Новости 348 0 3 года назад

ИЛЬВИНА: «СӘХНӘ ӨЧЕН ГАИЛӘМНЕ КОРБАН ИТМӘМЕН»

Ильвина

 Ильвина күп кенә яшь җырчылардан табигый көчле тавышы белән аерылып тора.

Җырчы Ильвина Габделхакова татар эстрада сәхнәсенә 2007 елда «Артларымнан йөрмә» җыры белән килеп керде. Әлеге җыры белән ул «Йолдызлар фабрикасы»нда җиңү яулап, «Татар җыры» Халыкара эстрада фестивалендә катнашты. Ильвина күп кенә яшь җырчылардан табигый көчле тавышы белән аерылып тора. Хәзерге вакытта җырчы «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Ә күптән түгел генә Ильвинаның «Моңнар ява» дип исемләнгән тәүге альбомы дөнья күрде. Җырчы кыз – «Intertat.ru» газеты кунагы.

– Ильвина, кечкенә чагыңда әниең сине музыка мәктәбенә йөрткән, синең артист булуыңны теләгән. Ә үзеңдә җырчы булу теләге бар идеме?

– Әйе, мин үземне белә башлаганнан бирле музыкага тартылам. Иҗат кешесе булып туганмындыр инде, күрәсең. Җырчы булуыма үкенмим, киресенчә, бу өлкәдә тырышып эшлим. Чөнки җырчы булу өчен бик күп көч һәм финанс яктан зур мөмкинлекләр кирәк.

– Тавышың бик тә үзенчәлекле, кайчан джаз стилендә җырлый башладың?

– 3 яшьтән бирле ансамбльдә җырладым. Ләкин табигатем белән лидер булгач, аерым җырлау теләге көчле иде. Тик үземә туры килердәй укытучы таба алмадым. Ул миңа бары 12-13 яшемдә генә очрады, шул вакытта мин профессиональ рәвештә җыр сәнгате белән шөгыльләнә башладым. Башта рус һәм инглиз телләрендә җырладым, чөнки татарча җырларга өйрәтүче укытучыны табу кыен булды. Ә мин Татарстанда яшәгәч, өйдә дә татарча аралашкач, миллилекне күрсәтергә, татарча җырларга теләдем. Мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына кергәч кенә татарча җырлый башладым. Хәзерге вакытта мин Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге татар театраль эстрада кафедрасында Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимовада белем алам. Ул миңа милли моң төшенчәсен, аның каян килеп чыгуын аңлата алды. Аның ярдәме белән мин татарча җырларга өйрәндем. Эстрадага исә джаз стилендә җырлаучы буларак килеп эләктем.

– Татар халык җырларын башкарасыңмы?

– Халык җырларын бик нык яратам, тик алай ук оста башкара беләм дип әйтмәс идем. Кечкенәдән үк татар көйләрен тыңлап, татар җырларын җырлап үскән булсам, тагын да яхшырак башкара алыр идем бәлкем. Татар мелизматикасын миндә Римма Ибраһимова ярты ел эчендә чыгарды. Ул элек тә булгандыр, чөнки әти-әнием дә моңлы итеп җырлыйлар. Бер урында таптанып тормыйм, хәзер дә тавышым өстендә бик нык эшлим. Артист бит ул гомер буе үз өстендә эшли, көн саен үзендә яңалык таба.

– Сиңа килгәндә, үзеңдә нинди яңалыклар ачтың?

– Театраль эстрада кафедрасында укыгач, төрле образлар тудырырга туры килә. Башта үземне лирик актер буларак ачкан булсам, соңгы семестрда юмор өлкәсендә осталыгым барлыгы ачыкланды. Мин үземне җитди кеше дип саный идем, әмма яңа образ үземә дә ошады, башкаларга да кызык булып тоелды. Юмор өлкәсендә эшләүчегә булган комплексларын онытып, үзен ничек бар шулай күрсәтергә кирәк икән. Мин моны булдыра алдым дип саныйм.

– Синеңчә, джаз җырлаучының татар эстрадасында киләчәге бармы? Югалып калмасмы ул?

– Беренче чиратта, бу җырчының үзеннән тора. Кагыйдә буларак, халык артист артыннан барырга тиеш булса, бездә шуның киресе, ягъни артистлар халык артыннан бара. Безнең җырчылар Ауропа һәм Россия җырчыларыннан үрнәк ала, алар кебек киенергә, чәчләрне ясарга, бизәнергә тырыша. Чөнки ул җырчыларның образы төймәсенә кадәр уйланып башкарылган. Сүз дә юк, аларның финанс мөмкинлекләре дә башка төрле. Бездәге артистларның яртысы шулардан үрнәк алса, икенчеләре миллилекне сакларга тырыша. Әлбәттә, миллилекне саклау кирәк. Ләкин сүз ул хакта түгел, ә сәхнәдә үзеңне тоту турында бара. Миллилек булырга тиеш, әмма миллилек дип үзеңнең кыяфәтең турында онытырга ярамый.

– Кием дигәннән, белүемчә, син һәр костюмыңны үзең тегәсең.

– Әйе, мин бервакытта да бер киемнән сәхнәгә чыкмыйм. Озын күлмәкләргә өстенлек бирәм. Күптән түгел генә тагын ике күлмәк тектердем. Тамашачы концертка синең җырыңны тыңларга гына түгел, ә сине күрергә дип тә килә. Халык акчасын жәлләмичә билет алып, концертка килгән икән, аның өметен аклый белергә кирәк.

– Син һәрвакытта да тере тавышка җырлыйсыңмы?

– Мин һәрвакыт үзем җырларга тырышам. Өч «Татар җыры»нда катнаштым, өчесендә дә тере тавышка җырладым. Спектальдә уйнаучы актерлар беркайчан да фонограммага эшләми. Без дә бит шундый ук артистлар, без дә тере тавышка җырларга тиеш. Шуңа күрә бездә татар эстрадасы түбән дәрәҗәдә дип әйтәләр дә инде. Татар милләтеннән булгач, минем өчен бу сүзләрне ишетү авыр. Бу проблеманы бер җырчы гына хәл итә алмый, моның өстендә барысы да эшләргә тиеш. Артистларны сүгеп әйтүем түгел, чөнки ул проблема миндә дә бар. Монда артистларның гаебе юк, чөнки аларны өйрәтмәгәннәр. Сәхнәдә үзеңне тоту, киенү, бизәнү осталыгы артсын иде. Тере тавышка килгәндә, чын–чынлап көчле тавышлы җырчылар татар эстрадасында да бар. Мәсәлән, Алинә Шәрибҗанова, Раяз Фасыйхов, Илшат Вәлиев, Салават Фәтхетдинов. Саный китсәң, бик күп алар.

– Актерлар әзерләүче бүлектә укыкач, актер булып китүең ихтималы бармы?

– Анысын әйтә алмыйм, ләкин үземне кинода сынап карау теләге бар. Ә әлегә мин «Барс-Медиа» компаниясе төшергән «Мәхәббәт сынавы» фильмында гына уйнадым. Шуны әйтә алам, кинода төшү бик авыр эш.

– Ильвина, синең чыгышларың бик үзгә килеп чыга. Җырларыңны күңел биреп башкарасың…

– Залда утыручы һәр тамашачыны да күреп бетереп булмый, чөнки гадәттә залда караңгы була, яисә утлар комачаулый. Концертларда мин туганымны, яисә әти-әниемне эзләп табып, яки залдан берәр кешене сайлап алып, шуңа карап җырлыйм. Әмма аудиториянең дә төрлесе була, кайвакыт тамашачы белән элемтә табу кыен. Бер үк концерт белән төрле төбәкләрдә чыгыш ясарга туры килә. Ләкин һәр шәһәрдә шул ук тамашаны төрлечә кабул итәләр. Кайвакытта концерт сизелмичә дә үтеп китә, ә кайвакыт бик авыр һәм озак бара. Бу залга да, көненә дә бәйледер бәлки.

– Башкарасы җырларыңны ничек сайлыйсың?

– Тормышыма туры килмәгән җырларны башкара алмыйм. Тәкъдим ителгән җырның көе ошаса да, сүзләре туры килмәскә мөмкин. Андый вакытта җырның текстын үзгәртәбез. Киресенчә, көе туры килмәгән вакытлар да бар. Шуңа күрә альбомымны да озак яздым, 2,5 ел вакыт узды. Үзем дә шигырьләр язам, ләкин минем сүзләргә язылган бер генә җыр чыкты. Ул «Син миңа кирәк» дип атала.

– Дискотекаларда еш кына Эмиль Айзатулла белән дуэт башкарасың. Гомумән, дуэтларга мөнәсәбәтең ничек?

– Мөнәсәбәтем уңай. Яңа альбомга Салават Миңнеханов, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрибҗанова белән яңа дуэтлар яздырырга телим.

– Балаларга музыка да укытасың икән әле үзең?

– Әйе, Казанның 22нче музыка мәктәбендә инде дүртенче ел рәттән балалар укытам. Монысы соңгы елдыр инде, чөнки ардырды. Хәзер балалар елдан-ел үзгәрә, алар белән эшләү кыенлаша. Бәлки тәрбиягә бәйледер, ә бәлки заманына… Балаларга гына түгел, ата-аналарга да аңлату авыр, барысы да балаларының йолдыз булуын тели. Әмма моның өчен рухи көч һәм бик күп тырышлык таләп ителүенә төшенмиләр. Мин үзем дә һәрвакыт тырыштым, беркайчан да артка чигенмәдем, үз дигәнемә ирешә белдем. Артымнан этеп йөрүче дә булмады, акчасын да үзем таптым. Мәктәптә укыганда ук эшли идем инде.

– Иҗат кешесенең буш вакытымы буламы?

– Шәхсән миңа бик тими ул. Быел менә соңгы елымны укыйм, аннан соң читтән торып Казан дәүләт технология университетында дизайнер белгечлегенә дә укыйм бит әле. «Планета Фитнес»ка бассейнга йөрим. Өйдә дә эш җитәрлек. Үземнең идеяларым бар, шуларны гамәлгә ашыру өстендә эшлим.

– Ә тормышта син нинди?

– Иҗат кешесе тормышта да матурлык ярата, матурлыкка омтыла. Өйдә табын әзерләгәндә дә ул тәлинкәләрне матур итеп куярга тырыша. Башкалар ничектер, ләкин мин үзем шулай эшлим. Аннан соң мине күбесе усал карашлы, кырыс дип уйлый, чынлыкта мин андый түгел. Эчке дөньям бик нечкә минем.

– Ильвина, һәрвакыт чыгышыңнан соң сиңа бер кочак кызыл розалар бүләк итәләр. Аларны һаман бер үк кеше бирәме?

– Әйе, бу кеше минем һәр чыгышымны карый, минем иҗатым белән кызыксына һәм хәтта гастрольләргә дә ияреп бара.

– Синең өчен гаилә мөһимрәкме, әллә сәхнәме?

– Мин бервакытта да сәхнә өчен гаиләмне корбан итмәмен. Өеңдә тынычлык булмаса, син эшли алмаячаксың. Шуңа күрә, минемчә, хатын-кыз өчен гаилә беренче урында булырга тиеш. Әмма күп кенә хатын-кыз хуҗалык эшләренә чумып, үзе турында уйларга оныта. Чөнки ике эшне берьюлы алып бару авыр. Бу очракта йә син матур хатын-кыз, яисә яхшы хатын буласың. Сүз дә юк, яхшы хатын булу мөһимрәк. Ләкин теләсә, хатын-кыз һәр эштә өлгерергә сәләтле.

– Серләреңне кемнәргә сөйлисең, проблемаларыңны кемнәр белән уртаклашасың?

– Әниемә һәм якын дустыма. Аларның икесенең дә исеме Роза. Әни белән гомер буе дус булдык. Аның белән мин теләсә нинди темага сөйләшә алам. Мәхәббәт өлкәсендә дә, иҗат буенча да әни белән киңәшләшәм. Ул бервакытта да миңа басым ясамады, ирегемне кысмады, сүкмәде, «ярамый», «юк» дигән сүз әйтмәде. «Ярамый»ны әни мисалда, ниндидер вакыйгаларда аңлатып бирә иде, ә мин шуннан соң үземә нәтиҗә ясый идем. Әнием һәрвакыт «теләгәнеңчә эшлә, әмма соңыннан мине гаепләрлек булмасын» дип әйтеп килде. Мин шуны аңладым, әни сүзен тыңларга кирәк, кире очракта, бер эшең дә уңмаячак.

автор: Эльвира ШАКИРОВА; источник:http://intertat.ru/tt/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>