Новости 282 0 3 года назад

ИЛГИЗ ЗӘЙНИЕВ: ҮЗЕМНЕ ҮЗЕМ ЯЗАМ

ИЛГИЗ ЗӘЙНИЕВ

Иҗат кешесенең портретын ясау авыр да һәм, хәтта, мәгънәсез дә. Тарихта андый омтылышлар аз түгел, киләчәктә дә булыр. Бу юлы ул үзе турында үзе сөйләсен әле.

Бәхетле талант

Минем хакта сөйләгәндә, талант дип тә, бәхетле очрак дип тә әйтергә буладыр. Язмыш очраштырган кешеләрдән бәхетем бар. Шул ук вакытта, яхшы пьеса язган очракта, син танылырга мөмкинсең. Яхшы дигәндә, мин профессиональлекне күздә тотам.

Мин үземдә язу ихтыяҗы тойдым һәм 2002 елдан пьесалар яза башладым. Унынчысы гына бәхетле булды – сәхнәгә менде. Бүгенге көндә Г.Камал театры сәхнәсендә минем әсәрләр буенча куелган 4 спектакль («Мәхәббәт турында сөйләшик», «Суган чәчәге», «Люстра», «Бәби»), Татарстан һәм Башкортстан театрларында 15ләп спектакль бара. Үзем дә белмим: талантмы бу, әллә бәхетле очракмы?

Белемем турында

Мәктәпне мин Аксубай районының Карасу авылында тәмамладым. Шуннан соң инде Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театр бүлегенә, актерлык белгечлегенә укырга кердем. Төгәлрәк әйткәндә, Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев җыйган актерлык һәм режиссерлык курсына. Бариев Радик Зөфәр улы белән Фазлыев Рамил Радик улы безнең җитәкчеләребез булдылар. Укырга кергәндә үк яза идем. Яшь язучылар съездларының берсендә драматург Рәдиф Сәгъдигә үз пьесамны күрсәттем.

Остазларым турында

Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев. Синең сайлаган юлың һәм шул юлдан озатып баручы остазың була. Ул синең үсешеңне күзәтә, кирәк чакта киңәш биреп ярдәм итә. Әлбәттә, әтием Газинур белән әнием Сәрия турында әйтми мөмкин түгел, мин абыйларыма һәм бөтен авылыбызга бик рәхмәтлемен. Авылда бит баланы бөтенесе бергә тәрбиялиләр. Авылы нинди, кешеләре дә шундый булып чыга. Хәзер дә янәшәмдәге кешеләрдән күп нәрсәгә өйрәнәм, ул яктан бәхетем бар минем.

Иҗат турында

Төрле пьеса төрлечә языла. Кайсыбер әсәрләр бик тиз языла. Әйтик, «Мәхәббәт турында сөйләшик»не мин ике атнада яздым. «Люстра»ның беренче акты берничә көндә язылды, аннан соң «Урман-клаб»ны эшләдем, шуннан кире кайтып, «Люстра»ның икенче актын язып бетердем. Бер вакыт килеп, яза алмый башлармын дип куркам. Хәер, өстәл янына килеп утырып яза башлау һәрвакыт авыр, үз-үзеңне мәҗбүр итәргә туры килә. Ләкин мин бу процесска гашыйкмын, миңа диалоглар, ситуацияләр кору, кеше язмышларын үреп сюжет тудыру кызык.

Мәскәү турында

Мәскәүдә мин А.М.Горький исемендәге әдәбият институтында укыдым. Укырга керәсем килде – кердем. Күпләр укып бетермичә, кире кайтуым белән кызыксына. Беренчедән, мин анда кайтмаска китмәдем. Без ике ел укырга тиеш идек. Тик сыйфат ягыннан әллә ни югары булмаган Мәскәү белемен бераз үзләштергәннән соң, кайтасы иттем. Минем урыным анда түгел. Дөрес, бу ярты ел вакыт заяга узмады: Мәскәүдә мин «Туганнар-тумачалар»ны яздым, әдәби җәмәгатъчелектә, ГИТИСта дуслар таптым, семинарларда, Сатира театрында тикшерелдем. Актер буларак та, драматург буларак та миңа башкала театрлары кызыклы иде. Төрле театрларда 40ка якын спектакль карадым, үзем хөрмәт иткән, чын сәнгать дип санаган режиссерлар эше белән таныштым. Шуны төгәл әйтә алам, үз театрыбыз, репертуарыбыз өчен миңа бер дә оят булмады. Дөрес, Мәскәүдә тамашачы табу җиңелрәк, анда территория дә киң, мөмкинлекләр дә күбрәк.

Кешеләр турында

Мин кешеләргә тик торганда гашыйк булучан. Уңай геройларга да, тискәреләренә дә гашыйк булып куя алам. Беренчеләрендә самимилек җәлеп итсә, икенчеләренең фикер йөртү үзенчәлекләренә сокланасың, андыйларга потенциаль персонаж итеп карый башлыйсың. Вакыт-вакыт мин тискәре геройларга көнләшеп тә куям – яши беләләр алар.

Хатын-кыз һәм мәхәббәт турында

Минем хатын-кыз идеалы куркыныч тизлектә үзгәреш кичерә. Чибәр кызлар… Күпчелек очракта, аларның дәшми торуы хәерле. Бәлки әле минем хатын-кызларга карашым формалашып бетмәгәндер дә. Хәер, мин һәрвакыт хатын-кызга гашыйк. Мин автобуста очраткан кызга да кинәт кенә гашыйк булып куя алам, йә ул образны үз хыялымда тудырам. Тик бер нәрсәгә ышанып булмый: минем үземне яратырга мөмкинме? Артык дөрес кеше бит мин. Әгәр дә хисләрнең сүрелүен тойсам, мине ташласыннар өчен барысын да эшлим. Ташладылар дип бераз газапланыр өчен… һәм аның күңелен яраламас өчен. Ә мәхәббәт… бар ул, бар.

Уен турында

Тормышта син үзең юк, син һәрвакыт уйныйсың, кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә. Сөйләмгә дә персонаж сүзләре килеп кергәли. Үз-үзеңнән качасың, диләр. Әлбәттә, сәхнәдә уйнау белән тормыштагы уен – икесе ике нәрсә. Тормышта күп уйнаучылар гадәттә сәхнәдә әллә нәрсә майтара алмый.

Чын мещанин буларак, мин чикләүләрсез дә, цензура кысаларында да үземне бер үк дәрәҗәдә иркен хис итәм, ситуациядән чыгу юллары һәрвакыт табыла ул.

Театр турында

Театр һәрдаим үз эчендә һәм әйләнә-тирәсендәге чынбарлык белән каршылыкта яши. Безнең тамашачы интеллектуаль яктан үсте кебек. Иҗат кешеләрен дә үзләреннән калдырмасыннар, юнәлеш бирсеннәр иде. Нидер язып та, сине аңларга тырышып карамыйлар икән, бик аяныч була. Сәнгать әсәрен балта белән чабып ташлау җиңел дә ул, тик аннан алга китеш булмаячак. Әдәби үсешкә этәргеч ясаучы бер төркем иҗат, фән әһелләре бар. Ләкин күпчелегеннән еш кына: «Бар да ярыйсы бит, яшибез бит әле!» кебек сүзләр ишетергә туры килә. Димәк, булганына канәгатьбез. Кызганыч.

Әле күптән түгел Мәскәү драма мәктәбе җитәкчесе А.Васильев, сәнгатьтә иң мөһиме – матурлык, дигән. Ә кайчан гына спектакльләрендә сәяси позиция өстенлек итә иде, хәзер әнә – матурлык. Кешеләр күптөрле бит. Тамашачы әсәрдә үзенекенә аваздаш фикер-карашлар таба икән, бу спектакль аңа якынрак була. Гүя ул үзе дә шул вакыйгада катнашкандай итә.

Кайвакыт 900гә якын тамашачы арасында залда утырасың, берәү дә сине шушы пьесаны язган кеше дип белми. Тамашачы белән бергә үзең дә онытылып китәсең, сәхнәдәге вакыйгалар үстерелешен күзәтә башлыйсың, тамашачы белән бергә көлеп тә җибәрәсең кайвакыт. Синең сүзең зал кадәр залны елата йә көлдерә ала икән, эшләгән эшең юкка түгел, димәк.

Шулай да безгә экспериментлар җитми, яңа формалар кирәк. Булганын җимереп, яңадан булдырып карарга иде. Без куркактыр, күрәсең. Без ул – мин дә дигән сүз. Шул «без»гә үзен кертмәгәннәрдән көнләшәм. Без тамашачы аңламас, оятка калырбыз дип куркабыз. Вакыт-вакыт халык тарафыннан тибәрелгән булу да ярыйдыр ул. Андый чакта камилләшү теләге көчле була бит.

автор:Йолдыз МИҢНУЛЛИНА язып алды; источник: http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>