Новости 362 0 4 года назад

Кем идек тә, кем булдык…

Алар бүген «йолдыз». Аларны беләләр, кемнедер яраталар, кемнедер өнәмиләр, кайсындыр мактыйлар, кайсындыр ачуланалар.

Һәрхәлдә, җырчыларның берсенә дә халык битараф түгел. Ә бит бүген эстрада күгендә балкыган йолдызларыбыз кайчандыр үзләре дә бөтенләй башка өлкәләрдә хезмәт куйган, башка һөнәр үзләштергән. Бүген сүзебез әнә шул хакта.

Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиева – укытучы, рәссам-бизәүче:

– Кечкенә чакта, җырчы булачакмын, дип әллә ни уйламадым, ләкин җырларга ярата идем. Бәлки, авыл баласы да җырчы була ала, дип исәпләмәгәнмендер. Шуңа күрә иҗат юлына аяк басканчы берничә һөнәр алыштырдым. Минзәлә районының Кадрәк авылында бер ел укытучы булып эшләдем. Аны яратырга өлгерә алмый калдым, чөнки баштан ук интернатка куйдылар. Үзем ашарга пешердем, үзем җыештырдым, үзем завхоз идем, үзем балалар карадым. 19 яше дә тулмаган кыз балага авыр хезмәт бу. Аннары Казанда ике ел рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштердем һәм шуның буенча эшләп алдым. Әлеге һөнәрне бик яраттым. Рәсем ясау сәләте әнинең әтисеннән күчкәндер дип уйлыйм. Ул бишекләр, кәрҗиннәр, вазалар үрә иде. Туганнан туган абыйларым да агачтан бизәкләр кисеп, сандыклар ясыйлар.

Алсу Әбелханова – тележурналист (дөрес, бу җырчы әлеге һөнәрне параллель рәвештә башкарды):

– «Татарстан — Яңа Гасыр» каналыннан ике куян артыннан куып, берсен дә тотып булмый икәнлеген аңлагач киттем. Ахыр чиктә бер эш белән генә җитди шөгыльләнергә кирәк, дигән карарга килдем. Сәхнә, җырлау икенче планга кала башлады. Яңа җырлар яздырылмады. Бер уйласаң, телевидение эше артык күп вакыт та таләп итми кебек, әмма иртә белән килергә кирәк, эше авыр. Ул минем өчен бик зур практика булды. Үз эшемне теләп, бирелеп һәм яратып эшләдем. Әмма мин бер урында гына утыра торган кеше түгел, бертөрлелектән тиз туям. Миңа һәрвакыт үзгәрешләр, үсеш, яңарыш кирәк. Минем бит әле төп эш урыным да бар — 11 ел инде «Казан» милли мәдәният үзәгендә эшлим.

Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова – бухгалтер:

— Күп еллар буе бухгалтер булып эшләдем. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытларда миндә авыл хатыны дигән уңайсызлану бар иде. Бухгалтер булып эшләгән елларда да бәйрәмнәр үткәрү минем өскә йөкләнгән иде. Инде Казанга килеп төпләнүемә дә 6 елдан артык вакыт узып китте. Гомумән, артист булырмын дип уйламаган да идем. Ләкин соң булса да, уң булсын, диләр. Соңгарак калып булса да, сәхнәгә аяк бастым. Татар халкы минем җырларымны кабул итмәсә, бәлки, мин сәхнәдә тоткарланып кала да алмаган булыр идем.

Татарстанның атказанган артисты Резедә Кадыйрова – укытучы:

– Мин 98 нче рус мәктәбендә эшләдем. Эшли-эшли, завуч булып күтәрделәр, методист исеме бирделәр. Директорлыкка да тәкъдим иткәннәр иде, анысыннан баш тарттым. Мәктәптә эшләгән елларны бик саваплы булгандыр дип уйлыйм. Аннан соң үзгәртеп кору еллары башланды, укытучыларга 3-4әр ай хезмәт хакы түләнмәде. Ярдәм итәрдәй, таяныр кешем булмагач, гаиләне туендырыр өчен концертлар куеп йөрдек. Аннан соң укытучылыктан бөтенләй киттем.

Илназ Минвәлиев – пешекче:

– Гади кеше буларак, яшереп торырга уйламыйм: мәктәптә укыганда «Үскәч кем буласың?» дигән иншаларда әтием кебек комбайнчы, тракторчы булам дип хыялланган кеше мин. Мәктәпне тәмамлап Казанга килгәч, педагогика институтының спорт факультетына үтә алмадым. Аннары кулинария училищесына укырга кердем. Укып чыккач, ресторанда эшләдем, анда Хәмдүнә апаны очратып, соңрак аның төркемендә җырлый башладым. Пешекче булып эшләвемә зарланмыйм, дәрәҗәле рестораннарда эшләдем. Ходай мине иҗат юлына шундый юллар аша чыгарды.

Әлфинә Әзһәмова – төзүче:

– Бөтен кеше КамАЗга агылганда, мин дә, торыр урын бирерләр, дип шунда эшкә кердем. Дөресен генә әйткәндә, бу вакытларны бик искә төшерәсе дә килми. Ул хакта сорау биргәннәрен дә яратмыйм. Тиккә-юкка, җырсыз-моңсыз, яратмаган эштә күңелсез үткән елларым бу. Егерме елдан артык тормышым шунда узды, ләкин искә төшерерлек бер генә күңелле вакыйга да булмады. Егерме ел буе теләмичә эшкә бардым, яратмаган эштә эшләдем. Ә калган гомеремне җырлап кына яшисем килә.

Миргаяз Шәрәфиев – шофер:

– Армиядән кайткач, җырчыларга якын булыйм дип, мәдәният бүлегенә шофер булып эшкә кердем. Шулай үзем дә сәхнәләрдә җырлый башладым, районның данын яулап йөрдек. Аннан район мәдәният йортына директор итеп куйдылар. Мин гомерем буе җырладым. Бүген беркайда да эшләмим, кем әйтмешли, җырлап кына йөрим. Хезмәт кенәгәм сумкамда ята.

Эльмира Сөләйманова – кассир:

– Шактый еллар Чаллының бер кибетендә кассир булып эшләдем. Эшемне бик ярата идем, үкенмим. Җырлый башлагач та эштән китәргә уйламаган идем. Әмма танып эндәшә башлагач, уңайсызлык хисләре кичердем. Хәзер бары тик җыр сәнгатендә генә кайныйм.

Мәгълүм булганча, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин да Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлагач, шул белгечлек буенча биш ел төзелештә эшли. Моннан тыш, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Салаватның да – көтүче, Лилия Хәмитованың исә укытучы булуын беләбез.

автор:Зөһрә САДЫЙКОВА; источник:http://shahrikazan.com/

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>