Новости 198 0 3 года назад

Илсөя Бәдретдинова: Беркемнән дә әйбер сорамыйбыз, үзебезнекен дә бирмибез

Илсөя Бәдретдинова

-»Ярар, безгә мәдәният йорты булмаса да ярый. «КамАЗ» белән килеп туктарбыз да, арбада концерт куярбыз», – дигән чаклар да булды».

Илсөя Бәдретдинованың иҗатына мөкиббән китүчеләр дә, аны күралмаучылар да җитәрлек. Аның беркемне дә битараф калдырмавы хак. Һәрхәлдә, безнең эстрадада бүгенге яшәешебез турында сәяси төсмерләр кушылган мондый кыю җырлар башкаручы бүтән җырчы юк.

– Илсөя, сез үзегезне рок-җырчы дип таныштырасыз. Әмма бу бик үк дөреслеккә туры килеп бетми кебек.

– Мин түгел, матбугатта рок-җырчы дип таныштырдылар. Шуннан бу сүз миңа ябышып калды. Ләкин мин үземне рок-җырчы дип әйтмим. Үземә туры килердәй сәхнә термины да таба алмыйм. Чөнки халык җырларын да, попсасын да, шансонын да, рогын да башкарам. Бу – үземә генә хас иҗади юнәлешем.

– Сәхнә образы ничек туды?

– Үзеннән-үзе. Сәхнә образына карап, мине бик тәкәббер, усал, көчле хатын итеп күз алдына китерәләр. Чынлыкта шуларның нәкъ киресе: нечкә күңелле, кешегә зыян салмый торган, гади хатын мин. Безнең төркемгә килгән яшь артистлар башта куркыбрак, сөйләшмичәрәк йөриләр. Белеп бетергәч, башка менеп атланалар.

– Мишәр диалекты белән сәяси җырлар җырлавыгызны сәнгать белгечләре дә, абруйлы җырчылар да бик ошатып бетермәде бугай.

– Бөтен кешегә дә ошап булмый инде. Безнең белгечләргә чишмә, фонтан, сандугач ошый. Бөдрәләткән чәч, бала итәкле озын күлмәк булырга тиеш. Ничек инде андый җырларны җырлап була, безнең илдә начарлык юк бит, дигәннәре дә бар. Янәсе, бездә бар да ал да гөл. Әни, мәхәббәт турында җырларга кирәк, сандугачлар турында… Шундый җырчылар да бар: авылга ике елга бер тапкыр кайтамы икән алар, юкмы, ә репертуарларында җырларның 80 проценты «Сагындым авылымны, әниемне» дигән сүзләрдән тора. Мин андыйларга: «Бу хәтле өзгәләнгәнче ике кило прәннек ал да, елына бер тапкыр булса да әниең янына кайтып кил», – дип әйтәм. Хатыннар «яратам», дип өзгәләнә, ирләр «мин сине сагындым», ди. Әйтерсең, тормыш күрмәгәннәр, ялгызлары утырып калганнар. Мин андый җырлар кирәкми дип тә әйтмим. Лирик җырлар да яңгырарга тиеш. Әмма башка юнәлештәге иҗатның да яшәргә хакы бар. Сәхнәгә чыкканыма быел ун ел булды. 15ләп альбом чыгардык. Шулай да мин үземне җырчыга санамыйм. Бик моңлы җырчылар бар, бик матур хәрәкәтләнә торганнары. Мин аларның берсенә дә кермим. Кем икәнемне хәтта үзем дә белмим.

– Сезгә җырларны кем яза?

– Халык җырларыннан кала, бөтен җырларны да Илфак Шиһапов яза. Аның җырларын гына җырлыйм дигән кагыйдә юк. Безгә башка авторлар да җырлар тәкъдим итә. Әмма бу җырлар арасында йөрәккә ятканнары булмады.

– Бу җырлар өчен «эләккәләдеме»?

– Баштагы мәлләрне булгалады. Иң югары кәнәфиләрне биләүчеләр юл бирә. Астарак утырганнары, үз шәүләләреннән үзләре курка торганнары исә аяк чалгалады. Туктале, минем йортым салынып бетмәгән, малайны укытасы бар дигәннәре, безнең ишеләрне үз билә-мәләренә (районнарына) кертмәскә тырыша. Шаккатырсың: Казан уртасында туры сүзле җырлар җырлыйбыз – сүз әйтүче кеше юк. Бәләкәй генә район үзәгенә барасың да, коелып төшәләр, кертмәс өчен биш-алты төрле сәбәп табалар. Аптырагач: «Ярар, безгә мәдәният йорты булмаса да ярый. «КамАЗ» белән килеп туктарбыз да, арбада концерт куярбыз», – дигән чаклар да булды. Җитәкче яратмаса да, бу бит әле халык яратмый дигән сүз түгел. Зарлана алмыйм: бер генә предприятиегә дә, билетларны сатып алыгыз әле, дип барганым юк. Миңа ярдәм итегезче, дип иганәчеләр дә эзләгәнем булмады. Ачык кассага эшлим. Кайбер районнарда ике-өч көн концерт куябыз. Күп кенә артистлар белән чагыштырганда, Ходайга шөкер, тамашачыбыз бар. Халыкка елына 150ләп концерт программасы тәкъдим итәбез.

– Репертуарыгыздагы җырларның текстларын һәм ноталарын кайдан табып була?

– Быел җыр сүзләрен туплап китап чыгарырга исәп бар. Анда ноталары булмаячак. Анысы күләмле эш булганга, әлегә чигерелеп тора. Илфак, музыкаль белеме булмау сәбәпле, җырларны нота белән язмый. Гитарада уйнап диктофонга яза да, музыкантларга илтеп бирә.

– Сәяси җырлар җырларга нәрсә этәрде?

– Илфак белән гаилә корып җибәргәндә мин әле «нормальный» җырлар җырлый идем. Ә сәясәткә керү үзеннән-үзе килеп чыкты. Илфак «Күңел» дигән җыр иҗат итте. Ул вакытта Түбән Камада яшәдек. Мәдәният йортында эшли торган егетләр белән бу җырны үзебез өчен генә дип тасмага яздырдык. Ә алар аны радиога биргәннәр. Радиодан ишеткәч, үзебезгә дә кызык булып китте. Радиода алып баручылар ул җырның популярлашып китүен әйткәч, икенчесен, өченчесен яздык. Беренчеләрдән булып «авыр» җырларны «Азатлык» радиосы яңгыратты. Бүген иң күп җырларыбызны «Болгар» радиосы яңгырата. Район радиолары да әйләндерә. Кыскасы, зарланырлык түгел.

– Кайвакыт «нормальный» җырлар җырлыйсы килмиме?

– Репертуарда андый җырлар да байтак. Чөнки концертларыбыз 3 сәгатькә тәгаенләнгән. Халык исә тамашаның буеннан-буена сәясәт тыңласа, ялыгыр иде.

– Коллегаларыгыз сезнең хакта, сәяси җырлары белән тәмам баеп беттеләр, дияргә ярата.

– Матди хәлебез зарланырлык та, мактанырлык та түгел. Без беркемнән дә бер әйбер сорамыйбыз һәм бирмибез дә.

– Сәяси җырлар башкаручы буларак, сезнең күптән түгел булган терактка карата фикерегезне ишетәсебез килә.

– Йөрәкне тетрәткән вакыйга булды бу. Дин бит ул – бәгырьнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган көч. Кеше шатлыкта да, кайгыда да дингә сыена. Хәзер исә гади халык аптырашта: гомеребез буена дингә таяндык, ә дин белгечләре акча бүлешә алмыйча бер-берсен шартлата, диләр. Халыкның иң соңгы ышанычын юк итү бик куркыныч нәрсә. Читтән караганда бу нәкъ шулай күренә. Әлбәттә, вакыйгага бәяне белгечләр бирергә тиеш. Мин исә гади халык фикерен җиткердем.

автор: — источник; http://vatantat.ru/

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>