Новости 215 0 3 года назад

«ХӘЗЕР ТЕАТРЛАРДА АКЧА БЕЛӘН ИҖАТ КӨРӘШӘ»

Айрат Әбушахманов

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының баш режиссеры Айрат Әбушахманов белән Земфира Гыйльметдинова әңгәмәсе.

– Айрат әфәнде, Сезнең театрыгыз фестивальләргә бик еш йөри. Рәсәй күләмендә уздырылганнарына да, чит илләрдәге фестивальләргә дә. Шулар арасында «Нәүрүз»нең мәгънәсе, әһәмияте нидә?

– «Нәүрүз»дә мин икенче тапкыр. Беренче тапкыр 2005 елда Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Озын-озак балачак» спектаклен алып килгән идем. Быел Туфан Миңнуллинның «Сөяркә» әсәре буенча куелган «Ярату гөнаһмы?» спектаклен күрсәттек. «Нәүрүз» безнең Башкортостанда узучы «Туганлык» фестивале белән бик охшаш. Бу ике фестиваль дә тугандаш, төрки халыкларны бергә җыюлары, театрларның яңалыклар, театраль ачышлар белән алмаша алулары белән кыйммәт. Бигрәк тә бүгенгедәй икътисадый яктан бик үк уңай булмаган чорда мондый зур проектны уздыра алу – аерата зур батырлык.

– Быелгы фестивальдә номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнмәде. Сезнең моңа карашыгыз нинди?

– Бирегә килгән һәр театр, казах театрымы ул, якут, хакас, кыргыз театрымы – барысы да үз милләтен чагылдыра. Милли традицияләрен, байлыгын дисәң дә була, башкалар белән бүлешә. Әлбәттә барлык театрлар да профессиональлек ягыннан да, материаль яктан да бертигез түгел. Ләкин һәммәсенең бу бәйрәмдә үзен лаеклы тоярга һәм күтәренке рухта кайтып китәргә хакы бар. Шунлыктан «яхшы» һәм «начар» бәяләре бирмәү, бәйрәмнән ярыш ясамау дөрес, минемчә.

– «Ярату гөнаһмы?» спектакленең темасын читтән чакырылган тәнкыйтьчеләрнең кайберләре бүгенге көн өчен бик үк актуаль түгел дигәнрәк фикер әйттеләр. Сез моның белән килешәсезме?

– Спектакль Камал театрында да куелган иде. Күпләр аның темасын беләдер – әсәрдә ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы шактый четерекле мөнәсәбәтләр хакында сүз бара. Камал театры спектакленнән аермалы буларак без бу әсәрне күпкә яшьрәк аудиториягә яраклаштырып куйдык. Бүгенге көндә яшьләрнең яшәү моральләре бик нык үзгәрде. «Ярый» белән «ярамый» арасындагы чик тә юылып беткән диярлек. Дөнья бүген иреклелек законнары буенча яши. Ләкин бит безнең үзебезнең мөселман законнары да бар. Без алар хакында онытыбрак барабыз түгелме икән? Спектакль ярдәмендә шул сорауны куеп, үзебез үк аңа җавап эзлибез. Минемчә бу проблема һәр заманда актуаль. Түшәккә никахсыз яткан ир белән хатынның гөнаһлы икәнлеге хакында гына да түгел бит бу әсәр. Мәхәббәт җимеш бирергә тиеш, шулай түгел икән ярату бушлыкка гына илтә. Автор да, без дә шул хакта уйланабыз Спектакльдә ачык темерамент, шашкын хисләр юк, без аны психологик драма рәвешендә куйдык. Үзебезнең театрда спектакль Кече, камера залында бара.

– Сез Гафури театрында баш режиссер булып эшли башлаганнан соң икенче тапкыр Туфан Миңнуллин драматургиясенә мөрәҗәгать итәсез. Бу автор Сезне ни сәбәпле җәлеп итә?

– Туфан агайның пьесаларын халык бик ярата. Ул ничектер безнең татар, башкорт тамашачыларының проблемаларын ача белә.

– Быелгы фестивальгә килгән театрлар арасында Сезнең өчен кайсысы аеруча кызыклы булды?

– Миңа барлык театрлар да кызык. Камал театрында «Дивана» спектакленең премьерасында булган идем, яңадан карадым. Вакыт узу белән спектакль үзгәрә, аның ничек үзгәргәнен күрү кызыклы. Якут студентлары уйнаган спектакльне бик ошаттым. Чуваш театры элек-электән көчле театр. Гомумән барлык театрларны да күрәсе килгән иде, ләкин кызганычка каршы спектакльләр биш театр бинасында паральлел рәвештә бардылар. Шунлыктан һәммәсен күреп булмады.

– Баш режиссер булып эшли генә башлаган дәвердә Сез: «Мин театрга башка режиссерларны да кертү ягында. Безнең театрда бик күп яхшы һәм төрле спектакльләр булырга тиеш», – дигән фикер әйткән идегез. Ул әңгәмә безнең журналда басылып та чыкты. Сез бүген дә шул фикердәме?

– Мин бүген дә шул фикердә. Ләкин кызганычка каршы, яхшы режиссерны мин китерергә теләсәм дә, акчаны директор түли. Чакырылган режиссер үз рәссамы, композиторы белән килә. Алар берсе дә бушка эшләмиләр. Кайчак матди якның чамалы булуы сәбәпле, уртакул режиссерлар чакырылырга мөмкин. Бу, шулай ук театр файдасына түгел. Мин яхшы режиссерларны чакырырга кирәк дигән фикердә.

– Үзегез Гафури театры труппасының чын хуҗасына әйләндегезме инде?

– Юк.

– Ни өчен, яшь булуыгыз сәбәплеме?

– Яшьлек кенә түгел. Иҗади кеше өчен бүгенге көндә проблемалар күп. Элек театрны идеология алга алып барган. Матди якны тулысынча хөкүмәт кайгырткан һәм режиссерлардан яхшы, идеяле спектакльләр таләп иткән. Режиссер һөнәре алдан барган, директор һөнәре ярдәмчел һөнәр саналган. Бүгенге көндә хөкүмәт театрларны үз көннәрен үзләре күрү режимына куйды дисәң дә була. Бу үз чиратында «кассовый» спектакльләргә мохтаҗлык китереп чыгарды. Тирән мәгънәле әсәрләр кую кирәкми хәзер театр өчен. Бүгенге көндә акча белән иҗатның сугышы бара. Фестивальләр өчен житди әсәрләр кирәк, ә театрны яшәтер өчен киресенчә җиңел әсәрләр.

– Бүгенге көндә күп кенә милли театрларга русча уйный башлау куркынычы яный. Чын сәнгатьнең тамашачыга кайсы телдә барып җитүе бәлки кем өчендер мөһим дә түгелдер. Бу безнең, телен югалту куркынычы янаган милләтнең борчуы. Сезнең театрда бу уңайдан борчылырлык сәбәпләр бармы?

– Кечкенә регионнарның барында да бар бу проблема. Рус теле, әлбәттә, күбрәк тамашачыга аңлаешлы, шунлыктан заллар да тула дигән сүз. Күп кенә балалар театрлары соңгы вакытта премьераны гына туган телләрендә уйнап, алга таба рус телендә уйнауга көйлиләр. Нишләсеннәр, һәркемнең ашыйсы килә. Ә шул ук вакытта тел бетә, теле булмаган милләт тарихы ничек кенә бай булмасын, милләт, булып кала алмый инде ул. Театрның иң беренче максаты – телне саклап калу. Гади тормышта аралашу күбесенчә рус телендә, кибеткә керәсеңме, башка җиргәме – русча аралашасың. Тамашачы милли театрга килгән икән, ул моның белән туган теле алдына килеп баскан бетү куркынычына протест белдерә. Тамашачының бу көрәштә катнашырга хокукы бар һәм бер генә театр да чит телдә уйнап аны бу хокуктан мәхрүм итә алмый.

– Фестивальгә килүегез һәм әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә. Төркиләргә бердәм булып озак яшәргә язсын.

автор:Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>