Новости 216 0 4 года назад

Кичә Марат Башаров өйләнде, хәзер ул Ксения Собчак туганы

Марат Башаров

Кичә, язның соңгы көнендә актер Марат Башаров өйләнде. Кәләш — актиса Екатерина Архарова. Ул Эммануил Виторганның туганнан туганының кызы.

Туйны зурлап уздырмаганнар. Бәйрәмдә иң якыннар гына булган. ЗАГСтан соң Марат үзенең яңа кәләшен Мәскәү буйлап ак кабриолетта җилдергән. Правасы булау моңа комачауламаган, күрәсең. Маратның беренче генә өйләнүе түгел. Аның 9 яшьлек кызы Амели белән яңа хатыны Екатерина бик дус ди. Бер очтан Марат Башаров Ксения Собчак белән дә туганлашты. Онытмаган булсагыз, Собчак Максим Виторганда кияүдә. Яңа туган гаиләгә бәхет телибез!

 

 

источник:http://matbugat.ru/news/?id=9756

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>