Новости 207 0 3 года назад

Идрис Кәлимуллин: «Казан тамашачысы белән очрашасым килә»

Идрис Калимуллин

“Сәйяр” эстрада театры солисты, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллинның кинәт авырып китүе якташлары өчен тетрәндергеч хәбәр булды.

– Идрис әфәнде, сүзне театрдан башлыйсы килә. Сез яшьлегегезнең иң матур мизгелләрен “Нур”га багышладыгыз һәм кинәт кенә аннан китеп, театр сөючеләр күңеленә ниндидер бушлык салдыгыз. Театр дөньясына кире кайтырга уегыз юкмы?

– Узган елның көзендә “Нур”ның 20 еллыгына чакырганнар иде. Шул очрашуда театрның директоры Урал Гыйрфатуллин: “Син безнең өчен киткән кеше түгел, ишекләр һәрчак ачык”, — диде. Әмма бүген мин театр дөньясына чума алмам, чөнки җаның-тәнең белән бирелеп эшләгән очракта гына яхшы актер булып була. Театр дөньясы гына түгел, гомумән, иҗат эше бар көчеңне таләп итә. Минем бүгенге көндә үз бизнесым гаиләбезне туендыра. Җыр җырлап кына акча эшләп булмый бит.

Ә шулай да, берәр фәһем алырлык пьеса иҗат ителеп, аны оста режиссер сәхнәләштерсә, шунда төп рольне уйнау теләге бар. Пьеса хакында күп драматурглар белән сөйләшеп утырырга туры килде. Ул яшьлегемә багышланыр һәм жанры мелодрама булыр. Әмма ул автобиографик кына әсәр булмаячак, һәр тамашачы әлеге әсәрдә үзенең яшьлегенең чагылышын тапсын иде.

Ләкин ике куянның койрыгын тоту бик авыр. Я эстрада, я театр – икесенең берсен сайларга кирәк. Мин реалист кеше, шуңа да театр тузанын йотып, анда гына эшли алмам.

– Бүгенге көндә сезнең үзегезнең төркем, үзегезнең театр. Аңа исем сайлаганда, ни өчен нәкъ “Сәйяр”гә тукталдыгыз?

– Әйе, үзебезнең эстрада театры барлыкка килгәнгә инде 15 ел. Башка йолдызлар кебек үз исемемне театрга бирү уе да булмады. Ниндидер киңрәк атама эзләдем. “Сәйяр”не миңа ул вакытта “Нур”ның баш режиссеры, бүгенге көнне Туймазы театрында эшләүче Байрас Ибраһимов тәкъдим итте. “Сәйяр” — ул татар-башкорт дөньясындагы беренче профессиональ театр. Мондый тарихи исемне сайлау зур җаваплылык булды. Бүгенге көндә “Сәйяр”ем белән горурлана алам.

– Идрис абый, сәламәтлегегез ничек? Бу сорауны бирми булдыра алмыйм, чөнки хәлегез бик начар, дигән хәбәр бөтен республикага тиз арада таралган иде.

– Әйе, чир мине бөтенләй аяктан екты. Ул ничәдер еллар дәвамында яшеренеп килгән. Бил сызлап, дәваханәгә бардым. Табиблар миңа «оча сөягендәге буынтыклар остеоартрозы» дигән диагноз куйдылар. Вакытында дәваламаган очракта, бөтенләй аяксыз калу куркынычы яный иде. Мондый операцияне бары тик Германиянең бер клиникасында гына эшлиләр.

Йокысыз төннәр, борчулы көннәр нәкъ шул диагнозны ишеткәннән башланды да инде. Хатыным Гүзәл белән Мюнхенга юл тоттык. “Sana” клиникасы табиблары бик җылы каршы алды. Операцияне профессор Хубе ясады. Ул Германиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылу алган табиб. Катлаулы операцияне җиңел генә кичереп булмады: бер сәгать эчендә бик күп кан югалттым. Беренче төнне кан басымым кинәт төшеп, кинәт күтәрелде. Самолеттан төшеп, шунда ук пычак астына яту да, күрәсең, организм өчен авыр булгандыр. Аллаһыга шөкер, табиблар минем сәламәтлек өчен азаккача көрәште.

Бүгенге көндә реабилитация чорын үтеп йөрим. Операциянең икенче этабы да көтелә. Германиягә тагын берничә тапкыр барасы булачак.

– Чит ил табиблары белән аралашу кыенлыклар тудырмыймы?

– Әлбәттә, тәрҗемәче аша аңлашабыз. Мин Германиядә вакытта тәрҗемәче һәрвакыт янымда булды. Бу яктан киртәләр юк, кирәген бер караштан да аңлаштык, өстәвенә, немецлар бик тә игътибарлы халык.

– Германиядә булган вакытта Сезгә Башкортстанның халык артисты исемен бирделәр. Бу вакыйганы ничек кабул иттегез?

– Халыкның ышанычын аклап, бу мәртәбәле исемгә лаек булуым, әлбәттә, киләчәктә иҗат итәргә илһамландырып тора. Әлбәттә, операциядән соң әлеге яңалыкны ишетү мине тагын да канатландырды.

– Иҗат өлкәсенә килгәндә, нинди уй-ниятләр белән янып яшисез?

– Яңа иҗат мизгеле башланып кына килә иде: коллективым белән өр-яңа программа төзедек. Аллаһыга шөкер, операциядән соң, тамашачым белән очрашырга насыйп булды. Киләчәктә Уфада гына түгел, Казан, Мәскәү сәхнәләрендә дә чыгыш ясау уйда бар, чөнки чит төбәктә дә минем хәлем белән кызыксынып, шалтыратулар күп булды. Тамашачыларыма зур рәхмәтләремне белдерәм.

Күптән түгел берьюлы “Абыема”, “Эзләреңдә гөлләр үсәләр”, “Күңелем кылларында” дип аталган өч альбомыбыз дөнья күрде.

“Нур” театрында эшләгән чорда Казанга гастрольгә еш йөри идек. Җиде көн дәвамында тамаша куябыз, бар спектакльдә дә төп рольдә уйнадым. Актерлык осталыгымны Шамил Зиннур улы бик югары бәяләп, хәтта Камал театрында уйнарга да чакырган иде. Казан тамашачысының спектакльдән соң аягүрә басып, берничә минут дәвамында алкышлаганы матур истәлек булып хәтердә саклана. Менә шул тамашачы белән кабат очрашасы килә. “Дуслар белән Казанга кайттым” дип исемләнгән программа белән Татарстанга юл тоту нияте бар. Бер баргач, Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрне дә урап узмаска иде.

– Узган елны сез өченчегә әти булдыгыз...

– Әйе, бу хәбәр күпләр өчен көтелмәгән булды. Хәзер минем өч кызым бар. Өч кызы булганнар җәннәткә эләгә ди, күрәсең, шуңа да Ходай өченче бала итеп тагын да бер чибәр кыз җибәргән. Мәдинәбез үсеп килә, бөтен дөньябызны онытып, аның белән мәш киләбез.
Дианага — 22 яшь, Уфа нефть университетында укый. Иҗатны үз итә: безнең белән концертларда да чыгыш ясый, конферансье да булганы бар. Ә Камилә әле мәктәптә белем ала. Аңа телләр өйрәнү җиңел бирелә: рус, татар, башкорт, инглиз телләрен камил белә. Сер түгел, Гүзәл икенчегә дә, өченчегә дә йөкле вакытта, малай көттек. Хәзер инде кызлар үсеп килә, киләчәктә малай оныклар булыр дип ышанабыз.

– Сез усал әтиме?

– Юк, мин балаларымны “сукыр” мәхәббәт белән яратам. Миңа караганда, Гүзәл усалрак. Мин таләпчән әти түгелмен. Әлбәттә, улларым булса, аларга карата мондый йомшак мөнәсәбәттә булмас идем. Аллаһыга шөкер, кызларым чын әти мәхәббәтен тоеп яши.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Гаиләгезгә иминлек, исәнлек, авыр сынауларны җиңеп чыгуыгызны телибез!

автор:Зоя СОЛОШИНА; источник:  http://matbugat.ru/news/?id=7344

 

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>