Новости 274 0 3 года назад

«Хатын-кыз өчен кияүгә чыгу — икенче сулыш ачылу ул»

Иркә.

Кемдер аның җырына соклана, кемнедер аның чибәрлеге һәм сәхнә образы таң калдыра. Сәхифәбезнең кунагы – Иркә.

Иркәләнергә яратамы икән соң популяр җырчы? Монысын үзе сөйләр һәм киңәшләре белән уртаклашыр. Бүгенге сәхифәбез бигрәк тә гүзәл туташлар өчен кызыклы булыр.

«Яхшы хуҗабикә бар эшне дә булдырырга тиеш. «Мин барыбер җырчы булам!» дип каршы чыксам да, әни мине: «Кем белә, бәлки авыл кешесенә кияүгә чыгарсың, ояты миңа була бит аның», дип, камыр куярга да, сыер саварга да өйрәтте. Шуңа күрә эштән курыкмыйм. Өйне гел чиста тотарга тырышам. Ашарга пешерергә яратам. Ирем, мәсәлән, мин пешергән кыстыбыйларны бик мактый. Мин аларның камырын юка гына, үтә күренмәле итеп ясыйм – авызда эреп китәрлек була! Шулай ук кабак мантыен бик тәмле итеп пешерәм».

Кабак мантые

Әзерләү: 1 кг онга 2 күкәй сытып, 2 стакан су кушып камыр басарга. Эчлек өчен 3 баш суган, 800 гр cарык ите һәм 800 гр кабак кирәк булачак. Яшелчәләрне һәм итне шакмаклап турарга, тоз һәм борыч кушып болгатырга. Җәелгән камырны шакмаклап турап, мантыйларны ясарга һәм махсус кәстрүл белән утка куярга.

«Бит тиресе матур һәм яшь булып калсын өчен косметиканы булдыра алганча азрак кулланырга кирәк. Мин, сәхнәгә чыгасы булмаганда, гомумән бизәнмәскә тырышам. Крем һәм тушь белән чикләнәм. Еш кына матурлык салоннарында булам. Ләкин иң яхшысы – авылда мунча керү. Әйбәтләп чабынганнан соң бал белән тозны катыштырып, тән тиресенә ышкысаң, тире чип-чиста һәм йомшак булып кала. Бернинди крем да кирәк түгел».

«Гастрольдән арып кайткач, миңа, үземә генә калып, бер-ике көн ял итәргә кирәк: китап укып, мультфильм карап яисә татарча сканвордлар чишеп. Дуслар белән ресторанга яки боулингка бару минем өчен ял түгел. Гел кеше, шау-шу арасындагы эштән соң тынычлыкта ял итү дөрестер. Ә иң яхшы ял – диңгез буенда инде».

«Кәеф китеп, эшкә кул бармаганда миңа кешеләр белән аралашырга кирәк. Депрессия башлана икән, мин утырып берәрсе белән сөйләшәм, ләкин бөтенләй чит темаларга. Кибетләрдә йөрү дә булыша. Бер футболка гына сатып алсаң да – кәеф күтәрелә ул!

«Алтын барс» премиясен алу – иң зур хыялым иде. Аңа ирешкәч, күңелемдә ниндидер бушлык сиздем. Аллаһы Тәгалә мине ишетте, мин сөйгән ярымны очраттым. Хатын-кыз өчен кияүгә чыгу – икенче сулыш ачылу ул. Эшкә теләп тотынасың, очып йөрисең».

«Танышларым, дусларым күп минем, ләкин бердәнбер һәм якын дустым бар дип әйтә алмыйм. Уй-фикерләремне әнием белән уртаклашам, ләкин аңа да барысын да сөйләп бетермим әле. Үз проблемаларыңны бары тик үзеңә чишәргә кирәк, берәүне дә катнаштырмыйча».

Блиц-киңәшләр:

Укырга: Зөлфәт Хәким, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен;

Карарга: мультфильмнар, мелодрамалар;

Күрергә: Мальдив утрауларын, зур дулкыннарны, шарлавыкларны.

автор:Рания ЮНЫСОВА; источник:  http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>