Новости 362 0 3 года назад

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова: “Бала үҗәтлеккә дә өйрәнергә тиеш”

P1040519

Татар эстрадасындагы матур тавышлы җырчылар арасында Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова — гел игътибар үзәгендә. Гаилә сәхнәләре дә “кайнап” тора: олы кызлары Эллари инде 3 нче сыйныфны тәмамларга өлгергән, бәләкәй Камиләгә озакламый ике яшь тулачак. Пәрдә артында тагын нинди серләр бар икән? Әлеге күркәм гаиләгә юл тоттык.

“Вакытында өйләнергә кирәк”

Илдар Казан “яуларга” килгән вакытта, Гүзәлнең җырларын радио аша туктаусыз әйләндерәләр. Әле кичә генә авыл, район үзәге сәхнәләрендә “сольный” концертларын куйган егет кызның сихри тавышыннан тәмам исәрләнә. Эченнән генә: “Бу кызның әтисе берәр бай нефтьчедер”, – дип тә уйлап куя әле. Гүзәл исә Илдарының җырлаганын беренче тапкыр Камал театрында Салават концертында ишетә. Бергәләшеп гастрольгә чыгу якынайта аларны, алай гына түгел, ике ай эчендә кавыштырып та куя. “Гаилә корганга 12 ел, – дип сүз ала Илдар. – Иртән бергә торабыз, эштә бергә, ялда бергә, дигәндәй. Мин, бер елы өч елга тиң дисәк, гаилә стажы төп-төгәл 36 елга җитә, дип шаяртам. Соң өйләнмәдем. Ул вакытта 23 яшь иде. Кемдер 30га кадәр йөрим, аннан өйләнәм, ди. Миңа калса, һәрбер әйберне үз вакытында эшләргә кирәк. Карт әти (әнинең әтисе) әбине 16 яшендә урлап китә. 8-9 балалары туган, хәзер алар барысы да дөнья буйлап сибелгән, бер дигән гомер кичерәләр. Ходай Тәгалә иртә торган кешегә бирермен, дигән. Аны баштарак аңламыйсың. Яшь барган саен, гаиләгә карата җаваплылык арта. Гаилә дә тәмләнә, баллана гына бара”. Гүзәл исә кыз чагында ук туй күлмәген катлы-катлы булыр дип күзаллаган. Хыялы тормышка ашкан: матур күлмәк кенә түгел, тантана да һәркемнең күңелендә калырлык була. “Гадәттә, әти-әниләр балаларын кияүгә бирә, өйләндерә, туй ясый. Ә без аларны, үз бәйрәмебезгә чакырып, түргә утырттык, кунак иттек”.

“Үзем үтүкләп киям”

“Гаиләдә ир-ат акча таба, ә хатын-кыз гаилә учагын саклап тота, диләр. Сезнең гаиләдә вазыйфалар ничек бүленгән?” – дип сорыйбыз гаилә башлыгыннан. “Бергә эшләгәч, акчаны бергә табарга туры килә, – дип җаваплый ул. – Ашарга Гүзәл пешерә, балаларны мин илтәм. Эшләр тигез бүленгән. Һәм бу бик дөрес, дип саныйм. Техник яктан ир-егетләргә хас бөтен әйберләр минем өстә. Гүзәл күбрәк хатын-кыз эшләрен башкара. Беребезнең дә буш утырган юк. Үзем генә булсам да, дөньяны алып бара алыр идем. Кер юа алам, үтүклим, ашарга пешерәм, идәнен дә юам. Хатын-кыз эшләргә тиеш дип кенә, Гүзәлдән аны таләп иткән юк. Күлмәкне үтүкләргә өлгермәгән икән, алам да үзем үтүкләп киям. Ул башка кеше. Аны аңларга кирәк”. Башка кеше дигәч, аптырап тутырып каравыбызны аңлады Илдар. “Елына 150 концерт бирү, тере тавышка җырлау, көн саен диярлек 400-500 чакрымга кадәр ара үтү, шуңа бала көтү мәшәкатьләре дә өстәлсә – бу инде чын батырлык. Эш, акча дип кенә яшәп булмый. Гаилә кору, вакытында балалар үстерү дә кирәк”.

Җитәкче булуларына каршы түгел

“Беренче балага исемне Гүзәл сайлады, – дип, сүзен дәвам итә гаилә башлыгы. – Каяндыр ишетеп калганмы, уйлап тапканмы, белмим, әмма миңа бик ошады. “Эллари Илдаровна!” – туры килә бит”. Гүзәл елмая: “Хәзерге муллалар андый исем кушарга ярамый, диләр диюен, Габдерәхим, Бибинур исемнәренә кыстыйлар. Эллари төрекчәдән “шат күңелле” дигәнне аңлата. Бәләкәенә Камилә исемен Илдар кушты. Татарча – Камилә, урысча – Камилла, кая барса да, ким-хур булмас, дидек. Аннары, ике яктан да дәү әниләребез Камилә исемле иде”.

“Кызларыгызны киләчәктә кем итеп күрәсегез килә? Хәзер дөнья тоткасы – хатын-кызлар. Алар – лидер, җитәкче, нәфис иңнәрендә авыр тормыш йөген тартып барырга да булдыра ала”. Илдар бер мәлгә уйланып кала. “Хатын-кызны ир-ат сыман көчле булуы түгел, ә нечкәлеге, нәфислеге көчле итә. Безнең балаларда, тормышта нинди генә хәлгә тарысалар да, үз көчләре, тырышлыклары белән, башкалар ярдәменнән башка гына яши алу потенциалы булырга тиеш. Сайлаган һөнәрләре дә үзләренә туры килсен. Ир-аттан тулысынча бәйле булмасыннар иде, дим. Ирләрнең дә төрлесе бар. Әйтик, өйләнгәндә ул тәртипле, итагатьле, яхшы гаиләдән булды, ди. Бу шартларда минем кызым сабыр һәм мөлаем генә яши алыр иде. Ә үзгәреп китсә? Тәртипсезләнсә, акча эшли алмыйсың, дип җаныңа тисә? Минем балалар андый сүзләрне ишетеп яшәргә тиеш түгел. Аларны мөстәкыйль, эчке рухы, ихтыяр көчләрен нык итеп күрәсем килә. Ул чагында алар кулыннан килгән һәрнәрсәне эшли алачак. Әти-әнинең бурычы: баласының кайсы якка сәләтле икәнен вакытында ачыклау. Олы кызыбызда дизайнерлык сәләтләре дүрт яшендә үк ачылды. Ipadта 3D проектлар эшли иде инде. Кулдан әйберләр ясарга ярата. Фантазиясе бай, кулы килеп тора. Кечкенәсе үҗәт, заманча, техниканы тиз үзләштерә. Аны шул яктан үстерергә кирәк, дип уйлыйбыз”. Сүзгә Гүзәл дә кушыла: “Шәхсән мин кызларымның җитәкче булып җитешүләренә каршы түгел. Шулай да беренче чиратта әни, яраткан хатын һәм ир кешедән аз гына көчсезрәк итеп тәрбиялисе килә. Замана балалары лидерлык сыйфатларын тиз үзләштерерләр, әмма сөекле хатын булырга өйрәтәсе булыр. Анысы тормышта кирәгрәк”. Кызлар сәнгать дөньясына да тартыла башлаган инде. Эллари “Голос”та катнашам, дип игълан иткән. 1 яшь тә 8 айлык кечкенә Камилә Ipadына яздырылган көйләргә кушылып җырлап, әти-әнисен шаккатырган. Әти-әни аларның җырчы булып китүләре турында төпләп әйтергә ашыкмый. “Күңелләре булганчы җырласыннар”, – гына диләр.

“Олыгайгач, чит илдәге виллага күченсәң дә була”

“Клипларыгыз күбесенчә чит илдә төшерелгән. Андагы җәннәтне күргәч, тамашачыларыгыз арасында, сез чит илгә күченәсез, анда йорт сатып алгансыз икән дигән сүз китте. Моңа ни әйтерсез?” – дип тә сораштырабыз. “Конкрет булмаса да, шунда барсак, ничек булыр икән, дигән уйлар юк түгел, – ди алар. – Чит илдә ял итү шәп, анысы. Әмма яши белеп яшәгән кешегә үзебездә дә яшәү бик рәхәт бит хәзер. Акчаны иелә белеп алырга гына кирәк. Киләчәктә, бәлки, олыгайгач, чит илдә вилла алып, балалар белән гомер кичерсәң дә буладыр. Хәзер андый мөмкинлекләр җитәрлек. Әмма туган яктан китү авыр ул”.

“Няня апа, син кемдә эшләгәнегеңне беләсеңме?”

Гел гастрольләрдә йөргән җырчылар гаиләсендә балаларны кемгә калдыру проблемасы да бар бит әле. Иң беренче юлы – әби-бабайларына калдыру. Илдар белән Гүзәл моңа ничек карый икән? “Әби белән бабай оныкларны дөрес тәрбияләми, – ди алар бер тавыштан. – Баланың баласы балдан татлы, дип, башларына менгерәләр. Балаларны аннары кулга алу авыр. Моның өчен битәрләп тә булмый. Үзең дә гел ачуланып кына тормыйсың бит. Безгә калса, балаларны барыбер әти белән әни кеше тәрбияләргә тиеш. Әмма эшебез таләп итә – гел үзебез генә карап утыра алмыйбыз. Үсеп җиткәч: “Менә безне ташлап чыгып йөргәнсез, калдырып киткәнсез”, – дип әйтмәсләр әле. Без аларның киләчәге өчен тырышабыз бит”.

Гаиләнең няня яллаган чаклары да булган. “Бала калдырырга башка мөмкинчелек булмаганда мөрәҗәгать иттек, – ди Гүзәл. – Шулай да белгән кешегә, балага 4-5 яшь тулгач кына. Урамнан теләсә кемне кертеп, балаңны ышанып калдыру эш түгел”. Эллари дүрт яшендә тәрбиячесеннән: “Син кемдә эшләгәнеңне беләсеңме?” – дип сорый. Тегесе: “Илдар Равилович белән Гүзәл Аскаровнада”, – ди икән. “Юк, син миндә эшлисең. Ошамыйсың икән, сине куып чыгарачаклар”.

“Баланың, кимендә, бер сәгате үзенә калырга тиеш”

Сүзебез мәктәп, белем дөньясына кереп китә. “Күп түгәрәкләргә йөрергә теләкләре булды. Әмма болар – бер минутлык теләкләр генә, – ди әни кеше. – Бөтенесенә йөртеп бетереп булмый. Кирәк тә түгел. Олы кызыбыз инглиз телен өйрәнә, бию, “Мисс Татарстана” агентлыгына һәм бассейнга йөри. Баланың бер минут та вакыты буш тормасын, диләр. Монысы артыграк инде. Аның, кимендә, бер сәгать вакыты үзенә калырга тиеш. Иң элек психикасы ныгысын. Ул бала гына бит әле”. “Хәзер мәктәп программасы катлаулы. Балаларыгыз үзегезне уздырыр, дип курыкмыйсызмы?” – дип тә кызыксынабыз. “Акыллырак булырлар, дип куркырга түгел, сөенергә кирәк, – ди Илдар. – Минем алган белемнәрем бүгенге тормышымны матур итеп, дәрәҗәле итеп алып бару өчен кирәк. Технологияләр алга бара. Кеше дә эволюция кичерә. Балалар укысын, тырышсын. “Укып үлгән” дигәнне ишеткән юк әле. Киресенчә, укымыйча интегүчеләр шактый. Укыгын кеше – укыган кеше инде ул. Бер генә әйбер борчый: кайвакыт укымышлы кешеләр тормышта үзләрен таба алмый. SMS та яза алмый торган кайберәүләр, киресенчә, күтәрелеп китә. Бу кешенең үҗәтлегеннән тора, дип саныйм. Һәркем, уку белән бергә, үҗәтлеккә дә өйрәнергә тиеш”. Гүзәл ире белән тулысынча килешә: “Без эшләп үстек. Кызлар эшеме, малайларныкымы – карап, туктап торган булмады. Ә безнең балаларга эш юк. Өй зур. Бөтен нәрсә матур. Өйдә җыештыручы бар. Яхшы машинада йөриләр. Шофер мәктәпкә илтә, алып кайта. Нәрсәгә әзерләнеп үсә алар? Гел шулай булачак, дип уйлыйлар. “Әнә, апаң идән юа. Өйрәнәсең, укыйсың килми икән, шулай идән юачаксың. Тырышасың икән, кеше буласың, яхшы машиналарда йөрисең, матур киенәсең, рәхәтләнеп яшисең”. Боларны аңлату бер генә көнлек эш түгел, билгеле. Әмма 18 яшькә кадәр сеңдерергә кирәк. Менә шулай тәрбияләргә тырышабыз инде”.

“Хатын-кызны игътибардан өзәргә ярамый”

“Илдар – юмарт әти, — дип сүзен дәвам итә Гүзәл. – “Балаларның йомшак якларын белә. Алар көнозын яныннан китми, сырпаланалар, кочаклыйлар. Үзебез дә яратып торабыз. Балага “и-и балам, мин сине яратам” дию генә җитми, физик яктан да якынлык булырга тиеш. Танышларыбыз арасында кызлары 18-20гә кадәр әтиләренең алларыннан төшмәгән гаиләләр дә бар. Өй тулы уенчыклар безнең. Кибеткә кергән саен, берәр уенчык алу гадәте бар. Ишек төбенә йөгереп киләләр бит. Ничек буш кул белән керәсең, ди?”

“Ә әниләрен ничек итеп сөендерәсез?” – дип сорыйбыз Илдардан. “Әйбәт ир булуым белән, – ди гаилә башлыгы. – Мин һәрвакыт туры юлда. Аракы эчеп, тәмәке тартып йөрмим. Андый компанияләрем, дусларым да юк. Хоккей-футбол дип егылып китмим. Өч көнгә балыкка дип, чыгып китмим. Ауга китеп югалмыйм. Һәрвакыт гаилә белән, һәрвакыт эштә. Хатын-кыз өчен ир кешенең тырыш, эшли, эчми-тартмый, уңга-сулга чапмый торган булуы олы бәхет, дип саныйм. Бүләкләр белән дә сөендерәм. Нинди генә чәчәкләр бирмәдем! 45 меңлек букет бүләк иткәнем дә булды. Хатын-кызга игътибар кирәк. Аннан аны өзәргә ярамый. Әле менә, көтмәгәндә, үзе хыялланып йөргән ак төстәге “Порше кайен” алып бирдем. Кыйммәт дип баш тартырга теләгән иде, синнән дә кыйммәтлерәк бүләк юк, дидем”. Хәер, Гүзәл үзе дә иренә машиналар бүләк иткәли. Чит илләрдән заман технологиясенең иң соңгы үрнәкләрен кайтарттыра: Илдар супер техникаларга мөкиббән. Малай алып кайтырга да теләкләре зур. “Һәр ир-ат үз нәселен калдырырга хыяллана инде ул, – ди Гүзәл. – Илдар да: “Бик әйбәт булыр иде”, – дип көтә. Аллаһы Тәгалә анысын да вакытында бирсен”.

 

автор:Гөлүсә ЗАКИРОВА; источник:http://matbugat.ru/news/?sortby=1&source=65

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>