Новости 253 0 3 года назад

“Голос. Дети” премьерасы

“Голос. Дети”

28 февральдә “Голос. Дети” тапшыруының премьерасы булачак. Ике яшь татарстанлы “күрмичә” тыңлау этабына үткән. Казан кызы Сәйда Мөхәммәтҗанова  балалар өчен тапшыру алып бара, Чаллы кызы Марина Мищенко исә музыка мәктәбенең хор бүлегендә укый икән.

Конкурста катнашканчы да кызлар актив иҗади тормыш  алып барган. 10 яшьлек Марина Мищенко «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә беренче урын алган. Сәйда Мөхәммәтҗанова  исә конкурсның дипломанты.

 

Яңа тапшыруның cайлап алу комиссиясендә “Голос” проектының “ветераннары” Дима Билан белән Пелагея булачак. Аларга Максим Фадеев та кушылыр дип көтелә.  Алар “күрмичә” тыңлау этабында үз командаларына 15 яшь башкаручы җыячак.

Автор: Назлыгуль Сунгатова
Автор фото: lady.tochka.net

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>