Новости 369 0 3 года назад

«Горур идем, шуңа күрә дә…»

Венера Гәрәева

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең консультанты – хормейстер Венера Гәрәева белән Асия Юнысова әңгәмәсе

– Халыклар Дуслыгы орденлы Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга быел 75 ел тула. Шул җитмеш биш елның иллесен Ансамбль сезнең белән узган.

– Бәрәкәт, чыннан да шулай икән шул. 1961 нче елның декабрендә хор җырчысы булып килеп кердем шул мин бу коллективка. 18 яшьтә. Алабуга мәдәният-агарту училищесының беренче генә курсын бетергән кызны, кулымнан җитәкләп диярлек, алдылар да киттеләр.

– Сәнгатькә юлың бигрәкләр дә турыдан булган икән шул. Баш хормейстер булып гомер юлын узасы кешенең һөнәри яктан формалашу юлында балачак хыяллары кайда да, музыка мәктәбе, музыка училищесы кебек үсеш баскычлары кайда?

– Һи-и, минем юлымдагы сикәлтәләрне белеп бетермисез әле.

– Әйдә соң, Ансамбльнең шанлы киң юлына китергән ул сукмаклардан бер йөгереп үтик.

– Иң әүвәле, теге «балачак хыяллары» дигән нәрсәгә тукталыйк. Мин Саба районындагы Өчиле дигән авылда туганмын. Әле мин картлыгымны да шул авылда уздырырга ниятлим. Барыбер башкалада бер шәп фатирга тиенеп булмады. Әй, ул авылның табигатенең гүзәллеге. Бер якта чикләвекле урман, икенче якта балыклы күл, өченче тарафта тау, тау битеннән тибеп чыккан берсеннән берсе тәмлерәк сулы чишмәләр. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» бәянында безнең Өчиле табигате сурәтләнүен белүчеләр бардыр. Ул авылда туган бала фәкать табигать баласы, табигать сакчысы булып кына үсәргә тиеш дип исәпләгән бабаем мине биолог итеп күрде. Үзем дә бабай фикере белән ризалашкан кебегрәк булып йөргән идем. Табигать минем дөньям иде инде ул – яңгырдан да курыкмыйм, яшеннән дә курыкмыйм.

– Бабай да бабай дисең…

– Дим шул. Бабам минем Тукайлар заманында мәдрәсәдә укыган гаять гыйлем карт иде. Җомга намазына Казанга барып йөри иде ул. Мәрҗәниләр нәселеннән. Өчиле авылының мулласы да минем бабам иде. Бәләкәйдән Тукай шигырьләрен колагыма киртләп үстерде ул минем. Әбиемнән кул эшенә, бабамнан уйларга өйрәнеп үстем.

– Әниеңнән, әтиеңнән?

– Әтине белмим дә. Ә менә яшерен хыяллар дигәнем әнием белән бәйле хыяллар иде ул. Минем әни – Минзәлә театры артисты Мәбрүрә Рәхмәтуллина. Аны белмәгән кеше юк иде. Искиткеч матур җырлый иде ул. Үзе бәләкәй генә гәүдәле, үзе җитез, сәхнәдә шәп итеп уйный. Минем дә аның кебек артистка буласым килә иде. Әнием Минзәлә театрына эшкә киткәндә олырак ике баласын үзе белән алган, мине – алты айлык сабыен калдырып торган. Хәтерлим әле, миңа алты яшьләр булгандарак әнием белән үги әтием мине алырга кайттылар. Акырып елап, урманга качтым. Алай да театр Шәмәрдән бистәсендә күрсәткән «Акчарлаклар» музыкаль комедиясен карарга бардым. Әмма, тагын да шул бабай әйтмешли, кеше булыр өчен, авылда калдым.

– Бәлки шулай дөрес тә булгандыр, чөнки елның-ел буе күчмәлектә йөргән театр баласы булу бик читен хәлдер дип уйлыйм.

– Унөч яшемдә мин барыбер театр баласы булдым. Үги әтием миңа бик шәфкатьле булды. Яңа гаиләдә туган сеңлем – менә хәзер гомерлек таянычым. Аның улы Тимур миңа үз улым кебек, аның оныгы өчен мин дәү әни. Картлыгыма шуларга ышанып керәм.

– Ашыкма әле… Ниткән картлык? Әле музыка училищесын тәмамлыйсың, Консерваториягә керәсең бар.

– Ие шул. Онытып торам икән, ярты сәгатьтән мин училище студентлары янында булырга тиеш. Дәресем бар. Менә шулай ул язмыш дигәнең. Югыйсә үзем училищега дүрт омтылыштан гына керә алган идем. Музыка мәктәбен үтеп килмәгән авыл балаларына элитар сәнгать юлының шлагбаумын бик ачарга тормыйлар иде элек. Хәзер генә ул тавышы-моңы булган баланы урамнан диярлек җитәкләп алып керәбез. Менә шул инде ул сикәлтәле сукмаклар дигәнебез. Консерватория белән мөнәсәбәтләрем тагын да четреклерәк булды. Мин анда хор дирижерлары факультетында укыдым. Ни өчендер, минем һөнәри белемемне тагын да тирәнәйтергә теләвем Мәдәният министрлыгының ул вакыттагы түрәләренә бер дә ошамады. «Сайла, я Консерватория, я Ансамбль! », – дип, икенең берен сайларга куштылар. Ул заманда Консерватория белән Ансамбль арасында ниндидер көндәшлек, аңлаешсыз каршылык бар иде. Консерватория безгә кадрлар бирми иде.

– Югыйсә бу ике сәнгать учагының икесе дә бер үк Аллаларга хезмәт итә ләбаса.

– Алласы бер дә, халкы бер үк түгел шул.

– Дилемманың чишелеше, ярый әле, нольгә бетмәгән.

– Андый ихтимал да бар иде. Мин әле тәвәккәл идем, горур идем. «Мине Түбән Кама, Томск, Төмән чакырып тора»,– дидем. Чыннан да шулай иде. Китеп барырга дигән исәбем дә бар иде. Чөнки әзер фатирлар белән чакыралар. Хор дирижерларын беркайда да чәчеп үстермиләр.

– Өстәвенә Себер якларында яшьли күңелне яулаган, вәгъдәләр белән йөрәкне гомерлеккә бүтәннәр өчен биклегә әверелдергән берәү гомерен бәхетсез кичеп ята.

– Яраларга тоз сипмик. Ул кеше белән бәйле бер генә теләгем калды: күзләренә карап, гафу сорыйсым гына килә минем. Минем аркада чынга ашмый калган хыяллары өчен. Мине ул чагында тәвәккәл адымнан Ансамбль директоры Марат Таҗетдиновның ифрат та төгәл сүзләре тыеп калды: «Дөнья читенә китсәң дә, Ансамбль, дип елап интегәчәксең», – диде ул. Шуннан калдым инде. Директор да мине тотып калу чарасын күрде. Татарстан урамындагы тулай торактан бер бүлмә алып бирде, хезмәт хакымны күтәрде – кыскасы мине бәялиләр икәнен төшендерде. Тиздән баш хормейстер итеп тә билгеләделәр.

– Ул көннәрдән соң кырык еллап гомер узып киткән. Александр Ключарев куйган «Тула өмәсе» композициясенә килеп кергән Венера Гәрәева Ансамбльнең алтын фондына кергән 50 программаның һәркайсын биш бармагы кебек белә булыр.

– Белмәскә! Без бит аларның берсен дә сандыкка бикләп куймадык. «Каз өмәсе», «Сабантуй», «Аулак өй» концерт программаларын татар дөньясы бигрәкләр дә ярата инде. Мин үзем соңгы еллардагы эшләребездән «Казан турындагы риваять»не яратам. Бу программа тамашачыларны Идел-Чулман буенда яшәгән борынгы бабаларыбызның тарихи үткәне белән таныштыра. Артистларның өстендәге милләт үзенчәлеген чагылдырган киемнәр тарихыбыз казанына мая. Чөнки без аларны галимнәрне, этнографларны җәлеп итеп эшләдек, күп көч куйдык. Милләтне туплау җәһәтеннән эшләнгән программалар белән мактана алабыз. Әйтик, ногайбәк, мишәр татарлары, Самара, Пермь, Оренбург татарлары фольклорын туплавыбыз гына да ни тора!

– Анысы милләтне уяту җәһәтеннән «Мәһди», «Корбан бәйрәме», «Рамазан» кебек легендага әверелгән программаларның әһәмияте зур булган иде. Альберт Әсәдуллин белән Ансамбльнең хоры зур Спорт сараена җыелган халыкны гына түгел, бәлки гомумән татар халкын 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш дулкынына әзерләп куйган иде. Әлбәттә, бу уңышта Мәсгудә Шәмсетдинова язган музыканың да өлеше бик саллы.

– Милләтне уяту, һичьюгы кемлеген оныттырмау, гомумән, безнең беренчел бурыч ла ул. Урта Азиядәге, Урал-Себердәге татарларга җыр алып барырга бик яратабыз. Алар янына әле дә күп йөрибез. Андагы тамашачы безне яз карлыгачларын көткән кебек сагынып көтеп тора. Татар яшәгән төбәкләргә сәфәр йөрү йоласы Ансамбль белән мәшһүр Зөләйха Әхмәтова җитәкчелек иткән заманнардан ук калган йола. Озак еллар Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булып Лима Кустабаева эшләгән дәвердә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле иң әүвәле Япониягә, аннары Италия, Мальта, Германия, Финляндия, Франция кебек илләргә сукмак салды. Бенин, Нигерия, Тунис кебек Африка илләрен урап кайтты.

– Әйе шул, сезнең шулай дөнья яулап йөрүегез белән бик нык горурлана торган идек. Хәзер алай йөрүләр бетеп китте кебек.

– Юк ла, бетмәде. Хәзер дә иллешәр кешелек төркем әле Франциягә, әле Төркиягә барып кайта. Яраталар безне!

– Һаман яраттыруның да үз сере бардыр аның. Ул бит әле кызларның куш толымы, чулпылары, егетләрнең укалы түбәтәе, сафьян итеге генә дә түгел, бәлки сәгать арты сәгать, көн арты көн җырлый-җырлый чарланып ачылган тавыш та, йөз тавышның бер аһәң булып кушылуы, аннары беренче һәм икенче тавышларның мөстәкыйльлеге, альтлар, сопранолар, баритоннар, тенорлар татулыгы да. Аннан килеп чибәрләрне тагын да чибәр, егетләрне тагын да гаярь итә торган – Ансамбль хоры сәхнәгә чыгып басуга анда гөлбакча хасил итә торган, татар халкының зыялылык дәрәҗәсен билгели торган киемнәр дә!

– Хак-хак, барысы да хак! Элегрәк Ансамбльгә яңа киемнәр тектерүне тамашачы да вакыйга итеп кабул итә иде. Хәзер ул менә киемнәр – ниндие генә юк! Ул җәһәттән баедык.

– Тавышлар, ягъни җырчылар җәһәтеннән менә кыенрактыр, әйеме?

– Киресенчә, музыка көллиятендә 60 бала укып йөри. Һәр бересе Ансамбльгә эшкә килү турында хыяллана. Безнең репертуарда тәрбияләнә алар. Елга берничәсен генә эшкә алганда да яңару процессы тукталмый. Үзем шунда укыткач, кемнең мөмкинлеге ничек икәнен белеп торам.

– Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең тарихы татар җыр сәнгате тарихына тәңгәл иде инде ул. Кайсы күренекле композиторны, я җырчыны искә алсак та, аның исеме Ансамбль белән бәйле. Биюләрне Фәйзи Гаскәров, музыкаль композицияләрне Александр Ключарев куйган, җырларны Галия Гафиятуллина, Зәйтүнә Әхтәмовалар башлап җырлаган чакларны сагынган чаклар була торгандыр.

– Сагынабыз, әлбәттә. Мин 1972 елда баш хормейстер итеп билгеләндем. Җырчылардан минем дә бәхетем булды. Ания Туишева, Нәфисә Василова, Миңлегөл Зәкиева, Шамил Әхмәтҗанов, Таһир Якупов, Мөҗип Садыйков, Лена Бичарина дип саный башлармын да, туктый алмам. Алар янына Зоя Борисованы, Флүзә Ялалованы, Алсинә Җәгъфарованы, Фәрит Гафиятуллинны, Рамил Миңнегалиевне өстәрмен.

– Сагындырган нәрсәләр тагын да бар ул. Әйтик, тамашачы Җыр һәм бию ансамбленең Казанда ел саен уза торган хисап концертларын сагына. Авыл тамашачысын бөтенләй дә оныттыгыз.

– Шулайрак шул. Торгынлык елларында күпкә күңеллерәк иде. Элегрәк ел саен Мәскәү безне хисап концерты белән чакыра торган иде. Моисеев ансамбле, Пятницкий хоры, «Березка» ансамбле белән беррәттән чыгыш ясап кына түгел, гран-приларын да алып кайта идек. Бер хисап концертыннан безнең коллективны академик коллектив итеп бәяләгән Карар язуын тотып кайттык. Тик Татарстан Мәдәният министрлыгы ул исемне, безгә түгел, Опера һәм балет театрына бирәсе итте. Югыйсә академик исемен йөрткәндә кешеләр составы күбрәк, тәэмин ителеш яхшырак булачак иде. Чуаш ансамбле академик исемен йөртә әнә.

– Егерме еллап сөйләнеп йөреп тә, тамаша залына да тиенмәгәнсез икән әле.

– Сайландык шул. Сайлана торгач, кәкре каенга терәлеп калдык. Хәзер Филармония кереп урнашкан залны да, «Мир» кинотеатрын да тәкъдим итеп караганнар иде. Ник эзләнгәнбез, ник сайланганбыздыр. Тамаша залы булмау безнең иң зур минусыбыз. Казан концертлары өчен аренда түлисе булмас, гомумән, тамашачы белән ешрак очраша алыр идек.

– Гомер юлын шушында уздырган кешедән сорыйм әле: алай да Җыр һәм бию ансамбленең иң матур сыйфаты нинди, яки нәрсә?

– Дуслык! Мин бигрәк тә дүртебезнең – оркестрның баш дирижерның, баш балетмейстерның, сәнгать җитәкчесенең, баш хормейстерның татулыгын әйтер идем. Рәшит тә, Раилә дә, мин дә Ансамбльгә 15-18 яшьтә килеп кергән кешеләр. Бер шакмак шикәрне дүрткә бүлә торган идек. Мәдәният министрлыгында да безнең дуслыкны беләләр иде. 1996 елда ниндидер конкурста 1 нче урынны алып кайтканнан соң, барыбызны да чакырып, профессиональ яктан яраксыз дип табып, вакытыннан алда пенсиягә китү хакында гариза язарга куштылар. Шулай итеп, без – Татарстанның дүрт халык артисты – үзеңнән өлкәнрәк кешегә каршы тел тибрәтеп сүз әйтү, сүз көрәштерү, нидер дәгъвалау яхшы түгел дип, тып-тын утырдык. Безне табигый әдәп – татар әдәбе харап итте. Безне бит, олыларга каршы әйтү – әдәпсезлек, дип үстерделәр. Югыйсә бит Рәшит Мостафин кебек талантлы музыкант бүтән юк! Ул да дәшмәде. Бер Фердинанд Гыймадиев кына сүзен әйтә алды, чөнки ул шәһәр малае.

– Алай да, Лима Кустабаевадан башкалар, урынында калган лабаса. Инде менә тагын 15 ел эшләп өлгергәннәр. Бер Венера Гәрәеваның гына вазифасы бүтәнчә атала – консультант!

– Мин горур идем. Яздым гаризаны. Хезмәтемне бәяли белмәгән халыкка хезмәт итәсем килмәгәнгә күрә яздым. Баш хормейстерлыктан алуын алдылар да бит, урыныма кеше юк. Кабат чакырып алырга мәҗбүр булдылар. Ярый ла менә хәзер Нияз Гәрәев дигән егет килеп чыкты. Тупланган тәҗрибәмне аңа тапшырам. Бик матур прогаммалар эшләдек аның белән. Рөстәм Яхин юбилеена багышлап, Зур концерт залында Рөстәм Абязов оркестры белән бергәләп чыгыш ясаячакбыз. Быел Тукай елы иде бит. Тукай елына искиткеч талантлы композитор Илдус Якуповның «Бәхет кошы», Рөстәм Яхинның «Кем белер кадереңне?», Җәүдәт Фәйзинең «Бәйрәм бүген» әсәрләрен, Нияз Гәрәев эшкәртүендә «Әллүки»не әзерләдек.

– Сез хор дирижеры, Фуат Мансуров оркестр дирижеры идегез, иҗат юллары кисешкән чаклар булдымы?

– Булды. I Бөтентатар конгрессы көннәрендә яңгыраган «Татар иле» композициясен бергә әзерләгән идек. Аның безгә мөнәсәбәте шундый җылы иде. Без студент чагында ук аның янына – Мәскәүнең Зур театрына бара идек. Ул безне, балаларын күргән кебек, сөенеп каршы ала, тулы бер рәткә контромаркалар биреп, спектакльгә кертеп утырта торган иде.

– Җыр һәм бию ансамбле халыкны «Зөбәрҗәт», «Зөлхиҗә», «Кара урман», «Кәккүк», «Фазыл чишмәсе» кебек җәүһәр-җырлар белән тәрбияләде. Шул байлыкны саклау әмәле бар микән? Хәзерге дискларга ышаныч юк, винил тәлинкәләр заманы үтте.

– Саклыйбыз! Минем үземдә бөтен репертуар язылган озак саклана торган дисклар бар. Җәүһәр җырларны яшәтербез әле без. Тик менә тамашачының зәвыгы бозылды – шунысы яман. Элек халыкка җырларны без җиткерә идек, хәзер – эстрада. Ә эстрада күп вакытны зәвыксыз һәм йөгәнсез.

автор:Асия ЮНЫСОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>