Новости 205 0 3 года назад

Илшат Рәхимов: «Һәр проект – яңа адым»

Илшат Рәхимов

Яшь кинорежиссер Илшат Рәхимов белән әңгәмә.

КДМСУның режиссура факультеты студенты Илшат Рәхимов мәктәптә укыган чагында ук Балтач районының «йолдыз»ы иде. Бүген Илшат кинорежиссура өлкәсендә үзенә исем даулый. Яшь Татарстан кинематографы белән кызыксынучы тамашачы аның «Хуҗа», «Хөкем» кебек үзенчәлекле фильмнарын хәтерли. Соңгы арада ул үзен музыкаль клиплар өлкәсендә сыный башлады. Аның «Син кирәк» һәм «Кайда?» клиплары Интернетта бик популяр. Фильмнары, клиплары һәм тормышка карашы турында – Илшат үзе.

– Беренче тапкыр, кулыңа видеокамера алып, төшергәнеңне хәтерлисеңме?

– Сигезенче класста булды бу хәл. Әти миңа камера алып бирде. Үз вакыты өчен бик текә иде ул. Бу камера минем төп уенчыгыма әйләнде. Ләкин ул вакытта мин оператор, режиссер булырмын, дип уйламадым.

– Режиссер булырга теләвеңне кайчан аңладың?

– ТДГПУга музыка факультетына укырга кергәч. Башыма «мин бит музыка укытучысы булырга тумаганмын», – дигән уй килде. Шуннан уйлана башладым. Ике атнадан миңа КДМСУда режиссура төркеме җыюларын әйттеләр. Музфакта өч курс укыганнан соң, мин режиссура факультетына беренче курска укырга кердем.

–«Фильм төшерәм», дип башкарган беренче эшеңне хәтерлисеңме?

– Кыска метражлы фильм ул. «Бөке» дип атала. Ләкин мин аны бер кешегә дә күрсәтмәячәкмен. Укырга кергәндә фильм кирәк була, дип әйткәннәр иде. Яңа ачылган кафедра, беренче тапкыр студентлар җыялар. Мин, процесска кереп китү өчен, төшереп карарга уйладым. Фәйзрахман Камал исемле операторны чакырдым. Камил Кәримов идеясе буенча сценарий яздык. Процесс бик кызык барды. Казанда берничә көн эшләдек, авылда сыерлар, атлар, тракторлар табып, Фәйзрахман абый белән кран алып кайтып төшердек.

– Төшергән фильмнарың – өйрәнү этаплары гынамы, әллә тулы канлы иҗади нәтиҗәме?

– Мин һәрвакыт проектларны ахырына җиткерәм. Әгәр дә берәрсен калдырам икән, икенчесенә тотынып булмый. Ниндидер көч сине тоткарлый. Һәр проект – минем тормышымдагы яңа адым. Аны ясамасам, минем икенче адымым дөрес булмаска мөмкин.

– Синең өчен фестивальләрдә җиңүләр яулау мөһимме?

–Әгәр дә ниндидер олы, бу профессиядә үрләр яулаган кеше минем эшемне бүтән фильм-клиплардан нәрсәсе беләндер баерак, яхшырак, дип санаган икән, әлбәттә, бу минем өчен мөһим. Димәк, мин бу эшемне юкка эшләмәгенмен. Фестивальләрдә катнашкан фильмнарның берсе дә акча эшләү максаты белән төшерелмәде. Мин аларны кешегә әйтер сүзләрем булганга күрә төшерәм.

– Синең «Хуҗа», «Хөкем» кебек фильмнарың, соңгы арада төшергән клипларыңа үзенчәлекле фәлсәфилек хас…

– Минем дин турында карашларым суфичылыкка нигезләнә. Ә суфичылыкта белем бирү, акыл өйрәтү парчалар аша бирелә. Парча нәрсә ул? Кечкенә генә хикәя. Анда берни дә маңгайга бәреп әйтелми, кешенең үзенә уйлап бетерергә мөмкинлек кала. Мин 7 нче класстан ук парчалар укый башладым. Әтинең тәрбиясе дә шундый методка нигезләнде. Укырга кергәч тә мин ул парчаларны укуны ташламадым. «Хөкем» фильмы Петр Мордкович парчасы буенча төшерелгән. Интернетта укып утырганда, мин аны очраклы гына таптым, әсәрне укытучыга күрсәттем, идеяләремне аңлаттым. Ул хуплады.

– Киләчәктә үзеңне профессиональ режиссурада күрәсеңме?

– Күрергә телим һәм шуңа омтылам. Без хәзер шөгыльләнгән режиссура, әлбәттә, профессиональ түгел. Тезгә ноутбук куеп монтажланган фильмнар белән зур фестивальләрдә катнашып, нәтиҗәгә ирешеп булмый.

– Бүген нинди планнар белән яшисең?

– Алмаз Сәмигуллин исемле дустым бар. Аның җырларына 3 клип төшердек. Яшермичә әйтәм, бу клипларга якынча 30ар мең акча керде. Ул акчадан мин бер тиен дә алмадым. Болар барысы да төшерү өчен тотылган акчалар.

«Кайда?» клибы Селигерда «Иң яхшы оператор» номинациясендә, Казандагы фестивальдә «Иң яхшы клип» номинациясендә, «Син кирәк» клибы Чаллыда узган «Клюф» халыкара кинофестивалендә җиңде. Бу безгә зур этәргеч булды. Аппаратура алып, сайт ясап, актерлар базасын барлап, матур клиплар төшерәсебез килә.

– Кайсы режиссерлардан үрнәк аласың, кемнәрнең иҗатын яратасың?

– Кумир ясау, дигән әйберне белмим. Миңа зур йогынтыны «Сәләт» ясады. Анда килеп эләгү бик файдалы булды. «Сәләт» мохите сине шәхес буларак үстерә. Шул үсеш туктый күрмәсен иде.

автор:Ильмир ХӘБИБУЛЛИН; источник: http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>