзләренә артык игътибар бирмәдем, ә ул мине тегеләй дә болай да кыстап карады. Шуннан, икенче көнне машинасына утыртты да “Яңа гасыр” телеканалына алып килде.

– Анда килгәч нәрсә күрдең?

– Кастинг бара, бөтен җирдә ыгы-зыгы, халык күп, тегендә-монда йөгерәшәләр, нидер укыйлар, ут яктырта, жюри утыра. Бу күренешне беренче тапкыр күргәч, бераз каушап калдым. Минем чират җиткәч, бер бит кәгазь бирделәр дә, мәхәббәтне уйнап күрсәтергә куштылар. Мин Тамчыгөл янына килеп, кәгазьдән укып, мәхәббәт аңлатырга тырыштым. Шуннан соң башка кызлар белән дә шул ук күренешләрне уйнап карадык.

– Һәм сине жюри ошаттымы?

– “Атта йөри беләсеңме, гармунда уйныйсыңмы, татар телен беләсеңме?” дип сорадылар. Мин беләм дидем, ә кинода төшә башлагач күп нәрсәне белмәгәнлегемне аңладым. Чөнки татар теле шундый камил, шундый бай тел, мин ул үзенчәлекләрнең барысын да кинода төшә башлагач кына аңладым.

– Ләкин ничек кенә булса да, яхшы гына уйнап чыктың...

.

– Әйе, гармунда да уйнарга туры килде, атта да йөрергә туры килде.

– Ул сыйфатларны кайчан, кайда булдырган идең?

– Баянга Казанның 16 нчы музыка мәктәбендә уйнарга өйрәндем. Атта чабарга дәү әти өйрәтте. Авылда, печән чабарга да, мотоциклда йөрергә дә…

– Кайсы районда?

– Кама Тамагы. Мин кечкенәдән авылда үскән егет, шуңа да андагы күп шөгыльләр таныш.

– Кинога әйләнеп кайтсак, күпмедән соң сине сайлаганнары ачыкланды?

– Бер атна үткәч шалтыраттылар. Анда тагын бер Уфа егете бар иде, бергә репетицияләрдә булдык. Ул төшеп калды, төп роль минеке булды.

– Һәм инде син “Яланаяклы кыз”дан нинди хис-тойгылар алып кайттың?

– Актер булу бик ошады, ул миңа яңа өлкә. Шуңа да кызык. Тагын бер төшерсәләр, икенчерәк тә уйнар идем әле. Кинода эмоцияләр шактый булды, татар “йолдыз”лары белән төшү үзе үк ни тора?!

– “Йолдыз”лар дигәнең кемнәр ул?

– Ләйсән Сөнәгәтова, Асылъяр күбесенең исемнәрен дә хәтерләмим инде. Ләкин алар белән эшләү, бер мәйданда булу миңа бик ошады.

– Җырчылар белән төшкән клиплар күп булдымы соң?

– Клиплар күп булды. Беренче тапкыр Мәликә белән төштем. Казан турындагы җыр иде ул. Аннан соң Алия Исрафилова, Ләйсән Сөнәгәтова белән эшләдек. Дөбер-Шатыр, Илнар Сәйфиев һәм башка күп кенә татар артистлары белән эшләргә туры килде. Шулай ук, рус җырчыларының клипларында да катнаштым.

– Кемнәрне әйтә аласың?

– “Секси” төркеме истә калган, күп инде алар…

– Сине каян күреп чакыралар икән?

– Берәүләре биегәнне белеп, кайберләре клипта күрә. “Яланакялы кыз” киносы күрсәтелгәч тә, шалтыратулар күп булды. Рекламнарга да еш чакыралар.

– Акчаны әйбәт эшлисең инде алайса?

– Аллага шөкер! Монда Мәскәү дәрәҗәсе түгел, әлбәттә. Аннан соң мин клипларга акча эшлим дип бармыйм, үземә кызык, хобби шикелле.

– 2008 елның азагыннан татар дискәтүкләре дә оештыра башладың, бу эшкә ничек тотынырга булдың?

– Бию белән мавыкканда Мәскәүдән рус “йолдыз”ларын чакырып яшьләргә шоу-тамашалар ясый идем. Татар дискәтүкләренә дә барып кайткач, безнең татарларга ял итү урыны аз икәнлекне аңладым. Шуннан татар дискәтүкләре оештырырга булдым һәм инде менә ярты елга якын уңышлы эшләп килдек. Киләчәктә Илназ Сәфиуллин белән бергәләп татар дискәтүкләре үткәрергә ниятләп торабыз.

– Казандагы башка дискотекалардан татарчалары нык аерыламы, яшьләр нинди?

– Яшьләр нык аерыла, татар дискәтүкләрендә егет-кызлар үзләрен гадирәк тота. Әмма рус дискотекалары заманчарак, гламур яктан да, музыка ягыннан да… Без дә хәзер татарча күңел ачуны замана таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләргә тырышабыз һәм безнең чит телле дискотекалардан алдарак та булу мөмкинлегебез бар.

– Син бит Казандагы барлык төнге клубларда диярлек кадерле кунак, әлеге чит телле күңел ачулар ничегрәк үтә соң, нинди халык йөри анда?

– Әлбәттә, анда татарлар да бик күп, ләкин алар татарча бик аз сөйләшәләр һәм татар дискәтүкләренә йөрмиләр. Кайберләрен үзем оештырган чараларга чакырдым, аларга ул дискәтүк бик ошады. Чынлыкта ул яшьләр татарча дискәтүкләрдә җырчы, гармунчы чыгып концерт була дип уйлыйлар, бөтенләй башкача күз алдына китерәләр һәм шуңа йөрмиләр. Ә чит илнекендә алар үзләрен матур итеп күрсәтәләр, музыка да икенче, аралашалар, рәхәтләнеп биеп күңел ачалар. Мәсәлән, миңа да татар дискәтүләренең концерт өлеше ошамый, кешеләр биергә, аралашырга килсен дип оештырам. Алга таба ретро дискәтүкләр үткәрергә ният бар. Ул чараларны заманча итеп, тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәк.

– Казанның башка клубларында ял итүче татар дусларыңа килсәк, сез гадәттә үзара нинди телдә аралашасыз?

– Үзләрен татар дисәләр дә русча сөйләшәләр шул, машинага татарча җыр куйганда да оялалар. Минемчә бу дөрес түгел!

– Үзең татар көйләрен тыңлыйсыңмы соң?

– Әлбәттә, машинамда татар радиосы, музыкасы уйный. Күп очракта Салаватны тыңлап, аның белән бергә җырлап эшләремне башкарам.:) Татар теленнән оялмаска кирәк, татар җырларын рәхәтләнеп тыңлыйбыз, Аллага шөкер!

– Татар концертларында булгалыйсыңмы?

– Бик сирәк.

Театрларда?

– Камал театрына яратып йөрим.

– Студент вакытта биедем дидең, нинди бию иде ул, нигә ташладың?

– 5 ел төрле клубларда биеп йөрдем. Үзебезнең төркем белән бөтен Татарстанны әйләнеп кайттык, төрле шәһәрләрдә булдык. Бию – стрит денс дип атала. Ләкин 2 ел элек бу шөгыльне ташладым, әтием дә бу яшьтә биеп йөрүне хуп күрмәде. Әти сүзе, әти сүзе инде. Кайвакыт сагынам әлбәттә, дусларым әле дә биеп йөри. Аларга карагач, сәхнәгә менәсе килә башлый. Чөнки ул минем хобби да, эш тә иде. Биючеләргә яхшы түлиләр дип әйтер идем.

– Син аңа махсус өйрәндеңме?

– Үзем өйрәндем. Кастингка дусларга көч бирергә килгән идем, мине дә сәхнәгә чыгардылар. Бераз селкенеп алдым, сәхнәдә яхшы күренәсең диделәр, биергә өйрән дип киңәш бирделәр һәм мин ныклап шөгыльләнә башладым.

– Нигә ташладың?

– Сәхнәне ташлавы бик авыр, шуңа күрә катгый карарга килеп, вакытында тукталырга булдым, әти дә тәэсир итте. Аннан соң башка эшләр дә килеп чыкты.

– Актив татар егете буларак яшьләргә ниләр теләр идең?

– Беренчедән татар булуыгызны онытмагыз, горур булыгыз. Сезгә нәрсә ошый, шунда булырга, керергә, катнашырга кирәк. Минемчә, яшь вакытта күп нәрсәне эшләп карарга кирәк. Шуннан инде үз юлыңны үзең табарсың, йөрәгегезне тыңлагыз һәм барсы да әйбәт булыр! Тырыш булсагыз уңышларга ирешерсез, Алла боерса!

– Руслан, соңгы соравым, син өйләнгәнме?

– Юк, мин әле өйләнмәгән !:)

автор:Рөстәм ИСХАКЫЙ; источник: http://www.azatliq.org/

 

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>