Новости 362 0 3 года назад

Һиндстан, һай, Һиндстан!..

Индия

Бездә зәмһәрир салкыннар хакимлек иткән көннәрдә минем җылы якларга сәяхәт кылу теләгем тагын да көчәйде. Һиндстанның Гоа штаты күптәннән кызыктырып тора иде. Туганым Лариса белән шунда юл тоттык.

Юлда

Яратам мин күкнең җиденче катына менәргә! 235 кешелек “Боинг” самолеты пассажирлар белән шыплап тулган. Чәчләренә чал кергән әби-бабайлардан башлап, әле тәпи йөрергә өйрәнеп кенә килүче бәбиләргә хәтле бар, мин – инвалид коляскасында.

11 мең метр биеклектә Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Пакыстан өсләреннән җиде сәгать буе очып, Даболим аэропортына килеп төштек. Илдә таң атып килә иде. Индус егетләре мине арбага утыртып, очкычлар астыннан таможняга таба элдерттеләр генә. Күпме илләрдә булып, беренче тапкыр аэропорт территориясеннән гади туристны җәяү алып чыгалар. Инвалидларның бер өстенлеге бар: озатучы белән алар таможняның бер җирендә дә чират тормыйлар. Иң ахыргы булып очкычтан төшсәләр дә, аэропорт бинасына иң беренче булып чыгалар. Һиндстан таможнясы аз гына үзгәрәк икән, монда һәр борылышта паспорт тикшерәләр.

Урамга чыгу белән үземне һинд фильмына килеп эләккәндәй хис иттем. Без утырырга тиешле автобус моннан 30 ел элек караган фильмнарда бар иде. Безгә булышкан индуслар чәйлек сорап, күзгә карап торалар. Кирәге чыгар дип, Испаниядән алып кайткан тимер евроларны сумкама салган идем, шуларны бирдем. Тик алар һаман канәгать түгелләр. Югыйсә җитәрлек бирдем, ник шулай караулары аңлашылмый. Кабат гидтан белештем: биредә тимер евролар кулланылышта йөрми икән.

Урамда караңгырак шул әле, кая алып киткәннәрен тәрәзәдән шәйләп кенә барабыз. Иң беренче кунакханә безнеке булып чыкты. Гид алып кереп, ресепшенга тапшырып чыгып китте. Үзебезне номерга урнаштыру көндезге 12-15 сәгатьләрдә генә каралган, вакыт иртәнге 6 тирәсе. Бу илдә күп нәрсә өчен акча каерырга яраталар. “Иртәрәк урнаштыру” тарифы буенча тагын 30 доллар сорап алдылар да, почмактагы бер бүлмәгә кертеп тә куйдылар. Безнең башлар төнлә рәтләп йокламаганлыктан аңкы-миңке – әйбәтләп карый башлагач, номерның бернигә дә ярамаганлыгы ачыкланды. Мин бармак белән генә ресепшен хуҗасын кире чакырдым. Урын-җирнең пычрак икәнен күрсәттем. Шкаф бөтенләй ачылмый икән. Бер ишекне ялгыш япкан идем, ул бикләнеп үк калды. Безне, гафу үтенгән булып, икенче якка – балконлы, иркен номерга күчереп куйдылар. Мин бу фокусны алдан интернеттан укып барган идем инде. Азрак ял итеп алгач, иртәнге ашны капкаларга киттек. Чит илгә чыккач мине иң гаҗәпләндергәне – отельләрдә туристларга хезмәт итәргә куелган кешеләрнең күп булуы. Әнә, монда номерны җыештырып чыгарга өч егет кереп бара. Нәрсә эшләргә була ул берничә квадрат метрда өчәүләшеп?

Диңгез ярында туган уйлар

Көн эсселәнеп килә. Гарәб диңгезе ярындагы пляжны эзләп табарга кирәк. Бу кечкенә шәһәрнең яртысы – турист, яртысы шуларга хезмәт күрсәтүче булып чыкты. Кызынырга ашыккан кешенең тышкы кыяфәте ерактан күренеп торганга, пляжны эзләп табу әллә ни авыр булмады. Әле кичә генә Татарстандагы 40 градус суыктан качып төренгән гәүдәләребезне купальниктан гына 35 градус эсселектәге кояш астына чыгарып салдык, кызын, ял ит дигән команда бирдек. Тик организмга суыкка каршы торырга дип куелган боерык алышынып бетмәгән, 75 градус аерма үзен сиздерергә маташа.

Каршыбызда иксез-чиксез киңлекләргә җәелгән Гарәп диңгезе. Биек зур дулкыннарын ап-ак ком өстенә чыгара да, каршы торырга өлгерә алмаган кешеләрне су астында калдырып, егып, ярты комын кире алып кереп тә китә. Дулкын белән көрәшү халыкка кызык, чыр-чу килеп көләләр, фотоларга төшәләр. Индуслар үзләре чишенеп тормыйлар, нинди киемнән төшсәләр, шулай туп-туры диңгезгә коенырга кереп тә китәләр. Пляжда этләр бик күп. Халык аларны кумый, сукмый, кайда теләсәләр, шунда йоклыйлар, башларына ни килсә, шуны эшлиләр. Шунда ук яр буена диңгезнең уйнаклавын күзәтергә бер сыер төшеп баскан. Ул бер ноктага текәлгән дә, кымшанмыйча да басып тора. Һиндстанда сыерлар безнекеләргә охшамаган, дөя кебек өркәчләре бар. Пляж каршында гына су эчендә биш-алты баржа сыман йөзгечләрдә кишер төсендәге киемнәрдәге эшчеләр ниләрдер кылып маташалар. Юньле-башлы эшләгәннәре дә күренми үзләренең. Диңгез астыннан нәрсәдер чыгаралар. Соңрак гидтан сорашып белдем, нефть суырталар икән алар.

Кояштан мәңгегә каралган һинд егетләре өерләре-өерләре белән пляж буйлап ары-бире йөреп торалар. Ак тәнле европа кызларын күзәтәләрме шунда, күзләре ялт-йолт килә. Гәүдәләрен шулкадәр боргалап күрсәтәләр, подиумнан баралар диярсең. Сөйләшә башласалар, туктатып булмый, сәгатьләр буе каршыңда басып торырга мөмкиннәр. Матур кызлар янына килеп басалар да, фотога төшик әле дип тилмертә башлыйлар. Җитәкләшеп тә, кочаклашып та төшмәкче булалар.

Һиндстанның 28 штатыннан иң кечкенәсе саналган Гоаның диңгез буендагы пляжның озынлыгы 101 чакрым. Халыкның күбесе безнең кебек ятып түгел, ә әрле-бирле йөреп кызына. Кемнәрне генә күрмисең! Иң аерылып торганнары – безнең урыслар. Европа туристлары бөтенләй үзгә. Соңга табарак без Лариса белән кемнең кем икәнен бер ялгышсыз әйтеп бирә башладык.

Кемгә – бакча-сарай, кемгә – “Бакчасарай”

Мине иң сокландырганы – өлкән яшьтәге әби-бабайлар. Алар үз вакытларын күңелле ялга багышлый беләләр! Безнең әти-әниләр гомер буе баш күтәрми эшлиләр. Сыер, бакча, балалар, оныклар дип, ял иткәннәре дә юк. Ә монда бүген-иртәгә теге дөньяга китеп барырга мөмкин булган, инде картаюның соңгы ноктасына җиткән, таякка таянган Европа әби-бабайлары рәхәтләнеп күңел ачалар. Көне буе пляжда кызыналар, парлап-парлап җитәкләшеп, култыклашып диңгез ярында йөриләр. Төне буе рестораннарда тәмле ашап, дискотекаларда рәхәтләнеп бииләр. Экскурсияләрдә дә гел шулар. Кайсы илләргә генә сәяхәт кылмадым, бөтенесендә дә шулай. Минем дә әти-әниемне шортик-панамкалардан гына ял иттерәсем килә.

Тәвә кош койрыгы

Пляжда ятаклар өчен түләргә кирәк. Бүленеп алынган һәрбер участокка берәр ресторан җавап бирә. Аларда туклансаң, яңа сыгылган сокларны алып эчсәң, яту бушлай. Баштарак зонт астында гына ятасың. Тәнеңне кояшка чыгарып куйсаң, пешкәнеңне сизми дә калырсың. Бүгенгә шул җитеп торыр дип, менеп киттек. Ком өстендә арба белән йөрү бик авырга туры килгәнлектән, мин таяклар белән генә барам. Ара якын түгел, аның өстенә тагын үр менәргә кирәк. Шушы арада бөтен эчкән сыеклык мизгел эчендә тир белән юкка чыга. Күрше рестораннардан миңа булышырга кешеләр чыга, мин елмаеп, кулымның мускулларына күрсәтәм, көчем җитә, ярдәм кирәкми дим. Отельгә кайтышлый бөтен юл вак-төяк кибетләр, рестораннар белән тулган. Һиндстан халкы аз-маз урысча аңлый. Һәрберсе сине үзенең турында туктатмакчы була, сатып алырга өнди. Кешеләр усал түгел. Йөзләрендә һәрчак елмаю. Авылдагы кебек, бөтенесе бер-берсе белән исәнләшәләр. Үз тормышларыннан канәгать икәнлекләре күренеп тора. Чүп үләне кебек, бөтен җирдә пальма агачлары үсә, урман өстендә урман. Бөтен агачта җиләк-җимеш асылынып тора, биек кенә үзләре, үрелеп алып булмый. “Халыкны хәерче дип әйтәләр, мондый илдә башы эшләгән кеше бик бай булырга тиеш! – дип фикер йөртә Лариса. – Менә уйлап кара: җылы кием, пәлтә, шарф, итек кирәк түгел, җылылык-газ өчен акчалар түләмиләр, утын, җиләк-җимеш белән урман тулган, иренмә: чык та җый. Елга ике-өч тапкыр уңыш җыеп алырга була. Кар көрәргә, кыш капризлары белән көрәшергә кирәк түгел. Кара инде син аларны: акыллы кыяфәт чыгарып, почмак саен гәҗит укып утыралар. Гади генә әйткәндә – ялкау болар!” – дигән нәтиҗә чыгарды ул ахыр чиктә. Чынлап та, җәелеп күзәтеп утыручылар күбрәк шул. Хәер сорашучылар белән урам тулган. Идарәне безнең Ларисага бирсәң, бик тиз тәртип кертер иде ул бу штатта.

Кагыйдәләр кайда?!

Юл йөрү кагыйдәләрен дә үзләренчә эшләгәннәр болар, светофор дигән нәрсәнең исе дә килми, кем алдан өлгерә, шул юлга беренче керә. Артларыннан җен кугандай, бик каты чабалар. Скутер, мотоцикл, велосипед, минитаксилар белән бөтен урам тулган. Кая борылма, кайсы тишеккә карама, шуннан килеп чыгарга гына торалар. Бездәге кебек уңнан түгел, сул яктан йөрисе, бөтен машиналарның да рульләре уң якта. Шул рәвешле йөрүләренә карамастан, аварияләр күренми. Араларында кадеми заманыннан калган велосипедларда йөрүчеләр дә бик күп. Бездә инде бу төр транспортны күптән металлоломга тапшырып, кыяфәтен оныттылар. Кая карама, шунда чүп-чар аунап ята, нихәтле тырышып эзләсәм дә, бер генә чүп контейнеры да таба алмадым. Безнең район башлыгы Анатолий Петрович җитми монда.

Көн дә бәйрәм, көн дә туй

Кояш бераз сүрелгәч, киендек-ясандык та, кичке шәһәр белән танышырга чыгып киттек. Туристлар бик күп булганга, төне буе бәйрәм итеп чыгалар монда. Менә рәхәт тормыш: көн дә бәйрәм, көн дә туй. Чынлап, җәннәт бу. Кая карама, шунда җиләк-җимеш сатып утыралар. Бездәге бәянең яртысы тора. Бик күп төрлесен ашап карадык. Ананасның тәме бөтенләй икенче төрле икән. Бер утыруда ике кешегә зур ананасны ашаганны хәтерләмим мин. Ә монда сыя. Ике манго белән тулы савыт виктория җиләге алып та, рәхәтләнеп сыйландык. Тамак та тиз туя, файдалы витамины да күп, шуның өстенә тәмле дә. Бер ашауда өч куянның койрыгын тотасың, валлаһи! Бер бәләкәй генә кафеда авокадо согы алып эчтек. Монысы миңа бөтенләй ошамады. Алга китеп әйтәм, минемчә тәмле соклар: карбыз, гранат, папайя, кавын, ананас. Алар шулхәтле күп, барысын да эчеп карап бетереп булмый, вакыт аз. Рестораннарда, кафеларда вай-фай бушлай. Тиз генә интернетка кереп, скайпта сөйләшеп, өй, илебез яңалыклары, безнекеләр Сочида ничә медаль алганлыклары белән танышасың да, юлыңны дәвам итәсең. Ресторанга тукталып, аз-маз урысча сукалаган бер индус официантыннан тәмле һәм милли диңгез продуктларыннан торган ризык ашатуларын сорадык. Кыздырылган балыклар, креветкаларыннан соң, шунда ук дөгесе, фри бәрәңгесеннән торган зур тәлинкәне алдыбызга китереп куюга, без моны ашап бетерә алмыйбыз дигән уй баштан узып киткән иде, бу ризыкның бик тәмле булуы аркасында савытның ялт иткәне сизелми дә калды. Тәмләткечләрен кырыйга аерым савытлар белән китереп куйдылар. Аларын аз-азлап салып, авыз итеп кенә карадык. Массала чәен эчкәч, күзләр маңгайга менә язды, борычлы, түз генә!

Официантлар рәсми хезмәт хакы алмыйлар икән. Ашаган счетның ун процентын чәйлек рәвешендә калдырырга тиешсең, алар шуның хисабына яши. Рестораннарда хезмәт күрсәтүчеләр гел ирләр генә, пешерүчеләр дә шулар.

Төнге сәгать уннар тирәсе. Урамда, рестораннарда халык арта гына бара. Бөтен җирдә җыр-музыка, дискотека, халык күңел ача. Күбрәк өлкән яшьтәге Европа әби-бабайлары. Таякка таянып кереп китәләр дә, ахырда азартланып, таякларына хәтле оныталар. Алар өстәленнән чыккан тавыш – чәүкәләр җыелышы кебек, музыканы уздырырга тырышып, кычкырышып сөйләшәләр. Искиткеч. Берәү тырышып барабан сатып йөри. Иң өстенә төрле зурлыктагыларын 10-15не аскан. Килә дә, колак төбендә суккаларга керешә. Икенчесе, башына янып тора торган шайтан мөгезе таккан да, безне куркытырга маташа. Гафу, туган, Русия туристы үзе шайтан кебек ул, теләсә-кемне куркытырга мөмкин.

Алтын Аллалары бар

Ерактан ук, дөньядагы иң биек статуя – алтыннан эшләнеп ялтырап торучы 44 метрлы Шива күренеп тора. Һиндстанлыларның яраткан Алласы булып чыкты ул. Мондагы матурлыкны тел белән сөйләп, каләм белән генә язып бетерерлек түгел, үз күзләрең белән күрергә кирәк. Һиндстанда храмнар эченә кергәндә аяк киемеңне салу мәҗбүри: табан астыннан гәүдәгә храмның изгелеге үтеп керергә тиеш. Алтын храмга кергәндә мин ап-ак носкиларымны салып тормадым, чыккан вакытта алар чыннан да “изге”гә әйләнгәннәр иде. Озак җәяү йөргәнлектән бер-ике тишек тә барлыкка килгән. Көлә-көлә гидтан кайда носки сатып алырга булганлыгын сорыйм, ә ул үзенең ялан тәпиләрен күрсәтеп, илдә бу төр киемне кимәгәнлекләрен аңлата. “Ел әйләнәсендә җылы”, – ди. Менә бит, тагын бер экономия.

Изге хайванга тимәскә

Гокарнаның иң борынгы храмнарының берсе – Махабалешвар. Сыерлар рәхәткә чыкканнар бу храм эчендә, керәләр, иң изге хайван буларак бөтен игътибар аларга. Аяк астын карап бармасаң, тәпиеңне пычратырга да була. Һиндстан халкы сөенә изге кәкәйгә бастым дип. Шунда ук араталар эчендә нәсел үгезләре, нәсел сыерлары асрыйлар. Халык аларны кочаклап фотоларга төшә. Сариларга төренгән хатын-кызлар бер уч печән сатып йөри, янәсе, изге хайваннарны тукландырыгыз. Үзеңне авылда сыер көтүе эчендәгедәй хис итәсең. Шушында ук Шива алласы сыны каршында кайберләре бөтенләй үк сузылып ятып, гөнаһларын ярлыкауны сорыйлар. Кеше бер-берсенә игътибар бирми. Һәркемнең үзенең эчке дөньясы, үз кичерешләре. Бу храмнан чыкканда гидыбызны брахман туктатып, нәрсә турындадыр озаклап сөйләштеләр. Ул минем белән кызыксынган икән, берзаман гид учын тутырып ниндидер үлән алып килде. Чистарыну өчен төнәтеп эчәргә кушты ди. Мин брахманга башымны иеп, рәхмәтемне әйттем, елмаештык.

Биредә вакыт та туктаган

Брахманнар яши торган урамнарны узабыз. Һәр өй кечкенә генә храм һәм шул ук вакытта яшәү урыны да. Тыныч. Вакыт кайсыдыр гасырда туктаган диярсең. Каршыңа сыерлар, этләр һәм өстенә кишер төсендәге ике-өч метр тукыма ураган брахманнар гына очрый. Цивилизациянең исе дә юк. Коти Тиртха дигән изге күлгә килеп чыгабыз. Юынсаң, бөтен гөнаһларың бетә икән. Шунда ук лотос чәчәкләре, камышлар үсеп утыра. Бер хатын борынгы заманнардагы кебек күл буенда кер юа. Әле монда бер крокодил да яши икән. Ахырдан базар урамына килеп чыктык. Халык чуар, араларында безнең гидыбызны кочаклап исәнләшүчеләр күбәеп китте. Бу – хиппилар. Өлкән яшьтәге абыйлар кызык итеп ачык төстәге киемнәргә төренгәннәр, озын чәчләр койрыклы итеп үрелгән, төрле муенсалар, беләзекләр тагылган. Күренеп тора, бу егет-кызлар бүген бар белән яшиләр, иртәгәге көн аларны кызыксындырмый. Үзләрен бик иркен тоталар, сыерлары кебек үк рәхәт тормышка чыкканнар.

Иң соңында Хани пляжына алып киттеләр. Ул Һиндстан океанында чит кешеләргә керергә тыелган бухтага урнашкан пляж булып чыкты. Текә баскычларыннан аска карасаң, башлар әйләнә. Төшке ашны ашау өчен тауның урта өлешенә төшәргә кирәк. Непал иленнән килгән кешеләр рестораннарын шушы кыя астына төзегәннәр. Ашаулары бөтенесе дә кертелгән система буенча, тәмләткечләр бик күп салынган һәм тәмле иде. Океанны читтән генә күзәтергә туры килде, тирә-якта зур-зур ташлар аунап ята. Дулкыннар бүген аеруча көчле, мин нихәтле генә теләсәм дә, таяк белән алар өстеннән уза алмам инде, группаның калган халкы коенып менгәч, без үзебезнең эксклюзив гидыбыз белән фотоларга төштек. Никита Мәскәү шәһәренең бер офисында менеджер булып эшләгән. “Көннәрдән бер көнне газлы, тавышлы, пычрак шәһәрдән туйганлыгымны аңладым. Миңа ирек, тынычлык, үземчә көн күрә торган атмосфера кирәк иде. Өстемнән боерып тормасыннар, ничек яшисем килсә, шул рәвешчә тормыш итәсем килде. 6 ел инде Һиндстанда яшим. Бу илнең бөтен почмакларын беләм. Үземнең хиппи булуым белән горурланам”, – диде. Йога белән шөгыльләнә, хәтта “бөек баба” дигән кушаматы да бар икән. Минем умыртка баганасы сынып, арка миенә зыян килгәнлеген белгәч, кайтып җиткәнче йога системасы буенча мине ничек аякка бастырырга мөмкин булганлыгын сөйләде.

Австриядән килгән бер әби белән бабай ошады миңа. Лариса белән мине туктаттылар да, безнең кайдан икәнлегебез белән кызыксына башладылар. “Казан, Татарстан!” – дибез, белмиләр. “Бәлки Казахстандыр?!” – диләр. “Юк, – мәйтәм, – Казан, Универсиада, КамАЗ, Париж-Дакар!” – дип тә өстәп карыйм. Бабайның футбол яратканын төшенеп алдым да, кайдан икәнлегебезне барыбер аңлаттым: өстемдәге Барселона футболкасына күрсәтеп, “Рубин–Барселона, без җиңгән идек!” – дим. Кычкырып көлде. “Аңладым, гуд!” – диде. Тренер Корбан Бердыевны да өстәгәч, бөтенләй булды.

Без ачкан Гоа

Көн саен үзебезгә кызыклы шөгыль табып торсак та, бер генә экскурсия белән кызыксынуыбыз басылмаганны аңлап, тагын гидыбызны чакырдык. Бу юлы ул безгә арба белән йөрергә мөмкин булган шәхси программа тәкъдим итте. Үзебезгә генә бер машина һәм гид яллап, борынгы Гоа белән танышырга чыгып киттек. Белергә теләгән барлык сорауларга җавап алырга әйбәт мөмкинлек бу. Һиндстанның күп кешесе авылларда яши. Уртача гомер озынлыгы – 65 ел. Халык 1 миллиард 200 мең исәпләнә. Бу илдә ирләр күбрәк, ә хатын-кызлар азрак диләр. Кыз бала малайга караганда кыйммәтрәккә төшә, аңа бирнә җыярга, ир табарга кирәк. Ана карынында ук туачак баланың кыз икәнен белүгә, күпләр аборт ясарга тырышалар. Шуңа күрә табибларга УЗИ вакытында баланың җенесен әйтү тыелган. Әгәр дә ул сезнең кыз туачак дип әйтсә, аны өч елга төрмәгә утырталар.

Бу илдә пенсияләр хөкүмәттә эшләүче чиновникларга гына бирелә. Картайган гаилә әгъзаларын калган туганнары ашатып-эчертеп яшәргә тиеш, үзе эшләмәсә, аның бернинди керем чыганагы булмаячак. Бер кызыклы факт: филләргә картайгач, пенсия бирә башлыйлар. Ә алар пенсиягә 65 яшьләре тулгач китәләр.

Һиндстанда халык дүрт кастага бүленгән: брахманнар, кшатриилар (сугышчылар), вайшилар (сатучылар, җир биләүчеләр, хайван тотучылар), шудрлар (хезмәтче, кол, кара эштә эшләүчеләр). Түбән каста кешеләр югарыдагыларга өйләнә дә, кияүгә чыга да алмый. Бу борынгыдан шулай каралган, ә биредә традицияләр бик сирәк бозыла. Мәктәптә балалар дүрт яшьтән укый башлыйлар. Барлыгы 12 сыйныф. Һәр мәктәпнең үз формасы. Бу кием белән дәрес калдырып, качып йөреп булмый, балага карауга, кайсы мәктәпнеке икәнен әйтеп бирәләр. Бу илдә 150 миллион укучы бала бар (безнең Русия халкы чаклы.) Мәктәптә мәҗбүри өч тел укытыла: инглиз, хинди һәм штатның аерым үз теле. Классларда бернинди җиһаз юк, идәнгә утырып дәрес алалар, муссоннар вакытында бинага су кереп тула, парта-урындыклар яраксызга әйләнә. Ә болай су киткәч идәнне юасың да, чыптаны җәеп, укуыңны дәвам итәсең. Һәр мәктәпнең үз автобусы, ерак авыллардан җыеп киләләр. Уку һәм баланы ашату бушлай. Бүгенге көндә илнең белемлелеге 52 процент тәшкил итә.

Тагын бер кызыклы факт: зиратлар юк. Һиндстан халкы теге дөньяга юл алгач, яндырып, көлен джунгли урманнары өстенә сибәләр. Бердәнбер җиргә күмелүче – алар беренче каста кешеләре – брахманнар һәм илнең 13 процентын тәшкил иткән мөселманнар. Мөселманнар белән индуслар арасында каршылык гел чыгып торганга күрә, хөкүмәт бу төр халыкка азрак ташламалар ясый.

Бу илдәге кебек тәртипле, акыллы этләрне минем бер җирдә дә күргәнем булмады. Ә менә песиләр юк дәрәҗәсендә. Моның җитди сәбәбе бар икән. Изге саналган хайваннар монда биш – сыер, фил, юлбарыс, кобра һәм күсе. Күселәргә тимәсәң, алар бик тиз үрчергә сәләтле. Урамнарда чүп-чар күп аунап ятканга күрә, ашау белән проблема юк. Күселәр песиләрдән дә зуррак булып симергәннәр. Мәчеләргә, мескеннәремә, көн беткән, үзләрен төне буе күселәр, көне буе этләр куа икән, шуңа күрә бик сирәк кенә күренәләр.

Бу халык киноны да бик тәэсирле карый икән. Кино караган җирләреннән сикереп торалар да, артистка кул болгый-болгый, өйрәтергә тотыналар. “Син бит теге фильмда да бу ялгышыңны кабатлаган идең, барма анда, тукта, ул синең дошманың!” – дип кычкыралар.

Тәмләткечләре дә тәмләткечләре!

Храмнардан соң хуш исле тәмләткечләрнең ничек үскәнен күрсәтеп сөйли торган плантациягә алып киттеләр. Менә кайда күңелле ул! Кешеләр чират торып филләргә утырып кызык ясый. Күл аркылы басма салынган. Тирә-юньдә бөтен яклап пальмалар үсеп утыра, күлендә лотос чәчәкләре тулган, еланнар, төсле вак балыклар йөзеп йөри. Төрле-төрле тавышлар чыгарып, кошлар сайрый, кыр үрдәкләре, челәннәр балык чүпли. Керә-керешкә муеныңа чәчәкләрдән торган гирлянда кидереп, маңгаеңа кызыл буяудан тика ясап куялар. Һиндстанның иң милли ризыкларыннан гына торган төшке ашны ашагач, ахырдан “Фени” эчертәләр. Бу – бик көчле градуслы Гоа көмешкәсе. Аның тәмен белү өчен кабып кына карасаң да, авызны шунда ук яндырып ала. Самогон кибетләрдә кыйммәт түгел, ярты литры безнең акча белән 100 сум тирәсе. Тәмләткечләр плантациясендәге экскурсияне урысча әйбәт белүче индус егете алып барды. Шаяртуы белән эчләрне катырып бетерде. Нәрсә турында сөйли башласа да, тиз генә фокусниклар кебек кайсыдыр кесәсеннән шул тәмләткечне тартып чыгара, кулына күз иярми кайчак.

Португалия сәяхәтчесе Васка да Гама 1497-1499 елларда дүрт корабльдән торган флотилия белән Һиндстан диңгез юлын ача. Кире кайтканда ул күп итеп алтын белән генә чагыштырыла торган кыйммәтле әйбер – тәмләткечләр төяп кайта. Ә бүгенге көндә әлеге ил дөнья базарының 50 процентын тәмләткечләр белән тәэмин итеп тора. Мәсәлән, ваниль – паразит үсемлек, лиана булып пальмага уралып үсә. Шафран – иң кыйммәтле тәмләткеч. Кардамонга – икенче, ванильгә өченче урынны бирде гид. Банан пальмасы бер генә еллык икән, сабагын сындырып, эчендәге согын җиргә агызсаң, икенче агач үсеп чыга ди. Җимешнең тышкы аскы ягында эченнән чыгып үсеп килүче бердәнбер чикләвек – кешью. Чикләвек агулы тышча белән капланган. Кулга тиюгә пешереп, шарчыклар барлыкка килә. Шуңа күрә кешью чистартылып сатыла. Ә җимешеннән самогон кайнаталар. Шушында ук күргәзмә сыйфатында аппаратын да ясап куйганнар.

Ак һәм кара борыч, куркума, кардамон, лимон үләне, ваниль, корица, имбирь, шафран… Һәрберсе турында сөйләп бетерә торган түгел. Чыгып барганда кокос пальмасының кабыгыннан ясалган бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләргә салынган җимешләр белән сыйладылар. Шунда ук төрле тәмләткечләр сатып алырга мөмкин.

Күчтәнәч

Экскурсиядә йөри торгач, кайтыр көн дә якынлашкан икән бит. Азрак күчтәнәчләр җыеп алырга кирәк. Үзебезгә кирәкле акчаны, гадәттәгечә ашамлык сата торган лавкада алмаштырырга (1 доллар 62 рупийга туры килә), алданрак күз салып килгән вак-төякне җыярга тотындык. Хөкүмәт кибетләрендә товарның бәясе астына ябыштырылып куелган. Аннан күбрәк тәмле чәйләр җыеп чыктык. Ә бәя юк җирдә, сатулашырга кирәк. Берни аңламаучы яңа килгән туристны күреп, хәйләкәр бизнесменнар бәяне ике-өч тапкыр күтәреп куялар. Кәшемир шарфлар сатучы кибеттә Һималайдан килеп эшләүче мөселман кешесе белән танышу бик истә калды. Урысчаны яхшы белә, биш ел сүзлекләрдән карап өйрәндем ди. Муссоннар башланып, яңгырлар сезоны киткәч (бу апрель ахырларында була), кире өенә кайтып, андагы бизнесын дәвам итә икән. Һәрбер сатып алучыга итагатьле караш, шарфларының сыйфатын өйрәтү, кайсының кулдан эшләнгән, ә кайсының машина белән тукылганлыгын да кисәтү… Үзебезгә ошаган төсләрен һәм модельләрен – барысын да алып чыктык.

Үзәк урамнан сыерны матур итеп киендереп, үзләре дә милли бизәкләрдән торган балахоннар киеп, шул ук вакытта барабаннарда суккалап ике индус килә. Халык үзләре белән кочаклашып фотога төшә, әлбәттә, акча түләп. Бу илдә бушлай яфрак та селкенми. Бер хәтәр ресторан каршында, ялтырап торган идәннәр өстендә, сыер зур йомышын эшләргә җыенды. Изге кәкәйне индус ике кулын учлап куеп үзенчә хәстәрләде. Без дә истәлеккә фотога төштек.

Ларисадан берәү сари алып кайтуын сораган. Башта кибетче аның үзен бу кызыл төстәге сарига төреп куйды. Аның мәшәкате бик күп икән. Якын-тирәдәге бөтен халык Ларисага сокланып карый башламасынмы: “Чын кәләш бит бу, ничек матур!” – диләр. Тиредән, күннән эшләнгән әйберләр чагыштырмача очсыз монда. Экскурсиягә барган кешеләргә кәшемир, алтын әйберләре кибетенә бушлай бару каралган. Курткаларны синең үлчәмең буенча, фасонын син теләгәнчә, берничә көн эчендә тегеп бирергә мөмкиннәр. Шунда ук кибет эчендә тегү машинасы тора. Сумкалар, акча янчыклары, күннән итәк, кофта, жилетлар – җаның ни тели, бар да бар. Лама, сыер, сарык, дуңгыз тиресеннән тегелгәннәр, ал гына. Төрле агачлардан эшләнгән шкатулкалар, эреле-ваклы фил сыннары, иксез-чиксез бизәнү әйберләре, киҗе-мамык тукымадан өс киемнәре, алтын-көмештән эшләнгән зәркан бизәнчекләре… Бу вак-төякне санап бетерерлек түгел, урам тутырып сатып утыралар.

Тәннәр каралган, сумкалар сувенирлар, төрле кирәк-ярак белән тутырылган, истәлеккә диеп Гоа почмагында фотоларга төшелгән, кайтып китү көне якынлашты. Ә күңелнең бу җәннәт илендә тагын азракка гына булса да каласы килә. Юкка гына Мәскәү кешеләре үзләренең торак йортларын кышкылыкка биреп торып, шуның акчасына суыкларны Һиндстанның җылы күңелле якларында үткәреп кайтмыйлар икән.

автор:Миләүшә ХӘСӘНОВА; источник:http://tatyash.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>