Новости 275 0 3 года назад

Илназ Баһ: “Бурычын кайтармаучыларны яратмыйм”

Илназ Баһ

- «Кул белән биргәнне, артыннан йөреп алдырткан кешеләрне аңламыйм». 

Музыка белгечлеге буенча кабул итү имтиханнарына килгәч, ул курайда Чайковский әсәрен уйный. Комиссиядәгеләр бер-берсенә карашып елмаеша башлыйлар. Илназ дөрес уйнамадым ахры, харап булдым дип чыгып китә. Шулай булса да, егетне укырга кабул итәләр, чөнки моңарчы татар кураенда мондый көйне уйнаган абитуриент булмый.

Бездә, татар халкында, чын ир-егетнең төп өч төрле вазифасы була диләр: агач утырту, егет үстерү һәм йорт салу. Эстрабыз блондины шуларның икесен башкарган, хәзер өченчесе, йорт салу белән мәшгуль. “Өй салуның ние бар?! Мүклисе дә, чутлыйсы” гына дисәләр дә, чынлыкта бу кеше гомерендә бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Моны бары үз төзеп караган кеше генә аңлый.

Бүгенге кунагыбыз әнә шул өлгер, талантлы, тырыш, популяр һәм иң мөһиме ихлас, гади егет — Илназ Баһ.

— Илназ, сиңа күпләр Баһ дип кенә дәшә бугай. Нәрсә галәмәте бу: классик музыкага мәхәббәт шулкадәр көчлеме, әллә шоу-бизнес кануннарына яраклашып кыскардымы фамилияң?

— Чыннан да исем белән дәшүчеләр сирәк миңа. Сәләхетдин исемле бабам бар иде, ул бик абруйлы кеше, бай сәүдәгәр булган, хәзер мәрхүм инде. Аның фамилиясе башта Баһаутдинов, соңыннан сугыштан соң, ниндидер сәбәпләр аркасында, Баһавиевка әйләнгән. Хәзер бөтен нәселебез шул фамилияле. Ә Баһны миңа Марсель Җаббаров такты. Бер спектакльдән соң, тамашачыга мине Баһ дип таныштырды һәм менә шуннан китте дә инде. Ә классик музыкага килгәндә, Казан музыка училищасында укыганда шактый тыңларга туры килде. Хәзер дә “Культура” каналында ишетеп алсам, бу кайсы авторныкы соң әле дип искә төшереп утырам. Даими булмаса да тыңлаштырам. Мин бер генә төр музыка тыңлап йөрүчеләрдән түгел. Сүзләрен аңламасам да, бик күп инглиз, төрек җырларын яратам. Бер радиодан икенчесенә күчергән арада да яхшы җырны ишетеп калып була бит ул.

— Син бит әле җырлар иҗат итәсең. Көй язганда плагиат куркынычын тоясыңмы?

— Әлбәттә бар. Мин көй тугач та, аны кат-кат уйнап карыйм. Тормыш иптәшем Гүзәлгә тыңлатам, телефоныма яздырып “Барс Рекодс”тагыларга алып киләм. Үзеңнең иҗат җимешеңне бәяләү кыен ул.

— Күңелгә үтеп керердә көй язар өчен нәрсә кирәк?

— Яхшы шигыйрь тексты. Гадәттә мин көй язам. Көй язганчы мин башта шигырьне 10 тапкыр укып чыгам. Аеруча Вазыйх Фатыйхов, Эльмира Шәрифуллина, Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен яратам. Шигырьләр яшьлек, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларга булганда көй җиңел туа. Китаплардан да мин шигырь китапларын үз итәм, күләмле әсәрләргә сирәк тукталам.

— Синең визит карточкаңа әйләнгән “Аңла йөрәгемне” җырына, аның язылу тарихына тукталыйк әле.

— Бер дустым миңа үзенең яратып йөргән кызы белән аерылышыун, аңа булган хисләрен сөйләгән иде. Мин моны озак кына уйлап йөрдем дә, бер лекциядә утырганда шигырь итеп яздым. Бик тиз язылды ул, соңрак гитара, баян белән уйнап көйләргә тотындым һәм килештердем шикелле. Бу җыр минем үземә караганда күпкә тизрәк популярлашты. Соңрак телевидениядә яздырылган концертларда күреп хәтта танышларым “син җырлыйсыңмыни ул җырны” дип аптырый иделәр.

— Сәхнәгә чыкканда җаваплылык хисен тоясыңмы?

— Тоям билгеле. Син чыгып баскач, тамашачы башта җырны тыңламый әле. Беренче куплетта ул сине баштанаяк күзәтеп чыга. Икенчедә синең кем булуың, моңарчы нәрсә җырлавыңны хәтерендә барлый. Шушы ике куплет “тәртип белән узса”: костюм чалбарың килешле, җырларың исендә булса, өченче куплетны тыңлый. Шул арада җыр бетеп тә китә, ошатса, ул рәхәтләнеп кул чаба.

— Син дуэтлар да башкарасың. Ялгыз башкару белән аермасы бармы?

— Дуэт җырлауның бер генә дә авырлыгын күрмим. Монда киресенчә, җаваплылык синең өстә генә түгел. Партнерыңнан да күп нәрсә тора.

— Әниең медицина өлкәсеннән, әтиең балта остасы булган дип ишеткәнем бар. Ә җырга мәхәббәт каян туган?

— Чыннан да, әнием — Наҗия гомере буе шәфкать туташы булып эшләде. Авылда гына түгел, районда берәр кешенең баласы туса да, авырса да, әнине чакыралар иде, бик ярдәмчел ул, миңа да шул сыйфат аннан күчкәндер. Кечкенә чакта минем дә табиб яки эколог буласы килә иде. Әтием Фаил балта остасы, кулы алтын, агачтан төрле матур тәрәзә рамнары, ишекләр ясый иде. Аларны да иҗаттан ерак кешеләр дип әйтмәс идем, чөнки хезмәтләре үзенә күрә бер сәнгать. Ә менә әниемнең әтисе Әкърам бабай бик матур җырлаган булган, бәлки, бу сәләт миңа аннан күчкәндер. Абыем Нияз баянда уйный, тик үзе өчен генә. Без аның белән икәү бергә гел җырлый идек. Аңа кызыгып, мин дә баянда уйнарга өйрәндем. Абыем Алмаз техника ярата. Ул бик башлы, дөрес киңәшләр бирә, без аны үзебезчә “дом советов” дип шаяртабыз. Ике абыем да гаиләле.

— Үз гаиләң белән дә таныштыр әле.

— Тормыш иптәшем Гүзәл үзе дә җырлый. Без танышканда ул Рөстәм Закиров труппасы солисткасы иде. Мин “Барс Рекордс” продюсерлык үзәге белән эшләсәм, ул үзенә үзе хуҗа. Әлегә бала белән ялда. Улыбыз Камил үсә. Аның һөнәрләре көннән-көн арта. Гүзәлне күпләр банкетлар җырчысы итеп белә. Моңа кайчак үзем дә шаккатам, кайчак мин генә ярамыйммыни соң дип шаяртам.

— Илназ, бер гаиләдә ике иҗат кешесе тормышны катлауландырмыймы?

— Юк, билгеле. Киресенчә, икең дә бер агымда булу, бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә. Шул ук көй язу, җыр башкаруга килгәндә дә иң якын киңәшчем Гүзәл. Якыннарга да җырларлап күрсәткәләргә мөмкинмен, тик алар әлеге өлкә кешесе булмагач, аның бөтен нечкәлекләрен аңлап та бетермәскә мөмкиннәр. Ә Гүзәл җитешсезлекләрне шундук тотып ала, ярдәм итеп җибәрә. Мин киресенчә, иҗат кешесенең икенче яртысы да шул ук өлкәдән булганда җиңелрәктер дип уйлыйм. Икенче яртың белән аңлаша алмасаң бик авыр булыр иде.

— Йорт салу нияте белән йөрисең. Шәһәр фатирыннан туйдыгыз әллә?

— Фатирлы булу яхшы нәрсә, тик миңа үз йортың белән яшәү күпкә яхшырактыр булып тоела. Әлегә Азино бистәсендә яшибез, Столбище якларында җир алып, шунда үз йортыбызны булдырыйк дип йөргән вакытыбыз. Анда мунча, гараж салдык инде. Хәзер йортка тотынабыз. Йорт салу уен эш түгеллеген үз җилкәмдә татып карадым инде. Юкка гына дошманыңа эш сайласаң, йорт салырга куш дип шаяртмыйлардыр. Барда финанс мәсьәләсенә килеп терәлә шул. Алла Боерса бар да яхшы булыр, йорты да салыныр, исән-сау булырга кирәк.

— Илназ, “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән яңа җыентыкларың кайнар табадан гына төште…

— Әйе! Бу икенче альбомым, беренчесе 2009 елда чыккан иде. Күпчелек җырлар үземнеке. Җыентык мәңгелек хис мәхәббәткә багышланган. Тамашачы аны ошатыр дип өметләнәм. Альбомның исемен билгеләгән “Бер күрешү — үзе бер гомер” җырына озакламый клип та төшереләчәк.

— Кешеләрдә яраткан һәм яратмаган сыйфатларың бардыр?

— Алдашкан кешеләр белән аралашу авыр инде. Шул ук кибеттә алдашмый, артыгын түләтми яхшы материал биреп җибәрсәләр, көне буе сөенеп йөрергә була бит. Ә яратмаган сыйфатларга килгәндә, әҗәтләрен кайтармауларын җенем сөйми. Әле зур акча турында сүз бармаса бер хәл, ярый сәдәка булсын дияр идең. Кул белән биргәнне, артыннан йөреп алдырткан кешеләрне аңламыйм.

— Әңгәмәң өчен рәхмәт сиңа! Иҗатыңда һәрчак уңышлар насыйп булсын.

автор: — источник:http://www.bars-media.ru/

Автор: Алия Гилачова

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>