Новости 404 0 3 года назад

Казан шәһәр думасында

Казан шәһәр думасының хисап җыелышы

Бүген Казан шәһәр думасының хисап җыелышы булып узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Шәһәр меры Илсур Метшин үзенең чыгышын Универсиада йомгаклары турында сөйләүдән башлады. Казанга узган ел 288 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Илсур Метшин әйткәнчә бүгенге көндә Универсиаданың спорт корылмаларыннан халык бик теләп файдалана. Шәһәр башлыгы зур спорт корылмаларына ия булу Казанда су төрләре һәм футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрергә мөмкинлек бирүе турында да әйтеп китте.

Барыбыз да күргәнчә, шәһәрдә транспорт инфраструктурасы да уңай якка үзгәрде. Бүгенге көндә транспорт торышы  Россиянең 9 зур шәһәре арасында иң яхшылардан санала икән.

Автор: Назлыгуль Сунгатова
Автор фото: www.telegraf-spb.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>