Новости 314 0 3 года назад

Күңелнең тагын бер кылы

Сания Исмәгыйлева

ания Исмәгыйлева исеме өлкән буынга яхшы таныш. Ул – 35 ел К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында хезмәт куйган Татарстанның халык артисты. Артистка Җ.Җаббарлының «Сулган чәчәкләр»ендәге Сара, М.Гафуриның «Кара йөзләр»ендәге Галимә, К.Тинчуринның «Сакла, шартламасын!»дагы Мөршидә һәм башка образлары белән тамашачы күңеленә кереп калган шәхес.

Шигырьләрен ул гастрольләрдә йөргән чагында ук дәфтәренә теркәп бара. Үзенең табигатькә карашын, төрле гаделсезлекләргә битараф булмавын шигырь юлларына сала. Адәм баласының эчке дөньясы һәрвакыт үзгәрештә. Аның күңелендәге шатлык чаткылары, моңнары шигъри тәлгәшләр рәвешендә шытып чыга.

Сания апага быел март аенда 80 яшь тула. Актрисаны әлеге бәйрәме белән чын күңелдән тәбриклибез һәм укучыларыбызга аның әлегә беркайда да басылмаган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Әҗер әҗәтләрем

Уйларың гел уңга тартса –

Җаныңның сизгерлегедер.

Эшләрең күңлең яктыртса –

Гамәлең изгелегедер.

Намазларың, сүрәләрең,

Догаларың – үзең өчен.

Бер ятим мөлдерәп карый –

Изгелегең аның өчен.

Сукыр карчык урам чыга,

Бир кулыңны – юлын кичерт.

Ятим калган, япа-ялгыз –

Изгелегең аның өчен.

Ата-анаң да тумый кабат –

Сабыйларыңа да аңлат.

Исәннәргә сал рәхмәтең –

Тоеп китсен җан рәхәтен.

Атаң-анаң: «бәхил» –дияр,

Килгәндә соңгы сәгате.

Хаҗәте төшсә, канатлан,

Түләнә, диген, әҗәтем.

Каеннарым

Таң беленде ак томанга төренеп,

Салкын төннән ялкау гына суырылып.

Каеннарым! Бүген нинди гүзәл сез,

Утырмагыз моңаешып, куырылып.

Ак өрфия шәлләр бәйләп бәсләрдән,

Ябынгансыз, утырасыз салпаеп.

Кошларыгыз, кымшанырга кыймыйча,

Мәрткә киткән, ак әкияткә сокланып.

Әдрән диңгез

Җир яргансың шаулый-шаулый.

Даулый даулый, Әдрән диңгез.

–Яшәү бирдең җиребезгә –

Адәмнәргә гайрәт! – дибез.

Синең хакта уйлангандыр күпме уйлар,

Җырлангандыр күпме җырлар…

Тирбәләсең бишегендә җирнең,

Ничәнче мең? Ничә гасыр, Әдрән диңгез?

Таҗи Гыйззәт, Сәйдәш, Илһам моңы!

Гизә җиһан, айкый илне.

Бу өч кораб сизми җилне!

Тулган ай

Сер дәрьясы! Син актың.

Күңелем түренә бактың,

Чагылдың күзләрсмдә,

Сокландым йөзләреңә.

Балкып галәмгә акты,

Сылу йөзеңнән якты!

Көнләшептер, болыт килеп,

Өрфә пәрәнҗә япты.

Шул караңгыга бактым,

Шунда да нурын аттың.

Гүзәл йөзеңне күзләдем,

Яктыңда энә күзләдем.

Каралта алмады болыт –

Нурың акты таң булып.

Инде кояш сүз әйтә,

Җир-суларны күзәтә.

Кош каурыен төшерде

Балконыма кош каурыен төшерде.

Бер каурыйдан аның тәне өшерме?

Алдым да шул каурыен кошның,

Каләм ясап, яздым уем – шушыны!

Син дә, Тәңрем! Сал җанына кешеңнең –

Сиземләсен өшегәнен ишенең.

Ул да ачсын өшегәнгә ишеген,

Нур кабызсын җанына шул кешенең.

источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>